Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия президенты Владимир Путин пилотсыз очкычларның бүген иртән Мәскәүдәге биналарга килеп төшүенә карата фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, бүгенге вакыйгалар — Русиянең Украина күзләү штабына ясаган һөҗүменә җавап.

Киев Мәскәүгә һөҗүм итүен кире кага.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Ә сез Путинга ышанасызмы?

@azatliqradiosi
🤮2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия президенты Владимир Путин пилотсыз очкычларның бүген иртән Мәскәүдәге биналарга килеп төшүенә карата фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге вакыйгалар — Русиянең Украина күзләү штабына ясаган һөҗүменә җавап. Киев Мәскәүгә һөҗүм итүен кире кага.…
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русиядә сугыш хәле кертергә кирәк, ди.

Бу фикерне ул бүген иртән Мәскәүдәге кайбер биналарга дроннар килеп төшкәннән соң җиткерде.

Исегезгә төшерәбез: Рамзан Кадыров Русиядә сугыш хәле кертү турында беренче тапкыр сөйләми. Ул бу теманы әледән-әле күтәреп тора. Мәсәлән, шушы ук фикерне узган елның 14 сентябрендә җиткергән иде (ул вакытта Русиядә әле мобилизация дә игълан ителмәгән иде).

Кадыровның сүзләренә гадәттә колак саласызмы?

@azatliqradiosi
💩7🤡3
Соңгы 17 елда Казан урамнарының 46 процентына татар, 54 процентына — урыс исемнәре бирелгән.

Чаллыда исә урам исемнәрен тәрҗемә итмәскә җыеналар. Исем йә татарча, йә урысча булачак.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәсе комитетында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге топонимнары торышын карадылар.

Казан шәһәр думасы секретаре, шәһәрнең топонимика комиссиясе рәисе Альбина Рәфыйкова сүзләренчә, җирле хакимият татар һәм урыс телләрен тигез кулланырга омтыла.

"Совет чорында Казандагы урамнарның зур өлешенә урыс исемнәре бирелгән. Топонимика комиссиясе бу вазгыятьне исәпкә алып һәм икетеллелек булсын өчен Казанның башкарма хакимиятенә урыс һәм татар телендә атамалар тәкъдим итә. 2006 елдан бүгенгә кадәр бирелгән 351 урамның 162се татар исемнәре, 189 — урыс исемнәре белән аталды", диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬13👎2🤔1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 31 май, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Оккупациядәге ЛНРдагы Карпаты авылында урнашкан кошчылык фабрикасына һөҗүмдә 5 кеше һәлак булган дип хәбәр итә Русия мәгълүмат агентлыклары. Украина кораллы көчләре HIMARSтан аткан дип белдерелә.

🔸31 майга карты төндә Краснодар краендагы Афипский нефть эшкәртү заводына дрон һөҗүме булган. Зыян күрүчеләр юк, 100 дүрткел метрда янгын чыккан диелә.

🔸Бүген шулай ук Брянский өлкәсендә "Погар" чик аша узу пунктына да һөҗүм булган ди яза Baza.

🔸Американың сугышны өйрәнү институты (ISW): Путин Мәскәүгә кичә булган дроннар һөҗүменең әһәмиятен киметен күрсәтә, чөнки аның җавап мөмкинлекләре бик әз.

🔸НАТО җитәкчелеге Косово төньягына өстәмә көчләр җибәрергә карар кылган. Монда бәрелешләр булды, альянсның 30лап вәкиле яраланды.

🔸Төньяк Корея Япония ягына ракет җибәргән. Кайбер фаразларга караганда, анда күзләү иярчене урнаштырылган. Ул суга төшкән диелә.

🔸Америка Украинага Русия эчендәге һөҗүмнәрне хупламавы турында җиткереп тора дип белдерде Ак йорт пресс-секретаре Карин Жан-Пьер.


Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Яңалыкларыгыз булса, @azatliqradio аккаунтына языгыз, анонимлык гарантиялибез.
❤2🔥1
Белгородның Украина белән чиктәш җирләреннән балаларны Воронежга чыгарачаклар

"Бүгеннән Щебекин һәм Грайворон бүлгеләреннән балаларны чыгара башлыйбыз. Бүген (31 майда - ред.) беренче 300 бала Воронежга җибәреләчәк", диде губернатор Вячеслав Гладков.

