#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
Хөрмәтле әдәби марафончылар!

Әдәби Сабан туе якынлаша (Апас районы, 11 август), димәк, көрәшчеләрне дә барлар вакыт!

#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11 июльдән (бүгеннән) башлап 25 июльгә кадәр үткәреләчәк. 2023 елда үткәрелгән әдәби марафоннарда катнашкан яшьләр һәм өлкәннәр арасыннан 16 шар финалист сайлап алыначак. Онлайн тур финалистлары быел 11 августта Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда "бил алышачак"!

Ярышта катнашу тәртибе: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_19716
❤7👍4🔥2
Бүген XXIV #ӘдәбиМарафон (балалар һәм яшүсмерләр) марафонының соңгы көне!
Барлык яшь финалистларны сынауны уңышлы узулары һәм бик күп файдалы һәм кызыклы әсәрләр һәм шигырьләр укулары белән чын күңелдән тәбрик итәбез! 💐👍🏻
❗️Игътибар! Әдәби марафончыларга шушы 1-2 көндә марафончы анкетасын тутырырга кирәк. Анкета Телеграмдагы XXIV #ӘдәбиМарафон приват-чатында беркетелгән. Приват-чатка чакыру исә марафон алдыннан һәр катнашучыга ВКонтактега шәхси хат белән юлланган иде.
❤6🔥3👍1
#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш) pinned «Хөрмәтле әдәби марафончылар! #ӘдәбиКөрәш проектының онлайн этабы тәмамланып килә. Катнашырга соңга калмагыз: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_19716»
Хәерле көн, әдәбият сөюче дуслар! 👌
Ә сез Белем радиосының "Халык әйтсә - хак әйтә" һәм "Әдип сүзе" рубрикалары өчен нинди мәкаль/цитаталарны тәкъдим итәр идегез? 📌
Белем радиосы Телеграм-каналына кереп, язылып, шунда комментарийларда языгыз әле! 👌
👍4👌1
Әдәби көрәшнең I этабы тәмамланып килә!
Бу атна ахырында ТР Язучылар берлегендә #ӘдәбиСабантуенда "көрәшү" өчен II турга финалистларны сайлап алачакбыз, насыйп булса! 🙏🏻

КАТНАШЫРГА: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_19716
❤9🔥3👍2
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә “Әдәби марафон” кысаларында үткәрелгән Әдәби көрәшнең беренче туры нәтиҗәләре билгеле булды.
ТУЛЫРАК: https://tat-i.net/tt/adabi-korash-2023-1-tur-finalistlar
❤13👍8👏1
Әдәби марафончылар күзлегеннән татар язучылары һәм шагыйрьләре рейтингы билгеле булды

ТУЛЫРАК: https://tat-i.net/tt/node/675

#әдәбимарафон #әдәбисабантуе #татарстан #язучылар #рейтинг
👍18
😍 Бүген Бөтендөнья китап сөючеләр көне!

👇 Соңгы тапкыр укыган яки хәзерге вакытта укый торган китап исеме һәм авторы белән бүлешегез әле!

#БелемРадиосы #РадиоБелем
❤9👍4🥰1
Конференциядә катнашучылар арасында әдәби марафончылар да булуы куандыра!
🔥 Бүген Казан шәһәренең 183нче гимназиясендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясе узды!

✅ Әлеге чарада татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

😍 «Белем Радиосы» да күргәзмә белән чыгыш ясады. Кунаклар безнең радио белән таныш, радионы тыңлыйлар һәм хезмәттәшлек тә алып барырга телиләр!

#БелемРадиосы #РадиоБелем
👍22🔥3👎1
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе укылган китаплар рейтингын (ТОП-10) урнаштырды: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2223764.htm
👏6🔥3👍1