Forwarded from SkyTat (Скайтат)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤12👍11👏1
МӘСЛИХӘТ
1. рекомендация/совет:
Кешеләрнең күплеге эшкә ярар, мәслихәткә ярамас (мәкаль) – Большое количество людей пригодно для работы, но не для совета
сиңа бер мәслихәтем бар – у меня для тебя есть совет;
мәслихәт кылу (кылышу) – посоветоваться, проконсультироваться;
мәслихәт мәҗлесе (җыелышы) – совещание
2. хорошо/уместно/целесообразно/добро:
Кунакка чакырсам, ни әйтерсең? – бик мәслихәт, диярмен
Если позову в гости, что скажешь? – скажу: очень хорошо
мәслихәт күрмәскә – не одобрять, не считать целесообразным
мәслихәт күрергә – одобрить, советовать, находить целесообразным
мәслихәт эш – стоящее дело; дело, достойное одобрения

👍19❤10🔥1
Сезнеңчә, дөньяда иң матур шәһәр кайсы?
фотоларыгыз белән бүлешсәгез дә була
фотоларыгыз белән бүлешсәгез дә була
👍6🤔3🤗2❤1😐1
✨ ҖЕМЕЛДЕК/ҖЕМЕЛДӘВЕК – мерцающий, мигающий, светящийся, сверкающий
🔥18❤4🤩4👍1
Forwarded from Институт татарской энциклопедии
"Идегәй" дастанын туплаган галим
Бүген атаклы лингвист, тюрколог, фольклорчы Нигъмәт Хәкимнең (Хәкимов Нигъмәтулла Гыйниятулла улы) туган көне.
Ул 1889 елда Златоуст өязе, Еланлы авылында дөньяга килә. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Уфадагы атаклы "Галия" мәдрәсәсендә укый.
1926 елда Ленинградның Көнчыгыш институтына укырга керә. Анда ул күренекле галим А.Н.Самойлович белән дуслаша, аның тәкъдиме белән аспирантурада укырга кала. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, Казанга кайта. Укыту һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, профессор дәрәҗәсенә ирешә.
Галим 1918-1920 елларда Себердә оештырылган фәнни экспедиция вакытында "Идегәй" дастанының бер тулы вариантын язып ала һәм фәнни әйләнешкә кертә. Менә шул аның язмышының фаҗигага әверелүенә сәбәпче була. Аны 1936 елда кулга алалар. Алтын Урда дәүләтен, феодаллар тормышын идеаллаштыра, дигән гаеп тагалар. 1937 елның 3 августында атып үтерелә.
Кызганыч, талантлы галимнең йөзләрчә фәнни хезмәтләре басылмыйча кала.

1❤14👍6😢3❤🔥2
Дуслар, бер табышмакны чишәргә булышыгыз әле:
минем генәме балачакта чыршы уенчыкларын зурлар ”мөһер” дип атыйлар иде? Сездә ничек әйтәләр?
минем генәме балачакта чыршы уенчыкларын зурлар ”мөһер” дип атыйлар иде? Сездә ничек әйтәләр?
❤4👍1
ПОШУ – Огорчение, переживание / Disappointment, worry, to be upset
пошаман – беспокойство, тревога / anxiety, worry
пошаманга салырга – встревожить / (put to) worry
пошаманга төшәргә, пошаманга калырга– впасть в уныние / become despondent
пошмас – беззаботный, беспечный / carefree
пошмас җан – беспечная душа / carefree soul

Үзе дә зур пошаманга төшкән Карача-вәзир ханбикәнең кулы кагылгач, бөтенләй югалып калды, аны тизрәк йомшак кәнәфиенә алып килеп утыртты (Ф.Бәйрәмова)
Сызгыра торган ук дип борынгы төркиләр кулланган ук төре атала. Ул чыгарган тавышы белән дошманнарны куркытып
пошаманга
салыр өчен һәм гаскәргә кая хәрәкәт итәргә кирәклекне белдерер өчен кулланылган (Татвикипедия)
Төнгә кайтып китәм, – дигәч, бөтенләй
пошаманга
төште. Пошынырлыгы да бар шул: йөри алмавы өстенә, әби дөм сукыр һәм саңгырау иде (Сөембикә)
Мин –
пошмас
җаннарга, йоклап йөрүчеләргә комачаулаучы (Сәхнә)
Баланың
пошмаслыгы
аның холык-фигыле, флегматик темпераментының чагылышы да булырга мөмкин (Көмеш кыңгырау)
❤12👍2
ЧЫТЛЫК – кокетливый; излишне улыбчивый; жеманный
ЧЫТЛЫКАЙ – кокетка, кривляка
ЧЫТЛЫКАЙ – кокетка, кривляка
Нәүгаритлеләр корабларын аккошка охшатып ясыйлар һәм төрле төсләргә буяп бизәргә яраталар, аларның кигән киемнәре дә чуар булыр, кызлары бераз чытлыкай, һавалы, зәңгәр күзле булырлар (”Илчегә үлем юк”, М.Хәбибуллин)
Чытлыкай
Сара ханым Садыйкова Салих Сәйдәшев янына килә икән дә акыртып гармун уйный башлый икән.
– Нишләвең инде бу, Сара? Балыкларны куркытып бетерәсең бит! – дип, Сәйдәшев үпкәли икән.
– Бу бит синең көең! – ди Сара. – Балыклар куркытырлык көй язма! (Батулла)
❤10👍5
УЫЛДЫК – икра
КАРА УЫЛДЫК – черная икра
КЫЗЫЛ УЫЛДЫК – красная икра
КАРА УЫЛДЫК – черная икра
КЫЗЫЛ УЫЛДЫК – красная икра
❤13👍6
Татарская тактика борьбы со страхом – понять, что неизвестное только поначалу кажется большим и страшным, и нужно мысленно убавить его размер. Поделить проблему на два, а лучше сразу на пять. А с малым страхом уже как-нибудь разберемся, әйеме? 🫣
куш – двойной, сдвоенный; парный
куштырнаклар – кавычки
куш куллап – обоими руками
куш итәргә – соединить
иш янына куш – пара к паре, пара к своему подобию, прибавка
Җен дигәнем – кичә апалар эскәмиягә пәлтәләрен пычратмаска дип җәеп утырган гәҗит булып чыкты! «Курыкканга куш, койрыгы белән биш» дигәндәй, караңгыда аклы гәҗит күземә «җен-пәри» булып күренгән (Ялкын)
Бер танышым «Олы яшьтәге кеше энергияне суыра ул», – дип, күңелемә шом салды. Янәсе, өлкәнрәге яшьрәгенең энергиясен «урлый» икән. Энергия бирүчесе – картая, хәлсезләнә, ә тегесе, киресенчә, яшәрә, имеш.
Курыкканга куш
дигәндәй, телевидениенең беренче каналын ачып җибәрсәм, Лолита алып барган «Без комплексов» тапшыруында шундый парларны күрсәтәләр (Актаныш-информ)
Курыкканга куш күренә.
Үткән гомердә Нардуган чапкан чорларны искә төшергәндә, йөрәкләр әле дә җилкенеп куя (Туганайлар)
Минем әби
«Курыкканга куш, койрыгы белән биш»
, дип тә өсти иде аннары (саба-рт)

❤13👍4🔥1