Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Әни, без кайчан Казанга кайтабыз? Сугыш беткәчме?"

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә без сугыш аркасында мөһаҗирлек тормышын сайларга мәҗбүр булган гаиләләрдә балаларның халәтләре, кәефләре турында сөйләшәбез. Казаннан аерылган гаилә башлыгы өч балабыз да туган як белән аерылышуны төрлечә кичерә, дип сөйләде.

💬 Балалар онытыла ул, чөнки уку, уеннары бар. Әмма кайчак алар да түзми. Киләләр дә: "Әни, без Казанга кайчан кайтабыз?" дип күзләремә тутырып карап торалар. Аннары: "Сугыш беткәч, кайтабызмы?" дип сорыйлар. Әйе, сугыш беткәч, дим. Ә сугыш кайчан бетә дип төпченәләр, чөнки аларга төгәл дата кирәк, алар санарга тели. Кайчак безнең Екатерина Шульман, Максим Кац тапшыруларын караганны күрәләр дә алар да тыңлап тора да читкә китеп үзара серләшәләр, тиз генә кайтып булмый әле ди бер, икенче вакыт, бәлки, киләсе елны кайтырбыз диләр. Әмма бу да аларга коточкыч озак бит.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайт.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🔥7😢4👍1
Башкортстанга Донецки һәм Мариупольдән 149 бала җәйге ялга китерелгән

Башкортстан җәйге ялга Украинаның оккупациядәге төбәкләреннән 2 мең кеше кабул итәргә җыена.

Украина хакимиятләре мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинаның 16 меңнән артык баласын Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгарганнар. Аларның күбесен "яңабаштан тәрбиялиләр" , кайберләрен исә техника кулланырга, атарга өйрәтәләр.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👎7🤬2👍1🤡1
"Идел" журналына яңа мөхәррир килгән.

Рәмзия Галимова "Идел" татар һәм урыс журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнгән. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте баш мөдире Шамил Садыйков аны коллективка тәкъдим иткән.

Рәмзия Галимова "Интертат" электрон газетында, соңгы елларда "Ялкын" журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшләде.

"Идел" журналының татарчасын Гөлүсә Закирова җитәкләде, ул "Идел" филиалының мөдире дә иде. Журналның урыс телле редакциясен Айсылу Хафизова җитәкли иде.
👍4🔥2🤔2👎1
Дума комитеты галимнәрне мобилизациядән алып калуга каршы чыккан

Русия думасының саклану комитеты фән докторларын һәм кандидатларын, шулай ук армиядә хезмәт итмәгәннәрне мобилизациягә җәлеп итмәү турындагы канун өлгесенә каршы чыккан. Бу хакта инициатива авторы КПРФтан депутат Михаил Матвеев хәбәр итте.

"Махсус хәрби операциягә кадәр дистә еллар вакытында Русия 30 мең галимен югалтты. Махсус операция башлангач, илдән йөз меңләгән кеше китте, алар арасында галимнәр дә әз түгел. Әгәр без принципиаль рәвештә калган кешеләрне сакламыйбыз икән, Русия фәне һәм мәгарифендәге кризисны хәл итеп булмаячак", дип саный Матвеев.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😁3❤1👍1🔥1
Уфадан хәрби күнегүләргә тагын ике ихтыриялар батальоны китте

1 июньдә Уфаның Совет мәйданыннан артиллерия батальоны, медицина ротасы һәм "Башкортстан" ихтыярилар полкын белән җитәкчелек итүче идарә такымы Украинадагы сугышка керер алдыннан хәрби күнегүләрдә озатылды.

Республикадан Украинадагы сугышка җибәрелүче батальоннары саны дистәдән артты.

Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 744 кеше һәлак булган.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤮7🤬4💩1
Май ае башында янгыннан күп йорт янып беткән Курганның Эчкен татар авылы балалары Актанышның “Бүләк” лагерендә ял итәчәк.

Бүген 30 бала һәм аларның татар теле укытучылары Казанга килде. Бу хакта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр итә. Эчкен авылы балалары шулай ук Казан белән дә танышачак.

Актанышта алар “Бүләк” лагереның “Тел” сменасында ял итәчәк. Ул бүгеннән башлана.

Якын көннәрдә Азатлыкта татар телле аланнар турында язма чыгачак. Безне укып барыгыз.

Ә сезнең балаларыгыз кайда ял итәчәк?

@azatliqradiosi
❤16🔥2
Русия тикшерү комитеты “военкор” Владлен Татарскийны (чын исеме Максим Фомин) үтерү эше нигезендә, Киров журналисты Роман Попковка каршы жинаять эше ачкан.

