Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Бердәм Русия" депутаты Затулинга сугышны тәнкыйтьләгән өчен җәза бирүләре бар

Русия думасының "Бердәм Русия" фракциясе депутаты, БДБ эшләре комитеты рәисе урынбасары Константин Затулин 1 июньдә узган форумда чыгыш ясап, Русия Украинада алып барган "махсус операция"нең бер генә максаты да нәтиҗәгә китермәде, ә кайберләре "бөтенләй мәгънәсен югалтты" дип белдерде.

Депутатның бу чыгышыннан соң "Бердәм Русия"дә киңәшләшүләр башланган. Затуллинны Думадагы вазифаларыннан азат итәргә һәм фракциядән чыгарырга мөмкиннәр, дип яза "Ведомости" басмасы.

▪️Затулин — "Новороссия", Украинадагы "урыс язы", Украинага бәреп керү һәм Кырымны басып алу кебек фикерләрне тудырган кешеләрнең берсе санала иде.

@azatliqradiosi
👍3🤷‍♂1
Акмәчет тикшерү изоляторында кырымтатарлар Асан һәм Азиз Ахтемовларны газаплыйлар

Бу хакта Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итте.

Шул ук эш нигезендә хөкем ителгән Нариман Джелялга исә куәт оешмалары вәкилләре басым ясый ди ул.

Чубаров сүзләренчә, Нариманга "халыкара танылган кеше булганга күрә" куәт оешмалары вәкилләре физик көч кулланырга курка, әмма абыйлы-энеле Ахтемовларны газаплыйлар.

Элегрәк изолятор хезмәткәрләре хөкем карарын шикаять итәргә әзерләнгән вакытта Асан һәм Азиз Ахтемовларны бер көн буе ризыксыз һәм сусыз тоткан булган.

Фотода сулдан: Нариман Джелялов, Асан һәм Азиз Ахтемовлар

@azatliqradiosi
🤬9
⚡️Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы белән агуланып үлүчеләр саны 19га җитте

Әлегә булган мәгълүматны бер урынга тупладык.

▪️Ульян өлкәсендә алма шәрабе (сидр) эчүдән 16 кеше үлгән, 35 кеше агуланган. Кичә, 4 июньдә җирле хастаханәләргә "Мистер Сидр" дигән агызып сатмалы алма шәрабе эчүчеләр килә башлаган. Алар аны Димитровградтагы кибетләрдән сатып алган диелә.

▪️Самар өлкәсендә дә алма шәрабе эчеп өч кеше үлгән.

▪️Удмуртия хөкүмәте рәисе урынбасары Эльвира Пинчук та ике кешенең: 20 яшьлек егетнең һәм 34 яшьлек хатын-кызның авыр хәлдә булуын хәбәр итте.

▪️Тикшерү мәгълүматынча, бу кешеләр Самар өлкәсендәге эшмәкәр саткан "Мистер Сидр" эчемлеген эчкән булган. Эшмәкәрне тоткарлаганнар, эчемлек җитештерелә торган оешмада тикшерү эшләре бара. Беренчел фаразларга күрә, "Мистер Сидр" шәрабында метил спирты булуы бар, агулануга шул китергән булырга мөмкин.

▪️Роспотребнадзор "Мистер Сидр" эчемлекләрен бөтен ил кибетләреннән дә алырга кушты.

▪️Башкортстандагы кибетләрне дә әлеге алма шәрабы булу-булмауга тикшерәчәкләр.

▪️Татарстан Роспотребнадзоры республикада бу эчемлек белән агуланучылар юк, әмма ул сатуда булырга мөмкин, дип белдерде.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradisi
🍾4🤯2🤬2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия саклану министрлыгы 5 июньгә каршы төндә көньяк Донецки юнәлешендә украин хәрбиләре контрһөҗүм башлавын җиткерде. Украина моңа фикер белдермәде. Хәрби хәрәкәтләрнең активлашуын бәйсез раслаучылар булмады. Русия саклану министрлыгы ышандыруынча, Украина…
"Украина кораллы көчләре кайбер юнәлешләрдә һөҗүмгә күчә"

Бу хакта бүген Украина Саклану министры урынбасары Анна Маляр белдерде.

