Гыйлем
632 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Шерл ташы — Schorl

NaFe²⁺₃Al₆(Si₆O₁₈)(BO₃)₃(OH)₃OH
Без фәннең төрле өлкәсенә караган мәкаләләрне тәрҗемә итәбез. Тәрҗемәләрнең сыйфаты бу өлкәдә әзме-күпме кайнашкан һәм нәрсә тәрҗемә иткәннәрен аек аңлаган мөхәррирләребездән тора.

Шуңа да без медицина өлкәсенә караган материалларны тәрҗемә итәргә теләгән ихтыярилар (волонтерлар) эзлибез. Бу татар телендәге фәнне үстерергә менә дигән мөмкинчелек! Читтә калмагыз.

Тәкъдимнәрегезне безнең төркемезгә хат итеп (https://vk.com/im?sel=-82724249) җибәрә аласыз, берсе дә игътибарсыз калмаячак.

#гыйлем
Әгәр дә бейсбол тубын яктылык тизлегенең 90% тигез булган тизлек белән атсагыз, нәрсә булачак?

Җавабын белергә: http://giylem.tatar/?p=1961

(Сер итеп кенә: бомба шартлаган кебек булачак)
Толкинның Серле таулары Галәмдә ахрысы. Һәрхәлдә, Киль томанлыгының Һаббл телескобы төшергән фотосурәте шундый фикергә этәрә. Томанлык — «йолдызлар бишеге», монда меңәрләгән йолдызлар формалашып ята.

Hubble фотосы
Беренче тапкыр кар күргән фил.

#гыйлем #татарча #табигать
Менә бу кыш ичмасам!

Альптагы йортлар.

#гыйлем #татарча #юлчыга #табигать
ЮЛЧЫГА сәхифәсе үз эшчәнлеген дәвам итә.
Бүген Австралия турында күбрәк белербез.

1. Австралия - дөньядагы иң кечкенә континент. Шулай ук ул җир шарындагы кеше яши торган иң коры континет булып санала. Австралиянең өчтән бер өлешен чүл алып тора, калган территориясе дә шактый коры.

2. Австралиядә халык тыгызлыгы бик түбән: бер кв. чакрымга бары тик 3 кенә кеше туры килә.

3. Австралия халкының 20% ы чит илдә туган.

4. Австралия 40 000нән артык ел аборигеннарның туган җире була. Алар 300 төрле телдә сөйләшкәннәр.

5. Австралиядәге Динго коймасы дөньядагы иң озын койма булып санала. Ул 5400 чакрымны тәшкил итә.

6.Дөньядагы иң озын һәм туры юл Налларбор чүлендә урнашкан. Ул 146 чакрымга кадәр сузылган.

7. Тасмания утравы дөньядагы иң чиста һавалы урын булып санала.

8. Дөньядагы 10 иң агулы еланның 6 төре Австралиядә тереклек итә. Австралиянең кансыз еланы яки яр буе тайпаны - дөньяда иң агулы елан булып санала. Аның бер чагуыннан чыккан агу 100 кешене үтерә ала.

9. Австралия чүлләрендә бер өркәчле 750 000нән артык дөя тереклек итә. Бу җирдәге иң зур көтүлекләрнең берсе.

10. Көнгерә һәм эму (Австралиядә тереклек итүче иң эре кош) Австралия гербына символлар итеп сайланыла. Чөнки башка күп кенә хайваннардан аермалы буларак, алар бик сирәк очракта гына артка чигенә.

#гыйлем #юлчыга #географияТатарча #Австралия