Хөрмәтле әдәби марафончылар!
Сезнең тәкъдимнәр һәм теләкләрне истә тотып, «Белем радиосы» проектын гамәлгә куйган Татнетны үстерү фонды өр-яңа «Әдип сүзе» челленджын игълан итә! Челлендж 1 февральдә башлана.
Һәр көн иң яхшы өзекләрне Белем радиосының Телеграм-каналында https://t.me/radio_belem адресы буенча урнаштыра барачакбыз.
Ә инде 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә - нәтиҗәләр ясалачак, радио бренды белән БҮЛӘКЛӘР уйнатылачак, финалистларга дипломнар тапшырылачак! 😍🔥
Челленджда катнашуның шартлары - беркетелгән язмада: https://vk.com/radio_belem
Катнаш! Китаптан аерылма! Радиобызны тыңла! Матур бүләк от! 📖

👍17
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ)
✍🏼 «Язмыш сезнең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса – үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез – асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишеп чыгыгыз. Җилкәннәрегезне җилләр екса – сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»
Бу юллар бөек язучыбыз Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәреннән булуын күпләр тиз аңлап алгандыр. Шушы һәм башка төпле фикерләрне халыкка җиткерүче, татар әдәбиятында тиңсез эз калдыручы шагыйребезнең тууына бүген 85 ел! Аның иҗаты беркайчан да үлмәс һәм югалмас❤️🔥
Фәнис аганың яратып укыган әсәрләре белән комментарийларда бүлешә аласыз👇🏼

🔥30👍5❤2
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ)
ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛЛӘР КӨНЕ БЕЛӘН! 🎉
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга тиешле дәрәҗәдә җиткерү белән бәйле. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, матур һәм бай. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Шулай да туган тел дип аталучы тел бер генә була.
📌«Белем радиосы» ике телдә – рус һәм татар телләрендә эшли. Без ике телне дә хөрмәт итәбез һәм ике телдә дә радиотыңлаучыларга кызыклы тапшырулар әзерлибез.
Дуслар, без сезнең барыгызны да туган телләр көне белән котлыйбыз. Барыбыз да үз туган телләребезне саклыйк, яклыйк һәм онытмыйк! ✊🏼
#БелемРадиосы #РадиоБелем

👍30
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ AKHMADIEVA)
Бүген Бөтендөнья язучылар көне билгеләнеп үтелә! ✒️
📌 Язучылык - гомер буе өйрәнә торган профессия. Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүчеләр, курыкмыйча дөресне һәм бүгенгене чагылдыручылар – язучылар. Кемдер балачактан ук каләм чарлый, ә кемдер олыгайгач, тәҗрибә һәм зирәклек туплагач кына язучы була.
Хөрмәтле каләм ияләре, бәйрәмегез котлы булсын! Һәрвакыт һәм һәрнәрсәдән илһам алып, иҗади юлыгызны матур итеп үтәргә язсын сезгә 🌺
🎧 Матур бәйрәм уңаеннан, язучыбыз Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсере бүген 15:10 сәгатьтә «Класстан тыш уку» тапшыруында яңгыраячак. Шулай ук 16:15 сәгатьтә «Күңел түреннән» тапшыруында шигырьләр тыңларга мөмкин.
Радионы тыңларга: http://radio.belem.ru

🔥14👍5
Әдәби марафон проектының оештыру комитеты исеменнән барлык гүзәл затларны бүгенге матур бәйрәм - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сезгә саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, яхшы эчтәлекле китаплар, эшегездә уңышлар һәм хатын-кыз бәхете телибез!
Хатын-кызның бәхет-куанычы
Балаларда, сөйгән ирләрендә.
Шул бәхетне саклап яши алар
Туган өйләрендә, туган җирләрендә.
Хатын-кызның бәхет куанычы
Киләчәктә, туар таңнарында.
Хатын-кызга насыйп итсен язмыш
Бәхет тулы тормыш алларында.
Хатын-кызның бәхет-куанычы
Күп очракта үзенең кулларында.
Барыр юлы озын, матур булсын,
Чәчәк атып торсын юлларында!
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызлар! 💐💐💐
PS. Белем радиосы эфиры бүген сезнең өчен эшли!