Комитетның телеграм каналында хәбәр итүләренчә, Попковка террор гамәле белән җитәкчелек итүдә читтән торып гаепләү белдерелгән. Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә игълан иткән.

Тикшерү фикеренчә, Попков социаль челтәрләрдә Дарья Трепова белән аралашкан һәм “террор гамәленә әзерлеккә бәйле күрсәтмәләр биргән”. Татарский нәкъ Трепова бүләк иткән бюст шартлау нәтиҗәсендә һәлак булды. 

Попков үзе гаепләүләрне кире кага.

“Мин күптән Киевта яшим һәм журналист булып эшлим. “Вот Так” сайтында язам. Сугыш һәм партизан хәрәкәтләре темаларын яктыртам. Моннан тыш, волонтерлар төркеме белән “Роспартизан” һәм “Послезавтра” телеграм-каналларын алып барам” дип китерә аның сүзләрен “Медиазона”.


@azatliqradiosi
❤2🤔1
Тумышы белән Башкортстаннан булган җырчы Земфира социаль челтәрләрендә француз ватандашлыгын алуы турындагы мәгълүматны кире какты.

Җырчының икенче ватандашлыгы турындагы мәгълүмат кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында чыкты.

Земфира сүзләренчә, “Анарда Русия ватандашлыгыннан башкасы юк һәм булмаячак та”.

“Мин юстиция министрлыгыннан чит илдән финанслануымны мәхкәмәдә исбат итүләрен сорыйм. Бу беркайчан да булмады. Мин бер ел инде Русиядә яшәмәсәм дә, салымнар түлим”, диде ул.

Земфира Русиянең Украинага каршы сугышы башыннан ук аңа каршы чыкты, сугышны туктату өндәмәләрен ясады. Сугыш башланганнан соң ул Русиядән китте, хәзерге вакытта Франциядә яши.

@azatliqradiosi
👍5🔥5❤1
Казанның “Мега” сәүдә үзәге каршында ялгыз пикет узган.

Активистның плакатында "Bring Kids Back UA" (“Балаларны Украинага кайтарыгыз”) дигән шигар тотып торган. Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы яза.

Украина хакимиятенең рәсми мәгълүматларынча, 2022 елның 24 февраленнән 19 мең 505 бала Украинадан Русиягә чыгарылган. Бу рәсми рәвештә теркәлгән очраклар гына. Кеше хокукларын яклаучылар мәҗбүриләа чыгарылган балаларның саны йөзләрчә мең дип әйтә.

Мәҗбүриләп яки алдау юлы белән Русиягә чыгарылган балаларны кире кайтару белән шөгыльләнүче оешмада әйтүләренчә, бу балаларны беренче чиратта украиннарның милли үзбилгеләнүен юкка чыгару өчен депортациялиләр.


@azatliqradiosi
👍6🔥4❤2😁1
Казанның балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә мәчет һәм чиркәү төзеләчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булачак комплексның макетын өйрәнеп, Татарстанда булган диннәрнең бердәмлегенә тагын бер кат басым ясау өчен мәчет белән чиркәүне күпер белән тоташтырырга тәкъдим иткән, дип яза Татарстан 24 телеграм каналы.

Сез моңа ничек карыйсыз?

@azatliqradiosi
💩7👎4❤2🤔1
Русиядә яңа җинаять маддәсе булачак – "русофобия" өчен.

Дума депутатлары шундый җәза бирүне күз уңында тоткан канун өлгесе әзерли, дип яза "Вёрстка". Басма баш мөхәррире урынбасары Алексей Левченко "Настоящее время"га әйтүенчә, бу маддәгә "Русия турында тискәре фикер әйткән теләсә кем бик җиңел эләгәчәк".

💬Әйе, бу сугышка каршы фикерләр белән көрәш арсеналын киңәйтү һәм халыкара дәрәҗәдә ныграк ишетелсен өчен кулланылачак корал. Русиягә карата әйтелгән теләсә нинди тискәре фикер бик җиңел генә бу маддәгә туры китереләчәк, ди ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2😱1
Азатлыкка 70 подкасты 3нче эпизод
Азатлыкка 70. Радионың интернетка күчүе

Азатлыкның 70 еллыгына багышланган подкастның өченче эпизодында Али Гыйлми белән радионың 2000 еллардагы эше, андагы зур үзгәрешләр, радионың интернетка күчүе турында сөйләштек.

Интернетта Азатлык 2008 елга кадәр латин әлифбасында яза. Бу укучыларга авыр булмаганмы?

Радио булудан ни өчен туктый?

