#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
Хөрмәтле әдәби марафончылар!

Якынлашып килгән матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сезгә барыгызга да бер зур бүләк ясарга - Белем Академиясе тарафыннан нәфис затлар өчен "Түбәтәй-таблетка тегү серләре" дип исемләнгән мастер-класс үткәрергә булдык!
Сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм һәрбер әдәби марафончыга 10% ташлама ясыйбыз:
https://www.instagram.com/p/Cau4R74tqee/
Киләсе әдәби марафонга үз кулларыгыз белән теккән түбәтәй киеп килә алачаксыз! 😉😊
Үткәрелү урыны: Казан, К.Насыри урамы, 25, 312 каб.
Теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/62239891360546b90ad6ac89/

Ихтирам белән, Белем.ру, Татнетны үстерү фонды һәм Белем Академиясе коллективлары исеменнән Раил Гатауллин
👍1
XIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН БАШЛАНА!!!

Хөрмәтле интернет-кулланучы!

Сезне шәхесегезне камилләштерү, тел байлыгын һәм рухыгызны ныгыту, дус-фикердәшләр санын арттыру өчен XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашырга чакырабыз!

#ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

1. рәсми берләшмә/каналга язылыгыз: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon;
2. проектның асылын аңлау өчен бәйге нигезләмәсе белән танышыгыз: http://tat-i.net/tt/adabimarafon;
3. телефоныгызга/компьютерга татар клавиатурасы урнаштырыгыз: http://tat-i.net/tt/node/12;
4. ВКонтакте'дагы рәсми аккаунттагы рәсми игълан комментарийларында «+» тамгасын, исем-фамилиягезне, тулы яшьне, ил/төбәк/шәһәр/районыгызны хәбәр итеп катнашырга теләк белдерегез: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_14515;
5. 21 көн дәвамында (1-21 апрель) татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне үз сәхифәгездә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм партнерларның хэштеглары белән урнаштырып барыгыз (профилегез ачык булсын!).

ИГЪТИБАР! Татнетны үстерү фонды Белем.ру компаниясе белән берлектә яңа татар социаль челтәрен төзи. Әдәби марафончылар тест режимында бу социаль челтәрдә дә әдәби марафонда катнаша алырлар, дип ышанып калабыз. Яңа социаль челтәрдә марафонда катнашу өчен анкетаны тутырыгыз: https://forms.yandex.ru/cloud/623e1226838631d137d4f078/

Барыгызга да уңышлар теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!!!

PS. Быел #ӘДӘБИМАРАФОН "Фонд культурных инициатив" гранты/ярдәме белән оештырыла!
👍32🔥18👏3🤔2👎1
Ә сезнең "Әдәби марафон"да катнашканыгыз бармы? Тагын катнашасызмы?

1 апрельдә "Әдәби марафон"ның чираттагысы башлана. Быел ул унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Проектта һәркем катнаша ала.
👍61
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр һәм камиллеккә омтылучылар!

Сезне XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон башлану белән тәбрик итәбез! Ул бүген - 1 апрель көнне башланды һәм 21 көн дәвам итәчәк. Финалга чыгу, #әдәбисабантуе нда катнашу өчен, 21 көн дәвамында http://tat-i.net/tt/adabimarafon кагыйдәләрен үтәп, укыган китапларыгыздан өзекләр урнаштырырга һәм алга куйган максатларыгызга ирешергә кирәк.

Бу марафонда оештыручылар номинацияләр дә булдырды.

XIX #әдәбимарафон кысаларында түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнер дип планлаштырыла:

- иң күп китап укучы гаилә;
- иң күп китап укучы нәсел;
- иң күп китап укучы авыл китапханәсе;
- иң күп китап укучы мәктәп китапханәсе;
- иң күп китап укучы район китапханәсе;
- иң күп китап укучы шәһәр китапханәсе;
- иң күп китап укучы мәктәп;
- иң күп китап укучы район;
- иң күп китап укучы авыл;
- иң күп китап укучы шәһәр;
- иң яшь әдәби марафончы;
- иң өлкән әдәби марафончы;
- әдәби марафонда катнашкан иң актив әдип (язучы/шагыйрь/драматург);
- әдәби марафонда катнашкан иң актив журналист;
- әдәби марафонда катнашкан иң актив сәхнә кешесе (җырчы, артист);
- әдәби марафонда катнашкан иң актив китапханәче;
- иң креатив әдәби марафончы;
- иң актив әдәби әйдаман;
- иң тугры әдәби марафончы.

