Forwarded from Рустам Минниханов
Жительница Казани стала победителем всероссийского конкурса «Библиотекарь года - 2022». Самое главное в этой новости, что номинация, в которой она заняла первое место - Лучший тифлобиблиотекарь. Работа этих специалистов, как правило, не видна. Но именно благодаря им слепые и слабовидящие татарстанцы читают книги, смотрят спектакли.
Чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм!
Чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм!
👍17
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (gulnaz)
Хөрмәтле дуслар! 🌸
Безнең һәрберебез өчен әни – дөньядагы иң изге, иң кадерле һәм иң якын кешебез. Без шатлыклы мизгелләрне дә, кайгылы вакытларны да иң беренче булып Әни белән уртаклашабыз. Сораулар туса, чарасызлыкта калсак, нәрсә дә булса куркуга салса, барлык кешеләрдән дә беренче булып Әни безне дөрес юлга бастыра, егылганда кулын биреп торгыза һәм башка абынмаска булыша. Әни сүзе – иң кирәге, әни йөрәге – иң җылысы, әни кулы – иң назлысы, әни тавышы – иң баллысы. Безнең күңелләр далада булса да, әниләр күңелле һәрвакыт бездә, балаларында.
Шуңааа... Булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне без дә яраткан әниләребезгә күрсәтик әле! Ничекме? Безнең радиобыз аша! Әгәр шигырьләр язарга һәм сөйләргә яратсаң, шәп котлаулар яза алсаң, Әниеңә әйтер сүзләрең булса, оялмыйча безнең радиога җибәрә аласың! Моның өчен бары тик түбәндәге сылтама аша керергә, анкетаны торырга һәм аудио яисә текст форматында материалны урнаштырырга гына кирәк. Әниләрне сөендерү өчен бер җылы сүз җитә. Ул җылы сүзне безнең радио аша яңгыратырга ашык. Котлаулар 24 ноябрь 23:59 сәг кадәр кабул ителә.
Без сезнең котлауларны көтеп калабыз 🙌🏼
❗️ https://forms.yandex.ru/cloud/6321c66b15d6f9df82ec34ee/

👍3
Безнең әдәби марафончылар арасында энциклопедияләр һәм сүзлекләрне кулланучылар гына түгел, энциклопедия/сүзлек авторлары да бар. Бу - зур хезмәт! Килешәсезме?
Сезнең өйдә нинди сүзлекләр һәм энциклопедияләр бар? Әйдәгез, Белем радиосының сорауларына сез дә җавап бирегез әле? :)
Сезнең өйдә нинди сүзлекләр һәм энциклопедияләр бар? Әйдәгез, Белем радиосының сорауларына сез дә җавап бирегез әле? :)
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (gulnaz)
📚 Дуслар, ә сездә нинди энциклопедияләр һәм сүзлекләр бар? Җавапларыгызны комментарий рәвешендә калдырыгыз әле!
❤5👍5
Татнетны үстерү фонды, Белем.ру IT-компаниясе, Белем Академиясе һәм, әлбәттә, Белем радиосы исеменнән барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз! 💐💐💐
👏8❤2👍2
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (gulnaz)
«...Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме».
(С. Сөләйманова "Кем уяткан Ләйләне?") 🌺
🤱🏼Бүгенге көнне шушы шигырь юлларыннан башлау дөрес булыр кебек. Бүген безне дөньяга тудырган, кадерләп үстергән һәм үзләренең бар җылысын биреп тәрбияләгән иң газиз һәм кадерле кешеләребез – ӘНИЛӘР КӨНЕ!
Кадерле әниләр! Без Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр теләп калабыз. Һәр әни балалар куанычын күреп, гаилә бәхетенә төренеп, иминлектә һәм тынычлыкта яшәргә лаек. Без Сезгә җир йөзендә булган барлык изге теләкләрне генә юллыйбыз ❤️
📍Ә үзегезнең радиобызга юллаган котлауларыгызны сез бүген көн дәвамында һәр сәгатьнең башында ишетә алачаксыз. Матур һәм куанычлы көннәр һәркемгә!
Радионы тыңларга: http://radio.belem.ru
#БелемРадиосы #РадиоБелем #ӘниләрКөне #ДеньМатери

