100 ел элек
2.69K subscribers
3.03K photos
90 videos
259 files
530 links
Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез!
Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад"
قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
Download Telegram
Имам булып торган Тинчәле авылында 10 ел тырышып бер мәктәп тәрбия кылдым. Читтән иганә соранып, 14 аршынлы мәктәп бинасы салдырттым. Бу бинаны салгачтан халыкны күндереп балаларын ысул җәдидә тәртибе белән укыта башладым. Һәр ел 100 бала укып килде. Мәктәп китапларын һәр ел Казаннан бәрадәрән Кәримовлардан соратып ала һәм мәктәпкә китереп ярлы балаларга бушлай тарата торган идем. Үз хезмәтем өчен хак сорамадым, бөтен эшләремне ташлап мәгашьсез буш хезмәт иттем. Шул арада хасил булган тәҗрибәмнән файдаланып, берничә дәрес китабы тәртип кылдым. Бу дәрес китаплары бәгъзе зуррак шәһәр мәдрәсәләренә дә кабул ителделәр. Ачлык елларда мәктәптә пич ягарлык зуррак балалар калмагач, үзем пич ягып, үзем мәдрәсә эшләрен карый идем. Моны ифтихар өчен язмыйм, халыкның уку вә укыту эшләренә игътибарсызлыгын күрсәтер өчен язам. Безнең халык уку вә укыту эшләренә һәнуз "эш юктан бер эш" дип карыйлар. Шул кадәр зәхмәтләр чигеп, мәктәптә сабак укытсаң, ул сине бер аш мәҗлесенә бармаган өчен "Юк эш белән мәҗлес ташлый" дип сүгә. Мотлак синнән шуның үчен аладыр. Әмма гомердә бер мәктәпкә кермәсәң дә, сүз әйтә торган түгел. Менә шундый бер халык арасында соранып, теләнчелек итеп 10 ел бер мәктәп тәрбия кылдым. Дөньямны оныттым, гаиләм ярдәмчесез калды. Инде балаларым күбәеп гаиләм зурайгачтын, мәктәп эшләренә кысыр килмәсен дип, мәктәпкә бер мөгаллим алдым. Ашлык уңды, халык тук, байлар файда итә, шунлыктан мәгашьлек акчасын үз арабыздан җыеп булыр дигән фикердә идем. Булмады. Байлардан сорасам, "быел иген яхшы булды, халык тук, үзара җыеп бирсеннәр" диделәр. Капчык тотып урамга чыктым. Мәктәп файдасына акча я ашлык бирегез дип соранып йөрдем. 10 пот солы, 1 капчык бәрәңге җыелды. Хисап итегез, моның белән нинди бер мәктәп тәрбия кылырга кирәк, тә нинди мөгаллим асрый алырга мөмкин? Мөгаллимнең жалованьесы 60 сум иде. Хәзер дә аны түләргә акчабыз юк. Читтән ярдәм булмаса, ноябрьдә мәктәбебез ябылырга тиеш. Инде һиммәт ияләренә мөрәҗәгать итеп, шул мәктәп өчен газета аркылы иганә сорыйм. Китап, Коръән алышып, мөгаллимгә түләргә ярдәм итүегезне үтенәмен. Иганә җибәрүчеләр өчен адресыбыз болай: Буинск Симбирский губерния, деревня Тинчәле, имаму Касиму Биккулову.

Ихтирам белән имам Касим Бикколов.

"Вакыт" №1314, 1913 ел.
😢8💯8👍3🥰2
Forwarded from ikhtiar.kiyamov
Галиәсгар Камал «ТЕЛ БЕРЛӘШТЕРӘЛӘР» (1908)

Бер учитель: — Как хотите, брат, мин бу турында с вами не согласен. Безнең татарлар бик отсталый народ. Телләре дә до невозможной степени начар. Татар теле шикелле бедный тел не может быть на свете. Безнең тел белән никакой мысльне выразить итү невозможно.

Төркиядән кайткан бер әфәнде: — Әвәт, әфәндем, фәкыйреңез дә зате галиләреңез илә фикердәем. Затән, бән дә безем милләтемезнең тәдәннисенә чук тәәссеф идәрем. Фикер гаҗизанәмә күрә, безем тәрәкъкыемез ичүн иң зиядә лязем улан шәй... шәй... әлбәттә, лисан берлекедер.

Карап торучы татар: — Амин! Амин! Йа, мөҗиббес-саилин! Бу әфәнде бик гыйлем кеше булырга кирәк, доганы бик матур кыйла икән.
💯9😁6🥰1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
❗❗❗❗❗❗❗❗❗❗
Әссәләмугалейкум хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Бүген 15 июнь көнне Сарман районы Сарман авылында яшәүче Марат кардәшебез белән Фәниса апаның өе янды.

Бүгенге көндә гаиләсе бернәрсәсез: өй, киемнәр акчасыз калды. Шуңа акчалата зур ярдәм сорала.

