Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Русиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә

Рәсмиләр бу көнне патриотик вакыйга буларак тасвирларга тырыша, хәтта еш кына татарларның урыслар белән бергә көрәшүен күрсәтергә омтыла. Баштарак әлеге көнгә зур игътибар бирелмәсә, соңгы елларда дүрт гасыр элек булган вакыйгаларны тарихи пропаганда буларак кулланалар.

Халыклар бердәмлеге көне бүгенге хакимият уйлап чыгарган тарихи мифларга нигезләнгән, дип саный тарихчы Камил Галиев. Ул элек Азатлык Радиосына Фетнә вакыты, 1612 елда аның тәмамлану чорына бәйле бүгенге технологияләр һәм тарихи чынбарлык турында сөйләгән иде.

Аныңча, 4 ноябрь дә — Польшага һәм Көнчыгыш Европага каршы корылган бәйрәм. Кузьма Мининның татар булуы — миф. Хакимиятнең дүрт гасыр элек Русия мәнфәгатьләрен татарлар да яклаган дию — рәсмиләрнең деколонизация мәсьәләсеннән курку хисенә бәйле, диде ул.

@azatliqradiosi
🔥4🤮2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия Төрки дәүләтләр оешмасында күзәтүче була аламы? 2026 елның 30 октябрендә Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев Әнкарада узган Төрки дәүләтләр оешмасының (ТДО) XIII саммитында Русияне оешма эшенә күзәтүче буларак яки "Төрки дәүләтләр оешмасы +"…
Төркиядә Төрки дәүләтләр оешмасына керүнең мәҗбүри шартын атадылар
 
Төркиянең AK Parti фиркасенең рәисе урынбасары, төрки дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр өчен җаваплы Күршад Зорлу белдерүенчә, төрки телләрнең берсен булса да рәсми тел дип танымаган ил Төрки дәүләтләр оешмасына әгъза була алмый.
 
Ул ТӨРКСОЙ белән Русиядәге милли республикалар арасындагы хезмәттәшлек тукталуын искә төшерде.

—Русиядәге Алтай, Тыва, Чуашстан, Башкортстан, Якутия һәм Татарстан ТӨРКСОЙда күзәтүче әгъзалар булып тора. Ләкин 2015 елда Русия Федерациясе кабул иткән карар белән әлеге республикаларның ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлеге гамәлдә туңдырылды. Шул көннән бирле ике як арасында бернинди очрашулар да, чаралар да үткәреп булмый, — диде ул социаль челтәрендә.

 
Элеккеге елларда ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек итүче Азатлык Радиосының бер әңгәмәдәше Казакъстан президентыннан Русияне Төрки дәүләтләр оешмасына алу турында чыккан тәкъдим сүз уйнату гына була ала, Русиянең бу оешмага керүе мөмкин түгел дип саный. Сәбәбе — оешманың кагыйдәләре.

— Минем белүемчә, Төрки дәүләтләр оешмасы кагыйдәләренә күрә, федерал дәрәҗәдә төрки телләрнең берсе дә рәсми тел статусына ия булмаган илләр оешмага әгъза да, күзәтүче дә керә алмый, — ди Азатлык әңгәмәдәше. — Русиядә дәүләт теле урыс теле. Әгәр, татар теле федерал тел дәрәҗәсенә күтәрелсә, бу мөмкин. Ләкин Мәскәү моңа әзерме? Юк дип уйлыйм. Гәрчә яхшы адым булыр иде.


Кагыйдәләргә килгәндә, 2021 елда Төрки дәүләтләр оешмасының нигезләмәсе үзгәрде. Ул вакытта оешмага әгъза һәм күзәтүче булып керү шартлары яңадан каралды. Яңа кагыйдәләр нигезендә, төрки телләрнең кимендә берсе ил күләмендә дәүләт теле яки рәсми тел статусына ия булырга тиеш. Русиядә бер төрки тел дә рәсми түгел.

2021 елның декабрендә Төрки дәүләт оешасының ул чактагы баш сәркатибе Бәһдад Әмриев Төркия медиаларына илдә төрки халыкларның яшәве генә күзәтүче статусын алу өчен җитмәвен аңлаткан иде. Аның сүзләренчә, төрки тел аерым төбәктә генә түгел, ә бөтен илдә рәсми яки дәүләт теле статусына ия булырга тиеш.

@azatliqradiosi
🔥6👍4❤1
АКШта узган ара сайлауларында демократлар Конгрессның ике пулатында да күпчелекне яулады.

Тарихи вакыйга да бар: Американың асаба (җирле) халыкларыннан булган Пегги Фланаган Миннесота сенаторы, Деб Һоланд исә Нью-Мексико губернаторы булып сайланды. Алар икесе дә – бу вазифаларда асаба халыклардан беренче хатын-кызлар.

