#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
Бәйрәм белән, әдәбият сөюче дуслар!!! ☀️
Габдулла Тукай премиясе лауреатларын котлауларга кушылабыз!
2021 елның Тукай премиясе ияләре тәгаенләнде. Дүртенчесе булмады...
26 апрель, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган чаралар:

9.00 - Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу
11.30-13.00 - Кырлайда, шагыйрьнең туган ягында, Шигырь бәйрәме (автобуслар Камал театры яныннан китәчәк)
12.00 - Габлулла Тукайның әдәби музее янындагы мәйданда шигъри һәм музыкаль бәйрәм
14.00 - Театр урамында урнашкан Тукай һәйкәле янында тантаналы бәйрәм
15.00-20.00 - Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе
18.00 - Опера һәм балет театрында Тукай премиясен тапшыру тантанасы

Тулырак: http://belem.ru/node/8214
Биектау әдәби марафончылары белән очрашу. Чернышевка авылы. 28.04.2021
Хөрмәтле әдәби марафончылар һәм әдәбият сөючеләр, туган телләрен ихтирам итүчеләр!

Бүген - анкета тутырыруның соңгы көне. Әдәби марафонда катнашып та, анкета тутырмаган - үзләре турында мәгълүмат тапшырмаган кешеләрнең финалистлар исемлегенә эләкми калулары бар.

Шатлыклы яңалык - XV #әдәбимарафон финалына әлеге моментта 2019 марафончының барып җитүе турында мәгълүматыбыз бар.

Катнашучылар саны буенча Саба районы тагын иң беренче! Иң актив районнар (http://tat-i.net/tt/finalistlar-15):

1. Саба районы - 242 финалист,
2. Мамадыш районы - 144 финалист,
3. Балык Бистәсе районы - 128 финалист,
4. Апас районы - 126 финалист,
5. Биектау районы - 118 финалист,
6. Балтач районы - 109 финалист,
7. Казан шəhəре - 101 финалист,
8. Сарман районы - 91 финалист,
9. Әлмəт районы - 84 финалист,
10. Лениногорск районы - 79 финалист,
11. Арча районы - 65 финалист,
12. Буа районы - 60 финалист,
13. Минзәлә районы - 51 финалист,
14. Питрәч районы - 50 финалист,
15. Кукмара районы - 49 финалист.

Барлык финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм әдәби марафон барышында тупланган белемнәрне, рухны, омтылышны югалтмавыгызны, үзегезнең төп эшчәнлегегездә һәм укуыгызда куллануыгызны теләп калабыз (мәсәлән, мәктәп укучылары шулай ук максат куеп һәр көн тырыша һәм, туган телен кадерләп, "5" билгеләренә генә укый ала)!

Ихтирам белән, #әдәбимарафон проекты җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллин
Ватанга хезмәт тә - зур хезмәт! Илдә тынычлык булсын!
1 Май бәйрәме белән, дуслар!!!
Дуслар! Китап радиосының Телеграм-каналы дөнья күрде! Тиздән яңартылган сайты да ачылачак!!!

https://t.me/kitap_fm
Хәерле көн, марафончы дуслар!

Әдәби марафон аша күзаллавын киңәйткән, рухын арттырган, телен баеткан финалистларны тагын бер проектта - #сәламәтиртә проектында катнашырга чакырабыз.

Әлегә ышанмассыз, әмма сез монысын да булдырып чыгачаксыз! Кешегә тән һәм акыл сәламәтлеге балансы кирәк, димәк, әлеге проектта катнашу әлеге балансны булдырачак.

#сәламәтиртә проекты кемнәр өчен файдалы? Һәркем өчен! Шул исәптән:

1. Таза кешеләргә. Бераз ябыгу һәм фигураны рәткә китерү өчен.
2. Йөрәк-үпкә чирләре белән интегүчеләргә. Иртәнге саф һавада йөргәндә/йөгергәндә үпкә кислород белән байый, сулыш тигезләнә, барысы да тиешле ритмга керә.
3. Бизнес/эш кешеләренә. Иртән торып энергия туплап күбрәк эш башкарырга өлгерәчәксез, вакытыгыз да, энергиягез дә артачак.
4. Буыннар сызлаган кешеләргә. Әлбәттә, һәр очракта да йөгерер алдыннан бераз гимнастика ясап алырга киңәш итәбез.
5. Ялкауларга. Ялкаулыкларын җиңеп чыгу һәм тормышта уңышлы булу өчен.
6. Булдыксызларга. Иртәнге йөгерүдән соң энергиягез шулкадәр артачак ки, үзегезне кая куярга белмәссез, теләсә кайсы эшкә тотынсагыз да, аны тиешле дәрәҗәдә ахырына кадәр башкарып чыга алырсыз.
7. Тырыш кешеләр өчен. Сезнең файдалы эш коэффициенты #сәламәтиртә проектыннан соң бермә-бер артачак!
8. Күп сөйләшергә яратучылар өчен! Иртәнге саф һавага чыгып кошлар белән, чикерткәләр белән, чәчәкләр белән, иртәнге кояш белән рәхәтләнеп матур итеп сөйләшә алачаксыз һәм Сезне беркем дә сөйләшүдән бүлдермәс өчен.
9. Музыка яраткан кешеләр өчен. Иртә белән наушник киеп тә йөгерергә була. Әмма сак булыгыз, яныгызда күп сөйләшергә яраткан кешеләрдән музыка ярдәм итсә дә, йөгергәндә ритм биреп торса да, Сез якынлашып килгән машина тавышын һәм кошлар сайраганын ишетми калуыгыз ихтимал. Шуңа күрә автомобиль юлларыннан читтәрәк, табигать кочагындарак (паркта, басуда, елга буенча һ.б.) йөгерергә тәкъдим итәбез.
10. Киләчәктә балалары һәм оныклары бәхетен күрергә теләгән кешеләр өчен. #сәламәтиртә проекты белән Сез озынрак гомерле, сау-сәламәт, аек акыллы булырсыз һәм балаларыгыз һәм оныкларыгыз бәхетен күрү ихтималы артачак.

Игътибар! Умыртка баганасы зыян күргән кешеләргә йөгерү зыянлы булырга мөмкин. Андый очракта йөгерүне тиз йөрү белән алыштырырга мөмкин. Ураза тотучылар проектның беренче ике-өч көнендә тиз йөри, аннары йөгерүгә күчә алалар.

Әгәр дә әлеге пунктның берсе генә булса да туры килә икән, #сәламәтиртә проектының ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсенә https://vk.com/salamatirta адресы буенча керегез һәм, беркетелгән кагыйдәләр белән танышып чыгып, "+" куеп гариза тапшырыгыз!!!

#сәламәтиртә проекты 11 май көнне башлана!!!
Җиңү көне белән, дуслар!
Нацизм-фашизмны җиңгән ил буларак күп милләтле Россия Федерациясендә халыклар үзара тигез һәм бердәм булсын, автомобильләребезне кыйбат бәядән бөтен дөнья сатып алсын, юлларыбызда патриот УАЗиклар гына түгел, чит ил автопромында җитештерелгән машиналар да йөрерлек булсын, төзелгән йортлар ныклы булып, анда кешеләр дустанә яшәсеннәр, халкыбыз акыллы һәм тәрбияле булсын, әдәби марафонда катнашкан һәркем кешелекле, акыллы, тәрбияле, үзара дус, сәламәт акыллы булып киләчәктә сугышлар булдырмасын!
Бәйрәм белән!
Үзләрен камилләштергән әдәби марафончылар игътибарына! Яхшы яңалык:

https://www.instagram.com/p/COryraXt70F/?igshid=1poeq0pimui3
Шәхсән үз исемемнән һәм Әдәби марафонны оештыручылар коллективы исеменнән Казандагы 175 нче гимназия коллективының, арабыздан вакытсыз китеп барган укытучыларның, хезмәткәрләрнең, балаларның әти-әниләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Ил дәрәҗәсендә мәктәпләрдә белем генә түгел, тәрбия бирүгә дә игътибар тиешле дәрәҗәдә бирелсен иде. ЕГЭ баллары артыннан куып тәрбияне онытабыз. Шул сәбәпле, укытучылар белән укучылар арасы, мәктәп белән гаилә арасы ерагая. Балаларның күңелендә ни икәнен еш кына укытучылар да, ата-аналар да белми. (((

Авыр көн... (((
Channel name was changed to «#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)»