Мөхтәсиб Сәид хәзрәт СБЕРБАНК (башка картага түгел) картасына күчерергә була, 89196388877 (Хаков Рамиль Габделхаевич, благотворительность дип языгыз) яки наличка салырга Сарман мәчетләрендә ящик куела.

Хәдис: "Кем кардәшенең хаҗәтен (нужда) кайгыртса, Аллаһ синең хаҗәтеңне кайгыртыр"
👍1
Оренбург
👍7🥰3
https://ratingdobra.ru/projects/social-help/pomogi-seme-iz-sarmanovo

Ил бер җиргә җыелып төкерсә - күл була, монда бер җиргә җыеласы юк, фәкать берәр банк аша акча күчерергә генә кирәк.
Бер игелек мең бәладән коткара!

⚡️15.06.2026 в Сармановском районе, в селе Сарман, около 10:00 утра в дом Марата абый и Фанисы апа попала молния.
В результате пожара дом полностью пострадал и сейчас непригоден для проживания. Сгорело всё: имущество, техника и мебель, из здания до сих пор идёт дым. Семья оказалась в крайне тяжёлой ситуации и фактически осталась без жилья.
Давайте поддержим их и поможем в восстановлении дома и базовых условий для жизни. ❤️Просим всех не оставаться равнодушными и, по возможности, принять участие в помощи этой семье, эта ссылка по которой в фонде Рейтинг Добра для них собирают деньги: https://ratingdobra.ru/projects/social-help/pomogi-seme-iz-sarmanovo

Можете переслать другим, чтобы и они приняли участие.
😱2😢1
😍7
Габдулла Ушмави
👍5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Пророк ﷺ сказал:
📚 Кто вступает на путь поиска знаний, тому Аллах облегчает дорогу в Рай

(Муслим 2699, Тирмизи 2646).

Прием документов на поступление в МИИ ведется до 14 августа 2026 года.

☎️ Телефон Приемной комиссии:
+7 (969) 117-12-12 💬

📕 Наш канал в MAX
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1🎉1
👍2
👍5
🏆1
«Нижегородские татары – татары ли?»
Материалы из коллекции Гациского А.С.
Муниципальное бюджетное учреждение культуры "Государственный ордена Почета музей А.М. Горького"
Сегодня, 16 мухаррама 1448 года по хиджре, мы вспоминаем грандиозное историческое событие: ровно 1138 лунных лет назад (16 мухаррама 310 года, что соответствует 21 мая 922 года по солнечному календарю) состоялось торжественное чтение письма багдадского халифа правителю волжских булгар.
Как подробно зафиксировано в источниках, багдадское посольство прибыло в ставку хана Алмыша в воскресенье, 12 мухаррама, и ожидало несколько дней в специально разбитых для них гостевых шатрах. К четвергу, 16 мухаррама, хан собрал подчиненных ему правителей, военачальников и простой народ, чтобы они могли услышать послание.
Церемония началась с того, что послы торжественно развернули два привезенных знамени аббасидов, а самого Алмыша облачили в почетные черные одежды и надели на него чалму (черный цвет был официальным цветом аббасидов). Перед тем как зачитать текст, секретарь посольства Ахмад ибн Фадлан потребовал от хана встать, произнеся: «Не подобает сидеть, когда читается это письмо». Правитель булгар и все присутствующие знатные люди почтительно поднялись на ноги.
При чтении письма переводчик переводил слова халифа народу, потом многотысячная толпа в едином порыве громогласно прокричала такбир «Аллаху акбар!». Этот крик был настолько мощным, что, как отмечал летописец, вокруг содрогнулась земля.
Это событие вошло в историю как момент официального признания Багдадским халифатом Волжской Булгарии в качестве неотъемлемой части мусульманской цивилизации.
1👍15🥰13😍1
Казан хәбәрләре.
Студентларыбыз.
Быел коммерческий училищены бетергән 3 егетебез — Шәйхулла Алкин, Гали Габдрәхимов һәм Ибраһим Аитов әфәнделәр Мәскәү коммерческий институтына кабул ителеп, кичә Казаннан Мәскәүгә сәфәр иттеләр. Бу егетләр Казан купецлары гаиләләреннән җитешкән зыялыларыбыздандыр. Болар һәр 3-се әүвәлдә мәдрәсәләрдә укыган егетләр.

«Кояш» газетасы, 12 сентябрь 1913 ел.

Казанские новости. Наши студенты. В этом году 3 наших юношей, окончивших коммерческое училище — господа Шайхулла Алкин, Гали Габдрахимов и Ибрагим Аитов, были приняты в Московский коммерческий институт и вчера отправились из Казани в Москву. Эти юноши — представители нашей интеллигенции, вышедшие из семей казанских купцов. Все 3 из них — юноши, ранее учившиеся в медресе.

Газета «Кояш», 12 сентября 1913 года.
👍3💯3🥰1
Мамадыш өязеннән.

