#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
Сәлам, дуслар!
Татар халкы гомер-гомергә белемле, гыйлемле халык булган. Ул әле дә шулай. Әмма аны һәрвакыт дәлилләп торырга кирәк. Гасырлар үткән саен, ел саен, көн саен!
Без "Әдәби марафон" проекты белән бөтен Россиягә "заявились" - Мәскәү грантын алдык. Безгә әдәбиятлы, мәдәниятле булуыбызга тап төшермәскә - Әдәби марафонның көчен - татарларның көчен, белемле һәм туган телле татарларның күп булуларын күрсәтергә кирәк. Марафонда бик күп кеше катнашырга кирәк. Аеруча - яшь буын!!!
Ә без....
Китапны болай да укыйм инде мин, югыйсә, дип шундый Россиякүләм, дөньякүләм проектлардан читтә калабыз.
Әйдәгез әле, җыелыйк, бердәм булыйк, көчебезне күрсәтик!!!
Ә сез беләсезме, без кыш буе, яз буе дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә иттек. Мәскәүгә "на согласование" җибәрдек. Ә алар әлегә бер дәреслекне генә үткәрделәр татар балаларына татар теле кирәкмәс, дип уйладылар булса кирәк. Нигә дигәндә - татар теленнән бердәнбер имтихан тапшыручы булды быел... Шулай дәвам итсә - киләсе елга анысы да булмаячак...
Ә инде әгәр туган телендә - татар телендә китап укыган балалар, яшьләр саны күп икәнен күрсәтә алсак, үзебезгә дә, башка милләтләргә дә киләчәгебезнең ныклы икәнен, туган телнең киләчәк буынга кирәк икәнен күрсәтә алачакбыз.
Күңелем әрни. Качмыйк-посмыйк, җитәр! Көчле булыйк! Балаларыгызны, оныкларыгызны, аларның дусларын, дусларының дусларын катнаштырыгыз - "+" куйдыртып, "катнашам" дип гаризалар тапшырсын балаларыгыз! 13 яшькә кадәр балалар өчен үзегез дә гариза тапшыра аласыз. 100 генә түгел, 1000, 10000 бала катнашсын!!!
Әдәби әсәрләрдән өзекләрне язып, аудиога яздырып, видеога яздырып катнаша ала балаларыгыз! Интернет челтәре татар әдәбиятының иң матур өзекләре белән тулсын! Татарча китап укып балаларыгызның теле ачылсын, әдәби сүз байлыгы артсын! Телебезнең никадәр бай икәнен күрсеннәр!
Гаризаларны 1 июль 23:00 сәгатькә кадәр тапшырып була: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_16175
Без бердәм! Без көчле! Без булдырабыз! Безнең өчен башка вариант булырга тиеш түгел!!!
👍28❤5👎1🤔1
Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итә!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Яшь китап сөючеләргә җәй көне ошбу китапларны укырга киңәш итәбез👍

Предлагаем юным читателям прочитать летом именно эти книги👍спрашивайте в фирменных магазинах издательства или заказывайте на нашем сайте.
👍17
#ӘДӘБИКӨРӘШ2022

Быел әдәби көрәштә кайсы әдәби марафончы җиңәр икән? Сез дә катнашасыздыр бит?!

Бүген - әдәби көрәш проектының онлайн этабының соңгы көне!!! Катнашып сез дә үз көчегезне сынап карагыз!

Финалга үткән һәр көрәшчегә бүләкләр инде әзер! 🙏🏻😊😉

Уңышлар сезгә, әдәби батырлар!!!

Катнашу өчен сылтама: https://vk.com/wall-143856908_16451
👍2🔥2👏1
БӨТЕНРОССИЯ КИТАП 📖📖📖 СӨЮЧЕЛӘР КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарлар китап укый!

«Татар татарча укымый»,
Диючеләр ялгыша ‒
Әдәби марафоннарда
Меңләп кеше ярыша.

#Казан укый, укый #Арча,
Укый хәтта #Актаныш.
Китаптагы һәрбер герой
Аларга якын, таныш.

Язучысы таныш аңа ‒
Култамгалы китабы.
Язучыны халык сөя,
Аңа ни кирәк тагы?

#Татарлар татарча укый,
#Татарча язышалар.
Татарлар китап укымый,‒
Дигәннәр ялгышалар!
👍52
ДУСЛАР! #ӘДӘБИСАБАНТУЕ АЛДЫННАН КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН ШАТЛЫКЛЫ ЯҢАЛЫК!!!

Белем Академиясе музейлар белән берлектә мастер-класслар сериясен башлый. Иң беренче мастер-классны К. Насыри музее белән берлектә үткәрәбез!

Программада:
- музей белән танышу (тарихи экскурс);
- түбәтәй тегү остаханәсе (материал бездән!);
- чәй табыны;
- Белем Академиясендә мастер-класс узуыгыз турында таныклык.

+7(987)215-20-20 телефоны буенча алдан язылу кирәк (WhatsApp'тан да мөмкин).

Мастер-класслар 12 августта 10:00 сәгатьтә һәм 14:00 сәгатьтә башлана, дәвамлылыклары 2-3 сәг.

УРЫННАР ЧИКЛӘНГӘН.

Әдәби Сабан туена әзерләнеп бару өчен менә дигән мөмкинлек!

PS. Ел дәвамында иң күп мастер-классларыбызда катнашкан кешеләргә аерым бүләк булачак. 😉😊
👍27
II #әдәбикөрәш финалистларын котлыйбыз!

Хөрмәтле әдәби марафончылар!

Әдәби көрәшнең онлайн туры тәмам һәм Татарстан Язучылар берлегендә үткән җыелышта аның финалистлары билгеләнде: http://tat-i.net/tt/adabikorash-2022-final

Барлык катнашучыларны да чын күңелдән тәбриклибез һәм 26 август көнне Саба районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда көтеп калабыз!
👍14
Хөрмәтле XVII, XVIII, XIX, XX #әдәбимарафон проектларында катнашучылар һәм аларның җанатарлары!

Сезне 26 август көнне Саба районында (КСК "Сабантуй") үткәреләчәк II Дөньякүләм #ӘДӘБИСАБАНТУЕ тантанасына чакырабыз!

Әдәби Сабан туе программасында #әдәбимарафон һәм #авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү, Белем радиосы ачылу тантанасы, әдәби көрәш, милли уеннар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар һәм автограф-сессияләр, күргәзмәләр һ.б. бик күп кызыклы чаралар үткәрү планлаштырылган!

Чакыру хатлары марафончыларның анкетада күрсәтелгән электрон почта адресларына инде юлланды, барлык сораулар һәм мәсьәләләр марафончыларның приват-чатларында хәл ителә.

Барыгызны да матур Саба җирлегендә көтеп калабыз!!!
👍25
Хәерле көн, дуслар!

Белем радиосының аккаунтына язылырга чакырабыз.

Яшьләр радиосының эфиры шактый тулыланды, көн дә диярлек сезнең өчен яңа тапшырулар яздыра барабыз.

Белем радиосын әлегә radio.belem.ru адресы буенча тыңлый аласыз. Сайтны да яхшы итеп ясап бетерербез, тиздән мобиль кушымтаны да йөкләп алу өчен урнаштырырбыз, дип торабыз.

Ә әлегә радио эшчәнлеге белән Телеграм-каналда танышып барырга мөмкин.

Язылыгыз, дуслар! ☺️🤝
👍5