Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татар шурасы Татарстанның Конституциясен искә алып мөрәҗәгать чыгарды

Анда шураның 2027 елны Конституция һәм референдум елы дип игълан итү турында әйтелә.
 
Чит илдә оешкан яңа татар оешмасы — Татар шурасы 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгать чыгарды.
Анда Конституциянең Кремльдән төшерелмәве, референдумга таянуы һәм халык сайлавы белән беркетелүе әйтелә.

"Табигый ки, Мәскәү моның белән килешә алмады. 1999 елдан, Путинның Кремльгә килүеннән башлап, Татарстан Республикасы Конституциясенә, ягъни суверенитетның хокукый нигезенә каршы эзлекле һөҗүм башлана. Ә 2023 елның гыйнварында Татарстан Дәүләт шурасы тышкы басым астында Төп Канунга үзгәрешләр кертү белән генә чикләнмәде — асылда, аның сәяси талауында катнашты", диелә.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, бу реформа түгел, ә буйсынучан тавыш бирү белән рәсмиләштерелгән конституцион түнтәрелеш.

Шура белдерүенчә, Конституциядән республиканы объект түгел, ә мөстәкыйль субъект иткән барлык нигезләмәләр алып ташланды.

"Ләкин узурпацияне мөһер һәм имза белән беркетү генә аны легитим итми. Татарстан Конституциясе — Татарстан халкы ихтыярының турыдан-туры чагылышы, ә Кремль түрәләренең шәхси милке түгел", диелә анда.

Мөрәҗәгатьтә Татарстан Конституциясенең тарихи Ватаныннан читтә яшәүче татарлар алдындагы җаваплылыгы турында да әйтелә. Ә андый татарлар 70 проценттан артык.

"Димәк, Татарстан Конституциясе — тар даирә өчен генә каралган җирле кәгазь түгел, ә барлык татарларга да кагылышлы документ. Һәм беркемнең дә аларны бу сәяси һәм хокукый киңлектән сызып ташларга хакы юк", ди алар.

Шура белдерүенчә, алар киләсе елны Конституция һәм референдум елы дип игълан итү турында карар кабул иткән.

"2027 елда 1992 елның март референдумына һәм шул ук елның 6 ноябрендә Конституция кабул ителүгә 35 ел тула. Эш хәтта түгәрәк датада да түгел. Без Конституцияне искә төшерергә һәм аны яңадан җанландырырга, шулай ук референдум нәтиҗәләрен бүгенге көн өчен яңадан актуальләштерергә телибез. Бу вакыйгалар үзара бәйләнгән һәм киләчәк ирегебезнең мөһим факторы булып кала", диелә мөрәҗәгатьтә."

@azatliqradiosi
❤‍🔥9🔥4
Алматыда узган Әл-Фараби исемендәге халыкара симпозиумның пленар утырышында Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, мөфти Дамир Мөхетдинов Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаевның Русияне Төрки дәүләтләр оешмасына (ТДО) кушылырга чакыру тәкъдимен хуплавын белдергән.

Бу хата мөфтиятнең Телеграм каналы хәбәр итә.

Мөхетдинов сүзләренчә, бу тәкъдим Русиянең төрки халыклары күңелендә рәхмәт хисе уяткан.

"Без татарлар, башкортлар, казакълар, нугайлар һәм башка күп кенә төрки телле халыкларның туганлыгын хөрмәт итәбез һәм беркайчан да онытмыйбыз. Евразиянең сәяси картасында каганатлар урынына олыслар, империяләр, берлекләр, республикалар һәм федерацияләр килүгә карамастан, бу халыклар арасындагы тарихи бәйләнешләр гасырлар дәвамында сакланып килә", дигән Мөхетдинов симпозиумда.

Белгечләр Азатлык Радиосына Русия бу оешмага керсә дә андагы төрки халыкларның хәле үзгәрмәячәк дип әйтте. Алар Русия үзе татар һәм башкортларның Төркия һәм төрки дөнья белән турыдан-туры аралашуын, аларның мөнәсәбәтләрнең ныгуын теләми дип саный.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔4🕊2👎1😱1
АКШ галимнәре математик Азат Мифтаховны яклап чыкты

АКШның берничә фәнни җәмгыяте Русия Фәннәр академиясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, төрмәдәге математик Азат Мифтаховны җәфалаулардан яклауны таләп итте. Ә Франциянең Сен-Дени шәһәрендә 7 ноябрьдә Мифтахов белән теләктәшлек кичәсе уза.

