Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда ФСБ террорчылыкны аклауда шикләнеп 22 яшьлек ирне тоткарлаган

Казанда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре радикаль дини идеология тарафдарын террорчылыкка өндәүдә шикләнеп тоткарлаган. Бу хакта Татарстандагы ФСБ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 22 яшьлек казанлы «Телеграм»да Русиядә тыелган террорчы оешманы пропагандалаучы язулар калдырган .

ФСБ «Террорчылык эшчәнлегенә ачыктан-ачык өндәү, террорчылыкны ачыктан-ачык аклау яки пропагандалау» маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе тоткарланган егетне сак астына алу турында карар чыгарган.
Март аенда ФСБ Казан һава аланында 25 яшьлек татарстанлыгы тоткарлаган иде. Куәт оешмалары фаразынча, ул Якын
Көнчыгышка китеп, террорчы оешмага кушылырга җыенган.

▪️2026 елның өченче чирегендә Русия мәхкәмәләре «террорчылык» белән бәйле эшләр нигезендә 720 хөкем карары чыгарган. Бу -  хәзерге Русия тарихында иң югары күрсәткеч. Бу хакта «Первый отдел» проекты һәм Parubets Analytics тикшеренүендә әйтелә. Әлеге эшләр нигезендә барлыгы 779 кеше хөкем ителгән.
🤬5🖕1
Apple iPhone-ның урыс төймәсарына татар һәм тагын 52 тел хәрефләрен чыгарды

iPhone өчен яңа iOS 27.2 системында урыс төймәсарына Русия халыкларының 53 теленең хәрефләре өстәлде. Бу хакта дигитал проектлар авторы, тыва активисты Али Кужугет хәбәр итте.

— Хәзер О хәрефенә басып торсаң – Ө, У хәрефенә – Ү, Ў, Ұ, Н хәрефенә Ң хәрефе чыга. Тыва, саха (якут), башкорт, чечен, удмурт, татар һәм тагын илледән артык телдә өстәмә кушымталар куймыйча, турыдан-туры урыс төймәсарында язарга мөмкин, — диде ул.

Бу мөмкинлекне Азатлык Радиосы да тикшерде. Урыс төймәсарында чыннан да татар хәрефләрен куллану мөмкинлеге барлыкка килде. Яңа мөмкинлекне куллану өчен смартфонны iOS 27.2гә яңартырга кирәк.

Кужугет сүзләренчә, Apple моны телләр активистлары җыйган датасетка охшатып эшләгән.

— Төймәсардагы хәрефләр – беренче адым гына. Киләсе адым – милли телләр өчен автотөзәтү һәм сүз тәкъдимнәре. Хәзер ул шуның өстендә эшлим дә, — ди активист.

Кулланып карадыгзымы? Уңайлымы?

Тулырак 👉️️️️️️монда укыгыз.
👍10❤3😢1🥱1
Чаллыда мәхкәмә бер хатын-кызга Телеграмдагы видео өчен Русия армиясен «дискредитацияләү»дә гаепләп 30 мең сум штраф салган

Татарстанның Чаллы шәһәр мәхкәмәсе 14 октябрьдә Вера Давыдовага Русия армиясен «дискредитацияләү» маддәсе нигезендә 30 мең сум штраф салган. Бу хактагы карарны мәхкәмә сайтында бар.

Эш материалларына караганда, Давыдова «Телеграм»да ниндидер видеоязма урнаштырган. Видеода нәрсә булганы билгесез.

Видеоэлемтә аша узган утырышта Давыдова видеоны ахырына кадәр карамыйча урнаштыруын һәм армияне «дискредитацияләү» максаты булмавын белдергән.

Аның сүзләренчә, видео турында шалтыратып хәбәр иткәч, ул язманы шунда ук бетергән. Давыдова гаебен таныган һәм үкенүен белдергән.

🔸 Украинага каршы кораллы һөҗүм башланганнан соң ук Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга, шулай ук социаль челтәрләрдә армия турында «фейк» мәгълүмат таратуда яки аны «дискредитацияләүдә» гаепләнүчеләргә каршы административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләрне 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🔸 Илдә, асылда, хәрби цензура кертелгән. Ул мәгълүмат чараларына сугыш турында дәүләт карашыннан аерылып торган мәгълүмат таратуны тыя.
😢4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Франциянең Сен-Дени шәһәре Азат Мифтаховка мактаулы ватандаш исеме бирде

7 ноябрьдә Франциянең Сен-Дени шәһәрендә татар сәяси тоткыны, математик Азат Мифтаховны яклау чарасы узды. Шәһәр мэры аңа мактаулы ватандаш исемен бирде. Бу — Азатка теләктәшлек белдерүнең символик адымы.

