Әдәби марафонда катнашкан китапханәләр һәм китапханәчеләрне бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз!!! 📚💐
👍1
ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫНЫҢ ИҢ БЕРЕНЧЕ #ӘДӘБИСАБАНТУЕ АРЧА РАЙОНЫНДА ҮТКӘРЕЛӘ!
2017 елда нибары 30-35 финалисты булган #ӘДӘБИМАРАФОН проекты быел тулы бер стадион җыячак. #ӘДӘБИСАБАНТУЕ дип исемләнгән бүләкләү тантанасына 3 меңнән артык кеше чакырулы. Алар арасында XIV һәм XV Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары, V Россиякүләм #сәламәтиртә проекты финалистлары, II Россиякүләм #авылымгүзәллеге онлайн-проекты финалистлары бар.
Тантана Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 15 нче июль көнне Арча шәһәре стадионында үткәреләчәк, әдәби Сабан туеннан соң кунаклар өчен Габдулла Тукай музей комплексына (Яңа Кырлай авылы), Габдулла Тукай музеена (Кушлавыч авылы), Мөхәммәт Мәһдиев музеена (Гөберчәк авылы), «Казан арты» тарихи-этнографик музеена һәм "Әлифба" музеена (Арча шәһәре) экскурсияләр оештырылачак. Тантана татар халкына хас милли Сабан туе уеннары белән бергә үрелеп барылыр, дип көтелә.
Тантанага шулай ук республикабыз җитәкчелеге, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзалары, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар вәкилләре, журналистлар, күренекле татар шәхесләре, Казан шәһәре филармониясе җырчылары, татар театрлары артистлары һәм, әлбәттә, барлык татар язучылары чакырулы. Әдәби Сабан туенда Татарстан китап нәшрияты һәм башка татар нәшриятларының китапларын сату оештырылачак, язучылар өчен автограф-сессия үткәрү урыны һәм татар шәхесләре белән истәлеккә фотога төшү өчен фотозона да булдырылачак.
Татнетны үстерү фонды оештырган V Россиякүләм #сәламәтиртә проектының җиңүчеләре дә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кысаларында билгеләнәчәк - 5 км дистанциягә йөгерү оештырылачак һәм җиңүчеләргә медальләр тапшырылачак, дип көтелә. 5 ел дәвамында актив катнашкан марафончыларны #СӘЛАМӘТИРТӘ клубына кабул итү дә нәкъ менә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кысаларында булыр, дип уйланылган.
#ӘДӘБИСАБАНТУЕның кыскача программасы (15.07.2021):
- 8:00-10:00 - #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кунакларын каршы алу, кулъяулык җыю;
- 10:00-15:00 - #ӘДӘБИСАБАНТУЕ программасы (программа ахырына таба теләгән кешеләр өчен төшке аш ашау мөмкинлеге булдырылачак);
- 15:00-19:00 - Арча районының биш музеена һәм модель китапханәгә экскурсияләр (программа ахырына таба теләгән кешеләр өчен кичке аш ашау мөмкинлеге булдырылачак).
Хәзерге вакытта #ӘДӘБИСАБАНТУЕ'ның программасы әзерләнә, оештыру эшләрен уңышлы һәм югары дәрәҗәдә оештырып чыгу өчен финалистлардан тагын кайбер мәгълүмат соратачакбыз - барлык финалистларга да #ӘДӘБИСАБАНТУЕ белән бәйле махсус анкета тутырырга кирәк булачак. Әлеге анкетага сылтама марафончыларның приват чатларына юлланачак.
ТУЛЫРАК: http://tat-i.net/tt/node/202

tat-i.net
Татар зыялыларының иң беренче #ӘДӘБИСАБАНТУЕ Арча районында үткәрелә! | Татнетны үстерү фонды
2017 елда нибары 30-35 финалисты булган #ӘДӘБИМАРАФОН проекты быел тулы бер стадион җыячак. #ӘДӘБИСАБАНТУЕ дип исемләнгән бүләкләү тантанасына 3 меңнән артык кеше чакырулы. Алар арасында XIV һәм XV Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары, V Россиякүләм…
Дуслар!!! Быел 15 нче июль көнне XIV һәм XV Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары, V Россиякүләм #сәламәтиртә проекты финалистлары, II Россиякүләм #авылымгүзәллеге онлайн-проекты финалистлары #ӘДӘБИСАБАНТУЕ'на җыела!
Хәзерге вакытта (10 июньгә кадәр!!!) барлык әлеге финалистлар (3 меңгә якын кеше) #ӘДӘБИСАБАНТУЕ алдыннан анкета тутыралар (килсәләр, килмәсәләр дә).
Анкетага сылтама марафончыларның чатларына урнаштырылды (Телеграм'да һәм ВКонтакте'да).
Ә Сез анкета тутырдыгызмы әле?

