Гыйлем
632 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
NGC 5866 галактикасы.

Һаббл фотосы
Огюст Конт — социология фәненә һәм позитивизмга нигез салучы галим. Бүген аның туган көне, шуңа без аның 3 кызыклы гыйбарәсен искә алырга булдык.

1. Үлеләр тереләр белән идарә итә.

2. Кешеләргә химия һәм биология турында теләсә-нәрсә сөйләргә рөхсәт итмиләр, бәс, шулай булгач, сәяси фәлсәфә турында үзең теләгәнне сөйләү нишләп рөхсәт ителергә тиеш соң?

3. Фәнне аңлар өчен аның тарихын белергә кирәк.

Википедия аның турында яза: https://vk.cc/674rKg
Дөньяны үзгәрткән 17 тигезләмә — Иэн Стюарт буенча.

P.S. Математика терминнарының бирелешендә хаталар күрсәгез, безгә хәбәр итегезче, зинһар.
Бу нинди схемалар дисеңме?

Баш катырма, мәкаләне укы: http://giylem.tatar/?p=2023
Уникаль бәйге игълан итәбез.

Без «Гыйлем» сайтында «генераль уборка» ясарга булдык. Әйе, без таныйбыз: игътибарсызлык аркасында киткән вак-төяк хаталар текстларда очрый. Әмма без аларны төзәтә алабыз. Моның өчен исә сезнең ярдәмегез кирәк.

Бәйге шартлары:
1. Сайтта күргән хатаны теркәргә (скриншот ясарга яки хата булган абзацны күчермәләргә).
2. Хатаны аңлатырга.
3. Хат белән безнең почтага җибәрергә: bez@giylem.pro

Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр булачак!
SAT — Scholastic Assessment Test, туры тәрҗемәдә «Академик Бәяләү Тесты») — Америка Кушма Штатларында мәктәпнең югары сыйныф студентлары өчен стандартлаштырылган тест (ACT тесты сыман), ул югары уку йортларына керү өчен кирәк (безнең БДИ кебек). Балларны исәпләү системасының төзелеше кайбер очракларда очраклы җавап бирүне отышлырак итә ала. Әмма сез барлык җавапларны да «күктән алып» язсагыз, нәрсә булыр?

«Гыйлемдә» белә аласыз: http://giylem.tatar/?p=2037
Фәнни Казан — Казанда урнашкан фәнни оешмалар

А.Х. Халиков исемендәге Археология институты — Татарстан Фәннәр Академиясенә керә торган оешма. Ул 2014 елда Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтыннан аерылып чыга. Фәнни оешма Болгар һәм аның тирә-ягы, Биләр шәһәре һәм аның тирә-ягы, Татарстан археологиясе темалары өстендә эшли, бу юнәлешләрдә археологик казылмалар алып бара һәм табылдыклар нигезендә борынгы җәмгыятьләрнең иҗтимагый-икътисади яшәешен аңларга омтыла.

Институт Казан федераль университеты белән берлектә Болгар шәһәрендә Халыкара археология мәктәбе оештыра, даими рәвештә конференцияләр үткәрелә.

Археология институты катнашында «Татар археологиясе», «Финно-Угрика» һәм «Поволжская археология» журналлары нәшер ителә.
Messier 82 галактикасы
Тутык (химик формуласы Fe(OH)3) микроскоп астында.

#гыйлем #татарча #химияТатарча
Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган көн. Аңа 80 яшь тулды.

Аның турында бу көннәрдә күп язалар, шуңа күрә без аның 2008 елда әйткән сүзләрен генә искә төшерәбез:

«Без булдырабыз!»
Байкал күле турында шактый күп язган идек инде. Әмма кышкы Байкал бөтенләй башка икән ул...

Күлдә боз каткан вакытта (9 гыйнвардан алып 4 майга кадәр), Ангара елгасы башында урнашкан 15-20 км мәйданнан кала, Байкал тулысынча боз белән каплана. Кыш ахырына боз калынлыгы - 1 метрга, ә су култыкларында 1,5 - 2 метрга кадәр җитә. Бик каты суыкларда, "стан ярыклары" бозны берничә өлешкә бүлә. Мондый ярыкларның озынлыгы 10-30 км, ә киңлеге 2-3 м була. Бозның мондый бүленешләре һәр елны күзәтелә, гадәттә күлнең бер үк урыннарында. Бу ярыклар булганга күрә, күлдәге балыклар кислород җитмәгәнлектән үлми. Шуңа да өстәп, Байкалдагы боз үтә күренмәле, шунлыктан су астына кояш нурлары үтеп керә һәм кислород бүлеп чыгара торган суүсемнәргә үрчер өчен шартлар туа.

Байкал турында 10 факт: http://giylem.tatar/?p=517

#гыйлем #татарча #географияТатарча