Гыйлем
634 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
«Хәлбуки»нең фәнни лекцияләрен сагынгансыздыр, шулай бит? 😉

КФУ өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Наил Хәертдинов белән янәдән кызыклы фәнни экспериментлар турында сөйләшергә чакырабыз. Бу юлы Дидье Дезорның эксперименты хакында сүз барачак. Ул күселәр мисалында социаль иерархия күренешен өйрәнгән һәм шаккаттыргыч нәтиҗәләргә килгән.

Кемдер хуҗа, кемдер кол. Ә сез гыйлем әһелләре булыгыз 😎.

Кайда: Татар китабы йорты (Островский урамы, 15)
Кайчан: 17 июнь, 18:00.
БҮГЕН Төньяк ярымшарда елның иң озын көне, бу вакытта Кояш офыктан иң югары биеклеккә күтәрелә. Җәйге Кояш торгынлыгы көне астрономик җәйнең башы булып санала.

Фото: Dieter de Vroomen
Каллиграф Айзат Минһаҗев «Имлә» дип исемләнгән икенче каллиграфик перформансын тәкъдим итә.

«Имлә. Уйгыр язуы» чарасы КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Халисә Ширмән лекциясе белән башланачак.

🔸 Халисә Хатыйповна кулъязмасы уйгыр язуында да сакланган «Котадгу белек» әсәре турында сөйләячәк.
🔸 Ә Айзат Минһаҗев уйгыр язуында уникаль каллиграфик картина ясаячак.

25 нче июнь
15:00да
Керү: ирекле

Татар китабы йорты
#Гыйлем сәхифәләрендә күренекле татар галимнәре һәм Татарстан фән эшлеклекләре турында язуыбызны дәвам итәбез.

Бүген сезне татарлардан беренче адмирал Исхак Исламов (Ислямов) белән таныштырырга телибез.

Ул 1865 елның 27 июнендә Кронштадт шәһәрендә диңгез унтер-офицеры гаиләсендә туган. Әтисе, Ибраһим Ислямов, тумышы белән хәзерге Биектау районы, Айбаш авылыннан.

1894 елда Исхак Николай диңгез акдемиясенең һидрография бүлекчәсен тәмамлый һәм моннан соң гидрограф буларак диңгез экпедицияләрендә катнаша. 1899 елда беренче тапкыр Арктикага (Шпицбергенгә) йөзә.

Арктикада Исламов Русия дәүләте өчен зур әһәмияткә ия миссияне башкарып чыга. 1914 елда аны хәбәрсез югалган Г. Л. Брусилов, Г. Я. Седов һәм В. А. Русанов экспедицияләрен эзләп табарга тиешле экспедиция җитәкчесе итеп билгелиләр.

Экспедициядә дүрт кораб катнаша: «Эклипс» баркасы, «Печора» исемле пароход, «Герта» һәм «Андромеда» дигән парга йөрүче шхуналар. Дөнья тарихында беренче тапкыр бу экспедициядә поляр авиация дә кулланыла: «Фарман МФ-11» гидросамолеты Яңа Җир бозларын һәм ярларын һавадан күзәтеп чыга.

1914 елның 16 августында Исламовның шхунасы Франц-Иосиф җиренә барып җитә. Бу утрау 1873 елда ук табыла, аны Австро-Венгрия диңгезчеләре ача. Әмма моңа кадәр бер дәүләт тә аны үзенеке дип атамый. Исхак Исламов исә утрауда Русия империясенең байрагын кадап калдыра. Хәер, Беренче дөнья сугышы аркасында империя җитәкчелегендә Арктика кайгысы булмый. Бу утраулар рәсми рәвештә 1920-елларда гына Совет Русиясенеке дип игълан ителә.

Гражданнар сугышы вакытында Исхак Исламов Аклар ягында сугыша, Одесса портында хезмәт итә. Аннары ул Төркиягә китә, Истанбулда яши, качак аклар белән элемтәне саклый. Истанбулда диңгез училищесында укыта. Шунда ук ул Искания татарских слов и корней в русском языке" исемле сүзлеген дә әзерләп бетерә.

1929 елның 3 июнендә вафат була. Аның балалары һәм оныклары да гомерләрен хәрби хезмәткә һәм фәнгә багышлыйлар.
«Беләмсез, калмыйсыз сез утта мәңге»

Ислам дине дә, христианлыкның католик юнәлеше дә гомум коткарылу тәгълиматына, ягъни барлык кешеләр дә җәннәткә керәчәк дигән фикергә каршы. Һәрхәлдә, шулай сыман тоела. Әмма ике диннең дә галимнәре төрле гасырларда капма-каршы фикерне дә хуплаган. Соңгы йөз ел эчендә мөселманнар арасында да, католик илаһиятчылары арасында да янәдән универсализм тарафдарлары барлыкка килде.

Фәнни-популяр лекциядә Муса Бигиевнең ничек католикларны уздыруын, Ранерның бөтен кешене дә (хәтта Сезне дә) христиан дип атавын һәм мондый идеяләргә рәсми дин әһелләренең җавабын белерсез.