Хәерле матур көннәр белән сезне, дуслар!
#ӘДӘБИСАБАНТУЕна 1 ай вакыт калды.
Без әзерләнәбез, ә сез әзерләнәсезме? Анкета тутырдыгызмы әле?
PS. Барлык мәгълүмат әдәби марафончыларның приват-чатында. 😊😉

Әдәби Сабан туе турында беренче рәсми "слух"лар китте! 😃😉😊
Аермачык карап чыгыгыз: https://www.youtube.com/watch?v=RGHFEQJVZe4
Ә иртәгә 21:00 Инстаграмда (https://www.instagram.com/rail_belem.ru/) туры эфирда #әдәбисабантуе программасын сөйләрмен. Туры эфирда тыңлый һәм миңа сораулар бирә алачаксыз.
Бүген төштән соң, финалист анкеталарын тутырган булсалар, XIV/XV #әдәбимарафон, V #сәламәтиртә, II #авылымгүзәллеге финалистларының электрон почта адресларына чакыру хатлары килә башларга мөмкин (минем эшкә өлгерү-өлгермәвемнән бәйле).
Әлегә шундый яңалыклар. Хәбәрдар булып торыгыз, тормыштан артта калмагыз! Татарлар һәр яхшы эштә алдынгы булырга тиешләр!!! 😉😊

YouTube
Әдәби Сабан туе һәм Николай Некрасовның әсәрләре (Раил Гатауллин, Газинур Морат)
"Яшел камин янында" тапшыруы: татар халкы өчен мөһим шәхесләр, яңа китаплар турында әңгәмә.
Тапшыруның кунаклары: Раил Гатауллин һәм Газинур Морат.
Алып баручы - Марат Закир.

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөюче яшь дуслар! Аларның әти-әниләре!
1 нче июль көнне #әдәбимарафон 📚 проектының махсус яшь китап укучылар өчен генә оештырылган чираттагы XVI бәйгесе башлана!
Марафонда Татарстанлылар гына түгел, 18 яшькә кадәр (18 яшьне дә кертеп) Россиянең теләсә кайсы өлкәсендә яшәп белем алган 1-11 нче сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала. Марафон барышында 1 нче июльдән 21 нче июльгә кадәр 21 көн дәвамында көн саен татарча файдалы китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтакте яисә Инстаграмда үзегезнең аккаунтта #әдәбимарафон, #татнетныүстерүфонды һәм #татарстанкитапнәшрияты хэштеглары белән урнаштырырга кирәк! Әкият укыганда - #әкият, хикәя укыганда - #хикәя, шигырь укыганда - #шигырь хэштегларын да өстәргә киңәш итәбез (бу татарча файдалы мәгълүматны тизрәк эзләп табу мөмкинлеген булдыру һәм Татнетны үстерү өчен шулай кирәк). Ә инде китап авторларын аларның исем-фамилияләре кергән хэштеглар белән популярлаштырырга була (мәсәлән: #АбдуллаАлиш, #ФәнисЯруллин, #РобертМиңнуллин, #Батулла).
Гаризалар "Әдәби марафонның" ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштырылган язма (https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_12131) астында - комментарийларда 01.07.2021 22:00 кадәр кабул ителә. Кайсы аккаунттан катнашсагыз, гаризаны шул аккаунттан калдырырга кирәк!
Катнашырга теләк белдерү (гариза) үрнәге:
+ Данил Гатауллин, 15 яшь, Казан шәһәре, ВКонтакте!
Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net) үзе исеменнән һәм барлык оештыручы-партнерлар исеменнән барыгызга да УҢЫШЛАР тели!

