Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
🤩 Бүген, 3 апрель көнне, «Белем радиосы» (https://radio.belem.ru) хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары, шул исәптән яшь #ӘДӘБИМАРАФОНчылар белән дә, очрашу уздырды.
🔥 Әлеге очрашуда «Белем радиосы» белән таныштыру, журналист киңәшләре, сәхнә осталыгы һәм интервью алу буенча мастер-класслар булды.
🤝 Каратун урта мәктәбе директоры - Фәхретдинов Илмас Илгизәр улына, татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Тимуршина Сәвия Мәлик кызына һәм очрашуда катнашкан укучыларга «Белем радиосы» коллективы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез!
#БелемРадиосы #РадиоБелем

👍24👏5❤3🔥3
Хөрмәтле әдәби марафончылар!
"Белем альманахы"на эшләр кабул итү тәмамланып килә. Бер атнадан ким вакыт калды. Соңга калмагыз, үзегезнең хезмәтләрегезне Белем альманахына юллагыз! Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә!
ТУЛЫРАК: https://belem.ru/node/8734

👍11
Әдәби марафончыбыздан шундый видео! Уртаклашмый мөмкин түгел!
PS. Ә сез китапханәгә еш йөрисезме? Ничәшәр китап күтәреп кайтасыз? 😊

👍8
Forwarded from Ахметянова Эндже
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле кичләр, әдәбият сөюче дуслар!Мин-Әхмәтҗанова Энҗе Галимҗан кызы.Әлки районы кызы.Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшим.Илһам килгәндә шигырьләр туа.Әдәби марафонда беренче тапкыр катнашам.Барыбызга да уңышлар!
👍16🔥5
Бүген кич 18:00 сәгатьтә XXIII #ӘдәбиМарафон проектында катнашучылар өчен приват-чатта махсус кунагыбыз Ләйлә Лерон белән татарча ВК-аккаунтлар алып бару һәм SMM темаларына беренче видеоочрашу үткәреләчәк! 😉😊
🔥7👍4
Бүген XXIII #Әдәбимарафон проектында катнашучылар өчен беренче видеочат үткәрелде.
Әдәби марафон проектының беренче кунагы - блогер һәм SMM-белгеч Ләйлә Лерон. Ул әдәби марафончыларга ВКонтакте'да үз аккаунтларын татар телендә ничек дөрес һәм югары дәрәҗәдә алып барырга мөмкин булуын аңлатты, кайбер язмалар мисалында аларның уңай һәм тискәре моментларын игътибарга алды. Әдәби марафончыларның сорауларына җавап бирде.
Әдәби марафон кысаларында төрле шәхесләр һәм белгечләр белән мондый онлайн очрашулар булачагын алдан, март аенда ук анонслаган идек! 23 нче Әдәби марафонда (1-21 апрель) 1100 дән артык китап укучы катнаша. Һәм барлык әлеге катнашучылар бу онлайн-семинарларны туры эфирда карый һәм проектка чакырылган кунаклар/белгечләр белән аралаша, сорауларына турыдан-туры җаваплар ала алачак.
21 апрельгә кадәр марафончыларны әле тагын шундый ике шәхес белән очрашу көтә.
Видеочатлар архивта сакланмый, аларда бары тик катнашып кына була!
Ихтирам белән, Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге

🔥18👍6
#Әдәбисабантуе'на әзерлек эшләре башланды, дуслар!
Килешәсездер, Әдәби марафонны Әдәби марафон иткән әйбер ул - #әдәбимарафон хэштегы! 😅
Һәм яңарак кына безгә шундый матур #Әдәбимарафон хэштегын ясап бирделәр! Дизайнерыбыз Алиянең идея-күзаллавы кулга тотып фотога төшәрлек менә шундый реаль хэштегка әверелде!
Хэштегларны ясап биргән Инсаф исемле инсафлы егеткә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Алар әле хэштеглар гына түгел, ә искиткеч матур милли эшләнмәләр - шәмаилләр, шәмаилле сәгатьләр һ.б. шундый матур агачтан ясалган үзенчәлекле эшләнмәләр ясыйлар. Лазер белән кисәләр, гравировкалар ясыйлар һ.б., һ.б.
Милли җанлы әдәби марафончыларыбыз, сезгә аларның эшләнмәләре күңелегезгә хуш килер дип ышанып калабыз:
https://www.avito.ru/user/8f3e1e1911f62dc430e31176ab3250a2/profile?src=sharing
Элемтә (заказ бирү) өчен телефон: 89600407189 (📞 Инсаф)

