XX гасыр башына кадәр үк кешеләр күрше күк җисемнәренә очу, галәмне яулау турында хыялланган. Космонавтика өлкәсе барлыкка килгәч исә, галәм корабларының җентекле проектлары тәкъдим ителә башлый. Алар кешеләрне Кояш системасы планеталарына гына түгел, күрше йолдызларга да илтеп җиткерергә тиеш була.
Бу турыда күбрәк белергә теләсәгез, түбәндәге мәкаләне укыгыз.
Сылтама: http://giylem.tatar/archives/3355

2014 нче ел ахырында «Розетта» галәм аппараты Чурюмов-Герасименко кометасына «Фила» роботын утырткач, галәмне өйрәнү эшендә өр-яңа сәхифә ачылды. Робот җыйган барлык мәгълүматны тәртипкә салганчы әле бик күп еллар үтәр. Ә галимнәр инде сорау артыннан сорау яудыра – әалга таба булыр?
Укырга: http://giylem.tatar/?p=969
Укырга: http://giylem.tatar/?p=969
Кешенең галәмгә очуына 60 ел тулуга багышлап без космонавтика өлкәсе белән бәйле татар шәхесләре турында мәкалә әзерләдек.
Рәхәтләнеп укыгыз һәм дусларыгыз белән бүлешегез!
Сылтама: http://giylem.tatar/archives/3438

Кан ни өчен куера?
Кан куеру процессыннан да күбрәк игътибар җәлеп иткән башка биологик процесс юктыр, мөгаен. Сыек канның үзеннән-үзе үзгәрүе тылсымчы хәйләсе кебек зур кызыксыну уята. Мондый гади һәм көтелмәгән күренешнең гади аңлатмасы булырга тиеш кебек. Шулай да, галимнәрнең бу проблемага берничә гасыр дәвамында игътибарлы булулары өчен җитди сәбәпләр бар.
Татар китабы йортында «Хәлбуки» лекториендә шул хакта сөйләшербез.
Шимбә, 24 апрель, 17:00.
Керү түләүсез, ләкин теркәлеп куярга кирәк: https://gylem.timepad.ru/event/1616965/

Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
Татар китабы йортында - китаплы төн
24 нче апрель - «Китаплы төн» уңаеннан, Татар китабы йорты чаралар циклы тәкъдим итә.
15:00 – 17:00 Балалар программасы
Каллиграфия буенча остаханә. Каллиграф Айзат Минһаҗи уздыра.
Китап клубы: Татар әкиятләрендә – күк йөзе серләре
«Вакыт буйлап сәяхәт» дип исемләнгән интерактив экскурсия.
Регистрация: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/1616668/
17:00 «Хәлбуки» лекторий
«Гыйлем» проектыннан биология һәм медицина турында кечкенә генә лекция.
Регистрация: https://gylem.timepad.ru/event/1616965/
19:00 – 21:00 Музей һәм кино: «Интерстеллар»
21:00 – 22:00 Татар китабы йортының серле почмаклары буенча экскурсия.
Регистрация: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/1616945/
Балалар программасының бәясе – 400 сум
Төнге экскурсия бәясе – 200 сум

Бу бәйрәм 1953 елның 25 апрелендә «Nature» журналында басылып чыккан мәкаләләрдән соң үткәрелә башлый. Җеймс Уотсон, Фрэнсис Крик, Морис Уилкинс, Розалинд Франклин тарафыннан язылган бу мәкаләләр ДНКның молекуляр төзелешенә багышланган була. Шулай ук бүген «Кеше геномы» проекты төгәлләнүгә дә 18 ел тула.
Forwarded from ТАТФОРУМ
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Быелгы «Мин татарча сөйләшәм» онлайн һәм офлайн форматларда узачак!
Офлайн, гадәттәгечә, Казан шәһәренең Бауман урамында
Туры трансляцияне акциянең ВКонтакте төркемендә карарга мөмкин
26 апрель, 16:00

Быел Тукайның туган көнен гаять каршылыклы чорда каршылыйбыз. Бер җәһәттән, бар да өметле һәм күңелле дә сыман. Икенче яктан, гомерен әдәбиятка, публицистика һәм мәгърифәткә багышлаган Тукай хәзер мәгърифәт өлкәсендәге хәлләр турында ни әйтер иде икән? Мәгълүм ки, данлыклы шагыйребез "Гавам дарелфөнүне" дигән җәмгыятьтә лекция укыган. Русия Федерациясендә хәзер урнашачак яңа кагыйдәләр нигезендә Тукайның мондый эшчәнлеге закон бозу дип аталыр иде.
"Гыйлем", "Әлбәттә", "Ачык университет" проектлары - боларның барысы да мәгърифәт эше турындагы яңа канун һәм аның нигезендә кертеләчәк яңа кагыйдәләрне үтәр өчен ничәмә-ничә төрле каршылыкка очраячак.
"Мәгариф-хәяттыр. Мәгариф-хәяттыр. Мәгариф-хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны анчак голүм вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер".
Кызганыч, мәгариф һәм мәгърифәткә юллар гына тарая.

