100 ел элек
2.69K subscribers
3.03K photos
90 videos
259 files
530 links
Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез!
Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад"
قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
Download Telegram
Самая старая мечеть Омской области расположена в татарском селе Черталы Муромцевского района.
👍24😍11💯3
Чистай өязенең иң зур базарлы, халкы бай һәм һөнәрле булуы белән башкалардан аерыла торган "Шләмәт" (Шереметьевка) авылы бар. Халкы рус булса да, гомумән диярлек ак, һөнәрле, укыганнар, өстенә 13-нче елга керү мөнәсәбәте белән приговор җыеп, авылдагы сыраханә, казенка һәм трактир кебек нәрсәләрнең барын ябарга ясаганнар иде һәм инде бик күбесе ябылган ди. Авылларында 10-лап тире заводы, 50-ләп шорный мастерской һәм сәүдәләре бар. Тирә-як һәм Чистай өчен бөтенләй алар товары тарала дияргә ярый. Балык һәм урман кәсепләре һаман ярарлык, тагын дөнья хәтле үзләренә иң соң стильдә бер һөнәр мәктәбе салынып ята һәм тәмам була.

В Чистопольском уезде есть село Шереметьевка, которое отличалось от других своим большим базаром, а также богатством и мастерством жителей. Хотя население и русское, в общем почти все порядочные, мастеровые, грамотные; к тому же, по случаю вступления в 13-й год, собрав сход, они постановили закрыть все имеющиеся в селе пивные, казенки и трактиры. И говорят, что многие уже закрыты. В их селе есть около 10 кожевенных заводов, около 50 шорных мастерских и торговля. Можно сказать, что их товары полностью расходятся по окрестностям и в Чистополе. Рыбный и лесной промыслы всё ещё хороши; кроме того, у них строится и уже завершается огромная ремесленная школа по самому последнему стилю.

"Кояш" №50, 1913
👍9👏4
Казан хәбәрләре. Габдулла Тукай. Мәшһүр шагыйрьләребездән кадерле иптәшебез Габдулла әфәнде Тукаев җәнәпләре авыруы куәтләнүе сәбәпле Клячкин шифаханәсенә озатылды.
1 март 1913 ел
"Кояш"
😢14
Дахили хәбәрләр.
Гаяз Исхакый.
Хосусый телеграм.
Сөргенлек мөддәтем 1 ел киметелде. 4 апрельдә азат ителәм.
Гаяз.

"Кояш" 1913 ел 5 март
🎉12
👍6🤔1😢1
Буада мулла сайлау.
28 июнь җомга көн мәчеттә мулла сайлау булды. Хөтбә укылыр алдыннан Мәләкәс мулласы аяк өстенә торып Гыяс мәхдүм Хәсәнов хакында сүз ачып, аны беркадәр мактаганнан соң Гыяс мәхдүмнең имамәтчелеккә иң мөстәхыйк кеше булганын сөйләп әһалидән мәхдүмне имам итәргә разый буласызмы диде. Әһали икегә бүленеп «риза», «риза түгел» сүзләрен кычкыра башладылар. Шул арада Бәке Җомрасы һәм тагын бер куштан аяк өстенә торып шул хакта сүз сөйләделәр. Халык янә «риза», «риза түгел» сүзләрен, икегә аерылып, кычкырыштылар. Мәчет нәкъ бака шаулашкан вакытка охшап калды. Ләкин никадәр шауласалар да, шул ноктадан чыгарга мөмкин түгел иде. Чөнки мәчетнең ике ишегендә ике полицейский торалар иде. Ниһаять, җомгадан соң мәчеттән чыгу белән приговор алырга карар бирделәр. Җомгадан чыгуга кятибләр дә килгәннәр иде. Риза булганнар кул куярга калып, риза булмаганнар өйләренә таралдылар. Кул куйганда тәртип саклар өчен полицейскийлар тордылар. Кыскасы, алдан корылган план буенча эшләр тәртибе белән барды. Приговор да тәмам булды. Гыяс мәхдүмнең ибтидаи тәгълиме Бохарада булып, соңрак Истанбулда Дар әл-мөгаллимин тәмам иткәннән соң бер ел Истанбулда калган бер зат. Соңра Буага кайтып, аннан Бохарага барып «Туран» газетасында мөхәррирлек итеп, «Туран» туктатылгач, Буага кайтып, мулла булу юлын тотты. Гыяс мәхдүм Нургали дамелланың улыдыр.
«Кояш» газетасы, 4 июль 1913 ел, №162.
2🥰7🤔3🆒1
Кытайларны эшкә чакыру. Екатеринбург. Тау заводларының обществосы эш хакын бик кыйммәткә санап, тимер юл тармагы салганда кирәк булган кара эшләр өчен 1000 кытай эшчесе ялларга карар биреп, үзләренең доверенныйларын җибәргәннәр. Кытайлар арзан бәягә эшләгәнгә җирле эшчеләр эштән мәхрүм булулары ихтимал.

