Башкортстанның ике министры алтышар елга ирекләреннән мәхрүм ителде, әлегә алар вазифаларында кала
Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев белән төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевны алтышар елга ирекләреннән мәхрүм итте.
Мәхкәмә ачыклавынча, 2017 елда республиканың капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе булып торган Рәмзил Күчәрбаев тагын ике җитәкче: капиталь төзелеш һәм реконструкция бүлекчәсе җитәкчесе Шәдморат Бикимбетов һәм аның урынбасары Рамил Сафин белән берлектә Күмертауда чистарту корылмаларын тикшереп тормый гына 95 миллион сумнан артыкка төшкән объектның төзелеше тәмамлануы турында акт имзалаган.
Моннан тыш, бу эштә тагын өч кеше 3,4 елдан 5 елга кадәр колония мөддәте алды.
Мәхкәмә карары үз көченә керми торып, түрәләрне эшләреннән кумаячаклар.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤷♂2👍2😁1
Варашау университетында Мостай Кәрим иҗаты буенча диссертация якланган
Диссертация авторы - полиглот, башкорт филологы Вячеслав Чернев. Ул Мостай Кәримнең биш повестендә фигыль формаларын тикшергән.
Вячеслав Чернев Башкортстан педагогика университетының башкорт филологиясе факультетын тәмамлаган, әлеге вакытта Варшау университеты докторанты. Элек ул БСТда үз методикасына нигезләнгән "Башкорт телен өйрәнәм" тапшыруы алып бара иде. Урыс һәмм башкорт телләреннән тыш, казакъ, татар, инглиз, француз, поляк, гарәп һәм башка телләрне белә.

👍12❤1
Татарстан Мәскәүгә салымнарны дүрт процентка әзрәк күчергән
Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент утырышында белдерде. 2022 елда республика керемнәренең 71 проценты Мәскәүгә юлланган. Элек бу сан 75 процентка җитә иде.
Төгәлрәк саннар мондый:
✔️2022 елда республикада 1,479 млрд сум күләмендә салым һәм башка төр керемнәр җыелган.
✔️Шул сумманың 1,049 трлн сумы (71%) Мәскәүгә юлланган һәм 429 млрд сумы (29%) Татарстанда калган.
Татарстан, үзендә калган керемнәр ягыннан, Русия төбәкләре арасында 4нче урында бара, ләкин беренче өчлектән нык калыша. Әйтик, узган ел Мәскәү шәһәрендә калган керемнәр 3,578 трлн сумга җиткән булса, Татарстанда — 429 млрд кына. Икенче урынны Петербур (1,124 трлн), өченчедә — Мәскәү өлкәсе (945 млрд) алып тора.
Мәскәүгә ни өчен әзрәк китә башлаган? Бу хакта Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤷2👍1🤬1
⚡️Татарстан парламенты Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдыру турында канун кабул итте.
Канун өлгесендә язылганча, Конституция шурасы Татарстан кануннарына һәм норматив актларга үзенең бәясен бирәчәк. Шулай ук халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итеп, теге-яисә бу канунның конституция хокукларын бозу-бозмавын өйрәнәчәк. Шура чыгарган бәяләмәләр республика дәүләт органнарына, җирле үзидарәләренә юлланачак. Вазифаи затлар бу аңлатмаларны исәпкә алырга тиеш булачак. Ләкин шура карарының мәхкәмә көче булмый.
▪️Татарстанның Конституция мәхкәмәсе Мәскәү басымы белән узган ел бетерелгән иде. Бу республикада дәүләтчелекне югалтуның бер адымы буларак бәяләнде.

🤮11🤬2😢1
Херсон өлкәсендә 600 дүрткел километр җир су астында калган
Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Прокудин хәбәр итүенчә, бүген иртәнгә су баскан урыннарда уртача тирәнлек 5,5 метрдан артык булган. Өлкәнең 600 дүрткел километр җире су астында калган, шуның 30лап проценты – уң як ярда, калганы – сул як ярда.
Бүген, 8 июньдә Херсон өлкәсенә эш сәфәре белән Украина президенты Владимир Зеленский килде.
Яңа Кахов ГЭСының дамбасы җимерелү белән соңгы вазгыять турында Азатлык сайтында укырга була. Ачылмаса, монда басып карыгыз.

🤬10
Владимир Путин үзләрен россиян дип санаучылар 94 проценттан арткан дип белдерә. Әмма белгечләр бу саннарда шикләнә.
Кичә бездә белгечләр белән эчтәлекле материал чыкты. Аны укырга вакытыгыз җитмәсә, без рәсемнәрдә төп тезисларны әзерләдек, укып алыгыз.

