Тулысынча диярлек юк ителгән Бахмутны төзекләндерү эше Татарстанга йөкләнергә мөмкин
Бу хакта Кремльгә якын чыганакларына таянып, "Вёрстка" яза. Басма чыганагы әйтүенчә, әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән, әмма Татарстан хакимиятләре моңа теләк белдергән. "Артемовски (Русия хакимиятләре Бахмутны шулай атый) һичшиксез Донбассның иң җимерелгән шәһәрләре исемлегендә булачак. Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый урыннарны торгызуны икътисади һәм административ яктан көчле төбәкләргә кушалар. Мондый йөкләмә бирелмәгән төбәкләр аз калды. Һәм монда беренче чыгу юлы – Татарстан", дигән басмага чыганагы.
Бахмут өчен сугышлар узган елның җәеннән бирле барды, быел аны Русия басып алуын белдерде. Былтыр җәйдән Бахмут Русия гаскәрләре яулап ала алган беренче шәһәр булды. Сугышка кадәр биредә 70 меңнән артык кеше яшәгән, хәзер шәһәр җир белән тигезләнгән, хәрәбәләр хәлендә.
👉 Хәбәр монда. Ачылмаса, 👉 менә көзге сылтама.
Ничек сезгә бу хәбәр? Мәскәү сугыш оештырып шәһәрләрне җимерә, ә Татарстан аларны төзекләндерә булып чыгамы?

🤬20
"Ят агентлар" дип танылган Максим Галкин, Семен Слепаков, Илья Варламов Русия Юстиция министрлыгының карарын мәхкәмәгә биргән иде. Аларны "ят агент" дип тану зокуксыз гамәл дип гариза язылды, әмма бүген Мәскәүнең мәхкәмәсе аларга бирелгән "ят агент" тамгасын үз көчендә калдырды.
Менә шундый хәлләр. Сез "ят агент" тамгасы турында ни уйлыйсыз?

🤬4
Ә бу — кичә чыккан язмабыз. Сугыш аркасында Казаннан Истанбулга китәргә мәҗбүр татар гаиләсе өч бала тәрбияли. Зурысы быел 5нче сыйныфны, уртанчысы 4нче сыйныфны, ә кечесе 1нчы сыйныфны. Алар татар мохитендә, татар мәктәпләрендә укучы балалар. Казаннан, дусларыннан, ай саен диярлек әби-бабай янына кайта торган авылдан аерылган балалар.
Алар моны ничек кичерә? Сагынамы? Сагына! Ә әти-әнисе аларны ничек юата, мөһаҗирлеккә китүне ничек аңлата? Кайтырлармы алар? Халыкара балаларны яклау көнендә шул хакта сөйләштек.
Кем укып өлгермәде, күрмәде яки иренде — мәкаләдәге мөһим фикерләрне алып картлар ясадык. Укыгыз һәм башкаларга да җибәрегез.
Үзегез бу хакта ниләр уйлыйсыз? Instagram-да, мисал өчен, балаларны тилмертеп йөртмәгез, Казанда болай да татар аз, кайтыгыз, дип яздылар.
Мәкалә монда, ачылмаса, бу — көзге сылтама.
@azatliqradiosi

❤10👍1🔥1
❗️"Ана теле" мәктәбе ябылырга мөмкин. Татар телен онлайн өйрәнеп булырмы?
1 июнь телеграмда "Ана теле" татар телен онлайн өйрәнү мәктәбе ябылу ихтималы турында хәбәр таралды. Моның алдыннан онлайн мәктәп укучыларына хат җибәрелгән. Анда мәктәпнең 30 июньдә ябылачагы хәбәр ителгән.
Татар теле активистлары бу уңайдан борчылу белдерде һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына хатлар язарга өндәде.
Министрлык вәкилләре Азатлыкка бу аларга гына бәйле проблем түгел дип аңлатты.
Эш нәрсәдә соң? Бу хакта Азатлык язмасында укыгыз.
👉Төр сайт
👉Көзге сайт
👉Телеграм

Азатлык Радиосы
"Ана теле" мәктәбе ябылырга мөмкин. Татар телен онлайн өйрәнеп булырмы?
"Ана теле" татар телен онлайн өйрәнү проекты ябыла. Тел активистлары моңа каршы. Мәгариф һәм фән министрлыгында проектка платформа бирүче Британия ширкәтенең эшчәнлеге Русиядә кыскартылды, башка платформага күчү белән шөгыльләнәбез, дип белдерделәр.
🤬10😭7😢1
КФУда "Русия дәүләтчелеге нигезләре" дигән яңа идеологик дәрес укыту өчен укытучылар әзерли башлыйлар
Казан федераль университеты укытучыларны Русиянең берьюлы берничә төбәге өчен әзерләячәк, бу дәресне студентларга быел 1 сентябрьдән үк укыта башлаячаклар диелә.
КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм киңкүлүм коммуникацияләр институты мөдире Михаил Щелкунов сүзләренчә, студентлар "өч мөһим әйберне" үзләштерәчәк: Русиянең үзенчәлеге, суверенлыгы, лидерлыгы.
Дәрес програмында әйтелгәнчә, бу курсны узганнан соң студентларның "ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе үсәргә", алар үзләренең "Русия цивилизациясенеке булуларын хис итәргә" тиеш булачак.
Мондый дәресләр алырга теләр идегезме?
#Татарстан