Теркәлү мәҗбүри: https://gylem.timepad.ru/event/1706103/

Кайда: Татар китабы йорты / Дом татарской книги (Островский урамы, 15)
Кайчан: 16 июль, 18:00.
Journal of Materials Chemistry журналының 2021 ел, 12 нче санында КФУ галиме Равил Фәхруллинның һәм аның хезмәттәшләренең мәкаләсе дөнья күрде. Шул хөрмәткә халыкара фәнни журналның тышлыгы татарча төсмерләр белән бизәлгән иде.

Мәкаләне укыр өчен сылтама: https://pubs.rsc.org/en/content/articlelanding/2021/tb/d0tb02957b#!divAbstract
Lumos maxima! Һарри Поттер турында романнарны сөюче дусларны, чын татар поттероманнарын яраткан каһарманыбызның туган көн кичәсенә чакырабыз! 😉

Һарри Поттерны татарча укыячакбыз, әсәрнең серләре турында баш ватачакбыз, квиз уйнаячакбыз, бәхәсләшеп тә алачакбыз.

Керү ирекле, үзегез белән яхшы кәеф алып килегез 😊 Чәйгә күчтәнәч белән килү дә хуплана.

Көне: 31 июль (Һарриның һәм Дж.К. Роулингның туган көне!)
Вакыты: 17: 3/4

Урыны: Татар китабы йорты (Островский урамы, 15).
110 ел элек күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди шундый сорауга җавап эзли: "Безнең халкыбыз тормыш көрәшендә ни хәлдә? Бу көрәштә ул җиңелеп, егылып калмаячакмы?" Ул татар халкының икътисадый яктан артка калганлыгын исбатлый һәм моның сәбәпләре турында уйлана. Ул күтәргән мәсьәлә дә, проблема да безнең көннәрдә актуальлеген һич тә югалтмый.

Садри Максудиның милләтнең икътисадый яктан үсеше турында мәкаләсе "Безнең мирас" журналында яңадан басылып чыкты: http://beznenmiras.ru/fakyjr-bulmyjk-betarbez/
Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәнең һәм аның улы Үтәмеш Гәрәй ханның тоткынлыкка җибәрелүенә 470 ел тулды.

Бу тарихи вакыйганың мәгънәсе турында күп сөйләшергә буладыр. Сөембикә шәхесе, бәлки, безгә тоелган дәрәҗәдә әһәмиятле яки бөек тә булмагандыр. Бу — бәяләү мәсьәләсе. Сөембикәгә һәм аның язмышына иң зур бәяне халык үзе биргән. Аның тоткынлыкка җибәрелүен, улының чукынырга мәҗбүр булуын халык чын фаҗига буларак кабул иткән.

Бәлки, чын Сөембикә гади һәм беркатлы хатын булгандыр. Яки тирән фикер йөртүче ханбикәдер. Анысын тәгаен белү мөмкин түгел. Әмма халык күңелендә ул – һаман да йолынмаган хатаның, дәүләтчелек трагедиясенең һәм, ни гаҗәп, киләчәккә өметнең дә чагылышы.
👍1
Бөек татар композиторы, Татарстанның Дәүләт гимнына көй иҗат итүче көйязар Рөстәм Яхинның тууына 100 ел (1921 - 1993).

Яхин йөзләгән җырлары, романслары, инструменталь әсәрләре белән татар музыка дөньясын баетты, аны югары дәрәҗәгә күтәрүчеләрдән булды.
Берничә ел элек Facebook’та берничә чат-бот ясаганнар һәм аларны бер-берсе белән сөйләшергә өйрәткәннәр. Аларның максаты сөйләшүләрнең оптималь стратегиясен сайлау булган. Әмма тәҗрибә идарә ителмәскә әверелгән: ботлар үз телен уйлап тапканнар һәм аны куллана башлаганнар. Интернет яңалыкны шунда ук эләктереп алды «ЯИ дөньяны яулап алырга җыена» кебек имеш-мимешләр барлыкка килде. Чынлыкта ясалма интеллектның үз телен уйлап табу — бу экспериментның төп максаты түгел. Лингвист Дэвид Эджер тикшеренүчеләрнең ясалма интеллектны кеше телен аңларга гына түгел, ә анда сөйләшергә дә өйрәтүләре һәм кешеләр һәм компьютерларның телне кулланулары арасында аерманың нидән гыйбарәт икәнлеге турында сөйли.

Бу хакта яңа проектыбызда мәкалә тәрҗемә ителде:

http://n.giylem.tatar/2021/07/24/24/
Гыйлем Хәйри улы Камай — татарлар арасында профессор дәрәҗәсенә ирешкән беренче чын химик. Быел аның тууына 120 ел тулды. Галимнең тормыш юлы һәм фәнни казанышлары белән киләсе сурәтләрдә таныша аласыз.

Гыйлем Камайның балачагы авыр булса да, ул үзендә гаҗәеп көч табып, язмышын катлаулы химия фәне белән бәйли. Ул чын күңелдән яңа хакимияткә ышана һәм аңа мөмкинлекләр биргән дәүләтне үстерүгә үз өлешен кертә.