Маляр сүзләренчә, хәзергә сугыш хәрәкәтләренең үзәге булып Бахмут юнәлеше кала. "Анда шактый киң фронт белән хәрәкәт итәбез. Уңышлар бар. Мөһим нокталарны ала барабыз" диде ул. Көньякта исә "урынлы сугышлар" бара дип тә өстәде ул.

Русия ягының украин контрһөҗүме турында актив сөйләвен Маляр "Бахмут юнәлешендә җиңелүдән игътибарны читкә юнәлтергә теләве" белән аңлатты.

Искәрмә: тарафларның сугыш кырындагы гамәлләре турында белдерүләрен Азатлык сугыш шартларында раслый алмый.

@azatliqradiosi
👏5🤔1
Сәлам, дуслар! Азатлык үз эшен дәвам итә, 6 июнь иртәсенә төп хәбәрләр:

▪️ Украина Русия хәрбиләрен Кахов гидроэлектр станциясен җимерүдә гаепләде. Интернетта станция җимерелүе һәм су дәрәҗәсе күтәрелү видеолары тарала. Бераздан тулырак аңлатырбыз.

▪️ Төнлә Украинага янә ракетлар белән һөҗүм иткәннәр. Киев янында 20гә якын ракет һәм дрон юк ителгән диелә. Русиянең Украинага каршы сугышы 1 ел һәм 102 көн дәвам итә.

▪️ Русия саклану министрлыгы мобилизациягә эләгүчеләрне хәрби хезмәткә СМС аша чакырырга тәкъдим итте.

▪️ АКШ Молдова эчке эшләренә тыкшынган һәм анда сайлауга тәэсир итәргә омтылган җиде кешегә карата чикләүләр кертте. Бу кешеләр Русия күзләү оешмалары белән хезмәттәшлек итә дип фаразлана.

▪️ Кичә Казанда төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале башланды. Татарстан мәдәният министры киләсе "Нәүрүз" фестиваленең Камал театрының яңа бинасында узачагына өметен белдерде.

Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә. Азатлык белән калыгыз!
👍3❤2🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сәлам, дуслар! Азатлык үз эшен дәвам итә, 6 июнь иртәсенә төп хәбәрләр: ▪️ Украина Русия хәрбиләрен Кахов гидроэлектр станциясен җимерүдә гаепләде. Интернетта станция җимерелүе һәм су дәрәҗәсе күтәрелү видеолары тарала. Бераздан тулырак аңлатырбыз. ▪️ Төнлә…
6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш километр ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе дамбасы өлешчә җимерелгән.

Украин хәрбиләре дамба шартлатуда Русияне гаепли. Зеленский моны Русиянең террористик гамәле дип атады. Херсон өлкәсе башлыгы Прокудин биш сәгатьтән соң су критик дәрәҗәдә күтәрелгән булачак диде. Ул Днепрның уң як ярыннан су басу куркынычы янаган урыннан кешеләрне эвакуацияләү турында игълан итте.

Укргидроэнерго Кахов гидроэлектр станциясе тулысынча җимерелгән, ул торгызыла алмый дип белдерде.

Русия саклану министрлыгы бу хәлгә фикер белдермәде. Шул ук вакытта Русиянең сугышны хуплап язучы Telegram-каналларда җимереклекләрдә украин хәрбиләрен гаепләүче хәбәрләр таралды.

Бу хәлләр турында тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬11
Искердә тәре кадап куйганнар: радикаллармы, әллә махсус оештырылган эшме?

Себер ханлыгы башкаласы булган Искердә, нәкъ шәехләр һәм ханнар җирләнгән каберләр янында, билгесез кешеләр тәре кадап киткән. Моннан тыш, әлеге биләмәләрне саклаган ике этне дә бер-бер артлы агулап үтергәннәр. Бу — Искергә ясалган беренче генә һөҗүм түгел.

Белгечләр моның артында Себерне урыс җире дип күрергә теләүче радикаллар, Искерне төзекләндерүче Луиза Шәмсетдиновадан үч алу ята дип саный. Милли җәмәгатьчелек хакимияттән җавап көтә.

💬 "Карагруһларның Искергә каршы вандаллыклары күптән башланды инде. Искер өчен шәһит киткән татарларга истәлек ташының аен каерып алып, обелискны Иртыш буена төшереп атканнар иде. [...] Имеш, монда кем хуҗа икәнне күрсәтәләр! Мәчеткә эчләре яна. Луизадан Ермак өчен дә үч алалар, чөнки ул Тубылда аңа һәйкәл куюга кискен каршы төшкән иде".

