Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам, дуслар!
Ә без, ял көннәре булуга карамастан, «Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесенә килгән иҗат эшләрен эфирга әзерләүне дәвам итәбез!
Бүген радиода кунакта үзе дә күпләр өчен остаз булган шәхес, филология фәннәре докторы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, Татарстан һәм Россия язучылар берлекләре әгъзасы Фоат Галимулла улы Галимуллин булды.
Радиобыздан аерылмагыз, бергә булыйк! 😉😊🙏🏻
ТЫҢЛЫЙБЫЗ: https://radio.belem.ru

❤15👍3🔥2🤩2
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем
Сәлам, сәлам, дуслар!
Без сезгә яхшы яңалык белән!!! 🔥🔥🔥
Бүгеннән башлап декабрь ахырына кадәр һәр көнне кичке 8 тулганда Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан оештырылган «Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесенә килгән иҗади эшләрне танылган дикторлар һәм радиобыз алып баручылары башкаруында тыңлый алачаксыз!
Бүген кич Саба районы Килдебәк мәктәбе укучысы Габсаттарова Зәмирә Рәсим кызының үзенең остазы - башлангыч сыйныфлар укытучысына багышлап язылган шигырен халкыбызның алтын тавышларының берсе - Фоат абый Галимуллин башкаруында/укуында ишетә алачаксыз! 😎
Көн дә безнең белән булыгыз! 😉😊
СЕЗНЕҢ БЕЛЕМ РАДИОСЫ: https://radio.belem.ru

🔥10👍9🙏4
Бүген 18:00 әсгатьтә Белем радиосында - ПРЕМЬЕРА!!! Ахырда сездән фикерләр көтеп калабыз!
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем
Белем радиосында - ПРЕМЬЕРА - ҮсешLab тапшыруы!!!
Әлеге тапшыру "Идел" яшьләр журналы белән берлектә әзерләнә. Тапшыруны яшь һәм талантлы журналист Рәфидә Галимҗанова алып бара.
ҮсешLab тапшыруы кысаларында без яшь талантларны барлыйбыз, иҗат һәм үсеш темасына фикер алышабыз.
Сезне бүген, 18:00 сәгатьттә тапшыруның иң беренче кунагы - Азат Гыймадиев белән әңгәмәдә көтеп калабыз!
Хәерле сәгатьтә!
❤️ куй, дусларың белән уртаклаш, радионы тыңла 👇🏻 һәм фикер алыш! Үсештә бул!
Радио 👉🏻 https://radio.belem.ru

👍6❤4
#ӘдәбиМарафон проектында берничә ел дәвамында өзлексез катнашучы, проектның иң актив катнашучысы буларак "Миллион татар" журналы тышлыгында фотосы урын алган әдәби әйдаман Рәзинә ханым Сәйфетдинова "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булды!
"Казан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узган Татарстанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын йомгаклау тантанасында аңа әлеге зур бүләк тапшырылды!
Татнетны үстерү фонды һәм Әдәби марафон проектының оештыру комитеты исеменнән Рәзинә ханымны чын күңелдән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Фотоның скрины Рәзинә Сәйфетдинова аккаунтыннан алынды: https://vk.com/razina_1973

👏18🎉6🔥4🏆2👍1
Әдәбият сөючеләр өчен "Белем радиосы"ннан шәп биремнәр! 😍😀
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем
Сәлам, сәлам, дуслар!
Ә сез беләсезме? Бүген бит - Халыкара тизәйткечләр көне!
Ял итеп арыгансыздыр инде, әйдәгез, бергәләп баш эшләтеп алабыз! Һәм телләрне дә көрмәкләндереп алыйк.
Бездән сезгә өч бирем:
1. Әлеге сурәттә татарча нинди тизәйткеч яшерелгән?
2. Тагын нинди тизәйткечләр беләсез? Татарча гына түгел, русча тизәйткечләр дә язсагыз була!
3. Берәр тизәйткечне аудиога яздырып комментарийларда калдырыгыз! Кем яхшырак әйтә ала икән?!
Киттекме?
PS. "Белем радиосы"н тыңлый-тыңлый җаваплар эзләү күңеллерәк, әйдәгез, радионы да ачыгыз: https://radio.belem.ru
#БелемРадиосы #РадиоБелем #тизәйткечләр

