#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
Хөрмәтле китап сөючеләр! 1 апрель көнне 23:15 минутта #әдәбимарафон проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды.
XV Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашырга теләк белдереп проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә барлыгы 2320 комментарий (гариза) калдырылган.
Катнашырга теләк белдереп гариза тапшыра алмый калган интернет-кулланучыларны киләсе марафоннарда көтеп калабыз! Әдәби марафон һәр кварталның беренче көнендә башланып китә, җәйге каникуллар чорында марафон мәктәп яшендәге балалар һәм 1-2 нче курс студентлары (0-20 яшьтәге кулланучылар) өчен генә үткәрелә.
XV Дөньякүләм #әдәбимарафон нигезләмәсе белән Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин:
http://tat-i.net/tt/adabimarafon-15
Файдалы сылтамалар:
Бәйгенең ВКонтакте'да рәсми төркеме: https://vk.com/adabimarathon
Бәйгенең Telegram'да рәсми каналы: https://t.me/adabimarathon
XV #әдәбимарафон нигезләмәсе/кагыйдәләре: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-15
Сорау-җавап (XV #әдәбимарафон): https://vk.com/topic-143856908_47470817

Партнерларның сәхифәләре:
Татнетны үстерү фонды (ВК): https://vk.com/tatnet
Татнетны үстерү фонды (Инстаграм): https://www.instagram.com/tatnet.fond
Татарстан Язучылар берлеге (ВК): https://vk.com/yazuchilar
Татарстан Язучылар берлеге (Инстаграм): https://www.instagram.com/soyuzpisateleyrt
Татарстан китап нәшрияты (ВК): https://vk.com/tatkniga
Татарстан китап нәшрияты (Инстаграм): https://www.instagram.com/tatkniga
"Белем.ру" ҖЧҖ (ВК): https://vk.com/ooo_belem_ru
"Белем.ру" ҖЧҖ (Инстаграм): https://www.instagram.com/belem.ru
"Китап" радиосы (ВК): https://vk.com/kitap_fm
"Китап" радиосы (Инстаграм): https://www.instagram.com/kitap_fm
Channel name was changed to «#әдәбимарафон (әдәбият | татар теле | үзүсеш)»
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!!!
PS. Әлеге стикерларны үзегезгә дә өстәү өчен стикерга баса һәм тиешле команданы куллана аласыз.
Хәерле кич, әдәбият сөюче дуслар! Бүген сезгә чираттагы файдалы мәгълүматны ирештерергә булдык.

ТАТАР КЛАВИАТУРАСЫН НИЧЕК УРНАШТЫРЫРГА?

Белгәнегезчә, әдәби марафончы туган телен кадерләргә, аны кимсетмәскә, татар клавиатурасы кулланып татарча дөрес һәм матур итеп аралашырга тиеш.

Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында бу сорауга җавап бар инде: http://tat-i.net/tt/node/12. Инде күпләрегез укыгандыр һәм компьютерына һәм смартфонына анда киңәш ителгәнчә татар клавиатурасы урнаштыргандыр.

Смартфонга татар клавиатурасын урнаштыру бик җиңел - моның өчен AppStore (iPhone очрагында) яисә PlayMarket'ка (Android очрагында) керергә, "татарча клавиатура" дип эзләргә һәм үзеңә ошаган кушымтаны алып урнаштырырга кирәк. Бик күп кеше iPhone өчен ТР Фәннәр академиясенең "Татарская клавиатура" кушымтасын, ә Андроид куелган смартфон ияләре PlayMarket'тан - "Тиз Яз" кушымталарын мактыйлар. Шулай ук ТР ЦЦТ ясаган клавиатура да уңайлы булырга тиеш.

Әгәр инде әлеге язманы игътибар белән укып чыгып һәм анда язылганча эшләп тә татарча клавиатура урнаштыра алмыйсыз икән, комментарийларда язып калдырыгыз яисә әдәби марафонны оештыручылар белән элемтәгә керегез.

