This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Хәтерне яхшыртырга, баш мие өчен.
🔥14👍8❤3
Forwarded from Гульфия
Хэерле кич! Эрекмэн тамырын ничек эчэлэр, нинди авыртуга шифасы бар, шуны язып жибэрсэгез , бик рэхмэтле булыр идем?
👍5❤1
Буыннарны дәвалау өчен мүк җиләге, бал һәм сарымсак 👌🏻
Кирәк булачак:
⚡️мүк җиләге – 1000 грамм;
⚡️сарымсак – 200 грамм;
⚡️бал – 500 грамм.
Өлгергән мүк җиләкләрен юалар, тастымалга салып корытып алырга.
Аннан соң, чималны ит тарткыч аша үткәрәләр яки блендер ярдәмендә ваклыйлар. Аннан соң чистартылган сарымсак тешләрен вак итеп турыйлар.
Клюква һәм сарымсак тешләрен бергә кушалар, савытны караңгы урынга яки суыткычка 12 сәгатькә куялар. Аннан соң шуңа бал өстиләр, барысын да яхшылап болгаталар. Дару куллануга әзер.
📌 Бу катнашманы көнгә ике тапкыр – иртән һәм йоклар алдыннан – 30 грамм кабул итәләр.
Тәкъдим ителгән дозадан арту киңәш ителми. Мондый курсларны көзен һәм яз үткәрергә кирәк.
Бу дару буыннарны чистартып һәм ныгытып кына калмыйча, иммунитетны һәм инфекцион авыруларга каршы торучанлыкны да шактый арттырачак.
https://t.me/travalekar

❤20👍5
Магний иң мөһим микроэлементларның берсе булып тора. Ул аксым синтезында, нерв регуляциясендә катнаша һәм йөрәк эшчәнлеген көйләп тора.
➡️ Аның җитмәүе аякка авырлык китерә, мускуллар тартыша һәм болар белән генә чикләнми.
➡️ Мондый спазмнар мигреньгә сәбәп була. Еш кына хроник.
➡️ Магний җитмәгәндә, стресс гормоны туплана, бу даими борчылу яки дулкынлану хисе аркасында йокыга китә алмау проблемаларына китерә.
Исегезгә төшерәм, аны яшел яфраклы яшелчәләрдә, чикләвекләрдә, орлыкларда (аеруча кабак орлыкларында), бананда һәм авокадода табарга мөмкин.

❤17👍7
Иңбашлары авыртса иртән нибары берничә тапкыр шушы күнегүне ясагыз һәм буыннар сыгылмалырак булыр.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
👍12❤3
Forwarded from 800 Минзифа
Хэерле имин тоннэр, кызлар. ГХИ маенын, файдасы турында языгызчы, кызлар.
Суганның файдалы үзлекләре
Безнең бабаларыбыз кыргый суганны 5000 елдан артык элек кулланганнар. Һәм инде борынгы заманнардан бирле ул азык һәм дәвалау чарасы буларак кулланылган.
Һәр төрле суганның файдалы матдәләр күләме аерылырга мөмкин. Шулай да, күпчелек төрләрендә организмга һәм сәламәтлеккә ярдәм итә торган бер үк микроэлементлар бар.
Суган кыягы да шулай ук В төркеме витаминнарын һәм күп санлы минералларны, мәсәлән, бакыр, тимер, марганец һәм кальцийны үз эченә ала. Моннан тыш, кыяклары фолий кислотасының яхшы чыганагы булып тора.

❤17👍9
Сөткә салынган әче борычның файдасы
Кызыл әче борычның шифалы көче хакында безнең күпчелегебез белми. Ә бит анда күп витаминнар бар, алар микробларны үтереп кенә калмый, кан составын да яхшырта, атеросклероз үсешенә комачаулый. Кызыл әче борыч – табигый антибиотик ул.
Кечкенә генә кисәк әче кызыл борыч кисәген алып (аналгин таблеткасы зурлыгындарак), бер стакан сөткә салып кайнатыгыз. Аннары борычын алып, кайнар сөтне йокларга ятканда эчегез. Иртән яңа туган кебек уянырсыз. Борыч авыруны куып кына чыгарып калмас, ә организмыгызга көч тә бирәчәк.