💩19👍1🤮1
Уфа мәхкәмәсе "Сугыш бетсен" дип язылган плакат тотып ялгыз пикетка чыккан активистка 30 мең сум штраф салган
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Александр Юринны гаскәрне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. 24 апрельдә чыгарылган бу карарны "Idel.Реалии" мәхкәмәнең картотекасында 'тапкан.
Эш материалларына күрә, Юрин "Сугыш бетсен" дигән плакат тотып ялгыз пикетка 20 февральдә чыккан. Мәхкәмә фикеренчә, ул "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүгә юнәлдерелгән гамәл башкарган".
Сүз уңаеннан, узган елның 22 декабрендә Русия президенты Владимир Путин да Украинага басып керүне сугыш дип атаган иде.
Фото: "ОВД-Инфо"
#Башкортостан

🤬6❤1
Уфада "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен төзү эшләре яңадан башлана
Бу хакта Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын үтәүче Ридал Сәетов белдерде, дип яза "Башинформ". Түрә әйтүенчә, төзелеш эшләрен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән башлаганнар.
Мәчет төзелешен республика бюджетыннан түгел, меценатлар биргән ярдәмнән финанслаячаклар диелә. Сәетов төзелеш эшләрен "булдыра алганча кыска вакытта" төгәлләячәкләрен әйткән.
"Әр-Рәхим" мәчете — Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 13 мартта Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.

👍15👎2😁1🤔1
Хәбиров Украинадагы сугышта үлгән росгвардиячеләр гаиләләренә икешәр миллион сум түләү турында канун имзалаган
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаиләләренә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү" турындагы канунга төзәтмәләр имзалаган. Канун атамасына "Русия дәүләт гвардиясе гаскәрендә хезмәт узучы затлар" дигән өстәмә дә кертелгән.
Росгвардия хезмәткәре 2022 елның 30 сентябреннән Украинага каршы сугышта катнашкан булса һәм үлсә, аның гаилә әгъзаларына тигез күләмдә икешәр миллион сум бүлеп биреләчәк диелә.
Элегрәк бу акчалар хәрби хезмәткәрләргә генә бирелә иде.
Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 743 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан тупланган мәгълүматка нигезләнгән сан, чынлыкта ул зуррак була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 2 июнь, сугышның 464нчы көне

😡5🤡1
"Агентство": май аенда Белгород өлкәсе 130 тапкыр утка тотылган
Май аенда гына Белгород өлкәсе хакимиятләре атышка эләгү, пилотсыз очкычлар һөҗүме булу һәм һава һөҗүменнән саклану системы эшләп китүнең 130 очрагы турында хәбәр иткән. Моны "Агентство" исәпләп чыгарган. Бу — сугыш башланганнан бирле Белгородка булган һөҗүмнәрнең өчтән бере кадәр.
Басма мәгълүматынча, май аенда һөҗүмнәрдә җәрәхәтләнүчеләр саны да арткан. Бер ай эчендә җирле хакимиятләр 60 кешенең яралануын, сигез кешенең үлүен җиткергән, бу – сугыш башыннан бирле иң зур күрсәткеч.
Басма исәпләп чыгарганча, сугыш башланганнан алып 31 майга кадәр Белгород өлкәсенә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә барлыгы 32 кеше үлгән, 157 кеше җәрәхәтләнгән.
Атышлар саны артса да, төбәк хакимиятләре өлкәнең Украина белән чиктәш районнарыннан киңкүләм эвакуация башлатмады һәм гаддәттән тыш хәл игълан итмәде, дип искәртә басма.

🔥3🎉3🥰2🤬1
📍 Җомга кичендә яңа "ят агентлар" игълан ителде
Журналист Роман Супер, сәясәт белгече Дмитрий Орешкин, тарихчы Максим Кузахметов — бүгенге яңа "ят агентлар".
"Проект" һәм "Ярновости" медиалары да Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан "кара" исемлеккә кертелде.

🤬2🔥1
Татарстанның Теләче районында "Кряж" резина, шина калдыкларын юк итү заводы тирәсендә янгын чыккан
"Кичкә таба төтен һавага күтәрелде, әле дә сүндереп бетерә алмыйлар", дип хәбәр итәләр Теләчедән.

😱9👍2🎉2🔥1🤬1😢1