Әгәр инде мәкаләнең файдасы тигән икән - рәхмәт әйтә аласыз. "Рэхмэт" кенә әйтә күрмәгез, алай дип язу татар кешесе өчен оят булырга тиеш...
Маңкорт шигыре

Мин гади бер маңкорт булам -
МАҢгаема КОРТ кергән.
Бөтен татар хәрефләрен
Шул, ахрысы, кимергән.

Татарча бик аз укыгач,
Сүзләрне бик аз белгәч
Рәхмәт әйтмим, "рэхмэт" әйтәм,
Сүзләрем - алмаш-тилмәш.

Минем кебек наданнар күп
Телләре гарип булган.
Ата-бабамны да белмим -
Кем булган, кайчан туган?!

Тарих китабы дөресме:
Кем улы мин, кем колы?
Кайсы китапка язылган
Татарның барыр юлы?!

Мин - гади бер маңкорт булам -
Татарның бер наданы.
Миндәй надан булмасын дип
Рус ясадым баламны.

Маңкортлар озак яшәрме?!
Маңгайлар бит кортлаган.
Корт кергәнен күрми калган -
Татарлар бит... йоклаган.

Эх, әдәби марафоннар
Дәвамлы булса иде.
Миңа иптәшкә дусларым
Китап укыса иде.

Кортлар коелып төшәр дә
Акыл керер яңадан.
Татар булып китәрмен дә
Инде маңкорт булалмам.

Мин татар булгач балалар
Булалмас башка милләт.
Акыл китап белән керә -
Китапта икән хикмәт!

Раил Гатауллин. 11.04.2021
#раилгатауллин #татарча #шигырь #тугантел #татартеле #наданлык #маңкорт

PS. #әдәбимарафон проектын оештыру кысаларында һәм тормышта үз тарихын белмәгән, туган телен хөрмәт итмәгән, татар телен бозып аралашкан, наданлана һәм зомбилана барган кешеләрне шактый очратырга туры килә.

Әлеге шигырем - җан авазы. Әдәби марафонга кушылып "күзләре ачыла башлаган" татарлар әлеге шигыремдәге хисләрне кичерә кебек. Ярдәмебезне кабул итеп алгач "Рэхмэт" урынына "Рәхмәт" дип яза башлаган һәр татар кешесе өчен шатланып туя алмыйм.
Хәерле көн, дуслар!

Әдәби марафончыларның ВКонтакте социаль челтәрендә үз рәсми төркеме (https://vk.com/adabimarathon) булуын инде барыгыз да беләдер. Нигә дигәндә, әлеге төркемгә кермичә һәм катнашуыгызны белдереп "+" куймыйча әдәби марафончы булып булмый. 😊

Ә менә андагы бүлекләр белән барыгыз да таныш түгелдер әле. Иң популяр бүлекләрнең берсе - "Сорау-Җавап бүлеге": https://vk.com/topic-143856908_47470817

Андагы сорауларны монда да кабатларга булдык. Бу бүлек белән танышканнан соң, бик күп сорауларга җавап алырсыз, дип ышанып калабыз!
1. Марафонда тиешле урында тиешле вакытта гариза калдырмасаң, әдәби марафонда катнашырга ярыймы?
- Әлбәттә, ярый, әмма рәсми рәвештә түгел, финалга эләгә алмыйсыз, бары тик үзегез өчен генә. Гаризалар марафонның беренче көнендә якынча 23:00 гә кадәр кабул ителә. Тагын бер сәгать кулга китап алып уку һәм аны үз сәхифәңдә урнаштыру өчен кала. Төгәл, игътибарлы булырга тырышыгыз, эшне ахырга калдырмагыз, вакытында эшләгез.

2. Онлайн-китапханәдән китап укырга ярыймы?
- Ике очракта ярый. Беренчесе - Сез Татарстаннан читтә яшисез (татар китаплары Сезнең төбәккә/илгә барып җитмәскә мөмкин). Икенчесе - пандемия һәм Сез өйдә үзизоляциядә.

