#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
📚 БҮЛӘККӘ КИТАПЛАР УЙНАТАБЫЗ!!! 📚
🔥7👍5👏2
📚 9 август - Халыкара китап сөючеләр көне! 📚

Шушы уңайдан, "Әдәби марафон" проекты кысаларында Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, "Китап радиосы" һәм "Балама" иҗат остаханәсе белән берлектә бүләккә китаплар (15 китап) уйната! Җиңүчеләр 9 августта 20:00 сәгатьтә #ӘдәбиМарафон проектының гомуми чатында (https://t.me/adabi_marathon) туры эфирда билгеле булачак.

📌 ❗️Бүләк оту шансына ия булу өчен Телеграмда https://t.me/adabi_marathon чатында яисә ВКонтактеда https://vk.com/wall-143856908_32631 язмасына комментарийларда катнашуыгызны белдереп "+" куегыз, исемегезне языгыз һәм фотолардагы китапларның кайсысын ныграк отарга теләгәнегезне хәбәр итегез. Шулай ук, түбәндәге оештыручыларның ВКонтакте'дагы берләшмәләренә һәм Телеграм-каналларына язылган булуыгыз сорала.

❤️ ОЕШТЫРУЧЫЛАР (БҮЛӘК БИРҮЧЕЛӘР)

✅ Татнетны үстерү фонды
- https://vk.com/tatnet
- https://vk.com/adabimarathon
- https://t.me/adabimarathon

✅ Татарстан Язучылар берлеге
- https://vk.com/yaz_tatar
- https://t.me/yaz_tatar

✅ Татарстан китап нәшрияты
- https://vk.com/tatkniga
- https://t.me/tatkniga

✅ Китап радиосы
- https://vk.com/kitap_fm
- https://t.me/kitap_fm

✅ "Балама" иҗат остаханәсе
- https://vk.com/balama.tatar
- https://t.me/balama_tatar

✅ Раил Гатауллин
- https://t.me/rail_gataullin

Китап сөйгән катнашучыларга һәм язылучыларыбызга уңышлар теләп калабыз! 🤲🏻💐
❤20👍7🏆1
#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш) pinned «📚 9 август - Халыкара китап сөючеләр көне! 📚 Шушы уңайдан, "Әдәби марафон" проекты кысаларында Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, "Китап радиосы" һәм "Балама" иҗат остаханәсе белән берлектә бүләккә китаплар (15 китап)…»
МӘДИНӘ МАЛИКОВАГА – 90 ЯШЬ! 💐💐💐

Бүген күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Габделхак кызы Маликовага 90 яшь тулды!

Барлык әдәбият сөючеләр бүген Сезне олы юбилеегыз белән тәбрик итә! Милләтебезнең мирасын баетуда әйтеп бетергесез зур өлеш керткән асыл затларыбызның берсе сез, Мәдинә апа! Сезгә ныклы сәламәтлек, мул тормыш, яңа илһам чыганаклары, бәхетле тормыш телибез. 🤲🏻📚🎁

Олы ихтирам белән, әдәби марафончылар 💐📚

#ӘдәбиМарафон #МәдинәМаликова #90яшь #котлау
❤31🙏8🔥1
🤩 СҮЗДӘН МОҢ ТУА

🗂 Кайчан: 24 август | 15:00
🗂 Кайда: ТР Язучылар берлеге ишегалды, Мөштәри ур., 14

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге
Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры


Бу кичтә Татарстан Язучылар берлеге ишегалды моңга күмеләчәк. Музыка уен кораллары җил белән сөйләшер, шагыйрьләр тәрҗемәсез дә аңлашыла торган хисләре белән бүлешер, җырчыларның бәрхет тавышлары күңелегезне иркәләр.

Биредә сәхнә дә, тамаша залы да булмаячак — бары иҗат, җәй, тере тавыш һәм илаһи музыка🎵

Керү ирекле. Дусларыгызны һәм шәп кәефегезне алып килегез. Җәйнең ничек яңгыравын бергәләп тыңларбыз☀️

#язтатар

4/52: ел дәвамында Татарстан язучылар берлеге төрле юнәлештәге 52 чара уздырачак: лекция, иҗат кичәсе, концерт, спектакль, лаборатория. Алар барысы да безнең мәйданчыкта узачак. Керү ирекле. Рәхим итегез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍9🔥3❤1
😊😊😊
Кулыма каләм алдым,
Алдыма кәгазь салдым.
Каләмемнең очын
Зәңгәр нурга мандым.
Зәңгәр күк астында
Зәңгәр елга аксын.
Зәңгәр болытларда
Кошлар канат каксын.
Калыксын алсу ярда
Алсу манаралар.
Зәңгәр су өстендә
Чайкалсыннар алар…
Ап-ак йортлар үссен,
Ак болытка тиеп.
Ап-ак күбәләктәй
Кызлар йөрсен биеп…
Ә кояш елмаеп,
Нурлар сирпеп торсын.
Минем туган җирем
Һәрчак шундый булсын!

🤗Татарстан китап нәшриятында Резеда Вәлиеваның балалар өчен китабы басылып чыкты.
🔥23❤14
❗️ Әдәби марафон проектында катнашучы хөрмәтле әдәбият сөючеләр! 😍📚

📌 Иртәгә, 9 октябрьдә (пәнҗешәмбе) XXXIII #ӘдәбиМарафон проектында катнашучылар туры эфирда #шагыйрь, #язучы, Белла халыкара әдәби премиясе һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, 8 #китап авторы, "Мәйдан" журналы хезмәткәре #ЛилияГыйбадуллина белән очрашачак.

Очрашу кич белән 20:00 сәгатьтә башлана. Туры эфирга сылтама Әдәби марафон проектының Телеграм'дагы гомуми/ачык чатында урнаштырылачак (яисә сылтаманы әдәби әйдаманнардан алырга мөмкин).

✅ Яраткан язучыбыз белән очрашуга соңга калмагыз!

⏰ 9 октябрь, 20:00 сәг.

🤝 Туры эфирда очрашканга кадәр!
❤5👍1