#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне

Бу исемнәрне беркайчан да онытмыйк:
Гайнан Кормаш,
Фоат Сәйфелмөлеков,
Абдулла Алиш,
Фоат Булатов,
Муса Җәлил,
Гариф Шабаев,
Әхмәт Симай,
Абдулла Баттал,
Зиннәт Хәсәнов,
Әхәт Атнашев,
Галләнур Бохараев
(Гамирҗан Дәүләтшаһ - Болгари).

Татнетны үстерү фонды сайтында "Йөрәкләрдә мәңгегә" проектында Муса Җәлилнең Моабит дәфтәре урын алды.

Андагы шигырьләрне укып һәм тыңлап, әйдәгез, Җәлилчеләрне искә алыйк! 🤲🏻

https://tat-i.net/tt/yoraklarda-mangega-musa-jalil
❤15👍3🔥2
Бүген Белем радиосына 1 яшь!!! ☺️☺️☺️😍🎁🚀
🥳 «БЕЛЕМ РАДИОСЫ»на 1 ЯШЬ!

‼️ Онытмагыз!
20:00 сәгатьтә, ТУГАН КӨН уңаеннан, радионың ВКонтакте төркемендә үткәрелә торган РОЗЫГРЫШның нәтиҗәсе билгеле булачак!

❤️ Социаль челтәрләрдә дә безнең белән бергә булыгыз! Күңелле яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Яратып, «Белем Радиосы» 💋

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍11❤2
❤ «Белем Радиосы» сезне ихлас күңелдән Шәһәр һәм Республика көне белән котлый!
Илебез тыныч, гаиләләребез бәхетле булсын!
➖➖➖➖➖
❤С Днём Республики и города!
Желаем стране мира и счастья каждой семье!

#БелемРадиосы #РадиоБелем
🔥6👏5
🕊Флера апа Сөләйманова...

Флера апаның җырлары белән үстек, аның җырларын күбебез яттан белә.

Бүген дә сез "Белем Радиосы"ның "Мәңгелек моң" рубрикасында Флера апа Сөләйманованың җырларын ишетә аласыз 💔

⏸ Тыңларга: https://radio.belem.ru

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍11❤4
☀️Сәлам-сәлам!

Көнебезне шатлыклы хәбәрләрдән башлыйк: «Белем радиосы»ның Windows mobile өчен дә кушымтасы дөнья күрде! 🚀

Аны радионың рәсми сайтыннан алып урнаштырырга мөмкин! 😎

PS. Яңа версияне урнаштырыр алдыннан иске версияне бетерергә онытмагыз! 😉

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍5
Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!

Быел 6 ноябрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына нигез салынуга 90 ел тулачак. Әлеге юбилей датасы һәм XXV #ӘдәбиМарафон проекты башлану уңаеннан Татнетны үстерү фонды К.Тинчурин театры белән үзара хезмәттәшлек итә башлый!

XXV #ӘдәбиМарафон бүген, 1 октябрьда старт ала һәм 21 октябрьгә кадәр дәвам итә. Кәрим Тинчурин әсәрләрен укырга теләгән катнашучыларга, язучы, драматург Кәрим Тинчурин әсәрләрен укып, алардан кызыктыргыч өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән беррәттән, #КәримТинчурин #Тинчуринтеатры хэштеглары белән үз аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк булачак. #ӘдәбиМарафон проектының актив катнашучыларына Тинчурин театрыннан төрле ташламалар каралган. Ә җиңүчеләрне Тинчурин театры хезмәткәрләре үзләре сайлап алып, аларга шәп бүләкләр тапшырачак. Катнашырга ашыгыгыз!
🔥25👍18
😍🎭 Укытучылар көне алдыннан шәп бәйге — Камал театрына бушлай 2 кешелек чакыру билеты уйнатабыз!

✅ «Җанкисәккәем» спектаклен карар өчен нишләргә:

1️⃣ Комментарийларда «Татар теле укытучысы гына...» дигән фразаны дәвам ит;

2️⃣ «Ялкын» журналы һәм «Белем» радиосының телеграм-каналына языл.

Иң креатив җаваплар бирүчеләр 2 кешелек чакыру билеты алачак! Шулай ук, алар публикациядә карточкаларга бастырылачак 🙃

🗓️ Нәтиҗәләрне 10 октябрьдә әйтәчәкбез!
👍5
🥳 УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!

Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә! ❤️

‼️ Шул уңайдан, бүген, көн дәвамында, «Белем Радиосы»нда бәйрәм эфиры яңгыраячак!
➖➖➖➖➖
🥳 С ДНЁМ УЧИТЕЛЯ!

Ваш каждодневный путь – это путь к сердцам подрастающего поколения, путь к вершинам знаний. Будьте здоровы, успешны, благополучны, творчески активны ❤️

‼️ Сегодня, на протяжении всего дня, на «Радио Белем» будет звучать праздничный эфир!

#РадиоБелем #БелемРадиосы
❤14👍1
Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!

Бүген 20:00 сәгатьтә XXV #ӘдәбиМарафон проектында катнашкан һәркемне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова һәм Һади Такташ премияләре лауреаты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе һәм "Фидакарь хезмәт өчен" ("За доблестный труд") медале иясе. укытучы һәм шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән туры эфирда Телеграм-каналдагы приват-чатта көтеп калабыз.

PS. Приват-чатка чакыру XXV #ӘдәбиМарафонда катнашкан һәркемгә марафонның беренче көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендә шәхси хат белән проектның җитәкчесе һәм идея авторы Раил Гатауллин исеменнән юлланган иде.
👍13❤1
🤩 Бүген татар җанлы шагыйрь Булат Ибраһимның туган көне!

🥳 Иҗатыгыз киләчәктә дә күпкырлы һәм халыкчан булсын! Алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынгысыз хезмәтегездә иҗади уңышлар телибез!

‼️Шагыйрьнең туган көне уңаеннан, бүген «Бездә кунак» тапшыруында Булат Ибраһим белән әңгәмәне кабатлау булачак. Тыңламый калмагыз!

▪️18:00
▪️Тыңларга: https://radio.belem.ru

#БелемРадиосы #РадиоБелем
🎉4❤3👍1
20 октябрь көнне Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы әгъзасы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктады.
Разил Вәлиевка 76 яшь иде.
Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/683
😢18
❤️ Хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз!

Бүген «Белем Радиосы»нда көн дәвамында, һәр сәгать башында, Разил Вәлиевнең шигырьләрен ишетә аласыз 🕊️

⏸️ Тыңларга: https://radio.belem.ru

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍9❤4✍1
Хөрмәтле әдәби марафончы дуслар!

XXV #әдәбимарафон проектында катнашучыларны бүген 20:00 сәгатьтә приват-чатта яшь талантларның берсе, шагыйрь, күп яктан сәләтле егет, әдәби марафончы һәм https://t.me/+b08B1Nh6Q10wZmNi Telegram-каналы авторы Ринат Камаев белән эфирда очрашуга көтәбез!
Сорауларыгызны әзерләп килегез! 😉😊
👍10
Әлеге моментта Бөтендөнья татар конгрессында әдәби марафончы шагыйрә Галия Гайнетдинованың шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе бара.
👍16