Гыйлем
634 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Бөек татар драматургы, XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башының күренекле татар шәхесе, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Туфан Миңнуллин туган көн.
Фундаменталь физикада, башка фәннәрдән аермалы буларак, барлык галимнәрне дә борчыган, әмма әлегә кадәр чишелеше табылмаган өч төп мәсьәлә бар. Болар – галәмнең константасы (космологик даими), кваркларның ирексезләнүе (конфайнмент) һәм квант гравитациясе проблемасы.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2904
Галимҗан Галимов тәрҗемәсе
Татарча Random – «Гыйлем»нән очраклы мәкаләләр. Сиңа кызыклысы да табылыр:

1. Күп модальле тел белеме
Лингвистика кайсы якка тәгәри, шул турыда.
http://giylem.tatar/archives/2016

2. Тәкәрлек кошы
Бик матур сайрый торган кош дошман килгәндә кешене куркытырлык тавышлар чыгара белә икән.
http://giylem.tatar/archives/2258

3. Академик Иван Павлов турында 10 факт
Ул Сталинга болай дигән: «Мин бүген рус булуымнан оялам».
http://giylem.tatar/archives/1546

4. Тест имтиханнарын очраклы җаваплар язып тапшырып буламы?
БДИ өчен актуаль түгел, чөнки анда тестлар хәзер аз. Әмма АКШта һаман SAT бар.
http://giylem.tatar/archives/2037

5. Казакъ далаларында татарларның таралып урнашуы тарихы (XVII –XX гасырлар)
Казакъстанда татарларның тарихы хан заманында ук башлана икән
http://giylem.tatar/archives/2298
Яшь орнитологларга ярдәмлек

Биология җәмгыятеннән
Төрек математигына мәртәбәле премия тапшырылган. Ачышлары өчен түгел, эшләре өчен: ул Измир шәһәре янында математиклар өчен авыл төзегән.

Бу хакта «Гыйлем»дә укы: http://giylem.tatar/archives/2915
Tansılu Altay мәкаләсе
Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт бәйрәме – суверенлык игълан ителгән көн – котлы булсын!

Кадерле Ватаныбыз чәчәк атсын, үз халкын һәм дәүләтчелеген яклый һәм саклый алсын.
30 август – Татарстан Җөмһүрияте көне. 1990 елның шушы көнендә Татарстан АССРның Югары Советы республиканың суверенитеты турында декларация кабул итә. Татарстанның хәзерге тарихы башлана.

Бәйрәм уңаеннан «Гыйлем» мөхәррияте кечкенә генә сынау – тест әзерләде. Ул Татарстанның географиясен, тарихын һәм сәяси корылышын белүне тикшерә. Белемегезне сынагыз һәм аны яңартып барырга онытмагыз!

Тестка сылтама: http://giylem.tatar/archives/2923
Тестка сылтама: http://giylem.tatar/archives/2923
1902 елның 2 сентябрендә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри вафат була.

Каюм Насыйри турында «Милли байрак» журналының 1937 ел өчен 87 нче санында хатирә-мәкалә чыккан. Ул чор татар җәмәгатьчелеге энциклопедист галимнең эшчәнлегенә нинди бәя биргән?

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2353
Тубык сөякләре
Бүген янә 3 нче сентябрь. Без янә #гыйлем алабыз, чөнки гыйлемдә – көч.
Татар дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Вәлиулла хәзрәт Якуповның тууына 55 ел (1963 – 2012).
Александра Прокофьева-Бельговская – атаклы совет генетика галиме. Ул кеше хромосомасын өйрәнгән, эукариотик хромосомоларның төзелешен тикшергән. Русия фәне аны илебездә медицина цитогенетикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы буларак белә.

А. А. Прокофьева-Бельговская искиткеч оратор һәм үткен сүзле әңгәмәдәш тә була. Әлеге язма – аның 80 яше тулу уңаеннан сөйләгән докладының караламасыннан өзек (1983 елның 26 марты, молекуляр биология институты). Ул көнне, рәсми хөрмәтләү урынына, ул бары үзенең тормышы һәм фәне турында гына сөйләргә теләк белдерә.

http://giylem.tatar/archives/2936
Көнбатыш илләренең мәдәниятенә мөкиббән булу, аны ярату, кабатларга тырышу гаҗәп нәрсә түгел, мондый хәл белән еш очрашырга була. Ә менә Меланезия утрауларында яшәүчеләр арасында исә Көнбатыштан килгән товарларга, предметларга чын-чынлап табынучылар бар. Бу динне «карго-культ» дип тә, «Самолётка табынучылар дине» һәм «Күк бүләкләре культы» дип тә атыйлар.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=1238
Forwarded from ТАТФОРУМ
🔊 ГЫЙЛЕМ ФЕСТ || ГАРИЗАЛАР

Республикакүләм "Гыйлем фест" бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады!

✅фән һәм татар телен яратасыз;
✅татар телен фәнни-эзләнү эшегездә кулланасыз;
✅татар телен фән аша популярлаштыруга омтыласыз;
✅татар телле фәнни эшегез яки проектыгыз бар.
Бу критерийләргә туры киләсез икән, димәк бу фестиваль нәкъ сезнең өчен!

📌КЕМ катнаша ала: гомумбелем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү оешмалары, урта профессиональ белем бирү оешмалары.

📌ГАРИЗАЛАР 24 октябрьга кадәр кабул ителә👇🏻
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSc_v…

❗Иң яхшы проектларның акчалата бүләкләр алу мөмкинлеге бар.

#гыйлемфест #татфорум #tatforum
Forwarded from ТАТФОРУМ
Үсемлекләр үзара сөйләшә ала микән? Әлбәттә, алар аралаша белмиләр сыман: аларның, хайваннарныкы кебек, катлаулы сиземләү һәм нерв системалары юк, кыяфәтләренә карасаң да, алар бик салмак, пассив җан ияләре ич. Ләкин, ничек кенә сәер тоелмасын, үсемлекләр үзара аралаша ала. Бигрәк тә, куркыныч янаганда. Галим Ричард Карбан бу видеода үсемлекләр "әңгәмәсенең" ничек баруын аңлатып бирә.

Алия Ваншина тәрҗемәсе, Булат Шәймиев тавышы, Алина Галиахметова монтажы

https://youtu.be/lx2jJjevmJM
Октябрь аенда түбәндәге астрономик күренешләр күзәтеләчәк:

2 октябрь – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
5 октябрь – Венераның (Чулпанның/ Зөһрәнең) торгынлыгы*. Айның Регул йолдызына якынаюы.
9 октябрь – ЯҢА АЙ.
10 октябрь – Айның Меркурийга якынаюы.
11 октябрь – Айның Юпитерга якынаюы.
15 октябрь – Айның Сатурнга якынаюы.
16 октябрь – Ай Плутонны каплаячак. АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ.
18 октябрь – Айның Марска якынаюы.
21 октябрь – Орионидлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Орион йолдызлыгында урнашкан, сәгатенә 25 метеор күренүе көтелә).
24 октябрь – ТУЛГАН АЙ.
26 октябрь – Венераның (Чулпанның/ Зөһрәнең) Кояш белән кушылуы*.
27 октябрь – Айның Әлдәбәрән йолдызына якынаюы.
29 октябрь – Меркурийның Юпитерга якынаюы.
31 октябрь – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.

*Торгынлык (рус. стояние) – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
*Радиант – «йолдыз яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Кояш белән кушылу (рус. соединение) – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.

Астронет сайты (http://www.astronet.ru/) мәгълүматлары буенча