#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
😍 Дустым, синең үз мәктәбеңә һәм укытучыларыңа рәхмәт сүзләрен тапшыру хыялың бар икән, бу хыялыңны чынга ашыр һәм котлау сүзләрен «Белем радиосы» эфирында яңгырат!

✅ Тулырак мәгълүмат: https://radio.belem.ru/#/news/39

#РадиоБелем #БелемРадиосы
🔥3❤1👍1
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
1 ЧАСТЬ/ 1 ӨЛЕШ 👇

✅ Балачак - иң рәхәт, кабатланмас вакыт. Дуслар белән көне буе урамда уйныйсың, күңел ачасың. Әлеге чор минем өчен үтеп бара инде, әмма күңелдә мәңгегә сакланып калачак. (Галимҗанов Илназ, 12 яшь, Арча районы, Наласа авылы);

✅ Балачак -  иң яхшы чак. Чөнки син бар нәрсәне дә аңлап бетермисең... Уйныйсың, биисең! Синең мәшәкатьләрең дә юк. Һәр бер көнне елмаеп йөрисең. (Гайниева Латыйфә, 9 яшь, Казан шәһәре);

✅ Минемчә, балачак - ул гомернең иң кызыклы һәм шук вакыты. Безнең һәрбер яхшы хәтирә шул рәхәт вакыттан. Балачакта без күп әйберләргә өйрәнәбез һәм кызык мәгълүматлар алабыз. Кыскасы, балачак - бик күңелле чак!!! (Сираев Закир, 9 яшь, Яр Чаллы шәһәре);

✅ Минем өчен балачак -  рәхәт тормышта яшәп, көн дә дуслар белән уйнау. (Мөхетдинова Назгөл, 9 яшь, Арча районы, Наласа авылы).

✅ Балачак - ул борчуларсыз, кайгысыз, күңелле чак. Шулай ук дуслар, иптәшләр белән төрле уеннар уйнау, күңел ачу вакыты. (Салихова Зәринә, 13 яшь, Тукай районы, Калмаш авылы);

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍4🔥1
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
2 ЧАСТЬ/ 2 ӨЛЕШ 👇

✅ Детство для меня - это самое лучшее время! Детство - это когда можно играть и учиться. Детство - это куча радостей, буря эмоций и добрые воспоминания. (Зарипова Ралина, 10 лет, город Казань);

✅ Тормышның иң ямьле чагы! (Альмуков Сөләйман, 9 яшь, Дәвләки авылы);

✅ Балачак - ул бер матур дөнья һәм ул дөньядан бер дә китәсе килми. (Хәсанова Зәлия, 11 яшь, Дәвләки авылы);

✅ Балачак - иң рәхәт чак, кайчан тормышның авырлыклары сине берничектә борчымый. (Зәйнетдинова Диләрә, 10 яшь, Каратун бистәсе);

✅ Балачак - ул шундый чак, кайчан синең бөтен әйберне беләсе, күрәсе, тотып карыйсы килә. Минемчә, тормыш яме шунда. (Хәбибрахманов Данил, 11 яшь, Дәвләки авылы);

✅ Балачак минем өчен иң бәхетле, шатлыклы, истәлекле чак. (Вәлиева Мәрзия, 11 яшь, Дәвләки авылы);

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍2🔥2
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
3 ЧАСТЬ/ 3 ӨЛЕШ 👇

✅ Детство - большая радость, беззаботность, игра с друзьями, школные уроки. (Галимзянова Иделия, 9 лет, город Агрыз);

✅ Детство - это такой волшебный мир, в котором дети играют в куклы, в мяч, в машинки. Хоть детство пролетает очень быстро, но всë же оно яркое и весёлое. (Абдуллина Карина, 9 лет, город Агрыз);

✅ Балачак – кеше тормышында иң мөһим һәм искиткеч вакыт. (Вәлиев Камиль, 12 яшь, Каратун бистәсе);

✅ Иң рәхәт һәм кайсыдыр дәрәҗәдә ирекле чак!(Сайфутдинова Зөлфия, 12 яшь, Каратун бистәсе);

✅ Балачак - тормышыбызның иң бәхетле, иң изге чоры. (Нәзыйрова Рәлия, 13 яшь, Каратун бистәсе).

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍3🔥3😇1
Дуслар! Белем радиосы группасына керегез, язылыгыз, танышларыгызга да тәкъдим итегез. Талантлы яшьләрне һәм мәктәп укучыларын радиобыз студиясендә көтеп калабыз!
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
🤩 Дуслар, бүген «Һөнәр иленә сәяхәт» тапшырунда Салават Фәтхетдинов шәкерте, автор башкаручы, бүгенге көндә Фирдус Тямаев төркемендә эшләп, тамашачыларга моң, дәрт таратучы Лия Морис белән әңгәмә!

▫️2нче июнь
▫️14:20 сәгатьтә

⏸ «Белем радиосы»: https://radio.belem.ru

#РадиоБелем #БелемРадиосы
🔥4
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
☀️ Хәерле көн!

