Татарский "с собой"
4.28K subscribers
1.11K photos
99 videos
8 files
486 links
Tatar language "to go"

Татарский на каждый день!

Разговорник для очень занятых людей, которые учат язык на бегу

https://t.me/tatarish?boost
Download Telegram
Бәйрәмовадан татар теле дәресләре
Язучы һәм тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова Түбән Новгород өлкәсендәге Актук авылы мәчетендә мөселман җәйләвенә йөргән балаларга татар теле дәресләрен оештырып, үткәргән
Язучының «Татарның 6 хәрефе» дигән үзенең методик программасы бар, аның нигезендә Фәүзия остаз балаларга татар телендәге «ә», «ң», «җ», «ө», «һ», «ү» хәрефләренең әйтелешен, укылышын һәм язылышын өйрәтә, аннары балалар мөгаллим белән бергә шушы хәрефләр кергән сүзләрне эзли-таба һәм шул сүзләрдән җөмләләр төзи икән.
Татар телен өйрәнергә йөргән балалар арасында Актукнекеләр дә, каладан әби-бабасы янына ялга кайтучылар булган, күрше
авылныкылар да кушылган. Дәресләрне 2 телдә алып барырга туры килсә дә, мөгаллим мондый укыту алымын нәтиҗәле дип тапкан һәм шәкертләренең кызыксынучанлыгын, тырышлыгын билгеләгән.
Авылдагы балаларга татар теленә өйрәнергә алынуын, Фәүзия Бәйрәмова болай аңлатты: «Программада татарның алтынга тиң алты хәрефен балаларга гомер онытылмаслык итеп аңлату, телебезнең матурлыгын һәм байлыгыналарның аңнарына сеңдерү, милләтебезгә карата зур мәхәббәт уяту».

@DUMRF_TAT
❤16👍4
Һөдһөд – Удод
1🔥6❤3
изумительно кзк
һөдһөд
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🕊4❤1
Названия крючков на татарском

бәйләм өчен: ыргак (крючок для вязания)
ишектәгесе – келә (дверной крючок)
балыкчыларда – кармак (рыболовный крючок)
киемдә – каптырма (крючок/застежка у одежды)
кием якасында – элмәк, элгеч (крючок/вешалка на одежде)
❤14✍3
ТЫРАКАЙ – игра в классы или бег на одной ноге, прыжками
✍8❤3
ЛӘФЫЗПӘРӘСТЛЕК – хәрефкә ябышып яту, коры формализм

рус: привязаться к слову; буквоедство
🤯17😁3❤1✍1
Кабатлаудан зыян юк
❤3✍1
Forwarded from изумительно кзк
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Туган көнең белән дип сөйләшү дөрес түгел.
❤36💯8💔4😱2
Forwarded from Yasalma
Тагын бер тапкыр сәлам!

Белгәнегезчә, без киләчәктә татар телендәге текстларны, әлеге язмада кебек, мөмкин кадәр табигый интонация белән тавышландыра торган модельне өйрәтергә җыенабыз.

Моның өчен профессиональ актерларның студиядәге язмалары кирәк. Безнең яхшы хәбәребез бар: «Безнең тәҗрибә» төркеме безгә үзләренең эшләрен бирергә ризалашты. Барлык язмалар да ачык кулланылышта һәм ачык лицензия буенча таратылалар. Аларны һәркем, шул исәптән Россия һәм чит ил компанияләре дә (Сбер, Яндекс, Elevenlabs, OpenAI һ.б.), куллана ала.

Без «Безнең тәҗрибә» төркеменә миннәтдарбыз һәм сезне алар белән таныштырып узарга телибез. Хәзер алар «Берсерк» анимесын тавышландыралар, ә аннары башка (мульт)фильмнарга да алынырга исәплиләр. Әгәр безне хуплыйсыгыз килә икән, сез аларны хуплап, безгә дә ярдәм күрсәтәсез дигән сүз :)

=================================

Ещё раз привет!

Как вы знаете, в будущем мы планируем обучить модель, которая будет озвучивать текст на татарском языке с максимально естественными интонациями, как в этой записи.

Для этого необходимы студийные записи с профессиональными актёрами. У нас есть отличная новость: коллектив «Безнең тәҗрибә» согласился предоставить нам свои данные. Все записи находятся в открытом доступе и распространяются под открытой лицензией. Их может использовать любой желающий, в том числе российские и зарубежные компании: Сбер, Яндекс, Elevenlabs, OpenAI итд.

Мы очень благодарны коллективу «Безнең тәҗрибә» и хотим, чтобы вы узнали о них. Сейчас они озвучивают аниме «Берсерк», а позже планируют работать и над другими (мульт)фильмами. Если вы хотите поддержать нас, вы также можете сделать это, поддержав их - таким образом вы косвенно поддержите и нашу работу. :)
❤9🙏4❤‍🔥3
Дуслар, хәерле иртә!

Бик җитди бер сөйләшү өчен вакыт җитте. Инде күпме барысы да нормаль дигән кыяфәт белән яшәп була?

Төркемнең исемен күрәсез бит? Көндәлек татар сүзләрен каһвәханәдә иркенләп утырып, керәч чынаяктан түгел, ә үтеп барышлый гына кереп, көч-кодрәт бирә торган бу тылсымлы кайнар эчемлекне кәгазь чынаякка гына коеп алып чыгып китеп, каядыр ашыгышлый юлда эчелә торган каһвә белән бер күреп бирелде бу исем.

"C собой", "to go", "take away”, "zu mitnehmen", "paket kahve"… Ә татарча? Татарча ничек әйтәбез? Әлегә тыйнак кына кулланыла торган "үзең белән" варианты бар, тик ул админга ошамый 🫣
❤8😘2
Сүз уңаеннан, төркемгә яңа админ килде 🥳

Ул “to go”ның татарчага ихтимал тәрҗемә вариантларына карата үз ассоциацияләре белән бүлеште:
❤8💋2