👍6
Татнетны үстерү фонды бәйгеләрнең финалистларын һәм җиңүчеләрен "Пирамида"да үткәреләчәк тантанага чакыра!
Тулырак: http://tat-i.net/tt/node/259
Тулырак: http://tat-i.net/tt/node/259
👍11🎉6🔥1
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ)
Хөрмәтле дуслар! 💚
Кичә, 18 декабрь, Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында #әдәбимарафон финалистларын һәм күп кенә бәйгеләребездә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Күп язучылар, кунаклар килделәр, сәхнәбездә җиңүчеләрне ихластан котлап җылы сүзләрен әйттеләр. Шулай ук бию коллективлары, ансабльләр, матур җырлар чарабызны тагын да ямьләндерә торды. Бүләкләүдә булган, аны карап утырган, оештырган, ярдәме кергән, татар телендә булган проектларыбызда катнаша килгән һәркемгә рәхмәтебезне һәм олы ихтирамыбызны җиткерәбез. Һәрвакыт актив булып калыгыз дигән матур теләктә калабыз🙌🏼
Кичәге бүләкләү тантанабызда кемнәр булды? Чара ошадымы? Сөйләгез әле үзегездә туган хис-кичерешләрне! 💕

❤14👍6🔥6
ЯҢА ЕЛНЫ XXII ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН БЕЛӘН КАРШЫ АЛ!!!
Хөрмәтле әдәбият сөюче, туган телен хөрмәт итүче, алга максат куеп һәрвакыт уңышка ирешергә омтылучы дуслар!
Яңа елны без яңа теләкләр, яңа хыяллар, яңа максатлар белән каршы алабыз.
Әмма календарьда 1 гыйнвар бите барлыкка килү әле бу теләкләрнең, хыялларның тормышка ашуына бер гарантия дә бирми. Уңышка ирешү ул - һәрдаим, һәр көн саен максатыңа таба бер адым атлау ул. Максатына таба барганда туктап калган, артка борылган кеше уңышка ирешә алмый.
Моңа ничек өйрәнергә соң?
Аның сере бик гади. Максатка ирешергә өйрәнү өчен бик күпләр #әдәбимарафон проектында катнаша. 21 көн дәвамында үзендә яхшы гадәт - туган телдә әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыра. Үзендә дисциплина тәрбияли. Яңа дуслар таба! Интернет челтәрен файдалы татарча мәгълүмат белән тулыландыра. Әдәби әсәрләр укып күңел дөньясын баета. Рухын ныгыта. Максатына ирешә.
Шушы ук методиканы кулланып киләсе Яңа елда сез башка максатларыгызга да ирешә алачаксыз. Кирәк булса, максат куеп берәр чит тел өйрәнәсез, программалауны үзләштерәсез, йорт салып чыгасыз, яңа проект төзисез, кирәк кадәр акча эшлисез һ.б. Бары тик яхшы уйлар белән максатыңа таба бара белергә генә кирәк.
Бүгенге көндә әдәби марафон финалистлары арасында дөньякүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр, россиякүләм һәм республикакүләм гран-при алучылар, үз бизнесларын булдыручылар, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар һ.б. бар. Алар арасында Син дә була аласың!
#ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:
1. рәсми берләшмә/каналга языл: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon;
2. проектның асылын аңлау өчен бәйге нигезләмәсе белән таныш: http://tat-i.net/tt/adabimarafon;
3. моңарчы урнаштырмаган булсаң, смартфонга/компьютерга татар клавиатурасы урнаштыр: http://tat-i.net/tt/node/12;
4. ВКонтакте'дагы рәсми аккаунттагы (https://vk.com/adabimarathon) рәсми игълан комментарийларында «+» тамгасын, исем-фамилияне, ничә яшь икәнен, ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп катнашырга теләк белдер һәм бу язма белән үз аккаунтыңда уртаклаш;
5. 21 көн дәвамында (1-21 гыйнвар) татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укы һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәңдә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм партнерларның хэштеглары, әсәр исеме һәм авторы хэштеглары белән урнаштырып бар (катнашучының профиле ачык булырга тиеш!).
Хәерле сәгатьтә! Киләсе елда марафон финалистларын бүләкләү тантанасында очрашырга насыйп булсын!
#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #тугантел #татартеле #әдәбият

