Үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең файдасы
4.08K subscribers
434 photos
20 videos
230 links
@Elmiraisx шушында яза аласыз

@Elmiraisx- директ
Download Telegram
Forwarded from савия Зарипова
Хэерле кенгэр,кызлар.ике атнадан бирле авырыйм,йеткертэ,тэм ,ис сизмим,нэрсэ генэ эчмэдем инде.сездэ шулай булмадымы?
❤5
✅Бер аш кашыгы коры мәтрүшкәгә 1 стакан кайнаган су агызырга да  кайнатып чыгарырга кирәк.  Аннан соң 10 – 15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Суынгач сөзеп куясыз. Бу төнәтмәне йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Ярты стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй кашыгы бал салып эчегез. 
✅Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк.

https://t.me/travalekar
❤26👍14💔2💯1
Forwarded from Лейсан
Исэнмесез, ут куегы юк, алма белән ничек эчэргэ настойканы? Каяндыр ишеткәнем бар иде, алма серкәсе белән ничектер ясыйлар иде сарымсак кушып, ашказаны эчелеген күтәрер өчен, языгыз эле пожалуйста
❤1
Ашказанында язва, гастрит,  югары кислотность булса -
1 өлеш сары мәтрүшкә (зверобой)
1 өлеш ромашка
1 өлеш календула
2 өлеш меңъяфрак (тысячелистник) кирәк булачак. Шуларны бутарга яхшылап. 1 аш кашыгы шушы катнашмага 400 мл кайнар су агызасыз. 30 минут төнәтергә. Аннан соң шуны ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр 2 аш кашыгы эчәргә кирәк

https://t.me/travalekar
❤17👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Колакны массажлау организмны дәвалый
👍21❤4💯2💔2
🌿 Суган кабыгының файдасы

📗 Суган кабыгы төнәтмәләре какырык чыгару, эч йомшарту, сидек куу, үт куу, спазмнарны бетерү, микробларга каршы, кан тамырларын ныгыту чарасы буларак кулланыла.

✅ Аеруча гипертония һәм атеросклероз вакытында файдалы. Суган кабыгының төнәтмәсе йөрәк эшенә дә уңай тәэсир итә, организмнан артык хлоридларны чыгарырга ярдәм итә. Баш тиресе экземасы булганда, суган кабыгы төнәтмәсен башка сөрткәннәр, шуның белән чайкаганнар.

✅ Ангина
Суган кабыгына кайнар су агызып куегыз, суына төшкәч сөзегез һәм авыз чайкау өчен кулланыгыз.

✅ Томау (аллергик һәм салкын тиюдән)
Кайнап торган суга 4 аш кашыгы вакланган суган кабыгы салыгыз һәм 3-5 минут пар өстендә сулыш алыгыз.

✅ Йөткерү
2 аш кашыгы кабыкка 2 стакан кайнар су салыгыз, 15 минут кайнатыгыз, сөзегез. Җылы килеш көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1/4 стакан эчегез.
❤17👍10
Каз үләнен (лапчатка прямостоячая) ашказаны-эчәк тракты авырулары, ашказанының  язва авыруы, авыз куышлыгында ялкынсыну процесслары, стоматитлар, гингивитлар, ангина, зәңгелә вакытында, шулай ук эч китүдән һәм дизентериядән бөрештерүче һәм ялкынсынуга каршы чара сыйфатында кайнатма һәм брикетлар хәлендә кулланалар.
✅Кайнатма әзерләү өчен кофе тарткычта вакланган 2 чәй калагы тамырча алалар, аны сулы җылыткычта 20-30 минут 1 стакан суда пешерәләр, кайнатманы 200 мл га кадәр җиткерәләр, ашарга 30 минут кала яки ашаганнан соң 1 сәгатьтән көнгә 3-4 тапкыр  1 әр аш калагы эчәләр.
Халык медицинасында каз үләнен геморройдан, язвалардан, трихомонад кольпитыннан, төрле тимгелләрдән, чиләнүчән экземадан һәм башка авырулардан кулланганнар.
Үсемлек тамырчалары порошогын косметик максатларда тешләрне чистарту өчен файдаланалар: ул теш уртлары ялкынсынуын кисәтә, авыздан килә торган начар исне бетерә.