🤮4🕊2🤷♂1🖕1
📍Русия элитасы Путинның Украинадагы сугышны җиңәчәгенә ышанмый
Элита сугыштан арыган һәм аның туктавын тели, әмма Путинның хәрби хәрәкәтләрне туктатачагына шикләнә. Бу хакта вазгыять белән таныш җиде чыганагына сылтанып Bloomberg яза.
Русиянең Украинага бәреп керүе белән бәйле элита вәкилләренең берсе дә президентка каршы чыгарга теләми, әмма аның лидерлыгына ышаныч какшады диелә.
Путин имиджына ниләр тап төшерүен белер өчен, 👉 безнең хәбәрне укыгыз.

😁4🤣3👍1🤷1
😶 Башкортларны "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерә
Бу кыз Башкортстанны Мәскәү империясе колониясе дип атаган. "Башкортларны нацизм белән көрәш дигән булып, Украинада урыс телен яклау өчен, "урыс дөньясы өчен көрәшергә" сугышка җибәрәләр. Шул ук вакытта Башкортстанның үзендә урыс нацилары мәктәпләрдә башкорт телен тыйды”, дип язган.
Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган диелә.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬16❤4🥰1
Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге фаразларына караганда, 2028 елга республикада яшьләр саны 100 мең кешегә кимиячәк.
Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдерде.
Демография проблемнарын министр Русия башлаган сугышта һәм аның нәтиҗәләрендә күрми. Ул "нормаль гаилә"ләрне ныгыту һәм традицион кыйммәтләрне булдыру кирәк дип саный.
Министр белән ризалашасызмы? Татарстанда яшьләр саны нигә кими?

😱3👍1😢1🤷1
Татарстан депутатлары Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юлларга җыена
Сүз 26 апрельдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган тантана турында бара. Анда режиссер Айдар Җаббаров Габдулла Тукайның Казанга килүен, татар зыялылары белән танышуы турында театральләшкән тамаша күрсәткән иде. Тукай образын Камал театры артисты Эмиль Талипов башкарды.
КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Тукайның образы дөрес күрсәтелмәгән дип парламент мөнбәреннән чыгыш ясады.
— Опера һәм балет театрында Тукайны кем модернизацияләде? Миңа шуның фотосын тотып киләләр. Безнең Габдулла Тукайдан көлмәскә кирәк. Ул татар халкының Пушкины. Мәдәният министрлыгы, мәдәният комитеты, карагыз, алар нәрсә эшләделәр! Нинди мәдәният бу? — диде Миргалимов ярсып.
Коммунистның фикерен депутат Азат Хамаев та күтәреп алды.
Ә менә депутат, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Җәббаровны яклап чыкты.
— Бу Дәүләт шурасында карала торган эш түгел инде. Без совет вакытыннан милли каһарманнарны һәйкәл сыман күзалдына китерергә өйрәнгән. Ул төрлечә булырга мөмкин. Аның режиссеры Җәббаров Тукайны үзенчә күргән. Хамаев киләсе елга әзерләр дә үзенчә Тукайны күрер, — диде ул.
Моңа җавап итеп, Хамаев урыныннан берничә тапкыр канәгатьсез кычкырды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, аны тынычландырды һәм Тукайның образы тудырган сорауларны рәсмиләштереп, хөкүмәт органнарына, министрлыкка хат җибәрергә кушты.
Ә сез ничек уйлыйсыз, Тукай образы – Татарстан депутатлары фикер алышырлык мәсьәләме?

🤡9😁4👍3🤯2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан депутатлары Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юлларга җыена Сүз 26 апрельдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган тантана турында бара. Анда режиссер Айдар Җаббаров Габдулла Тукайның Казанга…
Айдар Җаббаровның Габдулла Тукай турында әзерләнгән тамашадан бер өзекне Азатлык әзерләгән видеода да карап була:
https://youtu.be/wnx5Rto9DHw?t=108
https://youtu.be/wnx5Rto9DHw?t=108
YouTube
Тукай. Премия. Антипремия. Казанда Туган тел көне чаралары 2023
2023 елның 26 апрелендә, Туган тел көнендә Казанда нинди чаралар узды? Тукай премиясе лауреатлары кем? "Тяжело с татарским" антипремиясе быел кайсы оешмаларга бирелде? Безнең видеоны карап белерсез!
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq…