😍 Бүген «Бездә кунак» тапшыруында шагыйрә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Фаяз!

▫️3 июнь
▫️17:20

⏸ Радионы тыңларга: https://radio.belem.ru

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍6🔥2
Белем радиосын булдыруда да Белем.ру компаниясенең өлеше зур. 👍🏻
Белем радиосы төркеменә керүегез, радионы яратып тыңлавыгыз - безнең өчен сездән зур бүләк! 🤲🏻😍
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем (Гульназ Рашитова)
😍 «Белем.ру» оешмасына бүген 16 яшь тулды!

🔥 Оешманың нигез салучысы һәм директоры - Гатауллин Раил Мәүлет улы.

✅ Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» оешмасы нәкъ менә бүген үзенең 16 яшьлек «юбилеен» үткәрә. 16 ел эчендә «Белем.ру» татар дөньясы, татар мәгарифе, фәне һәм мәдәнияте өчен үзенә күрә күп кенә эшләр башкарды.

🥳 КОТЛЫЙБЫЗ!

#РадиоБелем #БелемРадиосы
🎉9👍7🔥4
Дустым, сәлам 🔥

😍 Бүген «Якшәмбе кичендә» җырчы ИлГәрәй гаиләсе!

▫️ 18:00

Тыңламый калма 😉

⏸️ Радионы тыңларга: https://radio.belem.ru

#РадиоБелем #БелемРадиосы
👍4
XXIV #ӘдәбиМарафон проектына старт бирелде! Проектта уңышка ирешергә өйрәнергә теләгән һәр бала һәм яшүсмер катнаша ала!!!

Тулырак: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_19577
👍8❤1
Дуслар!!!
Балалар һәм яшүсмерләр өчен #ӘдәбиМарафон проекты башланды!
Үткәрелү вакыты: 1-21 июль
Гаризалар 1 июль 23:30 сәг. кадәр https://vk.com/adabimarathon адресы буенча рәсми берләшмәдә кабул ителә!

Проектның оештыручылары: #Татнетныүстерүфонды #ТатарстанЯзучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты #БелемРадиосы
👍9🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Әдәби марафончыларга беренчеләрдән булып хәбәр итәбез! 😊😉

Белем радиосы (https://t.me/radio_belem) җилкәнле яхтада сәяхәт бүләк итә!

https://vk.com/radio_belem?w=wall-214516465_880
👍12🔥2
Апас районы Әдәби Сабан туен каршы алырга әзерләнә! Ә сез әзерләнәсезме? 🙏🏻

Тулырак: https://tat-i.net/tt/node/663
👍13
Рәфил Җәләлиев белән бергә бер тапшыруда Белем радиосында кунакта булырга теләүче әдәбият сөючеләр игътибарына!
🔥 Рәфил Җәләлиевның ФАНАТЫН эзлибез!

😍 «Белем Радиосы»нда чыгучы «Йолдызлы Games» тапшыруының чираттагы кунагы - Рәфил Җәләлиев турында кем яхшырак белә икән? Бәлки, синдер?

✅ Аның турында сорауларга дөрес итеп җаваплар бир, иң күп балл тупла һәм, «Белем радиосы»нда кунак белән очрашып, тапшыруда катнашу мөмкинлеген от!

👉 Сылтама: https://forms.yandex.ru/u/64a7eb0f73cee728c5052816/

🕙 10 июнь 14:00 сәгатькә кадәр катнашырга өлгер!

#РадиоБелем #БелемРадиосы #ЙолдызлыGames #РәфилҖәләлиев
👍7🔥1
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!

"Көмеш кыңгырау" газетасына ярты елга язылу яисә видео төшерү һәм монтажлау (мәсәлән, видео форматында профессиональ буктрейлер ясарга өйрәнү) курсын отасыгыз килсә, Белем радиосыннан бүләк уйнатуда катнашыгыз!

Әлеге призлар балаларыгызга һәм үзегезгә менә дигән бүләк булыр, дип ышанып калабыз!

КАТНАШЫРГА: https://vk.com/radio_belem?w=wall-214516465_1041
🔥4❤1
Әдәби марафончылар анкета тутыралар

Бу быел 11 августта Апас районында Әдәби Сабан туен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен кирәк. Оештыручылар әлеге анкета нигезендә кайсы районнан күпме әдәби марафончы киләчәген ачыклыйлар, Әдәби Сабан туен матур итеп үткәрү буенча тәкъдимнәр җыялар.

❗️Анкетаны Әдәби Сабан туена килгән марафончыга да, әлегә килә алмыйм дип уйлаучы әдәби марафончыга да тутырырга кирәк.❗️

2023 елда Әдәби марафонда катнашкан 300 дән артык әдәби марафончы анкетаны тутырган инде. Әлегә анкетаны тутырмаган әдәби марафончыларның бүген-иртәгә анкетаны тутыруларын көтеп калалар һәм аларга тиздән чакыру хатлары да юлланачак.

Анкетага сылтама һәр әдәби марафонның үз приват чатында урнаштырылган.
👍6