2024 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының (Казан, Универсиада авылы, 35) зур концертлар залында гөрләтеп "Әдәби марафон - 2024" проекты финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Тантанага финалистларны котларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җитәкчелеге дә килгән иде, алар, истәлекле бүләкләрдән тыш, үз министрлыклары исеменнән рәхмәт хатлары да тапшырдылар. Бүләкләүгә проектның партнерлары да кушылды, алар тантанага үз бүләкләрен алып килгәннәр иде.
Тантана республикабызның атказанган һәм халык артистлары, яшь булуларына карамастан зур дәрәҗәләр яулаган яшь җырчылар, театр артистлары чыгышлары белән тантаналы төстә үрелеп алып барылды.
Тантанадан фоторепортаж: https://vk.com/album-143856908_305150804.
#ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 #Казан

❤15👍14🔥2🤷♀1
XXX #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре билгеле! Проектның финалистлары һәм җиңүчеләре исемлеге белән танышырга тәкъдим итәбез: https://tat-i.net/tt/finalistlar-30
Барлык катнашучыларны чарада уңышлы катнашулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
#әдәбимарафон2025 #китап #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты #ТелләрКомиссиясе #Татарстан #Россия #Дөнья

❤26👏11👍9🙏4🔥3
Бүген - хатын-кызлар көне!
Бүген - Хатын-кызлар көне -
Безнең әниләр көне,
Япь-яшь кызлар, нәни кызлар,
Апа, әбиләр көне!
Бүген кояшның елмаеп,
Көлеп караган көне.
Бүген әтиләр кызлары
Чәчен тараган көне.
Бүген кадерле әнигә
Зур рәхмәт әйтү көне.
Яраткан хатын, кызыңа
Хөрмәт күрсәтү көне.
Бүген хатын-кыз хокукын
Уйлау-уйлану көне.
Һәм табигать йокысыннан
Тору, уяну көне.
Бүген - Хатын-кызлар көне -
Мартның сигезе бүген.
Аяз булсын, якты итик
Ил һәм Җиребез күген!
Ихтирам белән, Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Гатауллин

❤29👍4🔥1
Хөрмәтле хатын-кызлар - әдәбият сөюче гүзәл ханымнар, апалар-сеңелләр, әбиләр һәм дәү әниләр!
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан һәм #ӘдәбиМарафон проекты кысаларында сезне 9 мартта 20:00 сәгатьтә Әдәби марафон проектының Телеграмда ачык чатында (https://t.me/adabi_marathon) шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Әнгам Атнабаев һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, 8 китап авторы, 35 ел гомерен Казанның 5 нче гимназиясендә балалар укытуга багышлаган педагог, Хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Мәгариф отличнигы" билгесе иясе Гайнетдинова Галия Михей кызы белән онлайн эфирда очрашуга чакырабыз!
Бәйрәм котлаулары белән, Татнетны үстерү фонды

❤20🙏2🔥1
Бүген XXXI Дөньякүләм «ӘДӘБИ МАРАФОН» проекты башланды!
Анда татарча китап укый белгән һәм татар интерфейслы яисә татар телендә эшләп килгән социаль челтәрләрдә аккаунтлары булган һәркем катнаша ала.
Чарада катнашу өчен проектның ВКонтакте социаль челтәренә керергә һәм, кагыйдәләр белән танышканнан соң, комментарийларда катнашырга теләк белдерергә кирәк: https://vk.com/wall-143856908_29539.
Проект быел Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
ПРОЕКТНЫҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2025

🔥19👍10❤7🙏1
Forwarded from Мәдәни җомга х Безнең мирас
😌 Яшьләргә үсеш өчен менә дигән мөмкинлек!
Безне кечкенәдән үк үз алдыңа зур максатлар куярга һәм әлеге максатларыңа ирешергә кирәк дип өйрәтәләр. Гаиләдә дә, мәктәптә дә, тормышта да. Шул рәвешле, бала чактан ук хыяллар дөньясына чумабыз – киләчәгебезне күз алдына китерәбез, уйларында кемнәрдер хыялындагы велосипедына атланып чаба башлый, кемнәрдер текә компьютерлы яисә смартфонлы була, берәүләр исә үзен билгеле бер һөнәр иясе (укытучы, янгын сүндерүче, табиб, космонавт һ.б.) буларак күз алдына китерә. Әмма...
➡️ УКЫРГА

❤16🙏4🔥2
📌 Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!
Иртәгә, 17 июльдә 20:00 сәгатьтә, XXXII #ӘдәбиМарафон проекты кысаларында Әдәби марафон проектының Telegram'дагы гомуми ачык чатында (https://t.me/adabi_marathon) туры эфирда Абдулла Алиш исемендәге балалар әдәбияты премиясе һәм Каюм Насыйри премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, балалар шагыйрәсе һәм башка күп кенә лаеклы исемнәр иясе АРСЛАНОВА РӘХИМӘ МИНВӘЛИ КЫЗЫ белән туры эфир үткәреләчәк!
Туры эфирда катнашырга иң беренче чиратта әдәби марафончылар, әдәбият сөюче балалар һәм яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре, апа-абыйлары һәм әби-бабайлары чакырыла.
Язылу өчен төп Telegram-канал: https://t.me/adabimarathon (ачык чатта комментарийлар калдыра алу өчен язылу сорала).

