#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
Китап 📚 сөюче кадерле дуслар!!!

Ниһаять, #әдәбимарафон проектының Телеграмда да үз каналын ачар вакыт җитте! 😊

Артта - 14 сезон, 14 марафон. 1 апрель көнне исә яңа 15 нче #әдәбимарафон башланып китәчәк. Шушы сезоннан башлап әдәби марафон яңалыкларын Телеграмдагы каналыбызда да яктыртып барырга исәплибез.

Әлеге каналга һәм проектның ВКонтакте челтәрендәге рәсми берләшмәсенә (https://vk.com/adabimarathon) дусларыгызны/якыннарыгызны да чакырыгыз. Сезнең белән бергә алар да камилләшсен, үссен, уңышларга ирешсен!

Хәерле сәгатьтә башлап җибәрәбез! 🙏🏻🍀
21 март – Халыкара шигърият көне.