🎉10🥰5👏5🔥3
Хәерле көн, әдәби марафончы дуслар!
Белем радиосы (https://radio.belem.ru) студиясенә киләчәк кунагыбызга сорауларны алдан сез дә бирә аласыз. Ә инде җавапларны радио эфирында ишетә алырсыз.
PS. Ә сез Булат Ибраһим иҗаты белән танышмы? Нинди әсәрләре аеруча ошады? Языгыз, Белем радиосы төркемендә сораулар бирегез.
https://t.me/belemradiosi - сораулар монда кабул ителә

radio.belem.ru
Радио Белем - Белем радиосы
Билингвальное образовательное и культурно-просветительское интернет-радио Радио Белем - Белем радиосы
👍1
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (GӨLNAZ AKHMADIEVA)
28 март көнне радиобызда «Бездә кунак» тапшыруына Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп шигырь җыентыклары авторы Ибраһимов Булат Хәким улы киләчәк! 🤩❤️🔥
🔻 Ул 1990 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Атабай авылында туа. 2008 елда, мәктәпне тәмамлаганнан соң, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керә (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты). Уку вакытында «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе һәм «Тәрәзә» татар студентлар газетасы мөхәррире була. Булат Ибраһим Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты (2012, 2012), «Йолдызлы билет» (2015) халыкара әдәби премиясе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2021).
Радиотыңлаучылар, сезнең дә Булат Ибраһимовка сорауларыгыз бардыр. Аларны комментарийдә калдырыгыз һәм сорауларыгыз радио эфирында да яңыраячак👇🏼

XXIII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН»ГА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ! 😍🥰
Хөрмәтле әдәбият сөюче, туган телен хөрмәт итүче, алга максат куеп һәрвакыт уңышка ирешергә омтылучы дуслар! 📚
Сезне татар милләте киләчәге өчен иң мөһим проектларның берсе булган #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашырга чакырабыз! 🚀
Гаризалар рәсми берләшмәдә (https://vk.com/adabimarathon) 1 апрель 23:30 минутка кадәр кабул ителә. 👌🏻
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз! 🍀🙏🏻

👍26🔥6❤1
Әдәби марафончылар беләме икән? 😉☺️
Барлыгы 5 сорау. Калган сораулар Белем Радиосы Телеграм-каналында: https://t.me/radio_belem ☺️

Telegram
Белем радиосы - Радио Белем
Белем радиосының рәсми Telegram-каналы. Официальный Telegram-канал Радио Белем
Радио: http://radio.belem.ru
Радио: http://radio.belem.ru
👍3
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
🎭 Халыкара театр көне уңаеннан Г. Камалның иҗаты һәм тормыш юлы турында белемнәребезне тикшереп алыйк!
1️⃣ сорау: Галиәсгар Камал кайчан һәм кайда туа?

Anonymous Quiz
81%
1879 ел, Казан шәһәре
13%
1911 ел, Башкортстанның Яңавыл районы Күчтавыл авылы
6%
1928 ел, Мордва Республикасының Иске Аллагол авылы
👍3
Бүген Белем радиосында кунакта күпләрнең яраткан шагыйре Булат Ибраһим булды. Тиздән https://radio.belem.ru интернет-радиосында "Бездә кунак" тапшыруында әлеге әңгәмәне тыңлый алырсыз.
Безнең белән бергә булыгыз!
Безнең белән бергә булыгыз!
radio.belem.ru
Радио Белем - Белем радиосы
Билингвальное образовательное и культурно-просветительское интернет-радио Радио Белем - Белем радиосы
👍3
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
🤩 Радиобызның бүгенге кунагы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп шигырь җыентыклары авторы Ибраһимов Булат Хәким улы!
Кызыклы әңгәмәне тыңламый калмагыз. Аның өчен "Белем радиосы"ның яңалыкларын игътибар белән күзәтеп барырга кирәк 😉
Әлегә Булат Ибраһимның бик файдалы киңәшләрен сезгә тәкъдим итәбез:
🔥 Иҗат итә башлагансыз икән, үзегез булып калыгыз. Кемгәдер охшарга тырышмагыз. Һәрбер иҗатчының үзенең кабатланмас өслүбе - стиле булырга тиеш.
🔥Һәрдаим китаплар укырга кирәк. Нәрсәдер беләм дип кенә түгел. Сүз байлыгын арттыру өчен, матур чагыштырулар тудыра алу өчен кирәк ул.
🔥Миңа бу киңәшне, әдәбият мәйданына юл ачкан остазым шагыйрә Шәмсия Җиһангирова биргән иде. Сезнең белән дә бүлешәм: "Нинди генә авыр көннәр булса да, язудан туктамыгыз. Нәрсәгә инде миңа бу язу дигән уйны читкә этәрегез. Шул чорны җиңеп чыксагыз уңыш үзен озак көттермәс".
https://radio.belem.ru #РадиоБелем #БелемРадиосы