4 ноябрьдә Русия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красниковка уртак хатны Америка физика җәмгыяте һәм Америка математика җәмгыяте юллаган. Галимнәр Мифтаховның иминлеген тәэмин итүне, аңа кешечә мөнәсәбәт күрсәтүне, табиблар ярдәме һәм фәнни әдәбият куллану мөмкинлеген сорый.

Мөрәҗәгать авторлары хокук яклаучылар мәгълүматларына таяна. Алар белдерүенчә, 2026 елның апрелендә колониядә математикны кыйнаганнар, электр тогы белән җәфалаганнар һәм көч куллану белән янаганнар. Активистлар шулай ук аның психологик хәле начараюын һәм антидепрессантлар кабул итүгә мохтаҗ булуын искәртә.

2026 елның маенда Мифтахов "Полярная сова" колониясендә физик җәфалауларга дучар ителүе турында сөйләде. Аның әйтүенчә, колония хезмәткәрләре күз алдында башка тоткыннар таләбе белән бәдрәфне чистартудан баш тартканнан соң аны кыйнаганнар һәм җәфалаганнар.

Җәй көне Мифтахов җәфалаулар турындагы шикаятьләрне тикшергәндә тикшерүченең берни эшләмәвен мәхкәмә аша канунсыз дип таныды. Октябрьдә прокуратура "Полярная сова" колониясендә ике тоткынны кыйнау очрагын раслады.

🔹️️️️Азат Мифтахов — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, анархист. 2021 елда аны "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә хөкем иттеләр. 2023 елның сентябрендә, беренче җәзасын тутырып, колониядән чыккан көнне үк аны яңадан тоткарладылар. Бу юлы математикны террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Икенче эш нигезендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. 2025 елның күпчелек өлешен Мифтахов ялгыз камерада үткәрде.

Тулырак 👉️️️️️️монда укыгыз.
🙏5🤔1
Төркиянең башкаласы Әнкарада татарга бәйле истәлекле һәм тарихи урыннар күп. Бу шәһәр белән татар мөһаҗирләренең тарихы бәйле.

#татарлар
@azatliqradiosi
🔥5❤3👏3
Казанда метроның икенче тармагын ачуны 2030 елга күчергәннәр

Казанда метроның икенче тармагында төзелә торган дүрт станцияле өлешне элек планлаштырылган 2027–2028 елларда файдалануга тапшыра алмаячаклар. Төзелешне финанслау белән бәйле кыенлыклар аркасында метроның бу өлешен иртә дигәндә 2030 елда гына ачарга мөмкиннәр. Бу хакта «БИЗНЕС Online» басмасына төзелеш тармагындагы берничә чыганак хәбәр иткән.

Академик Сахаров урамыннан Фучик урамына кадәр сузылган өлешнең озынлыгы 5,7 км булачак. Анда дүрт станция төзелә.

Метроның икенче тармагын төзү эшләре 2019 елның июлендә башланды. Башта аны 2027 елда тәмамларга планлаштырдылар.

❗️️️️️️️Казан метросын бары тик Татарстан бюджеты хисабына төзиләр. Федераль бюджеттан өстәмә акча бирелми. Төбәкнең транспорт системын үстерү програмы нигезендә, 2024–2027 елларда метро төзелешенә ел саен бер миллиард сум бүлеп бирелә.

Гомуми финанслау күләме якынча 3–4 миллиард сум тәшкил итә.

Икенче тармакның «Татарстан АССРның 100 еллыгы», «Академическая», «Зилант» һәм «Тулпар» станцияләрен үз эченә алган беренче өлешен төзү бәясе узган ел 47 миллиард сум дип бәяләнгән. Бу сумманың алты миллиард сумы инженерлык челтәрләрен күчерүгә һәм әйләнеп узу юллары төзүгә каралган.

2025 елда икенче тармакның беренче өлешендәге төп тоннельләрне казып бетергәннән соң, метроны 2027–2028 елларда ачар өчен төзелешкә 30 миллиард сум акча кертергә кирәклеге турында хәбәрләр чыккан иде. Моның өчен ел саен кимендә 10 миллиард сум бүлеп бирелергә тиеш. Әмма бу план тормышка ашмаган.

🔹️Соңгы 8 ел эчендә Русиядә 86 метро станциясе ачылды, шуларның 75-е - Мәскәүдә, сигезе - Петербурда, берәр станция Казанда, Түбән Новгородта һәм Новосибирскида.

🔹Метро тарихы турында монды карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=Zwp3zMM7Zh4

Хәбәрне тулырак 👉️ монда укыгыз.
🤬4😁2
Хәбиров Украинага каршы сугыштан Башкортстанга 4,5 меңләп хәрби кайтуын белдерде

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Украинага каршы алып барган сугыштан республикага 4,5 мең "чамасы" хәрби кайткан дип белдерде. Моны ул "зур сан түгел" диде.