👉 Бу хакта язманы монда укыгыз.
👉 VPN булмаса, көзге-сылтама ачыгыз.
🤬20👍1
📚 Аризона университетында татар теле дәресләре башланды

Дәресләр җәен 7 атна дәвамында барачак. Быел дәресләргә онлайн һәм офлайн кушылып була. Татар теле курсларына берничә укучы йөри, ди университетта татар телен укыткан Алимә Сәлахетдинова. Алар татар телен башлангыч дәрәҗәдә үзләштерә.

Укучылар арасында татар телен профессиональ яктан өйрәнүче лингвистлар да, АКШка күптәннән күченгән татарларның оныклары да бар. Америкада укучы студентлар татар теле курсы өчен 8-10 баллы кредит алырга мөмкин, бу АКШта академик кредитлар системы өчен яхшы баллар дип санала, ди укытучы.

Электән үк татар телен укыткан Аризона университетында, берничә еллык тәнәфестән соң, татар теле янә 2022 елда укытыла башлады.

👉 Тулырак монда укыгыз.
👍20❤7
📍Навальныйны хуплау чарасында катнашучыларны икенче тәүлек рәттән полиция бүлекчәсендә тоталар

Кимендә тугыз тоткарланучы турында сүз бара.

Тоткарланучыларның берсе журналистларга үзен камерада нинди шартларда тотуларын сөйләгән. Кыз ястыксыз һәм юргансыз бетон ятакта йокларга мәҗбүрмен ди, аның җылы киемнәрен дә тартып алганнар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬2👏1
🧐 30 мең бурыч җыелса – кешене чит илгә чыгармыйлар.

Татарстанда мондый кешеләр саны 120 меңнән арткан, дип хәбәр итте Татарстанның баш тәфтише (пристав) Әнвәр Закиров.
🤬9
📍Татарстан балаларын аннексияләнгән Кырымга ялга җибәргәннәр

Алар Алушта һәм Фороска киткән.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева балаларга ял итү өчен "тулысынча иминлек чаралары белән тәэмин ителгән инфраструктура булдырылган" диде.

Узган елның августыннан башлап, аннексияләнгән Кырымда даими рәвештә шартлаулар яңгырый.

Ничек уйлыйсыз, балаларга Кырымда ял итү иминме? Үз балаларыгызны анда ял итәргә җибәрер идегезме?
👎5🤬3
📍Русия хакимияте "сугыш пропагандасы" өчен быел 20 миллиард сум бүлеп биргән

Пропаганда өчен тотылган акчаларны бүлеп бирүче иң төп һәм "юмарт" оешма "Интернетны үстерү институты" (ИРИ) дип атала.

Грант алучылар белән төзелгән контрактлар хакимиятләрне тәнкыйтьләүне тыя, ә бу шартны бозучыларга проект бюджеты күләмендә акча түләргә туры киләчәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍1🤬1
Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге Суслонгер фаҗигасе турында янә фикер алыша башлады. Сәбәбе – язучы Зиннур Хөсниярнең Суслонгер лагеры фаҗигасен чит ил диверсантлары оештырган дип белдерүе.

Азатлык сөйләшкән тарихчылар бу фаразны кире кага, Суслонгер фаҗигасе – махсус оештырылган эш дип белдерә.

Кичә бездә бу хакта зур язма чыкты, төп фикерләрне рәсемнәр рәвешендә тәкъдим итәбез.
👏5😢3🔥1🤔1
28 июньдә узачак Корбан бәйрәмендә сарыкларның бәясе 13 мең сумнан башланачак.

Бу хакта 6 июньдә Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров матбугат очрашуында белдерде.

Татарстан рәсмиләре Корбан бәйрәме вакытында җирле бәрәннәрне генә чалырга тәкъдим итә. Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Русиядә хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу сәбәпле, республикага күп кенә төбәкләрдән, шул исәптән Дагыстан, Әстерханнан хайваннар кертү тыелган. Элегрәк бу төбәкләрдән арзан бәягә бәрәннәр күпләп китерелә иде. Бүген чәчәк, тилчә, бруцеллез авырулары 30дан артык төбәктә таралган диелде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🤬1