Чарада галимнәр, хокук яклаучылар һәм активистлар катнашты. Алар арасында танылган математик Мишель Бруэ да бар иде. Франциядә сыену алган Татарстан иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыгышында тагын бер татар активисты Фазыл Вәлиәхмәтовны да иреккә чыгару өчен көрәшергә кирәклеген әйтте.

Азат Мифтахов — Түбән Камадан чыккан математик. Ул 2019 елда тоткарланды, 2021 елда алты елга, ә 2024 елда тагын дүрт елга хөкем ителде. Хәзер ул Ямал-Ненец бүлгесендәге «Полярная сова» колониясендә утыра.

Аның хәзерге төрмә срогы 2027 елның сентябрендә тәмамланырга тиеш. Әмма хокук яклаучылар Русия хакимияте аны яңадан төрмәдә калдырырга мөмкин дип борчыла.
❤12👍1
Казанда Сөембикә манарасына ярымайны кире куйдылар

Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасына яңартуга алган ярымайны бүген кайтардылар. Эшләрне башкарган реставратор Борис Симаков сүзләренчә, яңарту эшләре гадәти тәртиптә узган һәм бер айдан артык вакыт алган.

Реставрация өчен барлыгы 14 китап сусаль алтын кулланганнар. Һәр китапта 9га 9 сантиметр зурлыгындагы 60шар бит бар.

Эшнең төрле этапларында дүрт белгеч катнашкан.
Реставраторлар башта конструкциянең өслеген чистарткан, аннары барлык өлешләренә махсус «Мордан» лак-җилемен сөрткән. Аның өстенә нибары 4 грамм авырлыктагы бик юка сусаль алтын катламы җәйгәннәр.

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ярымай урнаштырылган корылма авырлыгы 80 килограммнан артмый. Ул бакырдан эшләнгән.

Сөембикә манарасын төзекләндерү кысаларында ярымайны 5 октябрьдә салдырганнар иде. Ул 15 ел элек урнаштырлган.

Фото: Вечерняя Казань
❤12
Башкортстан көллияте җитәкчелеге студентлардан атом-төш коралы өчен җаваплы хәрби бүлектә хезмәт итү турында анкета тутыруны таләп иткән

Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр көллияте студенты «Идите лесом» хокук яклау проектына сөйләвенчә, уку йорты җитәкчелеге хәрби бүлек вәкилләре белән очрашулардан соң чыгарылыш төркемнәрендәге егетләр арасында сораштыру үткәрергә кушкан.

Студент «Идите лесом» проектына җибәргән анкетада, аерым алганда, көллиятне тәмамлаганнан соң нәрсә белән шөгыльләнергә җыенуын күрсәтергә кирәк. Җавап вариантлары арасында укуны дәвам итү, эшкә урнашу, армиядә хезмәт итү һәм Русия саклану министрлыгының 12нче баш идарәсенә хәрби хезмәткә керү бар.

Хокук яклаучылар аңлатуынча, әлеге идарә атом-төш коралын саклау, аны хезмәтләндерү аны саклау өчен җавап бирә.

Студентларга шулай ук кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләүләре турында сорау биргәннәр. Моннан тыш, 12нче баш идарәгә хезмәткә кергән очракта нинди түләүләр һәм ташламалар каралуы турында белү-белмәүләрен ачыкларга теләгәннәр.

Көллиятнең рәсми сайтында пилотсыз системнар бүлекләренә хезмәткәрләр җыю турында игълан да урнаштырылган. Контракт төзегән өчен бер тапкыр 1,4 миллион сум түләү, бер ел эчендә дүрт миллион сумга кадәр акча һәм «көллияттән социаль һәм матди ярдәм» вәгъдә итәләр.

Украинага каршы сугышта һәлак булган хәрбиләрнең ачык чыганаклар аша ачыкланган саны ягынан Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче урында кала. 2022 елның 24 февраленнән бирле республикадан кимендә 11 284 хәрби һәлак булган.
Башкортстан студентына дәүләткә хыянәт итү һәм диверсияләр эше нигезендә 16,5 ел төрмә җәзасы биргәннәр

Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция гомуми юрисдикция мәхкәмәсе дәүләткә хыянәт итүдә һәм кәрәзле элемтә объектларында диверсияләр оештыруда гаепләнгән 21 яшьлек Мәләвез индустриаль көллияте студентының җәза вакытын алты айга киметкән. Нәтиҗәдә, аны 16 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта РБК-Уфа ФСБ идарәсенең матбугат хәбәренә сылтанып яза.