❤19👍7
Forwarded from Poза Дахрутдинова
Хәерле көн. Коры ютәлдән ничек котылырга микән? 13 яшьлек бала, коры ютәл, дарулар ның файдасы юк.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Зур бармак кырында сөяк үсә башласа һәм үсә башламасын өчен күнегү.
❤11👍2
Һәр кич бу өч җимешне ашагыз! 👇
Йокларга ятар алдыннан 1,5 ай дәвамында өрек, инжир һәм караҗимеш ашагыз!
✅ Ашарга кирәк булган нисбәт:
• 1 инжир
• 5 киптерелгән өрек (курага)
• 1 караҗимеш
👉 Бу җимешләрдә умырткадагы йомшак дискларны тәшкил итүче тукымаларны торгызуга китерә торган матдәләр бар. Шулай ук бу матдәләр бу тукымаларны ныграк һәм сыгылмалырак итә.
‼️ Арка һәм умыртка баганасы белән җитди проблемалар булганда, табибка мөрәҗәгать итү яхшырак!

👍13❤4
Розмарин хуш исле тәмләткеч буларак билгеле, ләкин ул гасырлар буе көчле дару булып та хезмәт итә.
Ни өчен розмаринны "хәтер үләне" дип атыйлар? 🧠
✔️Ул баш миенә кан агымын көчәйтә, нерв күзәнәкләрен таркалудан саклый һәм колакта шаулау, баш әйләнү, көчсезлек вакытында ярдәм итә.
✔️Олы яшьтәге кешеләргә склерозны профилактикалау өчен розмарин бик кирәк.
📝 Кан тамырлары һәм йөрәк өчен рецепт:
Термоска 1 чәй калагы яфрак 2 стакан кайнар су салыгыз. 30 минут төнәтегез, сөзегез.
Көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 1-2 аш кашыгы эчегез.
Бу кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә һәм миен тукландыра.
Моннан тыш, розмарин:
🌸Тирене яшәртә, шешләрне һәм пигмент тапларын бетерә.
Стрессны бетерә, гормоннарны тынычландыра, энергия бирә
🦵Буыннардагы авырту һәм ялкынсыну вакытында ярдәм итә
👱♀Чәч үсешен стимуллаштыра (баш тиресе кан әйләнешен яхшырта)
Розмаринны өйдә тәрәзә төбендә үстерергә мөмкин – ул таләпчән түгел.
♥️♥️♥️♥️Йөклелек, эпилепсия, 12 яшькә кадәрге балалар һәм 2-3 дәрәҗә гипертония вакытында кулланмагыз (розмарин әзрәк кенә кан басымын күтәрә)

❤14
❤1
Сәрдә (сныть). Анда С витамины, каротин бик күп. Шулай ук К һәм В группасы витаминнары бар. Йөрәк мускулларын ныгытучы биологик актив матдә — апигенин булуы билгеле. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул антиоксидант буларак, сөт бизендә шеш барлыкка килү куркынычыннан саклый. Сәрдәнең тискәре йогынтысы юк. Ул мастопатия, гипертония, йөрәк җиткелексезлеге, атеросклероз булганда ярдәм итә, подагра һәм буын авырулары белән интеккәндә файдалы. Тоз алмашын нормага сала. Болардан кала ул авыртуны басучы, яра төзәлүгә булышучы, сидек куучы, ялкынсынуга каршы көрәшүче, кан туктатучы чара буларак кулланыла.
✅Авитаминоз, атеросклероз, йөрәк җиткелексезлеге булганда, 1 аш кашыгы вакланган сәрдә үләнен ашар алдыннан кабып куярга киңәш ителә. Шуны ук салатларга да өстәргә ярый. Төнәтмә әзерләп, 1/3 стакан күләмендә ашарга ярты сәгать кала эчәргә була. Төнәтмәне болай ясыйлар. 2 аш кашыгы вакланган чи үләнгә 1,5 стакан кайнар су салырга кирәк. Төнәтмә әзер булгач, сыгып сөзәләр. Полиартрит, подагра, ревматизм, артрит авырулары булганда, чи сәрдә белән дәваланалар. 4 кашык үләнне ярты литр кайнар суга салып, сүрән утта 3 минут тотарга һәм 2 сәгать төнәтеп сөзәргә

❤1👍1
Одуванчик (тузганак) тамыры организмнан начар холестеринны чыгара, атеросклездан дәвалый.
✅Киптергән тамырларын кофемолкада вакларга. Көнгә өч мәртәбә бер аш кашыгы кулланырга. Тәме әче. Бал кушып эчәргә була. Дәвалану курсы 1 ай.
✅Тузганакның тамырларыннан һәм яфракларыннан настойка да ясарга була. Бермә бер тамырын һәм яфраклары аласыз - общий 100 гр булырга тиеш. Шуңа 0.5 л аракы саласыз. Яхшылап ябып ике атнага караңгы салкынча урынга куясыз. Аннан соң сөзеп куллана башларга була. 15-20 тамчы, ашарга ярты сәгать кала, көнгә өч тапкыр эчәргә. Дозасын арттырмагыз. Алайса укшыта башлый һәм эч китәчәк. Дәвалану курсы 3-4 атна.
✅2 аш кашыгы киптереп ваклаган тамырга 0.5 л кайнар су саласыз да 15 минут әкрен утта кайнатасыз. Аннан соң сөзәргә. Ашарга ярты сәгать кала, көнгә ике тапкыр, 1 аш кашыгы эчәргә. Дәвалану курсы 1 ай.
Игътибар! Ашказанында язва булса, гиперацидный гастрит булса, ашказанында югары кислотность булса, эчегез еш китсә кулланырга ярамый