👍11❤2🔥1
Хәерле иртә, дуслар! Җомга иртәсен кыска хәбәрләрдән башлыйбыз.
🔺Русия төнлә Украинага һөҗүм итте. Ровнен, Днепропетровск, Харьков өлкәләрендә төне буена һава һөҗүменә каршы систем эшләде. Житомир өлкәсендә бер кешенең һәлак булуы билгеле. Кичен Черкасс өлкәсенең Умань шәһәрен утта тоту аркасында 8 кеше зыян күргән.
🔺Белгород шәһәре һәм өлкәсенең башка шәһәрләре, бистәләрендә атыш аркасында өч кеше яраланган. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков белдерде. Разумное бистәсендәге йортларга, күпкатлы өйләргә зыян килгән.
🔺Каховски сусаклагычында су дәрәҗәсе 12,7 метрга кадәр төшкән. Моннан башкача торак пунктлары һәм Запорожье АЭСы өчен су алырга мөмкин булмаячак.
🔺Норвегиянең NORSAR институты галимнәре җир астында сейсмик хәрәкәтләрнең булуын теркәгән, бу Каховски ГЭСының җимерелүе шартлату аркасында булганны дәлилли. The Insider язуынча, институт белгечләре сишәмбе 2:54 сәгатьтә җир астында тибрәнүләрне теркәгән. Мәскәү белән Киев сусаклагычын җимерүдә бер-берсен гаепли.
🔺Нидерланд Каховски ГЭСында булган каза аркансында зыян күргән кешеләргә ярдәм итәр өчен Украинага коткаручылар куллана торган 32 көймә бирәчәк.
🔺АКШ Украинага ярдәм итү өчен яңа пакет әзерли, дип яза Bloomberg. Акча 2 млрд доллардан да артырга мөмкин. Бу акча Украинага һавадан һөҗүмгә каршы тору системнарын күбәйтергә ярдәм итәчәк.
🔺АКШның элеккеге президенты Дональд Трампка яшерен документлар белән тиешлечә эш итмәү эше нигезендә рәсми гаепләүләр игълан ителде. Сәясәтче Майамидагы мәхкәмәгә 13 июнь килергә тиеш. Аерым документлар Трампның резиденциясендә 2022 елның августында булуы ачыкланды.
🔺Мисырның Хургада шәһәрендә акула Русия кешесенә һөҗүм иткән. Ял итәргә барган кеше һәлак булган.
🔺Татарстанның Питрәч районында «Элбэдэн» дип исемләнгән V Русиякүләм хәрби уеннар фестивале узачак.
🔺Башкортстанда урам бете тешләвеннән 6 152 кеше хастанәләргә мөрәҗәгать иткән.
Әлегә шулар. Безнең белән кызыклы хәбәләр, мөһим вакыйгалар, тарихлар белән уртаклашасыгыз килсә, языгыз! Без белми калганны сез безгә хәбәр итсәгез, дуслар, шат кына булырбыз.

👍5❤2🔥2
“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте һәлак булган сугышчыларының гаиләләренә акча түләү өчен офислар яллый
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы сугышта һәлак булган тоткыннарга һәм ялланган сугышчыларга түләнәсе акчаларны гаиләләренә тапшыру өчен, бөтен Русия буйлап офислар арендалый. Шул ук вакытта мәрхүмнең туганнарына бу кулдан бирелгән кәгазь акчаларны банкка салмаска кушалар. Бу хакта сугышта үлгәннәрнең туганнары сөйләгән.
Ни өчен? Тулырак монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

🤮2🤷♂1
📍 Азатлыкта бүгенге көн темасы - сугыштан җинаятьчеләрнең кайтуы.
"Вагнер"чыларның темасын дәвам итәбез. Бу Украинага сугышка ялланып китеп кире өйләренә кайтып авыл, шәһәр кешеләренә чын-чынлап террор оештыра. Алар тарафыннан көч куллану, үтерү очраклары да теркәлә бара.
Кеше үтерү, талау, куркыту… Украина сугышыннан кайтучылар, җаваплылыктан җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителә дип саный.
Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән. Любимов сугышка төрмәдән алынган. Ул кеше кыйнау һәм талау өчен 2020 елда дүрт ел ярымга хөкем ителгән була. Узган елның августында "Вагнер" белән килешү төзеп колониядән сугышка китә. Ноябрьдә инде туган ягына кайтып та җитә. Кайткач ук авыл кешеләрен, аеруча хатын-кызларны куркытып яши башлый.
Нигездә чуашлар яшәүче ким дигәндә 100 кешелек бу авылда май азакларында яше 50дән узган Игорь Пушкинның мәете табыла. Күпмедер вакыт күренми торгач, күршесе өенә кереп караса, Пушкинның үтерелгән гәүдәсен күрә. Мәет дүрт көн яткан. Аны 29 майда җирләделәр. Тикшерүчеләр сүзләренчә, исерек Любимов аны куллары-аяклары белән сугып, типкәләп үтергән. Авылда яшәүче Пушкин элек Любимовка каршы җинаять эшендә зыян күрүче буларак мәхкәмәдә аңлатмалар биргән була. Сугыштан кайткан Любимов уч алган булуы ихтимал, диләр. Хәзер җинаятьче кулга алынган.
Азатлык төрле җирләрдә булган мондый куркыныч хәлләрне туплады.
👉 Тулы мәкалә
👉 Көзге сәхифә
Сез куркасызмы, дуслар? Мондый хәлләр Әфган, Чечня сугышыннан соң да күп булды.

Азатлык Радиосы
Сугыштан җинаятьчеләр кайта: үтерү, талау, куркытулар артты
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт…
😢4🤬2👍1