🔥7
Безнең Белем радиосы студиясендә кунакта янә сез яраткан яшь шагыйрьләрнең берсе!
Рифат Сәлах үзе генә килми, гаиләсе белән килә!
Дуслар! Актив булып Рифатка һәм аның гаиләсенә сораулар бирик әле күп итеп! 😉☺️ Сорауларыгызга җавапларны аннары эфирыбызда тыңлый алачаксыз! 🙏🏻🤲🏻
Рифат Сәлах үзе генә килми, гаиләсе белән килә!
Дуслар! Актив булып Рифатка һәм аның гаиләсенә сораулар бирик әле күп итеп! 😉☺️ Сорауларыгызга җавапларны аннары эфирыбызда тыңлый алачаксыз! 🙏🏻🤲🏻
👍3
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
😍 1 апрель көнне, «Якшәмбе кичендә» кунакта Рифат Сәлах һәм аның гаиләсе булачак!
Рифат Сәлах - шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның хатыны – укытучы, блогер Алия Сәлах һәм аларның матур кызлары Әммегөлсем, Зәлифә, Сөмбел.
❣️ Әңгәмә барышында бәхетле гаилә формуласы, балаларны тәрбияләүдә мөһим моментлар, гаиләдә татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, татар шигърияте, белем бирү эшчәнлеге турында темалар күтәреләчәк.
✍️ Кадерле радио тыңлаучыларыбыз! Хөрмәтле кунакларыбызга булган сорауларыгызны җибәрергә чакырабыз.
Сез аларны WhatsApp-ка 8 (987) 215-20-21 яки радионың электрон почтасына җибәрә аласыз: radio@belem.ru.
📻 https://radio.belem.ru
#РадиоБелем #БелемРадиосы

👍11
Әдәби марафон проектында катнашучылар өчен тагын бер мәгълүмат!
Сез (укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, мәгариф хезмәткәрләре, студентлар һ.б. мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә актив эшчәнлек алып баручылар) үзегезнең хезмәтләрегезне татар һәм рус телләрендә "Белем альманахы"нда бастыра аласыз!
Аның саллы гына беренче санында узган ел шактый гына әдәби марафончылар да үз хезмәтләре белән уртаклаштылар!
Быел да әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
https://belem.ru/node/8734

👍8❤1
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
📢 Бүген, 1 апрель көнне, "Бездә кунак" тапшыруында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп шигырь җыентыклары авторы Ибраһимов Булат Хәким улы.
🕠 Кызыклы әңгәмәне 17:20 сәгатьтә тыңламый калмагыз!
⏸ http://radio.belem.ru
#БелемРадиосы #РадиоБелем
🕠 Кызыклы әңгәмәне 17:20 сәгатьтә тыңламый калмагыз!
⏸ http://radio.belem.ru
#БелемРадиосы #РадиоБелем
❤10👍4🔥2
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
🤩 Хөрмәтле радио тыңлаучы дусларыбыз!
‼️ Бүген, 2 апрель көнне, 20:30 сәгатьтә, "Һөнәр иленә сәяхәт" тапшыруында, Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән кызыклы әңгәмәне тыңламый калмагыз!
⏸ https://radio.belem.ru
#БелемРадиосы #РадиоБелем
‼️ Бүген, 2 апрель көнне, 20:30 сәгатьтә, "Һөнәр иленә сәяхәт" тапшыруында, Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән кызыклы әңгәмәне тыңламый калмагыз!
⏸ https://radio.belem.ru
#БелемРадиосы #РадиоБелем
👍13
Әдәбият сөюче дуслар игътибарына!
Казанда, 5 апрель көнне, Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.
Чара «Китап club» рестораны (Бауман ур., 19) 15.00 сәгатьтә үтәчәк. Китапта Роберт Миңнуллинның яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган.
Тулырак: https://belem.ru/node/8783

👍24🔥1