3. Телефонымда/компьютырымда татар клавиатурасы юк. Татар хәрефләрен кулланмый гына катнашсам ярыймы?
- Юк. Туган телне кимсетергә ярамый. Татар телен бозып язган, ихтирам итмәгән, кимсеткән катнашучылар марафоннан чыгарыла, финалга кабул ителми.

4. Хэштегларны ничек язарга? Аңлатыгызчы.
- Хэштеглар # тамгасы ярдәмендә языла, хэштег язылышында бушлык булырга тиеш түгел. Берничә хэштег куллаганда, хэштеглар арасында бушлыклар калдырырга киңәш ителә. Мәсәлән:
#әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты

5. Техник сәбәпләр аркасында 20 көн генә катнаштым. Мин төшеп каламмы?
- Финал тантанасына 20 яисә 21 көн катнашкан марафончылар чакырулы.

6. Бер укый башлаган китапны 21 көн буена сузып укыйсымы?
- Юк. Һәр кешенең уку темпы төрле һәм китап укуга төрле вакыт сарыф итәргә мөмкин. Үзегезгә уңайлы темпта укыгыз. Бер китапны укып бетергәч, икенчесенә күчә аласыз.

7. Мин марафонда катнашырлар дип уйлап бөтен дус-туганнарым, күршеләрем өчен "+" куеп чыккан идем. Хәзер нишләргә?
- Һәр кешенең тормышы үз кулларында булырга тиеш. Кечкенә балаларыгыз өчен генә мондый җаваплылык ала аласыз. Кечкенә балагыз һәм үзегез катнашырга теләп + куйган булсагыз, 21 көн дәвамында марафон барышында Сезнең аккаунттан һәр көн икешәр әдәби марафон язмасы урнаштырылырга тиеш булып чыга. Күршеләрегез, дус-туганнарыгыз, укыткан укучыларыгыз - барысы да үз аккаунтларыннан яисә, кечкенә булсалар, әти-әниләре аккаунтларыннан ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә катнаша алалар. Кайсы аккаунттан + куелган булса, шул аккаунтның марафонда катнашу-катнашмавы тикшерелә. Инстаграмнан катнашкан очракта гариза тапшырганда әлеге аккаунтны күрсәткән булырга тиеш идегез.

8. Минем балама 8 яшь, ул татарча китаплар укый, әмма аккаунты юк. Аның өчен үз аккаунтыма мин ул укыган әсәрне язарга тиешме?
- Юк, туган телдә хатасыз язып аралашу күнекмәсен яхшырту өчен һәр кеше язманы үзе үз куллары белән язарга тиеш (укылган өзекне фотога төшереп кенә кую тыела!!!). Балагызга китапны укырга, аерым дәфтәр башлап, әлеге дәфтәр битләренә матур/пөхтә итеп укыганны күчереп язарга тәкъдим итәбез. Аннары Сез әлеге язылган өзекне фотога төшереп үз аккаунтыгызга хэштеглар белән билгеләп урнаштыра аласыз. Балагыз матур итеп татарча укырга да, язарга да өйрәнер!

9. Мин - шигырьләр/әсәрләр язам. Әдәби марафонда үз иҗатымны урнаштыра аламмы?
- Юк. Әдәби марафонда инде нәшер ителгән башка язучы/шагыйрьләрне генә укырга, аларның әсәрләреннән генә өзекләр урнаштырырга рөхсәт ителә. Бу Сезнең офкларыгыз киңәйсен, тел байлыгы тагын да арта төшсен өчен яхшы булачак.

10. Китап укыгач хэштеглар куеп шул өзекне генә кулдан язып урнаштырасымы?
- Әйе. Монысы төп өлеше. Әмма әлеге өзекне мультимедиа (фото, аудио, видео) белән тулыландырсагыз, ул күбрәк кешене җәлеп итәчәк һәм Сез укыган өзекләр күбрәк кешегә барып ирешәчәк. Әмма, фото/аудио/видео авторларын күрсәтергә онытмагыз, авторлык хокукларын бозмагыз.