Приглашение китайцев на работу. Екатеринбург. Общество горных заводов, посчитав стоимость рабочей силы слишком высокой, решило нанять 1000 китайских рабочих для черновых работ при строительстве железнодорожной ветки и отправило своих доверенных лиц. Из-за того, что китайцы работают за низкую плату, местные рабочие могут остаться без работы.

"Кояш" 1913 ел, №127
👍7🤩1
Бу көндә Олы Саба кариясеннән бай вә приказщик буларак 20 кадәр кеше Монголиядә сәүдә белән мәшгульләр. Болар һәркайсы монголча сөйләшергә, кайберләре монголча укып-язарга өйрәнгәннәр вә монголларның ышанычларын казанганнар. Узган көннәрдә шуннан кайткан берсенең сүзенә караганда андагы Россия сәүдәгәрләренең өчтән бере мөселманнар икән. Болар әүвәлге елларда бакалея, тәмәке вә тимер товарлары кебекләр белән сәүдә кылалар икән. Бу соңгы вакытта монголлар кытай сәүдәгәрләрен кугач, кызыл мал сәүдәсен дә кулга алырга тырышып шактый мөваффәкыять күргәннәр. Болар Россиядә эшләнгән һәр төрле товарны аяклы мал, тире, жүн, җобага, җәнлек, мөгез, сары май кебек нәрсәләргә алмаштырып, аны Россиягә чыгарып яхшы файда күрәләр икән. Ләкин халык вәхши, авыллар бик сирәк, урман вә тау-таш арасы булганлыктан юллар юк, хосусан җәй көнендә бик читенлек белән йөрелә ди. Монголлар гомумән хыянәтсез, тугры халык. Безнең сәүдәбез күбрәк көтәргә булса да, һичбер түләми калучы булмый, сәүдәгәрләргә ихтирам белән карыйлар. Араларында хыянәт тә бик сирәк була. Ләкин үзара калганда үзләре вәхшилекнең чигендә. Тазалыкның ни икәнен белмиләр, ифрат шакшылар ди. Күчеп барганнарның Гали Вәлиев дигәненең шунда күп хайван көтүләре вә зур имениеләре бар икән. Бу Гали әфәнде фәкыйрь-фукарага ярдәме күп тия торган ихсанлы кеше икән. Узган елларда Олы Сабада бер мәчет вә мәктәп бина кылды вә шуларның хаҗәтләрен үтәп килә һәм 1500 сарыф кылып Олы Шыңар мәчетен төзәттерде. Моңарга юлбашчылык кылучы бер-ике имам дәлаләт кылсалар, киләчәктә дә файдалы эшләр кылуы өметле. Хосусан Олы Сабалылар үзләренә бик кирәк булган кызлар мәктәбе салдыруын вә хәзрәтләрнең шуңа дәлаләт кылуларын өмет итәләр.