"Гыйлем" үзәге, Татар китабы йорты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты татар мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучыларын Һарун Таҗиев исемендәге онлайн Фән һәм сәнгать фестиваленә чакыра.
Татар телендә фән һәм белем, дөньяны үзгәртеп кору, яңа иҗади алымнар, киң масштаблы проектлар турында сөйләшәчәкбез.
Мәктәп укучыларының чыгышлары 10 майга кадәр кабул ителә. Юнәлешләр чикләнмәгән: социаль проектлар, фәнни чыгышлар, иҗади эзләнүләр, IT-проектлар да, башка кызыклы идеяләр дә экспертлар тарафыннан тыңланачак.
Тулырак мәгълүмат: http://harounfest.tilda.ws/
Теркәлү өчен: https://forms.gle/SVr6YCxMosBZcVfL6
#Harounfest #Гыйлем #Татаркитабыйорты

Бүген, мамонт белән бер вакытта яшәп, хәзер дә (авырлык белән, әлбәттә) тереклеген дәвам итүче җан иясе - сайгак көне. Җитмеш ел элек әлеге хайваннар Россиядә 800 мең баш булып, хәзер 7 меңгә генә калганнар. Сайгакларның юкка чыгып бару сәбәбе нидә? Аларны кайларда очратырга мөмкин? Көн дәвамында без сезне сайгаклар, аларның үзенчәлекләре һәм алар белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштырырбыз.
Сайгак, Saiga tatarica - кәҗә зурлыгындагы куышмөгезле, партояклы дала антилопасы. Аның озынлыгы 100-140 см, биеклеге 60-79 см, авырлыгы 55 кг кадәр җитәргә мөмкин. Иректә ата сайгак - 7 ел, ана сайгак 9-10 ел яши, зоопарк һәм үрчетү урыннарында 12 елга кадәр яшиләр.
Әлеге җан иясенең җир йөзендә инде бик күптәннән тереклек итүенә ишарәләүче хәрәкәтчән хортум-борын сайгакларга елның төрле фасылларын исән-имин кичерергә ярдәм итә: кышын ул үпкәгә керүче һаваны җылыта, җәен дала тузанын тотып кала.
Көтү-көтү булып яшәүче һәм гарем тотучы бу хайваннарның бер гаремына 15-30 ана сайгак туры килә. Әмма ата сайгакларның күпләү кимүе аркасында, хәзер бер гаремга иллегә якын ана сайгак керә. Ата сайгакларга гына хас ярым үтә-күренмәле мөгезләр кыйммәтле трофей булып саналганнар, сайгак мөгезен көнчыгыш медицинасында киң куллану да аучыларны башлыча ата сайгакларга тартып торган, һәм бу хәл һаман да дәвам итә.
Чыганак: «Идел» яшьләр журналы
Фотода: Санкт-Петербургның Зоология музее

Сайгакларны ит һәм бигрәк тә ата хайваннарга гына хас мөгезләре өчен аулаганнар, шуңа күрә күбесенчә ата сайгаклар зыян күргән. XX гасыр башында сайгаклар саны бик кими, 1921 елда аларны аулауны тыялар. 1950 елда аларның саны 800 меңгә кадәр җитә һәм аулау яңадан рөхсәт ителә. Нәтиҗәдә 1987 елга сайгаклар саны алты тапкыр кими, Советлар берлеге таркалганнан соң, аучылар барлы-юклы популяциянең дә 95 %ын юк итә. 2019 елда Россиядә 5150 баш сайгак исәпләнгән, 2020 елда аларның саны 6350не тәшкил иткән.
Сайгаклар кырылуының бер сәбәбе чамадаш тыш аулау, браконьерлык булса, икенчесе – эпизоотияләр (билгеле бер территориядә хайваннарда нинди дә булса йогышлы авыруның киң таралуы). Мисал өчен, 2015 елның маенда Казакъстанда Pasteurella multocida бактерияләре тудырган йогышлы авыру – пастереллез гына да йөз илле мең (!) сайгакның үлеменә китерә.
Бәхетебезгә, дөнья буйлап сайгакларны саклауга һәм аларга игътибарны арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар бар: тыюлыклар бу хайваннарны саклау һәм үрчетү белән шөгыльләнә, Халыкара сайгак көне билгеләнеп үтелә, Бөтендөнья табигатьне саклау фонды тарафыннан 2021-2022 елларда тормышка ашырылачак “Сохраним сайгака вместе” проекты да моңа күркәм мисал.
Чыганаклар:
WWF России - Бөтендөнья кыргый табигать …
«Идел» яшьләр журналы