👍27👏7❤1
Яңа елны #әдәбимарафон проекты белән каршы алам!
Һәм минем белән бергә Әдәби марафон проектында меңгә якын кеше катнаша!
Ни өченме?
1. Яңа елның беренче көне - максатлар куя торган һәм максатларны тормышка ашыра башлый торган беренче көн. Әдәби марафон проекты да нәкъ менә шуңа өйрәтә! Әдәби марафонда катнашып һәр кеше максатлар куя һәм көен саен максатыңа таба алга барырга өйрәтә торган проект.
2. Мин тәрҗемәләр белән шөгыльләнәм. Дәреслекләрне, ВКонтакте социаль челтәрен, Телеграмны һ.б. сайтларны татар теленә тәрҗемә итәм, рәсми приказларны тәрҗемә итүдә катнашам, рәсми чараларда рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә синхрон тәрҗемә итәм. Ә тәрҗемә ясау өчен сүз байлыгы кирәк. Сүз байлыгы - әдәби әсәрләрдә. Әдәби әсәрләрне күбрәк укыган саен татар теленнән сүз байлыгым арта, татар телендә камилрәк сөйләшә барам. Әдәби марафонда катнашкан һәр кеше үзенең татар телен белү дәрәҗәсен камилләштерә. Проектта катнашкан балалар гаиләләрендә янәдән матур итеп әти-әниләре, әби-бабайлары белән татар телендә сөйләшә башлыйлар. Моны аңлаган ата-аналар проектта үзләре генә катнашмыйлар, балаларын да катнаштыралар. Әлбәттә, үз теләкләре белән. Көчләп таккан проект кешене уңышка китермәячәк. Уңышка ирешү өчен кеше үзе аңлап, үз теләге белән проектта катнашырга тиеш.
3. Әдәби марафон миңа яңа дуслар, клиентлар, партнерлар - яхшы күңелле, максатчан, уңышка ирешә алган кешеләр белән дуслашырга мөмкинлекләр бирә. Марафон башланып бераз вакыт үткәч, без әдәби марафончыларга аралашу мөмкинлеген булдырабыз - чат ясыйбыз. Мин һәм ярдәмчеләрем марафонда катнашкан һәркемгә шәхси хат юллап приват-чатка керергә чакыра. Шуңа күрә без һәр марафончыга профильләренең ачык булуын, шәхси хатларны кабул итү мөмкинлеге булуын сорыйбыз. Профиле ябык, хатлар кабул итү ябык булган, үзенә ябылып яшәгән кешеләргә без чакыру юллый алмыйбыз. Һәм, гомумән, үзенә ябылып яшәгән кешегә алга, максатларына ирешү бик тә кыен булачак. Ябылмагыз, сезнең дә тормышта дусларыгыз күп булсын! Уңышка берүзең генә ирешеп булмый!
4. Китап укып минем тормышка карашларым киңәя, офыкларым киңәя. Мин тар фикерләүдән киңрәк фикерләүгә күчә алам. Язучының фикерен ишетәм. Аны аңлый башлыйм һзм үземнең дә тормышны аңлау рәвеше үзгәрә. Минем белән беррәттән меңләгән кешенең офыклары киңәя. Тар фикерле халыкның киләчәге булмый. Бары тик киләчәккә киң карашлы кеше генә киләчәген булдыра ала.
5. Мин - Татнетны үстерү фонды директоры. Максатым - татар интернет челтәрен үстерү, Интернет челтәрендә татар телендә файдалы контентны арттыру, татар мохитен булдыру.
Әмма бер кеше генә берни хәл итә алмый. Телне саклау - һәр татар кешесенең бурычы. Кем генә, нинди генә дәрәҗәдә булуына кармастан.
Әдәби марафон проектында катнашкан һәр кеше, татар клавиатурасын урнаштырып, Интернет челтәрендә хатасыз язып аралашып, Интернет челтәрен файдалы татарча контент - әдәби әсәрләрдән өзекләп урнаштырып - татар телен саклый һәм үстерә.
Әдәби марафонда әлеге моментта меңләгән кеше катнаша. Әмма татар халкы - мең кеше генә түгел. Дөньяда миллионлаган татар яши! Әмма туган телне сакламаган очракта - Миллионнан йөз мең, йөз меңнән ун мең, меңнән берничә кеше калачак. Елдан ел дөньяда милләтләр саны кими бара.
Әйе, бәлки сез бу яшькә кадәр яшәмәссез дә, татар милләтенең үлгәнен күрмәссез дә. Әмма моны сезнең оныкларыгыз, оныкларыгызның оныклары күрергә мөмкин...
Бәлки бу юлларны укучы кешеләрнең оныклары, оныкларының оныклары - татарлар булып калырлар. Чөнки алар үзләре дә, балалары да Әдәби марафонда катнаша. Китаплар укый, тел байлыгын арттыра, татарча языша, татарча сөйләшә.
Әмма яныгызда Әдәби марафон ярдәме кирәк булган кешеләр дә бардыр. Аларга кулларына китап алырга, татарча укырга, татарча язарга кирәк. Аларга бәлки сез ярдәм итәрсез?!
Бүген - 1 гыйнвар. 2023 елның беренче көне. XXII #әдәбимарафон проектының беренче көне!