VK
Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсе
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөюче яшь дуслар! Аларның әти-әниләре!
1 нче июль көнне #әдәбимарафон 📚 проектының махсус яшь китап укучылар өчен генә оештырылган чираттагы XVI бәйгесе башлана!
Проектның максаты: татар халкында һәм татар телен белгән һәр кешедә…

Хәерле июль иртәсе, дуслар!
Бүген берьюлы ике бәйге башланды!
Аның берсе - #әдәбикөрәш, анда катнашу өчен Инстаграмда @tatnet.fond адресы буенча керегез һәм кичә урнаштырылган яңалык белән танышыгыз. Үз көчегезне сынагыз, татар дөньясына әдәби батырлар кирәк!
Икенчесе - чираттагы XVI #әдәбимарафон. Җәйге әдәби марафонда 18 яшькәчә балалар һәм кызлар/егетләр катнаша ала. Бүген марафонның беренче көне, гаризалар бүген 23:00 кадәр ВКонтакте социаль челтәрендә Әдәби марафонның рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) кабул ителә.
Моннан тыш, #әдәбисабантуе на әзерлек бара. Барлык быелгы әдәби марафончыларга ВКонтакте яисә Телеграмда приват-чатка кереп андагы мөһим мәгълүмат белән бүген үк танышырга тәкъдим итәбез!
Барыгызга да уңышлар телибез!
PS. Батыр булыгыз, батыр йөрәклеләргә уңыш ешрак үз серләрен ача! 😉😊

Хөрмәтле китап сөюче дуслар!
Сезне барыгызны да чын күңелдән Халыкара китап сөючеләр көне (Book Lovers Day) белән котлыйбыз!
Шушы уңайдан сезгә бүләк ясарга булдык - Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында 15 нче һәм 16 нчы әдәби марафонннарның финалистлары өчен электрон дипломнарын урнаштырдык (финалистлар исемлеге астында рәсми сайтта)! 📚❤️
Дипломны компьютерыгызга йөкләп алгач, аны Adobe Reader кушымтасында ачарга, әлеге PDF-документта үзегезнең исем-фамилиягезне, яшәү урынын һәм ID номерын язарга кирәк.
ID Сезнең исемлектәге номер белән тәңгәл туры килә.
ID номерын карау уңайлы булсын өчен 😉😊, исемлекләргә сылтаманы монда бирәбез:
XIV #әдәбимарафон финалистлары (1-21 гыйнвар): https://tat-i.net/tt/finalistlar-14
XV #әдәбимарафон финалистлары (1-21 апрель): https://tat-i.net/tt/finalistlar-15
XVI #әдәбимарафон финалистлары (1-21 июль, яшьләр марафоны): https://tat-i.net/tt/finalistlar-16
Барлык китап сөюче әдәби марафончыларны тагын бер кат бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәбез!
PS. Дуслар!!! #ӘДӘБИСАБАНТУЕ 27 нче август көнне булыр дип көтелә. Әзерләнә торыгыз! COVID чикләүләре белән бәйле формаль тагын берничә процедураны башкаруга, барыгызга да кабат чакыру юллаячакбыз, әлеге чарага уналтынчы #әдәбимарафон финалистлары да чакырулы булачак! 😉😊 Музейларга бару мөмкинлеген дә торгызырга җыенабыз. Ким дигәндә - ерактагы районнар һәм башка төбәкләр өчен бу мөмкин эш булачак!!!
Ихтирам белән, #әдәбимарафон проекты җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллин

XIV #әдәбимарафон финалистлары исемлеге билгеле! | Татнетны үстерү фонды
БАШКА ИЛЛӘР Бельгия Вәлиева Лилия Кадыржан кызы (Брюссель) Төркия Алтай (Хәйруллина) Рушания Габделхәй кызы (Истанбул) Гәрәева-Акчура Айзирәк Наил кызы (Искешәһәр) РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ Башкортостан Республикасы
👍1
Милләтнең киләчәге - балаларыбыз кулында. Балаларыбыз теле - киләчәгебез теле. Балалар нинди телләрдә сөйләшсә, киләчәк дөнья да шул телдә аралашачак. Туган телне кадерләп сакларга, башка телләрне хөрмәт итәргә кирәк...
Менә шундый уйлар белән "Алтын хыял" дип исемләнгән 7 нче номерлы билингваль балалар бакчасы белән бергә без «Туган тел – халык байлыгы» («Родной язык – богатство народа») республикакүләм онлайн шигырь укучылар бәйгесен оештырырга булдык.
Бәйгедә катнашкан бала ике телне яхшы белергә, әсәрне кимендә ике телдә матур итеп яттан сөйләргә тиеш була.
Бәйге нигезләмәсе белән https://tat-i.net/tt/tugan-tel-konkurs адресы буенча «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм 7 нче номерлы катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы сайтларына (https://edu.tatar.ru/kirov/org6882/page4672817.htm) күчеп таныша аласыз.
Әлеге бәйге #әдәбимарафон проектында катнашкан нәни балалар өчен дә, әлегә балаларын андый матур әдәби бәйгеләрдә катнаштырмаган ата-аналар өчен дә кызыклы булыр, дип ышанып калабыз!
Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!!!