Губернатор бу белдерүен Щебекинга чираттагы атышлар булганнан соң ясады. 31 майга каршы төндә ясалган һөҗүмдә дүрт кеше җәрәхәтләнде, ди ул.

Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Белгород өлкәсенең торак пунктлары даими рәвештә атышларга эләгә.

Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥4🥰1😢1
"Татарстанга килүче туристлар саны арта, әмма Казанда татарлык җитми"

Татарстан туристларны җәлеп итү ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында. 2023 елның беренче өч аенда республикага 900 меңләп кеше килеп киткән. Төбәкләрдән мәктәп укучылары да килә башлаган.

Ә менә Русиягә санкцияләр кертмәгән Көнчыгыш илләре — Иран, Кытай, Төркиядән чит ил туристларының артуы күзәтелми икән. Азатлык гидлар һәм Татарстанга турлар оештыручы туроператор җитәкчесе белән сөйләште.

Казанда туристларга күрсәтерлек татарлык бармы, районнардагы объектларга кемнәр йөри, туристлар күбрәк ниләр күрергә тели - безнең материалда укыгыз.

Төп сайтта.
Көзге сылтама аша.
Телеграмда.
😢7👍4🔥1
Кыргызстанда түрәләргә кыргыз телен белүне мәҗбүр итүче канун кабул ителде

Бүген, 31 майда Кыргызстан парламенты өченче укылышта дәүләт теле турындагы канун өлгесен кабул итте.

Документта әйтелгәнчә, дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, хәрбиләр, хөкемдарлар, белем бирү йортларында эшләүчеләр, фәнни хезмәткәрләр һәм башкалар телне уртача дәрәҗәдә (В1) белергә тиеш.

Моннан тыш, хакимият оешмаларының эш теле – кыргыз теле булырга, теле-радио ширкәтләрдәге тапшыруларның яртысыннан артыгы кыргызча булырга тиеш.

Хәзер гамәлдә булган нормаларга ярашлы, Кыргызстанда дәүләт оешмалары һәм башка оешмалар эшчәнлекләрен урысча да алып бара ала.

Кыргызстанда латин әлифбасына күчү турында да сүзләр йөри башлады. Элекке Советлар берлегенә кергән Үзәк Азия илләрендә соңгы арада урыс теленнән читләшү, кириллицадан латинга күчү тенеденция ныграк күзәтелә.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
❤24🔥3🤔1
2023 елда Татарстанга бюджет кредитларының 7 миллиард сумын чигерергә мөмкиннәр

Бу хакта Татарстанның финанс министры Радик Гыйззәтуллин белдерде. Русия хөкүмәте кабул иткән карарларга ярашлы, әгәр төбәктә инфраструктура проектларын тормышка ашыру салым түләүләре артуга да китергән икән, төбәкнең дәүләт бурычы киметеләчәк, дип аңлаткан министр.

Сүз 2013 елда Казанда Универсиада уздыру һәм инфраструктура объектлары төзү өчен алынган кредитлар турында бара. Якын елларда Татарстанның 73 миллард сум бурычын сызарга мөмкиннәр.

2023 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 103,5 млрд сумга җиткән иде. Бу узган елның ноябрь азагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк. Ел ахырына бу тагын да артачак диелгән иде.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
🤔3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2023 елда Татарстанга бюджет кредитларының 7 миллиард сумын чигерергә мөмкиннәр Бу хакта Татарстанның финанс министры Радик Гыйззәтуллин белдерде. Русия хөкүмәте кабул иткән карарларга ярашлы, әгәр төбәктә инфраструктура проектларын тормышка ашыру салым…
Әйткәндәй, 15 ел элек 31 майда Казан Универсиада уздыру хокукы алган иде. Ярышларны уздыру өчен бик күп спорт объектлары, юллар төзелде. Ләкин Татарстан моның өчен алган бурычларын һаман кайтарып бетерә алмый.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Универсиада уздыру 228 миллиард сумга төшкән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2009 елдан башлап Универсиада өчен төзелгән спорт һәм транспорт корылмалары һәм шулай ук хезмәтләндерү инфраструктурасы өчен 67 миллиард сум федераль үзәктән, 81 миллиард сум республика казнасыннан, 62 миллиард сум бюджет кредитларыннан һәм 80 миллиард сум инвестор акчалары тотылган.

Хәтерлисезме соң бу көннәрне?
🤷‍♂5🔥3👍1
Бүген Казанга Росгвардия башлыгы Виктор Золотов килгән.