❤4
Стоматиттан, авыз куышлыгында ялкынсыну булганда, тешләрне алдырганнан соң һәм пародонтоз вакытында ярдәм итә торган рецепт.
Кайнап чыгуга сүндерергә. 7 сәгать төнәлеп торырга тиеш.
Шуның белән көнгә 2-3 тапкыр чайкарга.
https://t.me/travalekar
1 чәй калагы шалфей яфраклары һәм 2 аш кашыгы суган кабыгына 0,5 литр кайнар су салырга һәм утка куярга.
Кайнап чыгуга сүндерергә. 7 сәгать төнәлеп торырга тиеш.
Шуның белән көнгә 2-3 тапкыр чайкарга.
https://t.me/travalekar
❤6
Крыжовникның, бигрәк тә яшеле, үзенчәлекле үзлеккә ия!
Ул холестеринны киметә, кан составын яхшырта, һәм бу атеросклерозны дәвалау өчен искиткеч дару.
5-6 яшел, өлгереп җитмәгән җимешләрне ашарга кирәк.
Һәм аларның коры койрыкларын өзмәү бик мөһим.
Аларда да дару матдәләре бар.
Көн саен 3 тапкыр крыжовник яфракларыннан чәй ясап эчү дә файдалы.
Халык әйтүенчә, әгәр 2-3 атна дәвамында 5-6 яшел крыжовник ашасаң һәм аның яфракларыннан ясалган чәй эчсәң, бер ел буе сәламәтлегең искиткеч булачак!

❤7
Кизил бик файдалы җимеш. Лимонга караганда анда С витамины күбрәк. Аннан компот, варенье, джем, как, вино, соуслар ясыйлар. Җимешләрен катырырга, киптерергә була. Көнгә 4-5 җимешен ашап куйсаң бик файдалы. Желчегонный, мочегонный, противовоспалительный, бактерицидный, грипп вакытында, суык тигәндә тиз дәвалый. Шикәр авыруы белән авыручыларның шикәрен киметә. Давление нормага сала. Ашказаны, бавыр, үпкәне дәвалый. Экзема, псориазны дәвалый, сидек юлларын чистарта, циститны дәвалый, шлагларны кудырта. Аның яфракларын да, тамырларын да, каерысын да дәвалану өчен кулланалар.
Эче катып интегүчеләргә, ашказанында кислотность күп булганнарга, йокысызлыктан интегүчеләргә чама белән генә кулланырга.
https://t.me/travalekar
Эче катып интегүчеләргә, ашказанында кислотность күп булганнарга, йокысызлыктан интегүчеләргә чама белән генә кулланырга.
https://t.me/travalekar
❤1💯1
Кондыз үләне (вахта трехлистная, трифоль)
Өч яфраклы, яфраклары озын саплы, чәчәкләре озын сабакта озынча тәлгәш булып үсә, аксыл-алсу төстә. Сазлыклы урыннарда, күл һәм сазлык буйларында үсә. Май-июнь аенда чәчәк ата. Исе юк, тәмгә бик ачы.
Дару сыйфатында чәчәк аткан чорда яфракларын җыялар. Кондыз үләне төнәтмәсе ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, үт бүленеп чыгуын көчәйтә. Аны әчелеге аз булган гастритны дәвалау, аппетитны ачу, үт кудыру өчен кулланалар.
Аллергияле дерматоз, псориаздан шифа бирә. Нерв системасын тынычландыру, йөрәк ритмын көйләү (тахикардия), температураны төшерү, эчәклектәге суалчаннарны кудыру үзлегенә ия. Азканлылыктан һәм баш өянәгеннән файдасы бар.
Әзерләү ысулы: 1 аш кашыгы кондыз үләненә 200 мл кайнап торган су коеп, 5 минут пешерергә һәм сүндереп, 1-2 сәгать төнәтергә. Ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 3 тапкыр эчәргә. Төнәтмәне суыткычта сакларга.
Лилия Гәрәева

👍2