11. Куелган өзеккә нинди хэштеглар куярга ярый?
- Кагыйдәләрдә язылган хэштеглардан кала, үзегез укый торган китапның авторын, китап исемен, әлеге китапны нәшер иткән нәшриятны, әлеге өзекнең эчтәлеген ачып бирә ала торган сүзләрне хэштег буларак кулланырга мөмкин. Әмма 10 нан артык хэштег куллануның әллә ни мәгънәсе булмавы ихтимал.
12. Мин ялгыш гаризамны кайдадыр башка урында урнаштырганмын, рәсми берләшмәдә түгел. Миңа нишләргә?
- Кызганыч, әмма Сез игътибарсызлык күрсәткәнсез, кагыйдәләрне укымагансыз. Игътибарсызлык - яхшы сыйфат түгел. Гариза тапшырылмау сәбәпле, Сез рәсми рәвештә әдәбимарафончы буларак санала алмыйсыз. Сезне киләсе марафонда көтеп калабыз. Игътибарлы булыгыз!

13. Әдәби марафон бик ошады, үзебезнең районда да Сезнең рөхсәт белән әдәби марафон оештырыр идек. Мөмкинме?
- Әлбәттә. Бу очракта #әдәбимарафон хэштегына үзегезнең район/төбәкне кушып язарга тәкъдим итәбез. Мәсәлән: #әдәбимарафонСаба #әдәбимарафонКукмара #әдәбимарафонОмск. Нигез итеп безнең әдәби марафон кагыйдәләрен ала аласыз. Татар телен һәм әдәбиятын үстерү юнәлешендә алып барган эшегезне хуплаячакбыз гына.

14. Мине кайчан әдәбимарафон чатына кертәләр?
- Әдәби марафончылар өчен чат марафон башланып 3-4 көн үткәч (катнашмаган кешеләр төшеп калгач) төзелә. Әгәр Сез Әдәби марафонның идея авторы белән ВКонтакте'да дус булмасагыз, чатка өстәүне көйләүләрдә тыйган булсагыз, яисә аккаунтыгыз ябык булса, чатка чакыру килми калуы ихтимал.

15. Әдәби марафонда укыган китабым бик ошады. Эх, аның авторының автографын (кул тамгасын) да алып булса икән!!!
- Әгәр язучы исән-сау икән, аның финал тантанасына килү ихтималы шактый зур. Тантанага китапны алып килә һәм язучыдан автограф ала, аның белән бергә фотога төшә алачаксыз. Шулай ук, финал чарасына без нәшриятларны да чакырабыз, үзегез ихтирам иткән авторларның китапларын алардан сатып ала, тантана чарасында аннан автограф ала аласыз.
Китап сөюче һәм максатларына ирешүче хөрмәтле дуслар!

XV #әдәбимарафон тәмамланып килә, санаулы сәгатьләр калды. Инде нәтиҗәләр ясарга да вакыт җитә.

Барлык таләпләрне дә үтәгән әдәби марафончылар инде Телеграмда ясалган приват (яшерен) чатта аралаша, фикер алыша башладылар.

Нәрсә соң ул барлык таләпләрне дә үтәү?! Ул әдәби марафонның барлык кагыйдәләрен (http://tat-i.net/tt/adabimarafon-15) игътибар белән укып чыгу һәм анда язылганнарны төгәл үтәү дигән сүз.

XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен нибары 7 пунктны үтәү кирәк иде. Әмма әдәби марафонда катнашып та, әлеге кагыйдәләрне үтәми калган, кагыйдәләрне игътибар белән укымаган кешеләр бар. Кайбер шундый хаталар:

1. Гаризаны тиешле урында тапшырмау. Шуңа күрә оештыручылар Сезнең гаризагызны күрми калырга һәм әдәби марафончылар чатына чакырмый калырга мөмкин.
2. Профиль ябык булу. Әдәби марафончының күңеле дә, профиле дә ачык булырга тиеш. Оештыручылар Сезнең марафонда катнашу-катнашмауны күрми һәм сез укыган китаптагы кызыклы һәм файдалы мәгълүмат башкаларга барып ирешми, дигән сүз.
3. Үзеңә хат кабул итүне өзеп кую. Андый марафончыларга оештыручылар, әлбәттә, марафончылар чатына чакырып хат юллый алмыйлар.
4. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе (vk.com/adabimarathon) яңалыкларына язылып күзәтеп бармау, яңалыклардан хәбәрдар булмау. Хәбәрдар булган кешеләр Телеграм кушымтасын смартфонга яисә компьютерга (Telegram Desktop) урнаштырырга һәм https://t.me/adabimarathon адресы буенча күчәргә кирәк икәнен шунда ук белделәр һәм әйтелгәнне башкардылар.
5. Үзеңә ышанмау, максатчан булмау, үзеңне надан санау һәм заманнан артта калу. Гариза тапшырып та, берничә көн генә катнашып әдәби марафоннан төшеп калучыларны күрергә туры килде. Кемдер Телеграм'нан һәм заманча технологияләрдән, үзүсештән куркалар. Үзләрен надан санауны дәвам итәләр. Чыннан да, әдәби марафончылар - татар халкының каймагы, әлеге исемгә бары тик һәрдаим укып белем алган, үз белемнәрен арттырган, дөньяга карашын киңәйткән, туган телен хөрмәт иткән, заманча технологияләрне һәм алымнарны үзләштереп барган, максатчан, ачык күңелле һәм дустанә кешеләр лаеклы.

Дуслар! Әлеге хаталарны төзәтергә һәм финалистлар исемлегенә эләгергә 25 апрельгә кадәр әле вакыт бар.

Кем дә кем әдәби марафонда катнашып та Телеграм'дагы приват чатка һәм Телеграм-каналга керергә чакыру алмаган, зинһар, әдәби марафонның барлык кагыйдәләрен (http://tat-i.net/tt/adabimarafon-15) игътибар белән тагын бер кат укып чыгыгыз һәм бирелгән 5 пункт буенча үзегезнең хаталарыгызны табып төзәтегез. Хаталарны төзәткәннән соң проектның идея авторы белән элемтәгә керегез (ВК: https://vk.com/belem, Инстаграм: https://www.instagram.com/rail_belem.ru) һәм марафончылар чатына кертүне сорап шәхси хат юллагыз.

Игътибар!
1. Марафончылар чатына керү өчен смартфоныгызга яисә компьютерыгызга Телеграм кушымтасы урнаштырылган булырга тиеш.
2. Сезгә марафончылар чатына керергә чакырып юлланган хатта ике сылтама бар. Аның беренчесе - XV #әдәбимарафон проектында катнашучылар өчен генә ясалган приват (яшерен) чат. Икенчесе - Телеграм-канал. Анысына татар әдәбиятын һәм китап укырга яраткан, әдәби марафон белән кызыксынган һәркем керә ала. Әлеге Телеграм-канал - https://vk.com/adabimarathon берләшмәсенең Телеграмдагы аналогы.

26 апрель көнне кич белән Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (http://tat-i.net/tt) финалистлар исемлеген урнаштырырга планлаштырабыз. Соңга калмагыз! 30 нчы апрельдән соң приват чатка керү мөмкинлеге ябыла һәм әлеге сылтама гамәлдән чыгачак.
#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш) pinned «Китап сөюче һәм максатларына ирешүче хөрмәтле дуслар! XV #әдәбимарафон тәмамланып килә, санаулы сәгатьләр калды. Инде нәтиҗәләр ясарга да вакыт җитә. Барлык таләпләрне дә үтәгән әдәби марафончылар инде Телеграмда ясалган приват (яшерен) чатта аралаша, фикер…»
Әдәби марафончылар игътибарына кайбер файдалы Телеграм-каналларны тәкъдим итәбез. Әлегә Телеграм'да татар берләшмәләре формалашып кына килә. Әдәби марафончыларның беренчеләр сафында булып Телеграм'ны үзләштерүләре шатландыра!
Бәлки, киләчәктә Сез үзегез файдалы мәгълүмати-ресурслы Телеграм-канал хуҗасы булырсыз?! 😊