👍16🥰5🔥4
Хөрмәтле китап сөюче дуслар!
XXIII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашучылар бүген марафонның приват-чатында тагын бер дәрәҗәле кунак - Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева белән туры эфирда очрашачак.
Бүгенге очрашу татар балалар әдәбиятына багышлана.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә нинди китаплар бар? Бу елларда Татарстан китап нәшрияты нинди китаплар нәшер итте һәм нәшер итәргә җыена? Үзе дә балалар өчен шигырьләр яисә әсәрләр язган кеше үзенең китабын нәшер итә аламы? Балалар һәм яшүсмерләр өчен нинди китаплар, әсәрләр кызыклы булыр иде?
Аралашуда яшь әдәби марафончылар да Айсылу апаларына сораулар бирә һәм аларга җаваплар ала алачак!
Татарча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятының киләчәген әдәби марафончылар белән бергә булдырыйк!
Очрашу XXIII #әдәбимарафон проектының приват чатында бүген, 16 апрель көнне, 20:00 сәгатьтә башлана.
PS. Очрашу бары тик XXIII #әдәбимарафон проектында катнашучылар өчен генә!

🔥17👍7
💥 Китап укучыбыз - китап язучыга әверелде!
Хөрмәтле китап сөючеләр! 18 апрель көнне Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды һәм анда республикабызның Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Шулар арасында безнең актив әдәби марафончыбыз - Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова да бар!
Бүгенге көндә Гүзәл Галләмова - публицистик язмалар тупланган "Ямьлисе иде тормышны" китабы, "Сәхнәле балачак", "Яшьнәтик әле яшьлекне!", "Канатлар куя сәхнә!", сценарийлар җыентыклары; "Ялгыз көймә", "Түз, йөрәк!", "Ызандашлар" әдәби әсәр басмалары авторы.
Татнетны үстерү фонды һәм #ӘдәбиМарафон проектының оештыру комитеты исеменнән Гүзәл ханым Галләмованы чын күңелдән тәбрик итәбез һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!
#Татарстанязучыларберлеге #ГүзәлГалләмова
ТУЛЫРАК: https://tat-i.net/tt/node/650

👍39🔥1
Хөрмәтле иҗат һәм әдәбият яратучы марафончы дуслар!
Татнетны үстерү фонды һәм «Белем.ру» IT-компаниясе, Белем радиосы белән берлектә, балалар һәм яшүсмерләр арасында әдәби иҗатны популярлаштыру, рус һәм татар телләрендә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан «Мое перо» ‒ «Минем каләмем» иҗади конкурсын үткәрә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
• Рус телендә шигърият (8-12 яшь)
• Рус телендә шигърият (13-18 яшь)
• Татар телендә шигърият (8-12 яшь)
• Татар телендә шигърият (13-18 яшь)
• Рус телендә проза (8-12 яшь)
• Рус телендә проза (13-18 яшь)
• Татар телендә проза (8-12 яшь)
• Татар телендә проза (13-18 яшь)
Барлык катнашучыларга да исемле сертификатлар тапшырылачак, ә иң яхшы авторлар дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм кунак сыйфатында «Белем радиосы» тапшыруларына чакырылачак. Һәр катнашучы конкурсның иҗади авторлык материаллары тупланган җыентыгын алачак.
Гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Соңга калмагыз!
НИГЕЗЛӘМӘ: https://belem.ru/node/8767