2000 еллар башында Азатлык ниләр турында яза, сөйли?

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст
❤14🔥1
Бүген төнлә Русиянең Курски өлкәсенә дроннар һөҗүме булган

Бу хакта төбәк губернаторы Роман Старовойт белдерде. Кешеләр шартлау тавышлары ишетелгән видеоларны интернетка сала. Һава һөҗүменә каршы системнар эшли дип фаразлана.

Тимер юл вокзалы янында да шартлау тавышлары ишетелә дип хәбәр ителә. Шәһәрдәге биналарга зыян салыну турында хәбәрләр юк.

Азатлык сугыш шартларында оператив мәгълүматны тикшерә алмый.
🥰7🔥4🤬2🤩2👍1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - җомга, Путинның Украинада башлаган сугышының 464 көне. Бу сәгатькә булган вакыйгалар хакында кыскача:

🔻Киев шәһәренә дә бүген Русия һөҗүм итте. Украинаның һава һөҗүменә каршы системнары 15 ракетны, 18 дронны бәреп төшергән. Корбаннар, зыян күрүчеләр хакында хәбәр ителми.

🔻Русиянең Брянски өлкәсенә дә һөҗүм булган, бер йорт янган. Смоленки өлкәсендәге ягулык-энергетик комплекс объектларына ике дрон һөҗүм иткән.

🔻АКШ Русиягә стратегик кораллануы турында, баллистик ракетларны очыртуы турында мәгълүматны бирмәячәк.

🔻Нидерландлар Украина өчен дистәләгән Leopard 1 танкларын сатып алмакчы. ANP агентлыгы язуынча, аларны Швейцариядән сатып алырга телиләр, әмма Швейцария нейтралитет сәясәтен алып бара, шул сәбәпле коралларны башка илләргә сата алмый.

🔻Илон Маск җитәкләгән SpaceX ширкәте Украинага хезмәт күрсәтүне дәвам иттерәчәк. Пентагон ширкәт белән Starlink терминалларын һәм Украина өчен спутник элемтә хезмәтен сатып алу турында килешкән.

🔻Твиттерның атамасы үзгәрәчәк. Зәңгәрсу төсендәге кош урынына Х хәрефе булачак. Моны Илон Маск раслады.

🔻Язучы Виктор Шендеровичны Грузиягә кертмәгәннәр. Ул Тблиси һәм Батумида чыгыш ясарга тиеш булган, әмма аны аэропортның паспорт контроленнән уздырмыйча Израильгә оча торган очкычка утыртып җибәргәннәр.

Әлегә шулар. Без сезнең өчен тырышабыз. Тарафсыз, бәйсез һәм оператив хәбәрләр Телеграмда, җәелеп, ә кайчак игътибар белән укый торган язмалар - сәхифәдә, кызыклы һәм мәгълүмати видеолар безнең YouTube каналда. Instagram-га да күз салыгыз, анда үзгә материаллар, фоторәсемнәр һәм кызыклы фикерләшүләр.
🔥4👍2❤1
🐄 Азатлыкта бүген төп тема - сөт бәяләренең түбән тәгәрәве. Авылларда яшәүче халык сөтнең литрын кайда 15 сумга, кайдадыр 21 сумга сата. Мал тотуның бер файдасы юк, ди алар.


💬 "Бер ел элек сөт бәясе 30 сум иде. Аның хакы былтыр июль аенда төшә башлады. Хәзер районда сөтне 16 сумга җыялар. Мондый бәя бик зур зыян сала безгә. Терлек асраучылар да күп бит. Безнең хуҗалыкта гына да 5 сыер бар.

Бер рулон печән 2 мең сум тора. Безгә кышны чыгар өчен 60 данә рулон кирәк. Саламның бер рулонын 500 сумга саталар. Ул якынча 20 данә кирәк. 10 сумнан 12 тонна икмәк хәстәрләү кирәк. Без авыр хәлдә калдык. Печәннең, икмәкнең бәяләре төшми бит", ди асраучы

Зур хуҗалыклар нәрсә эшләргә дип баш вата дип сөйләделәр. Сөтне түгүчеләр дә, малларны суя башлаучылар да бар. Сөт беркемгә дә кирәк булмагач, сыер тотудан ни файда дип сорау бирә авыл халкы.

Татарстанда сөт бәясе төрле районда төрлечә: Теләчедә, мәсәлән, 19 сумга төшкән. Күрше Саба районында исә, 17-18 сум тирәсе. Әлки һәм Спас районнарында — 15 сум, Апаста — 18, Кайбычта — 20, Балык Бистәсе — 21, Мамадышта 21 сум.