👍9🔥5
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем
Урраа!!! Ниһаять!
Белем радиосында яңа текә тапшыру! 😎
Йолдызлы тапшыру! Йолдызлар катнашында тапшыру! ✨"ЙОЛДЫЗЛЫ GAMES” ✨тапшыруы!
Тапшыруның иң беренче кунагы - беренче йолдыз - танылган шәхес, популяр актриса - Резеда Сәләхова! 😍😍😍
Бу тапшыруда һәркем үзенең кумиры белән Белем радиосы студиясендә очраша, ә һәр "йолдыз" үзенең фанаты/җанатары белән бергә уенда катнаша - тапшыруның алып баручысы Гөлназ Әхмәдиева әзерләгән кызыклы сорауларга җавап бирә һәм күңелле биремнәрне үти ала! 👍🏻
Беренче тапшыру ничек килеп чыктымы?! Текә килеп чыкты!!! 🔥🔥🔥 Чөнки башкача була алмый!!!
Тыңлыйбыз, бүген, 19 ноябрь, 18:00 сәгатьтә, Белем радиосында:
https://radio.belem.ru
PS. ❗️Игътибар! Киләсе тапшыруларда сез дә катнаша аласыз!
Язылыгыз һәм яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз:
- https://t.me/radio_belem
- https://vk.com/radio_belem
#белемрадиосы #радиобелем #йолдызлыgames #резедасәләхова #гөлназәхмәдиева

👍7🔥3
Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесендә татар китапханәләре дә катнаша!!!
Шундый китапханәләрнең берсе - Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта белем мәктәбенең мәктәп китапханәсе: http://biblio-nov-kir.ru/
Әдәби марафончылар исеменнән әлеге китапханәгә бәйгедә уңышлар теләп калабыз!
Рәсми сайт: https://konkurs.belem.ru/node/3682

👍9🔥1
Forwarded from Театр ТИНЧУРИНА - ТИНЧУРИН театры
Дөньякүләм XXV #Әдәбимарафон проектының финалистларын бүләкләү тантанасы 13 декабрь көнне театрыбызда үткәреләчәк.
Чара 13:00 сәгатьтә башланачак.
Оештыручылар:
В театре Тинчурина состоится награждение победителей XXV #ӘдәбиМарафон
Церемония награждения финалистов проекта пройдет 13 декабря в нашем театре. Начало церемонии в 13:00.
Организаторы проекта:
#тинчуринтеатры
#театртинчурина
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍16🔥2❤1🤩1
"Әкиятләрдә - тәрбия!" - ди Батулла! Килешәсезме?
Белем радиосы студиясендә бүген радио эфиры өчен берничә дистә әкият яздырылды. 🙏🏻😍

👍2
Forwarded from Белем радиосы - Радио Белем
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам, дуслар! 🤗
Сезнең әкиятләр яратканыгызны - кичләрен Белем радиосында әкиятләрне яратып тыңлаганыгызны күреп, белеп барабыз. ☺️😉
Һәм шуңа күрә дә бүген радиобыз студиясенә кунакка Батулла бабайны чакырдык әле! 😎🔥
Аның ничек матур итеп, тәмле итеп әкиятләр укыганын белсәгез икән!!! 🔥🔥🔥 Әкиятләр дә укый, кубызда да уйный, бака булып та бакылдый, казлар булып та каңгылдый, бозау булып та мөгри!!! Искиткеч!
Тиздән сез дә радиобызда Батулла әкиятләрен тыңлый алырсыз! 😉🤗
https://radio.belem.ru
PS. Ә сезнең Батулланың кайсы әкиятләрен укыганыгыз бар? Языгыз әле!
#БелемРадиосы #РадиоБелем #әкиятләр #Батулла