"Аларның 75% эшкә урнаштырылган. Аңлашыла, анда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар", — диде ул.

Башкортстан премьер-министры урынбасары Руслан Хәбибов сүзләренчә, республика оешмалары сугыштан кайтучыларны эшкә урнаштыру өчен 3 971 эш урынын бүлгән. Эш тапмаучыларның яртысы әлегә реабилитация үтә.

🔻Ел башында Хәбиров республикага сугыштан 3 меңнән артык хәрбинең кайтуын белдергән иде.

🔻2025 елның декабрендә Башкортстанда сугыштан кайтучыларны эшкә урнаштыру өчен 1% квота кертелде. Республика Хезмәт министрлыгы исә бу канунны үтәмәүче ширкәтләрне штрафка тартырга тәкъдим итте.

🔻Русиянең Украинага каршы баскын сугышында Башкортстаннан күпме кеше катнашуы билгеле түгел, республика хакимияте бу санны ачмый. Шул ук вакытта, республика – сугышта үлүчеләр саны белән Русия төбәкләре арасында беренче урында.

🔻Азатлык Радиосы бүгенге көндә республикадан 11 283 кеше үлеме турында хәбәр таба алды. Үлүчеләр исемлеге ачык чыганаклардан туплана, чын сан күпкә зуррак булырга мөмкин.

Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.
😱5
Истанбулда "Камыр батыр" әкияте нигезендә спектакль куйдылар

8 ноябрьдә Истанбулда "Novella" театр студиясе "Камыр батыр" әкиятен сәхнәләштерде. Спектакль балалар өчен әзерләнгән. Бер көнне ике спектакль күрсәтелде, башта "Камыр батыр" урысча куелды, аннары әкият татарча күрсәтелде.

Бу проект Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә тормышка ашырылган.

1,5 сәгать дәвам иткән тамашада егермегә якын кеше катнашты. Алар барысы да үзешчәннәр. Катнашучылар төрлесе төрле яшьтә, алар төрле җирдә эшли һәм укый. Театр эшендә татарлар да, башкортлар да, төрекләр дә, урыслар да катнаша.

Спектакльнең тормышка ашуда "Novella" театр студиясенең җитәкчесе Гүзәлия Шәфәкъ күп көч куйган.

Труппада төп рольләрнең берсен урыс кешесе Станислав Трофимов та татар телен үзләштергән. Тамашачылар аның бер акцентсыз уйнавына шаккатты. Ул үзе моны Азатлыкка тумышы белән Төркмәнестаннан булуы белән дә, балачагы төрекмәннәр белән узуы белән аңлатты.

Язманы тулырак 👉 монда
❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🔹️️️️Азат Мифтахов — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, анархист. 2021 елда аны "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә хөкем иттеләр. 2023 елның сентябрендә, беренче җәзасын тутырып, колониядән чыккан көнне үк аны яңадан тоткарладылар. Бу юлы математикны террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Икенче эш нигезендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. 2025 елның күпчелек өлешен Мифтахов ялгыз камерада үткәрде.
Азат Мифтаховка Сен-Дени шәһәренең мактаулы ватандашы исеме бирелгән

Математик һәм анархист Азат Мифтахов Франциянең Сен-Дени шәһәре мактаулы ватандашы исеменә лаек булган. Бу хакта шәһәр мэры Балли Багайоко сәяси тоткынны яклап мэрия бинасында оештырган чарада игълан итте.

Мифтаховка теләктәшлек белдерүче FreeAzat! Telegram-каналы хәбәр итүенчә, Багайоко аны 2023 елдан бирле яклап килә.

Теләктәшлек кичәсен Сен-Дени шәһәрендә оештырылган Solidarité Free Azat берләшмәсе рәисе Мари-Летиция Гаррик Грибински ачты. Ул Мифтаховка мактаулы ватандаш исеме бирелүен аны азат итү кампаниясендә «бик мөһим вакыйга» дип атады.

Очрашу Мифтаховның хатыны Елена Горбаньның видео мөрәҗәгате белән тәмамланды. Чарада ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә катнашты.

🔹Азат Мифтахов — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, анархист. 2021 елда аны "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә хөкем иттеләр. 2023 елның сентябрендә, беренче җәзасын тутырып, колониядән чыккан көнне үк аны яңадан тоткарладылар. Бу юлы математикны террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Икенче эш нигезендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. 2025 елның күпчелек өлешен Мифтахов ялгыз камерада үткәрде.

🔻Чара турында тулырак алдагы көннәрдә Азатлык Радиосында укый алырсыз.
👍3❤1