Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кырлай паркында Җәмигъ мәчете булуы көтелгән иде, әмма ул парк булып калырга охшаган. Аттракционнар булмый, исеме, концепциясе үзгәрәчәк.

Бу хакта туры эфир барышында шәһәрнең Парклар һәм скверлар мөдирлеге җитәкчесе Айгөл Латыйпова җиткерде, дип яза "Реальное время". Аның әйтүенчә, Казанда яшәүчеләр парк ясасыннар өчен җирне сатып алырга тәкъдим итә. Мөдирлектә бу тәкъдимне хуплыйлар.

"Без дә анда парк булуын бик телибез. Җитмәсә, янәшәсендә "Манзара" паркы ясау ниятләнә, бу ике кишәрлекне берләштереп, "Казан" гаилә үзәгенә барып җитү шәп булыр иде", дигән Латыйпова. Шулай ук ул әлегә бу урынны шәһәр ничек кулланачагы билгеле түгел дип искәрткән.

Ә Җәмигъ мәчетенең урын мәсьәләсе инде хәл ителгән күрәсең, әмма халыкка авыз тутырып кына берни әйтелми. Барысы да шыпырт кына эш ителә.

Кырлай паркы белән ниләр булды? Искә төшерик.

🔸Кырлай паркын былтыр 1 апрельдә сүтә башлаганнар иде. Ул үзе 2004 елда ачылды. Анда 30 аттракцион һәм күңел ачу мәйданчыгы эшләде.

🔸"Кырлай" паркында Җәмигъ мәчетенең нигез ташы салынды. Ташны KazanSummit-2022 форумы кысаларында тантаналы рәвештә бик күп кунаклар каршында ачканнар иде, әмма таш бер атнадан соң юкка чыкты.

🔸Былтыр августта Татарстан президентының матбугат хезмәте Казанда "Кырлай" балалар паркы өчен урын билгеләнде, ул Җиңү паркы янында урнашачак, дип хәбәр итте.

🔸Быел май аенда Казандагы Җәмигъ мәчетен "Кырлай" паркы урынына түгел, яңа урынга салырга мөмкин булулары ачыкланды. Казандагы Җәмигъ мәчет язмышы турында Татарстан рәсмиләре ләм-мим берни дәшми дә, аңлатмый да. Монда мәчет салыначак дип вәгъдә ителгән Кырлай паркында тынлык, бер төзелеш эшләренең әсәре дә күренми. Җәмигъ мәчет Бишталта бистәсендә Мәскәү архитекторлары тарафыннан төзелергә мөмкин.

Хәбәр монда. Ә бусы көзге сәхифә.
🤬6🙈2👍1🤔1
📍 Әлмәт кешесенә 40 мең сумлык штраф салганнар. Мәхкәмә аны Украинаны данлаган сүзләр кычкырган, ә бу Русия гаскәрен дискредитацияләү дип тапкан һәм гаепле дигән карар чыгарган.

Кем, кайда, ничек курыкмаган?

Барысын да 👉 моннан кереп укый аласыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬4😢4
Бүген Уфадан тагын бер батальон Украинадагы сугышка китәр алдыннан хәрби әзерлек урынына җибәрелде.

Батальонны Советлар берлеге каһарманы Миңнегали Гобәйдуллин исеме белән атаганнар. Алар белән шулай ук тәэминәт ротасы һәм мотоукчы полкның ремонт ротасы киткән.

Апрельдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан» дип аталган мотоукчы полк оештыру турында белдергән иде. Аңа кешеләр җыю июнь ахырына кадәр тәмамланачак диелде.

Гобәйдуллин исемендәге батальон республикада оештырылган 7нче батальон.

Моннан тыш, «Ватан» отряды, Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы, Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясе, Алексей Сухоруков исемендәге артиллерия батареясе, Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы бар.

Шул ук вакытта Башкортстанга Украинадагы сугыштан мәетләр дә көн саен диярлек кайтып тора. Азатлык таба алган исемнәр саны гына да 770кә җитте. Хакимият чын саннарны яшерә.
🤡6👍1
"Проект": Путин хакимлеге чорында үзен бәреп төшерергә теләүче өч кешедән котылган

Владимир Путин үз хакимиятенә куркыныч тудырырдай кешеләрне җитәкче вазифалардан читләштергән. Бу хакта "Проект" басмасы тикшеренүендә әйтелә. Бу кешеләр чынлап та аны бәреп төшерергә теләгәнме – аңлашылмый, әмма Путин аларны шундый кешеләр дип кабул иткән, дип искәртә басма.

Аларның берсе Михаил Фрадков. Сез бу кешене хәтерлисезме?

Тагын икесе турында Аазтлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥4🤔1
Башкортстан кешесен Чиләбедә диверсия кылуда шикләнеп тоткарлаганнар

Башкортстанның Учалы районында яшәүче 29 яшьлек егетне диверсия кылуда шикләнәләр, ул Чиләбедә тоткарланган.