❤14🔥4🥰1
XXV #ӘдәбиМарафонның ТОП-10 язучысы
Кемнәр алар? ТОП-50 язучы: https://tat-i.net/tt/node/689
#әдәбимарафон #язучы #шагыйрь #драматург #әдип #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #рейтинг

👍9🔥4❤2
Хөрмәтле китап сөючеләр, китапның белем һәм илһам чыганагы, тел байлыгы булуын аңлаучылар!
Яңа сезон #ӘдәбиМарафон 📚 проектын башлыйбыз! 😍
2024 елда Әдәби марафон әдәби әйдаманнарны билгеләүдән башлана. Әгәр үзегездә лидерлык сыйфатлары тоясыз һәм проект барышында бу сыйфатларны тагын да ныграк үстерергә телисез икән, ул вакытта әдәби марафонның ВКонтакте социаль челтәрендәге төп берләшмәсенә керегез һәм үзегез артыннан башка әдәби марафончыларны да ияртегез!
#ӘдәбиМарафон2024 кагыйдәләре монда: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024

👍10
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!
Яңа сезон #әдәбимарафон2024 проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү ачылды!
Барыгызны да яңа проектта көтеп калабыз!
Яңа сезонның үзенчәлеге - катнашыр алдыннан үзегезгә әдәби әйдаман сайларга кирәк.
Тулырак: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_20897
ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!!!

❤8👍4🔥3🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Әдәби марафонда катнаш һәм ... СМАРТФОН ОТ!!!
Менә шундый анонс куясы калган икән, дуслар!
Чыннан да, XXV Әдәби марафонда катнашып К.Тинчурин театрына бүләкләү тантанасына килгән ХУҖИНА ГӨЛНАЗ РАФИС КЫЗЫ - ЯҢА СМАРТФОН ХУҖАСЫ булды!!!
Татнетны үстерү фонды исеменнән Гөлназ ханымны чын күңелдән котлыйбыз!
Барлык әдәби марафончыларны да якынлашып килгән Яңа ел белән тәбриклибез! Киләсе ел көтмәгәндә зур куанычлар, шатлыклар алып килсен!!!
PS. Смартфонны откан мизгелләр: https://t.me/teatrtinchurin/7521

🔥12🎄4👍3
XXVI #ӘдәбиМарафон 📚 проектында катнашучы хөрмәтле дуслар!
Бүген, 20:00 сәгатьтә XXVI #ӘдәбиМарафон проектының соңгы көне һәм шушы уңайдан Telegram'да туры эфирда “РФнең мәгариф отличнигы”, “Татарстанның атказанган укытучысы, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты (1989), Каюм Насыйри премиясе дипломанты, «Габдулла Тукайның тууына 135 ел» истәлекле күкрәк билгесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты һәм 4 дистә грамота белән бүләкләнгән танылган укытучы, шагыйрә, күп кенә китаплар һәм җырлар авторы Гөлнур Айзат белән туры эфир үткәреләчәк!
❗️Туры эфирга сылтаманы үзегезнең әдәби әйдаманнарыгыздан алырга мөмкин.
XXVI #ӘдәбиМарафон проектында катнашкан һәр әдәби марафончыны әлеге матур онлайн очрашуда көтеп калабыз!

❤20👍10🔥3
Кичә, 31 нче гыйнварда, Әдәби марафон проектының әдәби әйдаманы Замалеева Гөлия Нәбиулла кызы җәмәгатьчелек һәм мәгърифәтчелек өлкәсендә хезмәтләре өчен Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаек булды!
Әлеге премиягә лауреатлар арасында шулай ук актив әдәби марафончы, Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Кәшиф кызы Мирвәлиева да бар!
Татнетны үстерү фонды һәм барлык әдәби марафончылар исеменнән әлеге премиягә лаек булучы әдәби марафончыларыбызны чын күңелдән лаеклы бүләк алуы белән тәбриклибез!

🔥33👏17👍9❤2