КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
29.4K subscribers
2.17K photos
237 videos
57 links
🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар
📌файдалы киңәшләр
Реклама (сотрудничество) - @elvira_admin
Download Telegram
Бәйрәмнәргә җиңел генә салатлар. Саклап куегыз😊
❤31👍23🥰7
Тормыш авыр диеп зарланабыз,
Чын микән соң, әйткән сүзебез?
Булган саен, күбрәк кирәк безгә,
"Авыр"  микән әллә үзебез?

Хәтерлим  мин, кышын безгә җыелып,
Кич утыра иде әбиләр,
Яшь чакларын сагынып сөйләшәләр,
Оек- бияләйләр бәйлиләр.

Зарланмыйлар, киресенчә, - көлеп,
Үткәннәрен искә алалар,
Бигерәк сабыр булган  алар,
Сугыш чорындагы балалар.

Ә мин тыңлап, гаҗәпләнәм,
Сагынырлык, нәрсә күргәннәр?
Бер киемгә унбиш ямау салып,
Тишек чабатадан йөргәннәр.

Эшнең дә бит булган иң авыры,
Көннәр буе урман кискәннәр,
Тамак туйдырырлык ризык та юк,
Алабута ашап үскәннәр.

Чын мәгънәсендә авыр тормышны,
Ачлыгын да бик күп күргәннәр,
Тик шулай да зарланмыйча,
Шөкер итеп, яши белгәннәр.

Хәзер инде ул әбиләр кебек,
Сабыр кешеләр дә сирәктер,
Тормыш ямен күрер өчен, безгә,
Зарланмаска гына кирәктер.

©Азим Мухетдинов
👍57❤38🙏10
Тыныч тормыш кадерен беләсең,
Тынычлыгың әгәр югалса.
Якыннарың, илең, үзең имин –
Шуннан да зур бәхет юк ласа!

Бер дә юкка иң якын кешенең
Төшерәбез бик еш күңелен.
Тик югалткач кына аңлыйбызмы
Башка берәү кирәк түгелен...

Язмышларга бик еш сылтасак та,
Үзебездән тора күп нәрсә.
Кеше булыйк – мәрхәмәтен безгә
Салыр дөнья, Аллаһ теләсә...

©Физәлия Дәүләтгәрәева
🙏20❤14👍7💯3🔥1
Тормыштагы рәхәт мизгелләр кайчакта гади генә әйберләрдән барлыкка килә: якын итеп елмаюлардан, кирәкле вакытта әйтелгән җылы сүзләрдән, көтелмәгән очрашулардан... Күңелгә канат куючы, яшәү яме бүләк итүче шушы якты кичерешләр сезнең тормышта да күп булсыннар һәм сезне гомерегез буена бәхетле итсеннәр. Исәнлек-саулык сезгә!

©Матур уйлар

Макстагы каналыбыз - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
❤19🥰6👍4
Балан бәлеше

Бер бәлешкә (төче камыр):
он 600г,
су яки сөт 150г,
май 150г,
бер йомырка,
1/2 балкашык чәй содасы
тоз

Эчлек:
600г балан
300г шикәр комы
3 аш кашыгы манный ярмасы
3 аш кашыгы кесәл

Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар.

Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә.

Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар.

Бәлешне башка җиләк-җимеш бәлешләре кебек пешерәләр.

©Татар халык ашлары
Макс - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
❤22👍10🔥6
Теленңне йотарлык үрдәк бәлеше пешеру РЕЦЕПТы

💥 Үрдәк ите булмаса, башка төр ит – сыер, сарык, каз ите белән дә бик тәмле булачак.

✅ Камыр өчен 1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Камырны басканнан соң 20 минут тотабыз.

Эчлек өчен үрдәк итен, үрдәкнең эчәк-бавырларын ваклап туралган суган, бәрәңге тоз һәм борыч салып болгатабыз.

Камырны җәеп майланган табага салабыз.
Эчлекне салабыз.

Бәлешне ябып, камырны бөгәбез.
Кыздырылган мичкә 1,5-2 сәгатькә куябыз.

Бәлешегез тәмле булсын!

©Резедә Хәйруллинадан

Макс - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
👍16❤13👏3
«Шәрә» борыч🌶

Әйбәт уңыш алу өчен, татлы борыч үсентесе яфракларын өзеп торырга кирәклеген беләсезме икән? Үзем инде күп еллар буе шулай эшлим. Үсентеләрне май урталарында ачык туфракка күчерәм. Ике атна дәвамында өстен каплап тотам. Шул ук вакытта, акрынлап кына урам һавасына һәм җилгә ияләшсен өчен, ике башын ачып куям. Үсемлек чәчәк ата башлагач, чәчәкләре тагын да күбәйсен өчен, бер рәт аскы яфракларын өзеп ташлыйм. Борычлар яралгач, тизрәк үссеннәр өчен, астан икенче рәт яфракларын кыркыйм. Ә инде өлгерү билгеләре күренгәч (борычлар сары яки кызгыт төскә керә башлагач), сабакта бер яфракны да калдырмыйча өзеп бетерәм.