Тикшерү фаразынча, егет Чиләбенең Миасс шәһәрендәге Көньяк-Урал тимер юлында реле җайланмасы урнаштырылган шкафларны яндырган һәм моны Украина мәнфәгатьләрендә эшләгән булырга мөмкин.

Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар.
🤔1
⚡️Джон Кирби: Русиянең Алабугада Иран дроннарын җитештерү нияте борчый

АКШ
дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Иран белән хәрби өлкәдә арта барган хезмәттәшлеге турында яңа мәгълүмат җиткерде.

Кирби сүзләренчә, шушы елның маена Русия Ираннан йөзләрчә пилотсыз очу аппаратлары һәм шушы дроннарны җитештерү өчен кирәкле җиһазлар алган.

Кирби Русиянең Иран дроннарын үзендә җитештерә башлау нияте уңаеннан аеруча борчылу белдерде. Бу җитештерү Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында планлаштырыла, диде ул.

"Бездә Русиянең үзендә Иран дроннарын җитештерү заводын төзү өчен кирәкле материаллар алуы турында мәгълүмат бар. Бу корылма киләсе ел башында тулысынча файдалануга тапшырылырга мөмкин" дип белдерде ул һәм Иран дроннары җитештереләчәк "Алабуга"махсус икътисади зонасының иярченнән төшерелгән фотоларын тәкъдим итте.

Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Джон Кирби: Русиянең Алабугада Иран дроннарын җитештерү нияте борчый АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Иран белән хәрби өлкәдә арта барган хезмәттәшлеге турында яңа мәгълүмат җиткерде. Кирби сүзләренчә, шушы елның маена Русия Ираннан…
АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби үзенең чыгышында Иран дроннарының Русиягә ничек китерелүен күрсәтүче инфограм да тәкъдим итте

Бу дроннар Иранда җитештерелә, Каспи диңгезе аша Иранның Әмирабад шәһәреннән Русиянең Махачкала шәһәренә китерелә, ә аннары Русия гаскәрләре тарафыннан Украинага каршы сугышта кулланыла, диде ул.

▪️Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.

Тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬4🤔3
Кырым музейларының скиф алтыннарын Киевка кайтарачаклар

Нидерланд Югары мәхкәмәсе бүген шундый карар кабул иткән. Бу хакта Hogeraad басмасы хәбәр итә.

Шулай итеп, скиф алтыны тирәсендә 2014 елдан дәвам итүче низагка нокта куелды. Хәзер Амстердамның Аллард Пирсон музее бу хәзинәләрне Русия аннексияләнгән Кырымга түгел, ә Украина дәүләтенә тапшырырга тиеш булачак.

▪️2014 елда Амстердамда "Кырым: Кара диңгезнең алтыны һәм серләре" дип аталган күргәзмә узган иде. Ярымутрауны аннексияләүдән соң, Русия бу хәзинәләрне кире Кырымга кайтаруны таләп итте, әмма Украина бу карарга каршы чыкты.

@azatliqradiosi
👍12🤷‍♂1🥰1
Бу ялларда Идел-Урал авылларында сабан туйлары уза

Шул уңайдан сезгә танылган фоторәссам Рифкать Якупов архивыннан татар авылындагы сабан туеннан 1970нче елларда төшерелгән бер фото тәкъдим итәбез. Күбрәк фотоларны алдагы көннәрдә Азатлык сәхифәсендә карый алырсыз. Ялларыгыз имин булсын!

@azatliqradiosi
👍15❤5🙏2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Уфаның тимер юл вокзалы янында ягулык саклагычы яна.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 60 куб метр күләмендә ягулык яна. Янгын сүндерергә 17 берәмлек техника килгән.

Рәсми мәгълүматларга караганда, яраланучлар һәм һәлак булучылар юк, ләкин кайбер телеграм каналлар бер кешенең зыян күрүен белдерә.

Соңгы вакытта Русиянең берничә төбәгендә нефть резервуарлары һәм ягулык саклагычларында янгыннар чыкты.
🔥9👍2🥰1😱1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 июнь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Одессага ракет һөҗүмендә 3 кеше һәлак булган, 26 кеше яраланган. Украинаның "Юг" оператив командованиесе хәбәренчә, Русия "Шахед" дроннары җибәргән.

🔸Кырымның ракетка каршы тору системы Украиның "Гром-2" ракет корылмасы җибәргән ике баллистик ракетын бәреп төшергән дип хәбәр итте ярымутрауның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов.

🔸АКШның федераль хөкемдары Дональд Трампка 37 гаепләү чыгарды. Әлеге гаепләүләр дәүләт хезмәтендә эшләүне чикләми, димәк, Трамп президент сайлау кампаниясендә катнаша ала.

🔸Британиянең элекке премьеры Борис Джонснон депутатлыктан да киткән. Бу карарны ул коронавирус пандемиясе чорында хөкүмәтнең эшчәнлеге турындагы тикшерү нәтиҗәләре чыкканнан соң кабул иткән. Депутат булмаган кеше хөкүмәттә эшли алмый, димәк, Джонсон кире премьер вазифасына дәгъва итә алмый.

🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстан районнарында сабантуйлар уза. Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә, мәсәлән, Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә сабантуй булмаячак. Бары тик авылларда гына үткәрелә.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз. Үз хәбәрләрегезне @azatliqradio аккаунтына җибәрә аласыз, анонимлык гарантиялибез.
🔥4❤1
Төркия башкаласы Әнкарада ракетлар җитештерүче заводта шартлау булган. 5 кеше һәлак булган диелә.
😱4🤔1😢1
Татарстанда татар телле җәйге аланнар: кайда, күпме, ничә сум?

Татарстанда быел 168 мең бала җәйге аланнарда ял итәчәк. Алар арасында мобилизацияләнүчеләр балалары, Украинаның аннексияләнгән төбәкләреннән килгән балалар да бар. Елдагыча, татар телендә эшләүче аланнар да бар. Татар теленә игътибар зур булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Татарстандагы татар телле аланнарны барладык: алар кайларда урнашкан, юллама бәясе күпме тора, ничә бала кабул итәләр, нинди програмнар тәкъдим итәләр.

Мәкаләне үзегез дә укыгыз, башкаларга да җибәрегез.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍7❤3
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Русияне БМОдан чыгаруны таләп итеп Анталиядә митингта катнашты

9 июньдә Төркиянең Анталия шәһәрендә узган украиннар хәрәкәте митингында татар активистлары да катнашты. Урам җыены Кахов ГЭСының дамбасы җимерелү уңаенны оештырылды. Чарада 200 кеше катнашты.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе (ТИҮ) Фәрит Зәкиев украин һәм инглиз телләрендә "Русияне БМОдан чыгарырга" дигән шигарь язылган плакат тотып торды.

"Митингның максаты — дөньяга Русиянең халыкара җинаятьче, агрессор икәнен күрсәтү. Шуңа да карамастан, ул бүгенгә кадәр Берләшкән милләтләр оешмасының әгъзасы. Без митингта Русияне БМОдан чыгаруны таләп итәбез. Шулай ук бу җинаятьче илнең нефть һәм газын алучы Европа илләре дә бар әле. Без дөнья илләрен сатып алуны туктатырга тиеш, чөнки алар украин халкының геноцидына ярдәм итүче шундый ук җинаятьче", диде ул.

Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤8👍1🤡1
Украинадагы сугышта Башкортстаннан һәлак булучы ирләр саны кимендә 770тән узып китте. Бу Азатлык ачык чыганаклардан бөртекләп җыйган исемнәр генә. Чынында үлүчеләр күпме - әйтүче юк.
😢5🗿1
Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге тарафыннан ай саен оештырыла торган "Стратегия 8" акцияләре кысаларында татар телен яклап ялгыз пикет узды.

Бу юлы пикетта депутатлардан буш эшләр белән шөгыльләнүдән туктап, татар телен мотлак укытуны мәктәпләргә кайтару таләбе яңгырады.

"Әлеге пикетның максаты - татар теленең хәленә игътибар итү. Татарстанның Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдырылды. Аның карарларын үтәү мәҗбүри түгел. Депутатлар буш эшләр белән шөгыльләнгәнче мәктәпләргә татар телен кайтару белән янсалар, бу зур эш булыр иде. Татар телендә балалар бакчасыннан алып университетка кадәр тулы канлы мәгариф системын булдыруны таләп итәбез. Татарстан президенты да татар халкы өчен чын мәгънәсендә көршергә чакырабыз. Аларның буш эшләре беркемгә дә кирәк түгел, тарихта исемнәре дә калмаячак. Татарстан хокукларыннан чигенүдән туктауны таләп итәбез", дип сөйләде берлек лидеры Наил Нәбиуллин.

Мондый пикетлар ай саен уза.
👍31❤7
Сабантуй яңалыклары:

🔺Башкортстанның Акъяр авылында узган Сабантуйда корот әзерләү ысулы күрсәтелгән. Анда ясалган бу сөт ризыгы ярты тонна диярлек булып (442,6 кг) Русиянең Рекордлар китабына кертелгән.

🔺Ә Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Клүчә авылы Сабантуеннан көрәштә җиңүчегә әзерләнгән тәкә урманга качкан. Аны табып алганнар. Бәйрәм батыры Гадел Вәлишин бу тәкә аның хуҗалыгында иркен урында яшәячәк дип вәгъдә биргән.

Әлегә шулар.
👍7❤1🤡1
Башкортстанның Туймазы районында нефть резервуары янган.

"Япрык" нефть җыю пунктында янгын турында хәбәр Уфа вакыты белән 16:25тә килә. Янгын сәбәпләре әле төгәл ачыкланмаган, яшен сугу фаразы да бар.

Әлеге вакытка ялкын сүндерелгән, корылманы суыту эшләре бара. Зыян күрүче кешеләр юк диелә.

Кичә Уфаның тимер юл станциясе янында ягулык саклагыч янган иде.
😱6🥰3😢1