Тулырак – без әзерләгән рәсемнәрдә.

@azatliqradiosi
👍9
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә тәре йөреше узды

4 ноябрьдә Казан үзәгендә җирле православ чиркәве чираттагы тәре йөрешен үткәрде. Мондый чара Башкортстан шәһәрләрендә дә узды.

Ул гади бер "дини чара" дип кенә аталса да, зурлап оештырылган бу йөреш нинди шартларда үтә соң?
🤮9💩5🤡2🎃1
❗️Швейцария Миңнеханов һәм Татарстанның биш банкын чикләүләр исемелегенә кертте

Швейцария Татарстанның биш банкына, республикада теркәлгән берничә ширкәткә һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте. Әлеге исемлекне Швейцариянең икътисади мәсьәләләр дәүләт сәркатибе бастырып чыгарды (SECO). Швейцария бу чикләүләрне Русиягә каршы 21нче санкцияләр пакеты кысаларында кабул иткән.

Миңнехановтан тыш, чикләүләр исемлегенә Татарстан белән бәйле тагын ике кешене керткәннәр. Бу тумышы белән Татарстаннан булган генерал-майор Роман Демурчиев һәм «НТЦ Восток» җәмгыяте мөдире Андрей Доронин.

Шулай ук Ак Барс банкы, «Аверс», Энергобанк, Татсоцбанк һәм Акибанк та Швейцария чикләүләр исемлегенә эләккән. Моннан тыш Әлмәттән «Татнефть-Самара» җәмгыяте, Чистайдан «НТЦ Восток» җәмгыяте, Алабугадан "Джошкуноз Алабуга», «СМЦ Алабуга» ширкәтләре һәм Иннополистан «Джетс» җәмгыяте дә санцияләр исемлендә.

Чикләүләр кертелгән кеше өченче илләргә барганда Швейцария һава аланын һәм җирләрен транзит яки күчеп утыру өчен дә куллана алмый.

▪️Татарстан рәисе санкцияләргә беренче тапкыр гына эләкми. 2023 елда АКШ Финанс министрлыгы Миңнехановны «Туполев» ширкәтегең мөдирләр шурасы рәисе булуы өчен санкцияләр исемлегенә кертте. Шулай ук Миңнеханов Европа берлеге санкцияләренә дә эләкте. Мондый карар Украинадагы конфликт мәйданыннан балаларны эвакуацияләү өчен кабул ителде.

@azatliqradiosi
🔥5👏2
Казанда XX гасырда татар язучылары һәм сәнгать әһелләре яшәгән Мергасов йортын саклауны сорап петициясе чыкты
 
Мөрәҗәгатьне Татарстанның Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте (ВООПИиК) бүлекчәсе әзерләгән. Inkazan язуынча, ул республика президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган һәм аны 50дән артык кеше имзалаган. Мөрәҗәгать авторлары эшләрне туктатып торуны, бәйсез белгечләр катнашында фәнни-методик шура җыюны һәм бинаның киләчәк язмышын республика җитәкчесенең шәхси контроленә алуны таләп итә.

Мергасов йортын сүтеп, яңадан торгызырга җыеналар. Проектта 20 фатир һәм бина астында машиналар кую урыны ясамакчылар. Хакимият бинаны сүтүне аның конструкциясенең авария хәлендә булуы белән аңлата.

Әлеге йортта заманында татар зыялылары җыелган. Анда язучы Кави Нәҗми гаиләсе белән яшәгән. Аның фатирында татар зыялылары, шагыйрьләр, композиторлар килә торган булган. Бу йорт татар зыялыларының очрашу урыны буларак тарихта калган.
 
"Кави-Сәрвәр" операсының либретто авторы – Айдар Әхмәдиев элегрәк бу хакта Азатлык Радиосына да сөйләгән иде.
 
“2019 елда Казанның данлыклы Мергасов йортын саклап калу акциясе игълан ителде, аны җыештыру, тәртип урнаштыру өмәсе булды. Аны блогер Радмила Хакова оештырды, мин дә волонтер буларак катнаштым. Бу йортта төрле билгеле кешеләр яшәгән, шул исәптән татар шәхесләре дә. Күмәкләшеп җыештырып йөргән көнне яныбызга бер ханым килеп, эшебезне мактады, рәхмәт әйтте һәм берничә китап бүләк итте. Биргән китаплар арасында татар язучысы Кави Нәҗми хатыны Сәрвәр Әдһәмова белән язышкан хатлар җыентыгы да бар иде. Ә яныбызга килгән ханым Кави Нәҗминең бердәнбер улы Тансыкның кызы Фәридә булып чыкты.

