Гыйлем
631 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Татарстанның Фәннәр Академиясе үзе оештырган бүләкләрнең ияләрен игълан итте. Дәрәҗәле премияләр ияләренә 8 февральдә тапшырылачак.

Татар теле белеме һәм әдәбияты өлкәсендә Галимҗан Ибраһим исемендәге премиягә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Рифкать Әхмәтҗанов 2015 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар теленең этимологик сүзлеге» өчен лаек булды.

Аның әсәрләре «Гыйлемдә»: http://giylem.tatar/?p=39
Гадәти булмаган тойгылар һәм кайбер неврологик синдромнар кеше миенең никадәр cәер була алуын күрсәтә ала. Төрле сырхаулар яки стресс йогынтысы астында авыручылар үзләре өчен яңа дөньяларны – формасы, вакыты һәм сюжеты үзгәргән башка чынбарлыкны ачалар. Кешеләрнең бүреләргә «әверелүләре» һәм дусларының булмаган игезәкләре белән аралашулары турында сөйләшик әле.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=508
Астрономия татарча: «Гыйлемдә» еллык мәкаләләр тупланмасы

1. Кояш системасында тугызынчы планета бармы? http://giylem.tatar/?p=263
2. Метеор күзәтүчеләргә 5 киңәш http://giylem.tatar/?p=1127
3. Төрле чор кешеләре йолдызлы күк йөзен ничек күргәннәр? http://giylem.tatar/?p=1091
4. Дарт Вейдерның туган җирләре һәм Җирнең игезәкләре: экзопланеталар. http://giylem.tatar/?p=1041
5. Галәм турында зур хыяллар: киләчәкнең зур миссияләре. http://giylem.tatar/?p=969
6. Галактикаларның эволюциясе. http://giylem.tatar/?p=751
7. Кояш системасының 6 могҗизасы. http://giylem.tatar/?p=540
8. Һипатия — фән күгендә сүндерелгән йолдыз. http://giylem.tatar/?p=1813
9. Кояш ничек корылган? http://giylem.tatar/?p=1559
Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр сыналучыга тәҗрибә вакытында нәрсәдер өйрәнгәннән соң йоклап алырга мөмкинлек бирсәң, бу, чыннан да, хәтернең яхшыруына китерә икән.

Тулырак: http://giylem.tatar/?p=1849
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
NaCl — тозны — кайнап эретелгән хәлдә суга салсаң...
Без башка тере организмнарның гамәлләрен күзәткәндә, үзебездә дә шул ук гамәлләрне башкару өчен җаваплы нейрон төркемнәре активлаша. Аларны көзге нейроннары дип йөртәләр. Түбәндә шушы күренеш турында 7 төп факт китерелгән.

Тулырак укырга: http://giylem.tatar/?p=1854
Банк сүзе Аурупа телләренә итальян теленнән күчеп кергән. Ул акча алыштыручылар тәңкәләрен тезеп сала торган эскәмия, сәке, өстәл дигәнне аңлаткан.

Инфографика камил сыйфатта: http://giylem.tatar/?p=1862
Инсультның сәбәбе нәрсәдә? Нинди симптомнардан аны танып белеп була? Медицинада бүгенге көндә аны дәвалауның нинди ысуллары гамәлгә кергән?

Җавап «Гыйлемдә»: http://giylem.tatar/?p=1112

+ бонус: инсульт турында 2 файдалы инфографика
Тормышта безгә бик еш бәхәсләшергә туры килә. Ә инде хәзерге заманында дискуссияләр – интернет-мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Әмма без бәхәсләшә беләбезме? Гади әйбер кебек тоелса да, чынлыкта, бәхәс – ул сәнгать.

Тулырак «Гыйлемдә»: http://giylem.tatar/?p=165
Эйнштейн тормышның серле могҗизалыгына сокланган.
Хәзерге заман тормышы фән казанышлары белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Ашаган ризык, эчкән суыбыз, элемтә һәм аралашу, ял итү, сәламәтлекне ныгыту — кая гына карасак та, меңәрләгән галимнең теге яки бу ачышы тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә. Кайбер фән әһелләре исә фәнни максатларга ирешү хакына гомерләрен дә кызганмаган. Әйдәгез, шундый ун кеше белән танышыйк.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=1873