❤17👏1
Мәгълүмат өчен:
Рәхимә Минвәли кызы Арсланова Лаеш районы (элек Питрәч районына кергән) Державино авылында туа. Каюм Насыйри, Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, "Мәгарифтәге казанышлары өчен", "Мактаулы остаз" күкрәк билгеләре иясе. 2019 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.
Иҗат оеткысы булган Рәхимә Арсланова 2010 елдан укытучылар һәм укучылар арасында "Илһам чишмәсе" исемле әдәби–иҗат бәйгесе (2015 елдан бу бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Илһам" исеме астында уза башлый) үткәрә, җыентыклар чыгара. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясе директоры булып эшли. Рәхимә Арсланова гимназиягә язучы-патриот, җәлилче Абдулла Алиш исемен бирүгә ирешә. Рәхимә Арсланованың шигырьләре матбугат битләрендә, җыентыкларда басыла, төрле чараларда кулланыла. Ул тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә: А.С. Пушкин, Г.Р. Державин шигырьләрен тәрҗемә итеп төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Алар арасында Бөтендөнья "Пушкин укулары", "Платиновый век – Агалтын-2020" шигырь бәйгеләре дә бар.
Рәхимә Арсланованың "Табышмаклар һәм ялиттергечләр", "Кыш бабай ник чирләгән?", "Тәмлетамак – Сладкоежка", "Сәяхәтче – Путешественник", "Әкиятләр – Сказки", "Кунак кызы", "Уңган булып үсәбез" (китап-буягыч), "Дүрт җайдак", "Тиктормас", "Бөтерчек", "Бәллүр савыт" кебек китапларын балалар гына түгел, олылар да бик яратып укыйлар.
Рәхимә Арсланова Лаеш районы Державино мәктәбендә һәм А. Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә укучы, иҗат белән шөгыльләнүче 1 балага ел да үз премиясен тапшыра. 2021 елдан Рәхимә Арсланова исемендәге "Шигърият бакчасында" исемле республика бәйгесе үткәрелә.

👍17❤5
Проектның идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин #ӘдәбиМарафон проекты турында үзенең Telegram-каналында колачлы язма урнаштырды: https://t.me/rail_gataullin
👍9❤3🔥2👎1
Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!
Иртәгә, 21 июльдә 13:00 сәгатьтә, XXXII #ӘдәбиМарафон проекты кысаларында Әдәби марафон проектының Telegram мессенджерының гомуми ачык чатында (https://t.me/adabi_marathon) туры эфирда Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты һ.б. күп кенә бүләкләр иясе ГАЗИНУР МОРАТ БЕЛӘН ТУРЫ ЭФИР үткәреләчәк!
Туры эфирда катнашырга барлык әдәбият сөючеләр чакырыла.
Язылу өчен төп Telegram-канал: t.me/adabimarathon (ачык чатта комментарийлар калдыра алу өчен язылу кирәк).

👍7❤1🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Резеда Шәрәфиева, I Әдәби Сабан туе, Арча, 2021 ел
Сез һәрвакыт күңелләребездә якты йолдыз булып балкып истә калырсыз, Резеда апа! 🤲🏻 Рәхмәт Сезгә! 💐

❤35
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
XXXII #ӘдәбиМарафон 📚 финалистларын котлыйбыз! 💐💐💐
1-21 июльдә үткәрелгән XXXII #ӘдәбиМарафон проектында катнашырга теләк белдереп1000 гә якын гариза килгән иде. Проектның финалына 900 гә якын әдәбият сөюче барып җитте. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, күп милләтле Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән әдәбият сөючеләр бар.
Барлык катнашучыларны, финалистларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!
ФИНАЛИСТЛАР ИСЕМЛЕГЕ (+ДИПЛОМНАР): https://tat-i.net/tt/finalistlar-32
1-21 июльдә үткәрелгән XXXII #ӘдәбиМарафон проектында катнашырга теләк белдереп
Барлык катнашучыларны, финалистларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!
ФИНАЛИСТЛАР ИСЕМЛЕГЕ (+ДИПЛОМНАР): https://tat-i.net/tt/finalistlar-32
#ӘдәбиМарафон2025 #җәй #июль #китап #әдәбият
❤24👍4🙏3🏆1
Хөрмәтле китап сөючеләр, татар әдәбиятын дөньяга танытучылар!
Сезне #ӘдәбиМарафон проектының "Миллион татар" проектындагы төркемендә дә (https://million.tatar/group/adabimarathon) көтеп калабыз! Рәхим итегез!
"Миллион татар" проекты һ.б. проектлар турында файдалы һәм актуаль мәгълүматларны проект авторының шәхси каналына язылып укып/танышып барырга мөмкин.

❤4👍3