Ул Росгвардия Татарстан идарәсенең яңа бинасын ачуда катнашкан. Бина Лазарев урамында урнашкан.

Золотов бина ачарга гына килгәнме, башка төрле сөйләшүләр буламы - анысы хәбәр ителми.

Росгвардия — 2016 елда эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре нигезендә оештырылган. Русия президенты Владимир Путин яңа структураның террорчылыкка һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшәчәген һәм ОМОН, СОБР үтәгән функцияләрне дә дәвам итәчәген әйткән иде. Росгвардиянең бар Русия буйлап 300 меңләп хезмәткәре бар.
🤡12💩8👎3👍2🤬2❤1🖕1
Русия хөкүмәте "Новороссия тимер юллары" дигән яңа дәүләт оешмасы төзегән.

Бу фәрманны ил премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Яңа оешма Русия Украинадан басып алган фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, аннексияләнгән Запорожье һәм Херсон өлкәләренең бер өлешендәге тимер юлларны берләштерергә тиеш.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3🤡1
😀👍🏽 Татарча сүз байлыгын билгеләүче интернет-проект барлыкка килде.

Ул татар телен камил белүчеләр һәм татарча өйрәнүчеләр арасында телне популярлаштыру максатын куя.

Сайтта теләүчеләргә татар теленнән тест узарга тәкъдим ителә. Сораулар арасында сирәк кулланылган сүзләр дә бар, уйлап табылган сүзләр дә тәкъдим ителә (бу очракта татарча мондый сүзнең булу-булмавын билгеләү кирәк).

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤12👍3🔥2🥰1
"Хәзер якынча 3500 сум стипендия алам. Өстәмә түләүләр бар: фәнни, иҗади, спорт һәм башка укудан тыш эшчәнлектә казанган уңышлар өчен. Шулай ук, инвалидлар, аз керемлеләр өчен һәм башка иҗтимагый стипендияләр (яхшы укысаң — якынча 14 000 сум, начар укысаң, 4 000 сум тәшкил итә) һәм материаль ярдәм бар (елга бер мәртәбә 10 000 сум)."

Студент стипендия акчасына яши аламы? Яшьләр төрле фикердә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5🤷‍♂2
Дәүләт ярдәме биреләсе фильмнарны сайлап алучы шурадан танылган режиссёрлар чыгарылган.

Алар урынына Урыс православ чиркәве вәкилләрен керткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

"Менә сиңа кина" диләрме әле?..

@azatliqradiosi
😁4😈3🤷‍♂1🤮1
Уфаның ике зиратында Украинага каршы сугышта һәлак булучылар өчен аерым рәтләр бүлеп бирәчәкләр.

"Көньяк-5" һәм "Төньяк-2" зиратларында моның өчен икешәр кишәрлек бирелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤷‍♂1
Русиядә күмү чыгымнары 30-50 процентка арткан.

Әйтик, кремация бәясе 36 процентка арткан: 21 мең сумнан 28,7 мең сумга җиткән. Кабер казу 13 процентка кыйбатланып 8765 сум булган, табут ясау 52 процентка арткан (6729 сум).

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2🤷1
Русия мәхкәмәсе дүрт кырымтатарны 12 елдан 17 елга кадәр хөкем итте.

Аларны террорчы оешма оештыру һәм аның эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапканнар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬11
Татарстан нефтьчеләре республика бюджетына табыш салымын киметкән.

Бу хакта бүген Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасының бюджет комитеты утырышында белдерде. Ул республика казнасының төп тулыландыручыларның берсе — "Татнефть" ширкәте мисалында сөйләде.

"Фаразларга караганда, быелның алты аенда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, "Татнефть" ширкәте 8,5 млрд сумга салымын киметә", диде ул.

Гайзатуллин сүзләренчә, Татарстанның табыш салымы кимүе нефтькә һәм нефть химиясенә бәяләр төшүе һәм федераль үзәкнең үз файдасына күбрәк салым җыюы белән бәйле.

"Вазгыять яхшырачак дип әйтеп булмый", ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬7🔥1😁1🤔1
Хөрмәтле укучыларыбыз! Исегезгә төшерәбез: Азатлыкның YouTubeта да каналы бар.

Анда видеолар гына түгел, төрле сораштырулар, яңалыклар, хәтта табышмаклар да чыга.

Безнең каналга язылыгыз! Бергә булыйк, аралашып торыйк! 😊

👉 youtube.com/@azatliq

@azatliqradiosi
👍7❤1🔥1