👍11❤3🔥2
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
🤩 Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына бүген 137 ел!
Тукай туган көн — татар теле, татар әдәбияты һәм шигърият көне дә ул.
Олуг язучының иҗаты - милләткә рухи көч өстәүче мирас.
➖➖➖➖➖
🤩 26 апреля отмечается День татарского языка в честь дня рождения поэта Габдуллы Тукая!
За 26 лет своей жизни Габдулла Тукай успел создать огромное творческое наследие в стихах, сказках, переводах.
✅ Вспомним вместе лучшие произведения Г. Тукая?
#РадиоБелем #БелемРадиосы

❤14👍5
Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!
XXIII #ӘдәбиМарафон проекты финалистлары исемлеге һәм финалист дипломы Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында урнаштырылды. 🙏
Барлык финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм бары тик уңышлар гына теләп калабыз! 🍀
ТУЛЫРАК: https://tat-i.net/tt/finalistlar-23

👍25👏3🤔2🔥1🥰1
Җирдә тынычлык булсын! 🤲🏻 Бүген Белем радиосы эфиры Җиңү көне уңаеннан махсус режимда эшли.
Радиобызның яшь егет-кызлары бик тырышып төзеделәр эфирны.
Тыңлыйсызмы? Бәйрәм белән! 🙏🏻💐🕊 https://radio.belem.ru

radio.belem.ru
Радио Белем - Белем радиосы
Билингвальное образовательное и культурно-просветительское интернет-радио Радио Белем - Белем радиосы
👍3
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
💐 «Белем Радиосы» командасы барыгызны Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән тәбрикли! Күкләребез аяз, ил-көннәрдә иминлек булсын!
➖➖➖➖➖
💐 Поздравляем с 78-ой годовщиной Победы в Великой Отечественной Войне!
#РадиоБелем #БелемРадиосы
➖➖➖➖➖
💐 Поздравляем с 78-ой годовщиной Победы в Великой Отечественной Войне!
#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍5
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
🕊 Нас двадцать миллионов
От неизвестных и до знаменитых,
Сразить которых годы не вольны,
Нас двадцать миллионов незабытых,
Убитых, не вернувшихся с войны.
...
Расул Гамзатов
➖➖➖➖➖
‼️ Бүген «Белем Радиосында» көн дәвамында Татарстанда туган Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат, Җиңү көненә багышланган җырлар һәм шигырьләр тыңларга була.
⏸️ «Белем Радиосы»: https://radio.belem.ru

👍9🔥4
Белем Академиясе мәктәп укучылары һәм видеомонтаж белән кызыксынган һәркем өчен "Видеопродакшн для начинающих" дип исемләнгән яңа курс оештыра.
Белем.ру компаниясе әлеге мәгълүматны әдәби марафончыларга да тәкъдим итә!
Курсны уңышлы узган кеше:
- видеомонтаж программалары мөмкинлекләре белән якыннан таныша;
- сценарий язарга, раскадровка, монтаж, мобиль монтаж, тавыш дизайны (тавыш эффектларын ясау), яктылык белән эшләү һ.б. шундый эшләр башкарырга өйрәнә;
- буктрейлер, видеовизитка яисә башка файдалы видео ясый беләчәк.
- курс үтү турында тиешле документ алачак.
Тулырак мәгълүмат Белем Академиясе төркемендә (https://vk.com/academy.belem) яисә https://taplink.cc/course_videoproduction сылтамасы буенча.

👍12
Тагын бер матур гаилә белән матур әңгәмә була бүген Белем радиосында! 🙏🏻☺️
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
😍 ТЫҢЛАМЫЙ КАЛМА!
🔥 Бүген «Якшәмбе кичендә» Гыйниятовлар гаиләсе!
▫️28 май
▫️18:10
⏸️ Радионы тыңларга: https://radio.belem.ru

👍6