Мәгълүмати-ресурслы каналлар:
https://t.me/adabimarathon (#әдәбимарафон (әдәбият | татар теле | үзүсеш))
https://t.me/tgtatar (Telegram татарча)
https://t.me/millikitaphane (Китапханә)
https://t.me/tatarkniga (Татарская библиотека)
https://t.me/tatarkitap (Татарча аудио-әсәрләр)
https://t.me/belemletatar Белемле татар (мәгариф, Татнет яңалыклары)
https://t.me/tatforum (TATFORUM)
https://t.me/gylem (Гыйлем)
https://t.me/tatcul ("Мәдәният. Мәгариф.Тарих.")
https://t.me/eydetat (Әйдә! Online - Изучаем татарский)
https://t.me/qamuslar (Сүзлекләр)
https://t.me/tarcemaxana (Әdәbiyatçı Bayğış)
https://t.me/tatarchamusic (Татарча жырлар|Татарские песни)
https://t.me/yummmymusic (Ямьле музыка)
https://t.me/tarihikanal (100 ел элек)
https://t.me/urbantatar (URBANTATAR)
https://t.me/gayaz_isxaki (Гаяз Исхакый)
https://t.me/tatafisha (ӘЙДӘ! - Казандагы татар чаралары)

Матбугат каналлары:
https://t.me/matbugat (Матбугат.ру)
https://t.me/intertatgazeta (Интертат: иң популяр татар сайты)
https://t.me/suumbike (Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ)
https://t.me/shahrikazan (Шәһре Казан)
https://t.me/azatliqradiosi (Azatliq Radiosi)
https://t.me/bezberge (Без - бергә! Мы - вместе!)
https://t.me/idel_tatar («Идел» - яшьләр журналы)
https://t.me/chelny_rt (Көмеш кыңгырау)

PS. Үзегез өчен файдалы Телеграм-каналларга гына язылыгыз. 😊
Кичә Каратунда Апас районы әдәби марафончылары белән бик матур һәм җылы очрашу үтте.
Оештыручыларга олы рәхмәт!!!

https://www.instagram.com/p/COBcij5Bv9c/?igshid=16h9javquzr92
Дуслар! Бу минутларда 1567 тапкыр анкета тутырылган. Әле тагын 500 гә якын кеше анкета тутырмаган һәм аларның финалга эләгә алмау ихтималы бар, дигән сүз. Бүген 13:00 кадәр анкетаны тутырырга тырышыгыз.
Зинһар, дусларыгызны, райондашларыгызны барлагыз. Бердәм булыгыз!
Уңышлар теләп, Раил Гатауллин

PS. Нәтиҗәләрне иртәгә 26 апрель көнне кичкә кадәр эшкәртеп урнаштырасыбыз килә. Соңгы минутта гына анкета тутырсагыз, исемлеккә эләкми калуыгыз мөмкин. Зинһар, эшне вакытында башкарырга өйрәнегез! 😉😊

АНКЕТАНЫ 2-3 ТАПКЫР ЮЛЛАРГА КИРӘКМИ!!!
👍1
Дуслар! Һәр әдәбият сөюче өчен ачык булган Телеграм-каналның үзенең дә ачык чаты бар. Монда һәр татар кешесе аралаша ала (әдәби марафончылар гына түгел). Телеграмны куллана белгән 100 дән артык кеше әлеге чатка керде инде. Телеграм белән әле яңа гына танышып килгән кулланучылар өчен бу чатның сылтамасын бирәм: https://t.me/joinchat/JmMx79rYptg1NjBi