Республикакүләм «Туган тел – халык байлыгы» («Родной язык – богатство народа») онлайн-бәйгесе (+нигезләмә) | Татнетны үстерү фонды
«Туган тел – халык байлыгы» - «Родной язык – богатство народа» республикакүләм онлайн шигырь укучылар бәйгесе Татарстан Республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан үткәрелә. Конкурсның оештыру комитеты: Казан шәһәре Киров районының…
Татнетны үстерү фонды оештырган файдалы үзүсеш проектларында катнашучы хөрмәтле финалистлар!
Без үзебез оештырган тантаналарга финалистларны чакыру тәртибен үзгәртәбез. Бүгенгедән тантаналы чараларга чакыру максатыннан электрон почта адресларыгызны җыямаячакбыз, дигән карарга килдек, чөнки кемдер электрон почта адресын хаталы яза, кемдер башка адрес күрсәтә, кемнеңдер почтасына килгән хат спамга эләгә, кемнеңдер почта әрҗәсе тулган була һ.б. (катнашучылар саны 30 дан артык булган районнарның җитәкчеләренә чакыру хатлары рәсми рәвештә аларның электрон почта адресларына юлланды инде!).
Бүгенгедән финалистларны чакыру хаты Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (https://tat-i.net) рәсми яңалык астында Кушымта бүлегендә урын алачак, аны һәркем кирәк вакытта үз компьютерына йөкли, үзе эшләгән/укыган оешма/учреждение җитәкчеләренә күрсәтә, башка шундый очракларда киртәләрсез файдалана ала.
ИГЪТИБАР!!! Без сезне I Дөньякүләм Әдәби Сабан туена (#әдәбисабантуе) чакыруны https://tat-i.net/tt/adabisabantue2021 адресы буенча Кушымтада урнаштырдык.
Кушымтада XIV/XV/XVI дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистларын (tat-i.net/tt/finalistlar-14, tat-i.net/tt/finalistlar-15, tat-i.net/tt/finalistlar-16), II республикакүләм #авылымгүзәллеге проекты финалистларын (tat-i.net/tt/avilim-guzallege-2021-final), V республикакүләм #сәламәтиртә проекты финалистларын (tat-i.net/tt/salamatirta2021) чакырып PDF форматында хатлар беркетелгән.
Хөрмәтле бәйгеләребез финалистлары!
Сезне чын күңелдән тагын бер кат финалист булуыгыз белән котлыйбыз һәм 27 августта ТР Арча шәһәре стадионында Әдәби Сабан туенда көтеп калабыз! Чараның кыскача программасы да https://tat-i.net/tt/adabisabantue2021 адресы буенча урнаштырылган.
Тулырак мәгълүмат 23 нче август көнне Татмедиада (чараның төп мәгълүмати партнерында) узган пресс-конференциядән соң басма һәм электрон матбугатта урын алыр, дип ышанып көтеп калабыз.
PS. Игътибар! 27 август көнне чарада сәламәтлек саклау чараларын күрүегезне, үзегезне начар хис иткән очракта чарага килүдән тыелып торуыгызны сорыйбыз. Зинһар, үзебезне һәм бер-беребезне саклыйк!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек теләп, Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин.

Татнетны үстерү фонды |
👍3
#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш) pinned «Татнетны үстерү фонды оештырган файдалы үзүсеш проектларында катнашучы хөрмәтле финалистлар! Без үзебез оештырган тантаналарга финалистларны чакыру тәртибен үзгәртәбез. Бүгенгедән тантаналы чараларга чакыру максатыннан электрон почта адресларыгызны җыямаячакбыз…»