Хөкем ителүче беренче дүрт елын төрмәдә, калган вакытын кырыс тәртипле колониядә уздырырга тиеш.

ФСБ хәбәрендә хөкем ителүченең исеме аталмый. Мәхкәмә карары гамәлгә кергән. Студентның үз гаебен тану-танымавы билгесез. Тикшерү мәгълүматын бәйсез раслау юк.

Эш материалларына караганда, 2025 елда егет «Украина махсус хезмәтләре кушуы белән», акчага ялланып, Уфадагы кәрәзле элемтә объектларына ут төрткән. ФСБ мәгълүматына күрә, аны Уфаның Дим районында тагын берничә шундый объектка ут төртергә маташканда тоткарлаганнар.

Русия Югары мәхкәмәсе каршындагы Мәхкәмә департаменты мәгълүматларына күрә, 2024 елда илдә диверсияләр турындагы эшләр нигезендә 69 гаепләү карары чыгарылган. The Moscow Times басмасы мәхкәмә эшләре картотекасын өйрәнеп хәбәр итүенчә, 2025 елның беренче тугыз аенда судлар диверсияләр турындагы маддәләр нигезендә 55 җинаять эшен караган.
🔥1🤬1
Цензуралы "Айтматов". Ни өчен Русиядә фильм туракланып күрсәтелде?

Мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматов туоында Кыргызстан иҗат иткән фильм Русиядә цензурага дучар ителде: аннан Сталин чорында Айтматовның әтисен атып үтерү, күмәк каберләрдә кешеләрнең җәсадләре яткан кадрларны киселде. Ни өчен Русия золым темасын күтәрмәскә тырыша?

💬"Мемориал" хокук яклау оешмасы вәкиле, сәяси репрессияләр тарихын өйрәнүче Александр Черкасов "Айтматов" фильмының Русиядә цензурага эләгүе бүгенге шартларда гаҗәеп хәл түгел дип саный. Аның фикеренчә, Русия хакимияте совет чорындагы репрессияләр тарихын системлы рәвештә үзгәртү, тарихи хәтерне юкка чыгару, Сталин чорында кылынган золымны аклау сәясәтен алып бара.

💬"Русия бу тарихтан курка. Сталин, ул корган систем, НКВД коточкыч кабәхәтлек, явызлык кылганын кабул итә алмый. Уңайсыз тарих булса да, аны тану кирәк. Ә без бу дәрәҗәгә җитмәдек. Кыргызлар бу чикне узды. Үз дәүләтең булып яшәү менә бу тарихны өйрәнү, шушындый кинолар чыгару өчен булса да кирәк икән", - диде Казандагы тамашачы.

🔻 Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз
🔻 Фильмны карадыгызмы?
😨4🤬2❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Apple iPhone-дагы урыс төймәсарына татар һәм башкорт хәрефләрен кертте

Моның зууур китек ягы шул – татарча язу урыс клавиатурасы нигезендә кала, ягъни татарча язу өчен башкалар арасыннан нәкъ менә шул урыс төймәсарын сайларга кирәк булачак. Ә менә Androidта татар тамгасарын аерым куеп була

iPhone ияләре татарча, йә башкортча язарга теләгәндә хәзер Ә хәрефен «эт» дигәндәге Э төймәсенә басып торып, шунда ачылган тәрәзәдән сайларга мөмкин. Ө хәрефе кирәксә – ул «он» дигәндәге О аша, Ү хәрефе – У аша, Ң хәрефе Н аша, «һәм» дигәндәге Һ хәрефе Х аша чыга. «Җәй»нең Җ хәрефе – мантыйгын инде аңлагансыздыр – Ж хәрефе артына качкан.

Моның зур китек ягы шул – татарча язу урыс клавиатурасы нигезендә кала, ягъни татарча язу өчен башкалар арасыннан нәкъ менә шул урыс төймәсарын сайларга кирәк булачак. Ә менә Androidта татар тамгасарын аерым куеп була.

Ә сез смартфоннарда татарча ничек язасыз? Татар хәрефләрен кулланасызмы?
👍5🔥5