#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
1.65K subscribers
273 photos
13 videos
1 file
166 links
#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!
Download Telegram
Дуслар!

XII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча оештырыла:
1. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
2. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
3. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
4. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
5. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
6. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе);
7. Инстаграм'да иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
8. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал;
9. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
10. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.

Гаризалар 3 нче октябрьгә кадәр кабул ителә.
БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama
ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/cYRtewHtJA4iZbkV7
👍1
XVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проектына старт бирелә!!! Ул 1-21 нче октябрь көннәрне үткәреләчәк.

Тулырак: https://vk.com/wall-143856908_12264
#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш) pinned «XVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проектына старт бирелә!!! Ул 1-21 нче октябрь көннәрне үткәреләчәк. Тулырак: https://vk.com/wall-143856908_12264»
Иртәгә XVII #әдәбимарафон проектының беренче көне! Онытмагыз! 😊 https://tat-i.net/tt/adabimarafon
Хөрмәтле XVII #әдәбимарафон әдәби марафончылары!
Әдәби марафонның приват чатында XVII #әдәбимарафон проектында катнашучылар өчен анкетага сылтама урнаштырылды.
Әгәр XVII #әдәбимарафонда катнашкан булсагыз, зинһар, шәхси хат белән ВКонтакте яисә Инстаграмда оештыручылардан килгән шәхси хатны ачып укыгыз һәм андагы сылтама буенча приват-чатка күчегез.
XVII #әдәбимарафон марафончылары өчен барлык рәсми мәгълүмат әлеге приват чатларда алып барыла.
Уңышлы көн теләп, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин
Хөрмәтле әдәбият сөюче һәм үзүсеш юлын сайлаучы дуслар! XVIII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проектына гаризалар кабул итүне башлыйбыз!

Ул Яңа 2022 елның иң беренче көнендә - 1 нче гыйнвар көнне башланып китәчәк һәм 21 көн дәвам итәчәк.

XVIII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

📚. Бәйгенең нигезләмәсен игътибар белән укып чыгыгыз: https://tat-i.net/tt/adabimarafon (!!!)
📚. Яңалыклардан хәбәрдар булып тору өчен ВКонтакте (https://vk.com/adabimarathon) яисә Телеграм'дагы (https://t.me/adabimarathon) рәсми берләшмә/канал яңалыкларына язылыгыз. Шулай ук оештыручыларның ВКонтакте һәм Инстаграм-аккаунтларына да язылырга тәкъдим итәбез.
📚. Урнаштырмаган булсагыз, компьютерыгызга (ноутбукка, планшетка) һәм смартфоныгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция: http://tat-i.net/tt/node/12).
📚. Марафон башлану игълан ителгән ВКонтакте'дагы (https://vk.com/adabimarathon) беркетелгән игълан-яңалыкка комментарийларда «+» тамгасын, татар телендә исем-фамилиягезне, тулы ничә яшь булуын, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны, кайсы социаль челтәрдә катнашачак икәнегезне хәбәр итеп катнашырга теләк белдерегез (Инстаграмнан катнашкан очракта, Инстаграм аккаунт адресын да өстәп языгыз, мәсәлән, https://instagram.com/rail_belem.ru) һәм, дусларыгызны да катнашырга өндәп, әлеге игълан-яңалык белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз. Катнашырга теләк белдереп гаризаны башка кеше (күршегез, туганыгыз, укучыгыз һ.б.) өчен тапшырырга ярамый.
📚. 21 көн дәвамында көн саен кимендә 10-15 минут татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәгездә дусларыгызны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм партнерларның хэштеглары белән урнаштырыгыз

Марафонда 20 яисә 21 көн катнашкан һәр кеше әдәби марафоннның финалисты исеменә лаек була, #ӘДӘБИСАБАНТУЕ чарасына чакырыла һәм #ӘДӘБИКӨРӘШтә катнашу мөмкинлегенә ия була. Әдәби марафончылар өчен #МИЛЛИОНТАТАР журналының махсус саны да әзерләнәчәк, марафончыларның әлеге журналда үз иҗатлары белән уртаклаша алу мөмкинлеге бар.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, "Татмедиа" акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы.

#Татарстан #татарлар #татартеле #әдәбият #китап #уку #үсеш #үзүсеш #уңышкаирешү
ТР Милли китапханәсе гыйнвар аенда узучы китап күргәзмәләренә чакыра❄️

📚Балалар залында «Кар. Китап өермәсе» темасына китаплар җыелган. Кыш, тынычлык һәм «салкын хюгге».

📚Яшүсмерләр өчен «Реаль могҗизалар» күргәзмәсен әзерләнгән. Көндәлек тормышта гаҗәеп әйберләрне күрү турында.

📚Классик залда — ХХ гасыр сәнгате турында китаплар.

📍Китапханәдә керү QR-код буенча, саклану чараларын онытмагыз😷
Хөрмәтле әдәби марафончылар!