Альберт Нәҗметдинов. Казан
©https://vk. com/wall-108059954_10980

Макс - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
❤15👍5🙏4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
ИҢ ТӘМЛЕ ЭРЕМЧЕК ПИРОГЫ

Ингредиентлар:
Формасы 24 дм
3 йомырка
130 гр шикәр
1 аш кашыгы ваниль шикәре
130 гр слив.май
2-3 аш кашыгы сметана 15-20%
200гр он
1 чәй калагы разрыхлитель

Эчлеге:
250гр эремчек
50 гр шикәр
1 аш кашыгы каймак
1 аш кашыгы кукуруз крахмалы
.
Видеода әзерләү күрсәтелгән.
150-160°та 45-50 минут пешерәбез!
Тәмле булсын!

©aigerim__krg

Макс - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
👍23❤8🥰4
Хәерле көннәр, дуслар!🌸
Сезгә матур, төрледән-төрле постельный комплектлар, мендәрләр, сөлгеләр, покрываллар тәкъдим итәм!

Бәяләре дә кулай, ассортимент зур,  төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге урын-җир, комплектлар алырга була 🙌


Заказлар Россия буенча кабул ителә, район-шәһәрләргә Озон, Вайлдбериз, Яндекс Маркет аша җибәрәбез!
Казан буенча доставка БУШКА!

Үзегезгә ошаган, үзегез теләгән постельный комплектларны менә шушы группага кереп, карап, заказ бирә аласыз:👇👇👇

Телеграм канал : https://t.me/+HLatdtxsT98HcD9I

Макс: https://max.ru/join/x950nlSleh8C1IlXwOYtvR3yIiGv_xHfKQGIYHPakBU


Зилә 📞: +79377714267
❤11👍3🎉2🥰1
Авырлыклар төшсә иңнәреңә,
Бу дөньядан туйдым, дия күрмә!
Һәрбер хәлдән була чыгу юлы,
Күтәрмәсне бирми Аллаһ безгә!

Аз мени соң бу дөньяда әле
Йортсыз-җирсез газап чигүчеләр.
Япа-ялгыз калып чарасыздан
Гомер буе күз-яшь түгүчеләр...

Сукыр-телсез, кулсыз-аяксызлар,
Яшәр өчен каян көчләр таба?
Бер минутка алар урынына
Син узеңне әйдә куеп кара.

Бу дөньядан туйдым, дия күрмә,
Йөрәккәең, яшим, диеп типсен!
Яшьләреңне сөрт тә алга атла,
Иң мөһиме сәламәтлек, диген!

©Гөлара Шәрипова


Макс - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
👍33🥰16❤8👏2💯1
Елыйсы килсә, күңел тынычлык таба алмаса, нинди дога укырга?

❗️Күңел төшенкелегенә бирелгәндә, нәрсәгәдер борчылганда кеше, иң беренче, "Аят Әл-Көрси" һәм "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" сүрәләрен укып, үзен өшкерә ала.

🤲🏻 «Әл-Бәкара» сүрәсендәге «Аят Әл-Көрси»
اللَّـهُ لَا إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ لَّهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِندَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَاءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ ﴿٢٥٥﴾

🤲🏻 Әллааһү ләә иләәһә илләәһүү. Әл-хәййүл каййүүүм. Ләә тәъхуз‌үһүү синәтү-үә ләә нәүүүм. Ләһүү мәә фиссәмәәүәәти үә мәә фил-ард. Мәң з‌әлләз‌ии йәшфәгу гыйңдәһү илләә би-из‌ниһ. Йәгъләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһиии илләә бимәә шәәәәъ. Үәсига күрсиййүһүссәмәәүәәти үәл-ард. Үә ләә йә-үүдүһүү хифз‌уһүмәә. Үә һүәл-галиййүл газ‌ыыыйм.
«Әл-Бәкара / Сыер», 2:255

📌 Әгәр дә күңел халәте кешенең үзен ялгыз итеп тоюы белән бәйле булса, "Хәсбияллаһү вә нигъмәл-вәкил / Миңа Аллаһы җитә. Ул иң яхшы Ярдәмче", – дигән доганы укырга мөмкин.

©https://vk. com/wall-162712712_5430

Макс - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
❤25🙏12👍7