Әдәби марафонда катнашу өчен гаризалар https://vk.com/adabimarathon адресы буенча проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми каналда (беркетелгән язма астында комментарийларда + куярга кирәк) 1 апрель, 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә. Катнашырга соңга калмагыз!

Барыбызга да уңышлар теләп, әдәби марафонның оештыру комитеты.
👍36❤3🔥3
Forwarded from Альбина
16 апреля в 17:00 впервые в Казани состоится творческий вечер певицы, композитора и поэтессы из Санкт-Петербурга Альбины Ишмурзиной «Минем күңелем — татар иле» — «Моя душа — татарский мир».

Альбина является лауреатом всероссийских конкурсов и фестивалей.
На мероприятии вы сможете услышать татарские народные, авторские песни и стихи на татарском и русском языках, которые пронизаны любовью и нежностью.

«Сначала у меня рождается музыка, а затем я слышу на нее текст на татарском языке. То ли сказывается то, что я закончила татарскую гимназию, то ли просто играет кровь предков — не знаю. Мне кажется, татарский язык очень мелодичен и экспрессивен. Именно на этом языке я с удовольствием пою, и в эти мгновения летает моя душа…»

16 апреля Альбина Ишмурзина представит программу «Минем күңелем — татар иле».
Приходите, будет тепло!

Начало в 17:00 | Национальная библиотека РТ | ул.Пушкина, 86
Билеты на https://albinastar.timepad.ru/event/1960749/
👍33👏1
#Әдәбимарафон хэштегы саны 200 меңнән артты, дуслар: http://tat-i.net/tt/node/230

Барлык оештыручылар исеменнән #әдәбимарафон проектында катнашып туган телне кадерләргә өйрәнгән, үзендә китап уку кебек яхшы гадәт формалаштырган һәм Татнетны үстерүдә өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
👍66❤26👏25
Хөрмәтле XIX #әдәбимарафон финалистлары!

Сезне #Әдәбимарафон проектында уңышлы катнашуыгыз белән котлыйбыз һәм проектның дипломын тапшырабыз! 📚
Дипломны https://tat-i.net/tt/finalistlar-19 адресы буенча кереп үзегезнең компьютерга/ноутбукка күчереп алырга, Adobe Reader программасында (яисә аналог программада) ачарга һәм, ФИО/район/ID кырларын тутырып, үзегездә сакларга кирәк. Татар хәрефләре белән язу уңайлы булсын өчен, буш кырлар өчен Tahoma шрифты сайлап алынды.

PS. Дипломда QR-код урнаштырылган. Әлеге QR-код буенча күчеп финалист дипломының гамәлдә булуын күрергә мөмкин. Шуңа күрә, ID кырын тутырырга онытмагыз.

Барлык әдәби марафончыларны #ӘДӘБИСАБАНТУЕ тантанасында көтеп калабыз һәм һәр эштә уңышка ирешүләрен телибез!
👍50👎6
Бүген - 27 май - Китапханәчеләр көне!

Хөрмәтле китап сагында торучылар, белем байлыгы хуҗалары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Хөрмәткә лаек эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

Иң изге теләкләр белән, Татнетны үстерү фонды һәм Белем.ру коллективы

http://belem.ru/node/8504
❤7👍7👎3
Бүген "Белем.ру" IT-компаниясенә (http://ooo.belem.ru) - 15 яшь!

Шушы 15 ел дәверендә (2007 - 2022) Интернет челтәренең татар сегментында йөзләгән яңа сайт барлыкка килгән, дистәләгән мультимедиа дәреслек һәм программ тәэминат төзелгән, шактый күп сайт татар телендә дә эшли башлаган.

"Белем.ру" IT-компаниясе хисабында түбәндәге проектлар бар:
✅ТР Министрлар кабинетының һәм 16 министрлыкның татарча версиясе: https://prav.tatar.ru;
✅"Белем.ру" татар мәгарифе порталы: http://belem.ru;
✅"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе сайты: http://konkurs.belem.ru;
✅"Татар теле. 5-11" интерактив эл. дәреслеге: http://belem.ru/tatar-tele-5-11;
✅Татнетны үстерү фонды сайты: http://tat-i.net/tt;
✅"Мәгариф-уку" челтәр басмасы: https://magarif-uku.ru;
✅"Китап" радиосы сайты: http://kitap.fm;
✅"Халкыбыз мирасы" сайты: http://miras.tatar;
✅"Әлфия Авзалова фонды" сайты: https://avzalovafoundation.org;
✅ТР Иҗтимагый Палатасының татар телле версиясе: https://oprt.tatarstan.ru/tat һ.б.

Тулырак: https://vk.com/ooo_belem_ru
👍18❤6