👍20
Әдәби марафонда катнашу өчен https://vk.com/adabimarathon адресы буенча күчегез, анда беркетелгән язма астында комментарийларда катнашам дип бүген 23:00 кадәр "+" куегыз. Кулыгызга китап алыгыз һәм киләчәктә уңышлы татар кешесе булуга беренче адымыгызны атлагыз.
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
PS. Бу марафонда мин Роберт абый Миңнуллинның иҗаты белән якыннан танышырга уйлыйм. Яңа ел алдыннан Клара ханым Миңнуллина безнең офиска кунакка кереп чыкты һәм Роберт абыйның 7 томлыгын бүләк итте.
Зур рәхмәт, Клара ханым!
Чыганак: https://vk.com/belem?w=wall16477222_15632%2Fall

👍19
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ)
❤️🔥😍Кәефләрегез ничек, дуслар? Каникулларыгыз һичшиксез күңелле үтәдер, әмма аны файдалы да итәргә кирәк! Моның өчен кызыклы китаплар укый һәм яңа әдипләр таныша аласың☝🏼
💥Ә безнең «Әдәби дәрья» тапшыруыбыз нәкъ менә шул турыда бит! Бүген 20:30да без сине Аяз Гыйләҗев турындагы кызыклы фактлар һәм аның «Тәрәзәләр» дип аталган хикәясе белән таныштырачакбыз!!!
Тыңламый калмассың бит инде?! 😉🔥
⏸️ Радионы тыңларга: http://radio.belem.ru

🔥18👍10
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ)
✨ ХӘЕРЛЕ КИЧ, ЯРАТКАН ТЫҢЛАУЧЫБЫЗ
Сезгә кичегезне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә тәкъдим итәбез😻 Күп кенә тыңлаучыларыбызның теләкләре буенча 20:20 сәгатьтә «Бездә кунак» тапшыруында Омск шәһәренең "Алтын калфак" хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Фәгыйлә Галимулла кызы Чумарова булачак. Әлеге җылы әңгәмә салкын кичегезне һичшиксез җылытырга сәләтле. Ә инде тапшыруны кайнар чәй белән бергә тыңласагыз, кичегез генә түгел, күңелләрегез үк җылыныр☕️❤️
Кушыл безгә, яме: http://radio.belem.ru 🫶🏼

👍26
Forwarded from Рустам Минниханов
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Дуслар, бүген бит искечә Яңа ел! Бәйрәм итәсезме? Котларга буламы?
👍6
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ)
ИГЪТИБААААР, КАЙНАР ЯҢАЛЫК! 😱😍
Дуслар, әле күптән түгел генә яңа иҗади бәйге игълан ителде! Син анда һич икеләнми катнашырга, үз сәләтеңне башкаларга да күрсәтергә һәм җиңүгә лаек булуыңны расларга тиешсең:)
💥 Бәйге турында тулырак һәм аның шартлары белән шушы сылтамада танышырсың: http://tat-i.net/tt/kunelem-sailannare-2023
Кул селтәмә, бу – синең мөмкинлек! 😉❤️🔥

👍15👏1
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ)
Бүген Шәймиев Минтимер Шәриповичның туган көне. Әйдәгез, аны бергәләп котлыйк!
💐20 гыйнвар – Дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты (1991-2010) Шәймиев Минтимер Шәрип улының туган көне билгеләнеп үтелә. Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, ак бәхетләр телибез!

👍35🔥2
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ)
Моңарчы син әле радиобызны ишеткәнсең генәдер, ә иртәгә безнең эшчәнлекне үз күзең белән күрә алачаксың! 😍💥
🎥 Бүген «Белем» радиосында "ГТРК Татарстан" телеканалы кунакта булып, радио турында кызыклы сюжет төшереп китте. Радионың директоры, җитәкчесе, редакторлары, алып баручылары – барыбыз да үз эшчәнлегебезне тулысы белән таныштырырга һәм якыннан күрсәтерергә тырыштык.
Син дә иртәгә 9:30 сәгатьтә "ГТРК Татарстан" телеканалында «Хәерле көн, Татарстан» тапшыруын карамый калма!

🔥11👍4