Сайгаклар - үсемлек белән тукланучы хайваннар. Аларның рационын якынча 80 төр үсемлек тәшкил итә. Алар арасында дала кура җиләге (эфедра), урам чирәме, ак, сары һәм татлы тамыр, витекс, типчак, дала лишайнигы, алабута, кара һәм ак әрем бар. Кышын сайгаклар лишайниклар һәм бөртекле культуралар белән тукланалар, яз көне лаләләр һәм сусыннарны (ирис) яратып ашыйлар. Корылык чорларында, авыл хуҗалыгы җирләренә килеп, арыш, кукуруз кебек җирле культуралар белән тамак туйдыралар.
Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Дөнья фәне күптән инглиз телендә. Шуңа да карамастан бала фәнне ана телендә өйрәнә башларга тиеш."
Азатлыкның чираттагы "Татарча подкаст"ында Канададан химия фәннәре докторы (PhD) Әмир Хәбибуллин һәм Казаннан физика-математика фәннәре кандидаты Камил Һадиев белән математика, физика, химия татар телендә була аламы дип фикерләштек.

Азатлык Радиосы
Яшь галимнәр: фән теле – инглиз теле, ләкин башта туган телдә белем алу кирәк
Азатлык белән сөйләшкән яшь галимнәр инглиз теле бар дөньяда фән теленә әверелде, әмма бала фәнне ана телендә өйрәнә башларга тиеш ди.
Forwarded from Шайхин Шәйхин
Татар телендә TED видеолары турында әңгәмәләрне дәвам итәбез. Максатларны кәгазьгә терки башлаганчы, әүвәл куркуларыбызны кәгазьгә язып куярга кирәк түгел микән? Тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз һәм кызыклы мәгълүмат белән танышыгыз.
Эшләргә, сорарга, әйтергә куркабыз. Әмма шундый курку хисен тудыра торган нәрсәләр еш кына безгә иң кирәкле әйберләр булып чыга. Җаваплы адым ясар алдыннан ничек катып калмаска һәм үзеңдә көч табарга соң? Инвестор, язучы һәм подкастер Тим Феррис бу уңайдан үзенең күнегү системасын тәкъдим итә. Аның идеясе гади, әмма бик куәтле: куркуларыбызны җентекләп язып чыгарга кирәк икән. "Куркуларны көйләү" техникасы хәзерге стресслы җәмгыятьтә яшәргә ярдәм итә аламы соң?
TED Circles очрашуында без нәкъ шул хакта фикер алышырбыз. Очрашуга әзерләнгәндә әлеге ТЕД видеосын карарга киңәш итәбез: https://www.ted.com/talks/tim_ferriss_why_you_should_define_your_fears_instead_of_your_goals
TED Circles — TED конференцияләрендә яңгыраган идеяләр турында кечкенә төркемнәрдә сөйләшү мөмкинлеге. Circles катнашучылары TED чыгышлары белән танышалар һәм сайлап алынган тема турында фикерләшәләр. Дөньяның төрле илләрендә һәм шәһәрләрендә барган әңгәмәләрне уртак платформа һәм TED бренды берләштерә.
Очрашу татар телендә уза. Керү түләүсез, әмма ирекле донейшн хуплана.
Вакыты: 13 май, пәнҗешәмбе, 18:00
Урыны: Татар китабы йортының Әдәби салоны (Островский урамы, 15).
Теркәлү: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/1638006/

Ted
Why you should define your fears instead of your goals
The hard choices -- what we most fear doing, asking, saying -- are very often exactly what we need to do. How can we overcome self-paralysis and take action? Tim Ferriss encourages us to fully envision and write down our fears in detail, in a simple but powerful…
9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан
1.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан: http://giylem.tatar/?p=448
2.
Татарстанда мобилизация: http://giylem.tatar/?p=503
3.
Татарстан Бөек Ватан сугышында: Хәрби сәнәгать http://giylem.tatar/?p=513
4.
Сугыш елларында авыл тормышы
http://giylem.tatar/?p=569
5.
Татарстан Бөек Ватан сугышында: Милли рух күтәренкелеге
http://giylem.tatar/?p=608
6.
Татар сугышчылары фронтта
http://giylem.tatar/?p=671
7.
Оборона бәрелешләре
http://giylem.tatar/?p=803
8.
Якуп Чанышев –өч сугыш генералы
http://giylem.tatar/?p=961
9.
Җәлилчеләр һәм «Идел-Урал» легионы турында 5 факт: http://giylem.tatar/?p=360

Бүген Халыкара астрономия көне 🌔🔭
Әлеге бәйрәмне 1973 елда америкалы һәвәскәр астроном Дуглас Бергер тәкъдим итә. Астрономия көнен ел саен апрель уртасыннан алып май уртасына кадәрге вакыт аралыгында, Айның беренче чирегенә якын торган шимбәдә бәйрәм итәләр. 2007 елдан Көзге астрономия көне дә бәйрәм ителә башлады. Ул сентябрь уртасыннын октябрь уртасына кадәр Айның беренче чирегенә туры килгән шимбәдә үткәрелә.
2021 елда Язгы астрономия көне 15 майга, ә Көзге астрономия көне 9 октябрьгә туры килә