Сезне XVIII #әдәбимарафон проектында уңышлы катнашуыгыз - максат куя алуыгыз һәм максатыгызга ирешүегез белән котлыйбыз! Бүгенге җиңү киләчәктә тагын да зуррак җиңүләргә илтсен! Туган телегез сезне киләчәктә зур уңышларга этәрсен!

Игътибар! Катнашучыларга приват-чатка керергә дип чакырулар юлланды (ВКонтакте'да шәхси хатларны укыгыз. Профилегез ябык яисә хатлар кабул итү ябык булса, дөньядан бикләнеп ятсагыз - чакыру килмәскә дә мөмкин. 😜😉😊)

PS. Быел әдәби марафоннарда аеруча актив катнашучыларны һәм әдәби әйдаманнарны (үзләре артыннан башкаларны да ияртә алганнарны) шактый күп сюрпризлар көтә. Моңарчы махсус әйтми тордык. Бүләк өчен генә түгел, ә чын күңел белән әдәби марафон проектында актив катнашкан кешеләрнең исемлеген ачыкларга тырыштык.
Андый марафончыларны ачыклау әле дәвам итә - 1 апрель көнне яңа әдәби марафон башланачак.

Бүгенге көндә #әдәбиәйдаман исеменә лаек булган марафончыларга инде бүләкләр (календарьлар) әзер, алар өчен якын көннәрдә Казанда махсус очрашу әзерлибез.
👍2
Ә әлегә Апас районы Каратун укучылары әзерләгән матур мизгелләр белән танышырга чакырабыз! 😊👍🏻👏🏻
Хәерле көн, хәзмәттәшләр!
В рамках программы "Мәдәният. Мәгариф. Тарих" приглашаем Вас на экскурсию в
интерактивный мультимедийный комплекс истории татарского театра «Шәрык клубы» («Восточный клуб»).
Собираемся 28 января в 15.30 по адресу ул.Татарстан, 8
Экскурсия бесплатная.
Регистрация обязательна т. 89172973593
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм үзләрен камилләштерүчеләр!

XVIII #әдәбимарафон проектының финалистлары исемлеге Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында http://tat-i.net/tt/finalistlar-18 адресы буенча урнаштырылды! Иртәгә, җомга көнне, исемлек тулысынча формалашып беткәч, әлеге исемлек астында электрон форматта катнашучы дипломы урнаштырылыр, дип планлаштырылган.

Барлык финалистларны да чын күңелдән тәбриклибез һәм 2022 елның җәй айларында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ форматында үткәреләчәк тантаналы чарада көтеп калабыз. Финалистларның һәрберсе киләсе #әдәбикөрәш бәйгесендә катнашу хокукын ала һәм "Миллион татар" журналына үзенең иҗат җимешен юллый ала (әсәр/шигырь белән бергә тулысынча ФИОгыз, сыйфатлы фотогыз, катнашкан марафон номерыгыз һәм ВКонтакте профилегезгә сылтама да юлларга кирәк).

XVII-XX #ӘДӘБИМАРАФОН һәм II #ӘДӘБИСАБАНТУЕ проектлары ПФКИ (Президентский фонд культурных инициатив) ярдәме белән оештырыла.
👎1
Әдәбият сөючеләр, тел, мәдәният, фән һәм мәгълүмати технологияләр белән кызыксынучылар игътибарына!

Белем Академиясе (Белем.ру компаниясенең структур бүлекчәсе) Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы белән берлектә һәм берничә министрлык катнашында "Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр" дип исемләнгән I Россиякүләм фәнни-гамәли конференция үткәрә. Конференциядә мәктәп укучылары да катнаша ала (катнашу бушлай). Фәнни хезмәтләр җыелып, анализланып, ахырда җыентык та чыгачак.

Тулырак мәгълүмат Белем.ру порталында: http://belem.ru/language-society-and-information-technology
ВКонтакте челтәрендә порталның рәсми-каналы: https://vk.com/belem_ru
Хөрмәтле әдәби марафончылар!

Якынлашып килгән матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сезгә барыгызга да бер зур бүләк ясарга - Белем Академиясе тарафыннан нәфис затлар өчен "Түбәтәй-таблетка тегү серләре" дип исемләнгән мастер-класс үткәрергә булдык!
Сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм һәрбер әдәби марафончыга 10% ташлама ясыйбыз:
https://www.instagram.com/p/Cau4R74tqee/
Киләсе әдәби марафонга үз кулларыгыз белән теккән түбәтәй киеп килә алачаксыз! 😉😊
Үткәрелү урыны: Казан, К.Насыри урамы, 25, 312 каб.
Теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/62239891360546b90ad6ac89/

Ихтирам белән, Белем.ру, Татнетны үстерү фонды һәм Белем Академиясе коллективлары исеменнән Раил Гатауллин
👍1