"Кояш", №128, 1913 ел.
💯6👍2
Минзәлә өязендә сарайлы башкортлары исеме белән мәшһүр 32 авыл башкортлар бар. Бу башкортлар күп җирләргә хуҗа булып җирнең кирәклеген тиешенчә тәкъдир кылмыйча үз араларына күп рус мөһаҗирләрен җирләштергәннәр. Русларга бик аз хак белән күп-күп җирләрне мәңгегә сатып бетергәннәр.
Шул сатылган җирләр арасында белмим ничектер Чаллы авылының тау өсте 60 дисәтинә беркемгә дә сатылмыйча гына сарайлы башкортларының кулыннан чыккан. Иске грамоталарның копияләренә караганда бу тауның сарайлы башкортларыныкы икәнендә бер дә шик булмаса да, кызганыч, башкорт кардәшләребез ул җиргә ия була алмыйлар. Чөнки кулларында нигезле дәлилләре юк. Башкорт юлбашчылары бу җирләрне кайтару юлына төрлечә керешеп карасалар да, эзен таба алмаганнар. Хәзер дә ул эш бөтенләй онытылган инде.
Әлбәттә, тауның итәге Кама елгасына тоташкан булуы бу җирнең бәясен әлбәттә күтәрә. Шул ук тау итәгендә пароход конторалары бар. Бу вакыткача бу тау белән чынлап файдаланучы юк иде. Хәзер дә бу урынны Чаллы руслары үзләренеке дип дәгъва кылалар, хәтта бу ел мәзкүр тау өстеннән “Кавказ и Меркурий” ширкәтенә бер дисәтинә җирне иҗарага бирделәр. Элеватор салырга да урын бирмәк булдылар. Шулай итеп тавышсыз гына бу кыйммәтле җир руслар кулына бушлай гына китә бугай.
“Кавказ и Меркурий” ширкәте Чаллы тавы өстенә нефть багы сала һәм ошбу көннәрдә бетүе көтелә иде. Белмим ни сәбәптәндер бакны салудан туктап торалар. Туктауның сәбәбе урынның кемнеке икәне хәл ителмәү булырга тиеш. Мин әлеге ширкәтнең Чаллыдагы вәкиленә мөрәҗәгать итеп ни сәбәпле бак салу тукталган дип сорашкан идем. «Урын турында азрак ихтилаф чыкты, тиздән эшкә керешеп бакны бетерәчәкбез, тәмам итәчәкбез. Озакламый нефть качать итәрбез» дигән җавап алдым. Башка мәгълүмат бирәсе килмәде.
"Кояш" газетасы, 18.07.1913 ел, №174.
👍6😱1
Әхмәтфәрит карый Габбаси Уфави Сәмәни тәфсире
😍8👍6💯2
🌙 Последний день Рамадана — поддержим Республиканский конкурс Корана

🌿 Альхамдулиллях!
По милости Всевышнего уже собрано 177 622 ₽.

🌙 Сегодня — последний день Рамадана.
Это возможность вложиться в дело Корана и получить награду, которая останется.

📖 В Казани готовится Республиканский конкурс Корана среди девушек и женщин —
событие, которое укрепляет любовь к Книге Аллаха и вдохновляет новое поколение.

🤲 Поддерживая сегодня — мы становимся частью распространения Корана.

🎯 Цель — 1 000 000 ₽
Осталось собрать 822 378 ₽.

🔗 Поддержать:
hafiz-center.ru/konkurs/

🌱 Лучшие из людей — те, кто изучает Коран и обучает ему других.
🥰6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу рамазанда «Сәхифәләребез» × «Lisan.Tatar» проектлары көчләрен берләштереп, акыллы китапханәгә нигез сала!

"Сәхифәләребез" платформасында
🌟 Китаплар /کتابلر модулендә классик имляда язылган китаплар тупланган.

Сез хәзер:
🔸 автор, ел, нәшрият, типография, серия, жанр, тел фильтрлары буенча эзли;
🔸 һәр китапның кыскача эчтәлеген сората;
🔸 100 биткә кадәр булган китаплар белән турыдан-туры AI-чат форматында унике телдә сөйләшә аласыз!

🌟 Вакытлы матбугат / غزته و مجله модулендә имляда басылган газета-журналлар тупланган – нөсхәләр саны 10 меңгә якынлаша! «Вакыт», «Шура», «Йолдыз» һәм башка басмалар:

🔸 милади һәм һиҗри календарь буенча тәртипкә салынган;
🔸 кыскача эчтәлек ясату мөмкинлегенә ия;
🔸 AI-чат форматында эшли.
🔸 Сез сайлаган өлешләрне 12 телгә тәрҗемә итә аласыз!

Китапханәгә ирешү – бушлай, ә ясалма фәһем иске имля текстларын моңарчы күрелмәгән арзан бәягә анализлый, матбугат сәхифәләрен тәрҗемә итә, сорауларга җавап бирә ала.

🔥 Канал: @sehifeleribiz @mektupler
☄️ Хаталар булса: lisan.tatar@gmail.com
👍7🥰2
В ПЕРВОМ БОЮ

На фронт я приехал из своего колхоза «Янакусь», Таканишского района, Татарской АССР. Меня провожали жена, председатель колхоза Мартазин, соседи. Я дал слово родным и землякам, что буду воевать хорошо.