Моңа кадәр "Угол"да "Мергасов йорты" спектакле булган иде, шушы хатларның бер өлеше ул спектакльдә дә кулланылды, аны Йолдыз Миңнуллина укыды. Мин шул вакытта ук хатларның эчтәлеген ишетеп тәэсирләнгән идем, аеруча Сәрвәр Әдһәмованың ире Кавига мине сөргеннән көтмә, тормышыңны ничек телисең, шулай оештыр дип язганын йөрәк аша үткәрдем. Бу хатын төрмәдән чыгу, ирен күрү өметен бөтенләй өзгән булуын күз алдына китереп ни кадәр коточкыч фаҗига кичергәнен аңларга тырышканым истә», дип сөйләгән иде.

@azatliqradiosi
👍5❤1🔥1
Саха халкы хокуклары бозылуы турында сөйләгән Якутиянең элекке депутатын кабат штрафка тартканнар

Якутия парламентының элекке депутаты, Русиядән китәргә мәҗбүр булган Александр Ивановка "ят агент" канунына бәйле тагын ике беркетмә төзегәннәр. Бу хакта "Люди Байкала" хәбәр итә.

Штраф 2026 елның 15 апреленә кадәр тапшырылырга тиеш булган «ят агент» хисабы өчен салынган. Әлеге хисап квартал саен тапшырыла. "Люди Байкала" хәбәренчә, башта мәхкәмә процессуаль хокук бозулар аркасында беркетмәне кире борган булган. Соңрак Саха (Якутия) Югары мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарган.

Февральдә Якутия парламенты - Ил Тумэн депутатлары Ивановка каршы гариза язды. Моңа Ивановның видеоязмада "саха халкы ирексез", ә Якутиядә кайчак "ана телен өйрәнүне тыялар" дигән сүзләре сәбәп булган. 27 февральдә Ивановны "ят агентлар" исемлегенә керттеләр.

Мартта аны илнең бөтенлеген бозуга чакыруда гаепләп 90 мең сум штрафка тартканнар иде. Моннан тыш депутатлык мандатын алдылар. Әлеге мәсьәлә каралганда Ивановның үзен утырышка кертмәделәр. 15 июнь көнне Якутскидагы мәхкәмә сәясәтчене хакимияткә нәфрәт уяту маддәсе нигезендә 20 мең сум штрафка тартты. Шуннан соң ул Русиядән китте.

@azatliqradiosi
🤬3🔥2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Казан һава аланы татарчаны бик яратмый

Октябрь урталарында Казанда халыкара һава аланының эчке очышлар өчен корылган яңа терминалын ачтылар. Ул әлегә сынау шартларында эшли. Очышларның зур өлеше элеккечә А терминалыннан башлана, әмма без инде хәзердән үк яңа бинадагы бер мөһим нәрсәне тикшерә алабыз – андагы элмәтакталардагы татар теленең урынын.
😢8🤬4👍2
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр була, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителә.

1992 елда кабул ителгән төп канунны гамәлдәгесе белән чагыштырабыз.

Тулырак чагыштыруны 👉 монда карый аласыз.

@azatliqradiosi
❤13🔥2💔1
Башкортстан медицина университеты студентларын дроннар белән идарә итәргә өйрәтә башлаганнар
 
Фән өчен җаваплы республиканың дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина белдерүенчә, башта студентлар киберүзәктә тренажерларда өйрәнәчәк, аннары укыту үзәге базасында гамәли күнегүләргә күчәчәк.

"Студентлар дроннарны, биологик материалларны, даруларны һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрне ашыгыч рәвештә китерү өчен куллану мөмкинлекләрен өйрәнә. Шулай ук медицина логистикасы һәм санитар авиация өлкәсендә үз карашлары тәкъдим итә" диде ул.

▪️Элегрәк Украинага каршы сугышып кайтканнар Башкортстан медицина университеты студентларын тактик медицина күнекмәләренә өйрәтәчәк диелде.

▪️Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
 
▪️Казан дәүләт медицина университетында кайбер дәресләргә хәрби медицина бүлеге кертелде. Бакалавриатлар һәм белгечлекләрнең клиника дәресләренә хәрби-кыр хирургиясе, хәрби-кыр терапиясе, политравма бүлекләре кертеләчәк. Гигиена дәресләрендә - хәрби гигиена, хәрби токсикология һәм радиология, хәрби эпидемиология укытылачак, ә фармацевтиканы укыганда хәрби фармация дә өйрәтеләчәк, дип җиткергәннәр иде.

@azatliqradiosi
💊2🔥1🤬1💩1