https://t.me/travalekar
❤12👍5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Иртәнге күнегү. Аяклар, йөрәк, сосудалар өчен файдалы
👍18🔥8❤5
Forwarded from Регина Вахитова
Хэерле коннэр, фасоль нын,и алое голенен нилэрдэн файдасы бар язмассызмы,алое голе куп итеп усте,нишлэтергэ икэн
❤4
🍐 Груша – калкансыман биз һәм кан өчен ярдәм 🩸

Күпләр белми, әмма гади груша – калкансыман биз өчен чын файдалы матдәләр хәзинәсе. Көн саен бер генә сусыл җимеш организмны кобальт белән тәэмин итә – бу микроэлементсыз калкансыман биз гормоннарының нормаль эшләп чыгарылуы мөмкин түгел. Ә бу гормоннар, үз чиратында, матдәләр алмашын, энергия дәрәҗәсен һәм хәтта кәефне дә контрольдә тота.

🧬 Груша тагын нәрсә белән файдалы?

Ул организмга тимерне үзләштерергә ярдәм итә – бу гемоглобин синтезы һәм сәламәт кан ясалу өчен төп элемент. Ягъни, грушаны даими куллану – эндокрин система сәламәтлегенә генә түгел, ә нык иммунитетка да файда.

💡 Нәтиҗә:

Груша – ул гади тәмле җимеш кенә түгел, ә гормональ баланс һәм кан өчен табигый ярдәм.

https://t.me/travalekar
❤23👍8
Кабак согы

🍹Бавыр һәм бөер авырулары булганда, ашарга утыз минут кала, көненә бер тапкыр ярты стакан кабак согы эчегез.
🍹Бәвел ташы авыруы булганда, ашарга ярты сәгать кала, стаканның өчтән берен  көнгә 3 тапкыр эчегез.
🍹 Әгәр сездә невроз яки йокысызлык җәфаласа, төнгә 1/2 стаканга бер чәй калагы бал кушып эчегез.
🍹Кабак согы эч катканда  һәм гипертония вакытында бик яхшы ярдәм итә: ашарга егерме минут кала чирек стаканны көнгә өч тапкыр эчегез.

https://t.me/travalekar
❤15👍4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тәнегезнең яшен белегез

Ничек эшләргә:

Кулларны кисештерегез.
Аякны күтәрегез.
Күзләрне йомыгыз.

Дусларыгызга җибәрегез!
❤18👍6
Бөтнек һәм лимон йөрәк өчен бик файдалы, ул йөрәккә бик уңай йогынты ясый.

Лимонны вак итеп турагыз һәм аны бал белән 1:1 нисбәттә кушыгыз.

Берничә бөтнек яфрагын 0.5 л кайнар суга салып, 15 минут төнәтегез.

Төнәтмәгә ике кашык лимон-бал катнашмасын өстәгез.

P.S. Катнашманы салкынча урында сакласагыз, ул озак бозылмый.

Нәтиҗәдә, йөрәк өчен файдалы эчемлек килеп чыга.

Ул йөрәк ритмын нормальләштерә, коронар тамырларны киңәйтә һәм йөрәк мускулының туклануын яхшырта.

https://t.me/travalekar
👍17❤15
Хэерле кич , акне(угри ) турында файдалы киңәшләр булмасмы? Улым бик интегә 17яшь ,бер нэрсэнен файдасы юк.Интернет челтэрендэ бик күп информация .Горманальный эчерэсе килми , бэлки өй шартларында җиңгән кеше бардыр, дермотолог белән косметолг нын файдасы булмады, йөредек.
❤6
Дару үләне тузганак🌼

✨ Фурункулез, экзема һәм тире бетчәләре булганда
2 аш кашыгы вакланган тузганак тамырын 1,5 стакан суга салыгыз. Әкрен утта 15 минут кайнатыгыз. 1 сәгать төнәтегез. Сөзегез һәм көненә 2-3 тапкыр шуның белән юыгыз.

✨ Артрит булганда
Бер чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен бер стакан кайнар суга салыгыз. 10 минут кайнатыгыз, 2 сәгать төнәтегез, сөзегез. Көненә 3-4 тапкыр 1/4 стакан эчегез.

✨ Холестерин дәрәҗәсен киметү өчен
Тузганак тамырларын порошок рәвешенә китереп ваклагыз һәм ашарга ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр 1/2 чәй кашыгы кабул итегез. Бал белән кушып кабарга да яки порошокны бал кушылган суга салып эчәргә мөмкин.

https://t.me/travalekar
❤19👍4