И вот я в первом бою. Когда началась стрельба из винтовок и пулеметов, мне сначала было страшновато. Но это сраже прошло. Спокойно выбирая цели, стал стрелять по фашистам. Убивал их одного за другим.

Немцы приближались к нашим окопам. Вижу, пора действовать гранатами. Бросил первую гранату, вторую, третью. Когда рассеялся дым от разрывов, я увидел больше десяти немецких трупов и убегающих фашистов. Тут я понял, что самое главное в бою-смелость и упорство. Даже в самый трудный момент стоит только продержаться несколько минут, и победа неизбежно бу дет на стороне смелого бойца. Так было и с нашим подразделением. Мы решили победить или умереть. И победили.

В разгар боя я увидел раненого командира тов. Садыкоза. Он не мог двигаться. Я подобрался к нему, перевязал и с винтовкой вынес в безопасное место. Вернулся в окопы и продолжал стрелять.

После того, как контратака была отбита, оказалось, что моя шинель пробита в нескольких местах пулями. Но меня даже не ранило.

Красноармеец Ахмед Илязов.
🥰7
Сембер губернасы Буа өязендә Шыгырдан дигән җиде мәчетле бер мишәр авылы бар. Читтән килеп керү белән бу авылның зурлыгы, зур урам буенча ике яклап тезелеп киткән тимер башлы, яшел, кызыл төскә буялган яңа-яңа матур биналарының күплеге кешене хәйранда калдыра. Бу биналар авылны шәһәргә охшата. Бу авылда 3000 артыграк душ санала. Авыл яныннан Була дигән зур су үтә. Бер-ике чакрым гына ераклыкта урман бар. Бу урман элек заманнарда авыл милке саналса да, ничектер бу көндә авыл кулыннан чыккан. Бу урманнан авыл үз милке кебек файдалана алмый. Ничә вакытлардан бирле авыл куштаннары урманны янә авыл милкенә кайтарабыз дип йөрсәләр дә, бу эш өчен акча сарыф итсәләр дә, бу көндә әле һаман да авылныкы булганы юк. Һәм булырга өмет итәргә урын да юк. Авылда халык берөзлексез артып-үрчеп торса да, җир иске хәлдә, иске микъдарда калганлыктан елдан-ел имана башына төшкән җир азая. Җир аз булганлыктан, бу авылның халкы иген эшен үзенә төпле кәсеп саный алмый. Үз иманасын гына чәчкән кешенең игене сатарга түгел, үзе өчен дә ел әйләнәсе ашарга җитәрлек булмый. Шуның өчен күп кеше үз иманасына төшкән җир кисәген сатып, үзе башка эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Яки читкә китеп йөри. Авылда торучылары читкә киткән халыктан җир алып калып, иген эше белән бергә сәүдә белән дә шөгыльләнеп көн күрәләр. Шуның өчен дә алар бер яктан сәүдәгәр һәм бер яктан игенче булып яшиләр.
Авылда эшкә яраклы кешеләрнең яртысыннан артыгы төрле завод вә фабрикалы шәһәрләргә, шахта, алтын приискларына, тимер юл эшләнә торган җирләргә китеп хезмәт итәләр. Себернең иң ерак җирләренә кадәр китеп, 2-шәр, 3-шәр ел йөреп, күбесе яхшы гына акчаланып кайталар. Кайту белән гүзәл-гүзәл биналар торгызып, бераз вакыттан соң янәдән югалалар. Почта саен авыл исеменә меңәрләп акча җибәрәләр. Хасыйл, читтән үз авылларына акча агызалар. Шуның аркасында авыл көннән-көн арта, авылның тормышы яхшылана, йорт-җир әйбәтләнә. Эшнең бу ягы бик күңелле бара. Авылның икътисади тараккыена шатланмаслык түгел.
"Кояш", 1913 ел, №227.
👍18😍2🎉1
Бесплатно, бесплатно. Копия указа (решения), изданного Правительствующим сенатом о том, что мусульмане не должны принуждаться к снятию головных уборов при входе в присутственные места, издана нами на мусульманском и русском языках и рассылается всем бесплатно. Наш адрес таков:
👏9