Сезнең авылларда сөт бәяләре белән хәлләр ничегрәк? Кызыксынганыгыз бармы?

Бу тема татар, башкорт авыллары өчен бик мөһим. Салаларда мал асраучы кешеләр авылны яшәтеп тора иде. Инде аларны да сөт җитештерүдән биздерерләрме икән? Сөйләшик әле бу хакта.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
😢8👍3🔥1🤬1
ЛГБТ пропагандасы өчен Русиядә видеосервиска беренче штраф түләү карары чыгарылган

Русия мәхкәмәсе карары нигезендә "Триколор Кино и ТВ" 1,2 миллион сум түләргә тиеш. Бу хакта РБК Роскомнадзора сылтанып яза.

Нинди кино яки сериал өчен "Триколор Кино и ТВ" штрафка тартылган - хәбәр юк. РБКга сервисның җавабы кыска булган. "Контент сервистан юкка чыгарылды, сервис Русия кануннарын үти", дигән.
👍3😢2🤡1
📍 Башкортстанда алтын чыгаруга каршы халык җыены оештыручыларны полиция тикшерә.

Исегездәме, язын Башкорстанның Баймак районында халык җыен уздырды? Берничә мең кеше урамга чыгып, алтын табучылардан зарланды, үз җирләрендә алтын табу эшен туктуга ирешергә теләгән башкортлар алар яшәгән туфракка, табигатькә зыян килә диде, алтын табучы ширкәтләргә лицензия бирүгә каршыбыз дип үз хокукларын яклады. Хәзер исә хакимият ул җыенны оештыручыларны эзәрлекли башлаган.

Баймакның экоактивисты Илдар Йомаголов үзенә полициянең "административ хокук бозу билгеләре табылу" турында рапорт төзүен җиткерде. Йомаголов үзен һәм тагын бер активистны – Рәшидә Фәйзуллинаны ( ул Ишморза авылында үткән җыенда рәис булган) "башбаштаклыкта гаепләүләрен" хәбәр итә.

Хакимият үч аламы? Ничек алга таба барыр Баймактагы хәлләр, фаразлап карыйкмы?

👉 Хәбәр монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬8❤2
🔴 Белгород өлкәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков белдерде.

Өлкәнең берничә җире, авылы атышка эләккән. "Украина гаскәре Шебекинның районының Маслова Пристань авылы юлында атыш оештырган. Снаряд кыйпылчыклары үтеп бара торган машиналарга эләккән. Бер машинада ике хатын булган, алар икесе дә шунда ук һәлак булган», диде Гладков.

Аның сүзләренә караганда, башка машинада барган тагын ике кеше яралаган, алар авыр хәлдә.
🤣3🤬2🥰1
Тулысынча диярлек юк ителгән Бахмутны төзекләндерү эше Татарстанга йөкләнергә мөмкин

Бу хакта Кремльгә якын чыганакларына таянып, "Вёрстка" яза. Басма чыганагы әйтүенчә, әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән, әмма Татарстан хакимиятләре моңа теләк белдергән. "Артемовски (Русия хакимиятләре Бахмутны шулай атый) һичшиксез Донбассның иң җимерелгән шәһәрләре исемлегендә булачак. Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый урыннарны торгызуны икътисади һәм административ яктан көчле төбәкләргә кушалар. Мондый йөкләмә бирелмәгән төбәкләр аз калды. Һәм монда беренче чыгу юлы – Татарстан", дигән басмага чыганагы.

Бахмут өчен сугышлар узган елның җәеннән бирле барды, быел аны Русия басып алуын белдерде. Былтыр җәйдән Бахмут Русия гаскәрләре яулап ала алган беренче шәһәр булды. Сугышка кадәр биредә 70 меңнән артык кеше яшәгән, хәзер шәһәр җир белән тигезләнгән, хәрәбәләр хәлендә.

👉 Хәбәр монда. Ачылмаса, 👉 менә көзге сылтама.

Ничек сезгә бу хәбәр? Мәскәү сугыш оештырып шәһәрләрне җимерә, ә Татарстан аларны төзекләндерә булып чыгамы?
🤬20
"Ят агентлар" дип танылган  Максим Галкин, Семен Слепаков, Илья Варламов Русия Юстиция министрлыгының карарын мәхкәмәгә биргән иде. Аларны "ят агент" дип тану зокуксыз гамәл дип гариза язылды, әмма бүген Мәскәүнең мәхкәмәсе аларга бирелгән "ят агент" тамгасын үз көчендә калдырды.

Менә шундый хәлләр. Сез "ят агент" тамгасы турында ни уйлыйсыз?
🤬4