Татарча химия дәреслекләре һәм сүзлекләре язган шәхес буларак та, КХТИга нигез салучыларның берсе буларак та, 2 ел ректор булган арада Казан дәүләт университетына керткән өлеше өчен дә ул тарихка кереп калырга лаеклы.

Кызганыч, хәзер бу шәхесне белүчеләр бик аз. Үзебезнең галимнәребезне хәтердә вакыт-вакыт яңартып торсак иде.
Татар китабы йорты Печән базары фестивалендә бүгенге әдәбият турында узачак дискуссиягә чакыра.

29 август, 12:00
Мәрҗани мәчете янында
Әдһәм Тенишев (1921-2004) - данлыклы татар лингвисты һәм тюркологы, төрки телләрнең дөнья картинасын ачыкларга һәм аңларга омтылган галим.

Кандидатлык эшен уйгыр телендә язылган "Алтын ярук" трактатына багышлый. Ә докторлык эшендә салар телен өйрәнә. Аның өчен ул Кытайда яшәгән төрки халыклар, шул исәптән, саларлар белән таныша, ул илдә җитди эзләнүләр ясый.

Барысы 60тан артык фәнни хезмәт яза. Төрки телләрне өйрәнүгә зур өлеш кертә һәм. Вафатыннан соң аның шәхси китапханәсе Татарстан Милли китапханәсенә тапшырыла.
Октябрь аенда түбәндәге астрономик күренешләр күзәтеләчәк:

1 октябрь – Меркурийның Спика йолдызына якынаюы.
3 октябрь – Айның Регул йолдызына якынаюы.
6 октябрь – ЯҢА АЙ. Айның Марска якынаюы. Плутонның торгынлыгы*.
7 октябрь – Айның Спика йолдызына якынаюы.
8 октябрь – Марсның Кояш белән кушылуы*.
9 октябрь – Меркурийның Кояш белән кушылуы*. Айның Венерага (Чулпанга/ Зөһрәгә) якынаюы.
10 октябрь – Марсның Меркурийга якынаюы. Айның Антарес йолдызына якынаюы.
11 октябрь – Сатурнның торгынлыгы*.
13 октябрь – АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ. Айның Плутонга якынаюы.
14 октябрь – Айның Сатурнга якынаюы.
15 октябрь – Айның Юпитерга якынаюы.
16 октябрь – Венераның Антарес йолдызына якынаюы.
17 октябрь – Айның Нептунга якынаюы.
18 октябрь – Меркурийның торгынлыгы*. Юпитерның торгынлыгы*.
20 октябрь – ТУЛГАН АЙ.
21 октябрь – Марсның Спика йолдызына якынаюы. Орионидлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Орион йолдызлыгында урнашкан, сәгатенә 25 метеор күренүе көтелә).
22 октябрь – Айның Уранга якынаюы.
25 октябрь – Меркурийның көнбатыш элонгациясе*.
27 октябрь – Айның Поллукс йолдызына якынаюы.
28 октябрь – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
29 октябрь – Венераның көнчыгыш элонгациясе*.
30 октябрь – Айның Регул йолдызына якынаюы.

*Торгынлык (рус. стояние) – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
*Кояш белән кушылу (рус. соединение) – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.
*Радиант – «йолдызлар яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Элонгация – Җирдән караганда эчке планеталарның (Меркурий һәм Венера) Кояштан максималь почмакча ераклыкта урнашуы. Бу әлеге планеталарны күзәтү өчен иң кулай вакыт.
Инстаграм һәм башкалар эшләмәгән арада, космик яңалык белән танышыгыз әле!

Кино һәм космонавтика тарихында беренче тапкыр! 🚀👩‍🚀🌏📽

ИРТӘГӘ, 5 октябрь көнне, Халыкара галәм станциясенә (ХГС) 66 нчы экспедиция әгъзаларын җибәрәчәкләр. Әлеге экспедиция бик үзенчәлекле, чөнки Роскосмос космонавты Антон Шкаплеров белән беррәттән бу юлы станциягә актриса Юлия Пересильд һәм режиссер Клим Шипенко да очачаклар. Алар кешелек тарихында беренче тапкыр ХГСта нәфис фильм төшерүдә катнашачак.

«Вызов» дигән вакытлы атама йөрткән әлеге фильм авыр хәлдәге космонавтны коткару өчен ХГСка җибәрелгән гади табибәнең кичерешләрен тасвирлаячак. Танылган актрисадан тыш нәфис тасмада чын космонавтлар да уйнаячак. Фильмның төгәл сюжеты әлегә сер булып кала.

Идарә ителүче «Союз МС-19» корабы беркетелгән «Союз-2.1а» ракетасы Байконур космодромыннан Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 55 минутта кузгалып китәчәк. Ул Халыкара галәм станциясе белән 3 сәгать тә 17 минут үткәч тоташырга тиеш. Ю. Пересильд белән К. Шипенко станциядә 12 тәүлек, ә космонавт А. Шкаплеров – 174 тәүлек эшләр дип көтелә.

Кораб очышының туры трансляциясен биредә карарга мөмкин:
https://vk.com/video-30315369_456242636
https://youtu.be/Yc7Mpoau2lA