Кыр эше беткәч, бу тараф халкы кыр эшләрен бетерү белән читкә, кәсепкә агыла башладылар. Соң көннәрдә волостной правлениеләр һәрвакыт паспорт алучылар белән тулы була. Чүриле, Бөкмеш, Сатыш, Елыш волостьларының һәрберсеннән ел саен 2 меңнән 3 меңгә кадәр паспорт бирелүе, бу тарафта халыкның ни кадәр читкә китүләрен күрсәтсә кирәк. Күп авылларда кыш көннәрендә эшкә ярамаган картлар, 10-12 яшьлек укучы балалардан башка ир заты сирәк очрыйдыр. Бу вакытта казна борычларын түләү, бәгъзе каравылга җыю кебек хезмәтләр дә хатыннар өстендә буладыр. Хасил, бу ничә айлар авыллар да хатыннардан гына гыйбарәт булып торадыр. Елдан-ел тормышның кыйммәтләнүе, җирнең азаюы сәбәпле, авыл халкы фәкыйрьләнә бара, шунлыктан һәркем читкә китү ягын карыйдыр. Хәтта туганнан бирле уеннан чыкмаган һөнәрсезләр дә төрле җирләргә кара эшкә китәргә мәҗбүр буладыр.

«Кояш» газетасы, 12 нче сентябрь 1913 нче ел.
😢1💯1
Буа өязе Бәке Җомрасы карьясенә ахунд Шәһидулланың үтенүе буенча Әхмәт бай Хөсәенов үзе сәламәт вакытта ак таштан хифзы-сыйххәткә муафыйк зур итеп мәктәп салган иде. Мәктәпне салганда авыл халкы “ахунд авылга училище сала, балаларны бозарга кул куйган, үзенә крестлы чикмән килгән, идән астында яшереп тота”, дип хыялланып, мәктәпкә булышмаганнар иде. Хәтта таш-ком ташу кебек атлы хезмәтләрне акчага ялланып та эшләмәгәннәр иде. Таш-комны күрше авыл руслары ташыган. Кирәк кадәр суны ахунд үз аты белән ташыткан иде. Һәм мәктәп өчен авылдан урын да бирмәгәннәр. Мәктәпне ахунд үзенең бер җиренә салдырган иде. Мәктәп тамам булып, яхшы мөгаллимнәр укытуын күргәч, Бәке Җомрасы мужикларының да күзләре ачылган, ахунд хәзрәттән күз яшьләре белән ризалык сораганнар иде. Ахунд хәзрәт тә, тискәре халкына укуның кирәклеген аңлата алганга шатланып, риза булган иде. 1911-12 уку елында ахунд хәзрәт иршады, халыкның теләве буенча земство тарафыннан русский класс ачылган иде. Фәкать учитель мөгаллим табылмаганга гына үткән сәнә русский класс булмады.
Менә шул кадәр мал, шул кадәр көч сарыф итеп салынган мәктәп бу җәй 10 июльдәге янгында ахунд хәзрәт каралтылары белән бергә янып китте. Уку вакыты якынайганга ахунд хәзрәтне күреп мәктәп хәленнән сораштым. Мәктәп страховать ителмәгән икән. Сембер губернский земствосы мәчет-мәктәпләрне страховать итәргә димләп ел саен язу җибәрсә дә, безнең халык иҗабәт итми. “Безнең эш Аллаһка тапшырылган, безнекен Аллаһ саклый”, диләр. Берәр каза килсә, күзләре акая, кая барасыларын белмиләр. Мәктәпне гыймарәт өчен 500-600 сум кирәк булганга авыл халкының көче җитәрлек түгел икән. Юкса 500-600 сум Бәке Җомрасы кебек авылларга зур акча түгел. Шул ук Бәке Җомрасы халкы җир алыр өчен берьюлы 2000-3000 акча таба алганнар иде. Ахунд хәзрәт мәктәп гыймарәте хакында Әхмәт байның мөтәвәллиләренә мөрәҗәгать иткән икән, аннан ул эшкә сумма юклыгын бәян итеп җавап биргәннәр. Әхмәт бай кебек истикъбальне кайгыртучан бер кешенең салган мәктәпләрен гыймарәт итү өчен сумма калдырмавы гаҗәбрәк тоела. Земствога да мөрәҗәгать иткән. Анда “үз мөлкебез булмаган бинаны 500-600 сум хараҗәт тотып төзәтә алмыйбыз, аны безгә сат яки пожертвуйте шул вакыт төзәтербез” дигәннәр. Ахунд хәзрәт берәүнең вакыфын пожертвовать итә алмасын сөйли. Мәгәр мәктәпнең янгыннан калган таш бинасын земствога сатып, алган акчасына Әхмәт бай исеменә Бәке Җомрасы карьясенә кызлар мәктәбе салу фикере барлыгын аңлатып куйды. Һәр ничек булса да Бәке Җомрасында мәктәп мәсьәләсе караңгы икән.

Кояш газетасы. 11 сентябрь 1913 ел.
👍2😢1💯1