Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 11 июнь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Бүген иртән Калуга өлкәсенең Жуковский районы Стрелковка авылына бер дрон, соңрак Медынский районындагы урманга икенче дрон төшкән. Бу хакта өлкә губернаторы Владислав Шапша хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.

🔺Төнлә Белгород өлкәсе Алексеевски шәһәр бүлгесендә йөк поездының 15 вагоны тимер юлдан чыккан. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Поезд буш булган.

🔺Кахов гидроэлектр станциясе дамбасы җимерелү нәтиҗәсендә 29 кеше хәбәрсез югалган. Бу рәсми мәгълүматны шимбә кичендә Украина эчке эшләр министры Игорь Клименко җиткерде. Аның сүзләренчә, су басу зонасыннан 2678 кеше коткарылган. Шул ук вакытта, волонтерларга сылтама белән Русиянең “Агентство” басмасы язуынча, Русия басып алган Днеперның сул ярында су баскан җирләрдәге 374 кешенең язмышы билгеле түгел.

🔺Запорожье өлкәсенең Орехов шәһәренә Русия хәрбиләре ут ачу нәтиҗәсендә, ике кеше һәлак булган, бер кеше яраланган. Өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Юрий Малашко үз телеграм каналында язуынча, снаряд шәхси йортка эләккән.

🔺Кырымда 53 яшьлек кырымтатар активисты Эльдар Менситовны урлаганнар. Бу хакта үз Facebook битендә җәмәгать эшлеклесе Лутфие Зудиева яза. Менситов соңгы тапкыр хатынына җомга көнне эштән кайтканда шалтыраткан. Хәзер аның телефонына шалтырату бармый. 2021 елны ФСБ Нариман Джелял һәм бертуган Ахметовлар эшенә бәйле Менситов өендә тентү уздырган иде.

🔺Александр Лукашенкга каршы торучыларны берләштергән Беларус тимер юл эшчеләре җәмгыяте 2022 елның гыйнварыннан 2023 елның февраленә кадәр Беларус җирлегеннән Русиягә һәм басып алган Украина җирләренә якынча 131 мең тонна, ягъни ай саен ун мең тоннадан артык хәрби кирәк-яраклар кертелгәнен әйтә. Украинага басып кергәнче бу күләм ун тапкыр кимрәк булган һәм 2022 елның 24 февраленнән соң кинәт арта башлаган.

Әлегә шулар. Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤2👍2🔥1
Чаллы шәһәре 1 июльдә Мәскәүнең Коломенское паркында узачак Сабантуйның мәртәбәле кунакларына милли ризыклар мәйданчыгы оештырачак.

Татар милли ашлары белән берничә йөз кунакны тукландыру күздә тотыла. Шул нисбәттән шәһәр башкарма комитеты 3,1 миллион сумга тендер игълан итте, дип яза Chelny-biz.

Иртәнге ашта 230 кунакка кыстыбый, каклаган каз, тутырган тавык, бәлеш, вак бәлеш, сыер итеннән шулпа, казанда пешкән сарык ите белән яшелчәләр, балык тәбәсе, өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк һәм тагын башка күп кенә ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Сөтле татар чәе янына җиләк-җимеш, корыҗимешләр, кайнатма, бал, гөбәдия, талкыш каләвә, пахләвә, баллы һәм чикләвекле чәкчәк булачак. Кичке аштагы 500 кешегә, кабымлыклардан тыш, балык тәбәсе (татарча судак), үрдәк һәм борайдан пешерелгән зур бәлеш, сарык итеннән ясалган Казан пылавы, вак бәлеш, сыер итле өчпочмаклар куелачак. Чәй янына – баллы пироглар.

Кунакларга милли кием, түбәтәй-калфак кигән дистәдән артык официант хезмәт күрсәтәчәк.

Ничек сезгә?

@azatliqradiosi
👍5🤡3🔥1🤔1😱1
Кырымтатар активисты Марлен Мустафаевка аппеляция алдыннан 7300 битлек эш белән танышу өчен бары 15 көн вакыт биргәннәр.

Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Узган елның 30 ноябрендә Дондагы Ростовның Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе сәяси тоткын Мустафаевны 17 ел колониягә хөкем итте. Аны “Хизб ут-Тәхрир” террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм хакимиятне көч кулланып алыштырырга әзерләнү турындагы җинаять маддәләрендә гаепле дип таптылар.

▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
▪️Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

@azatliqradiosi
😢4❤1👍1🤬1
Канадада яшәүче тел активисты Алимә Сәлахетдинова 2018 елда онлайн татар теле мәктәбен оештырды.

Укучылар – күбесенчә, балалар һәм яшүсмерләр, олылар өчен аерым төркемнәр дә бар. "Alima Academy" дип аталган бу онлайн мәктәпкә 100дән артык укучы йөри, географиясе дә киң: Канада, АКШ, Германия, Австралия, Төркия. Чит ил укучыларына юнәлгән мәктәп булса да, Русиядән дә укучылар бар. Бу хакта тулырак сайтыбызга кереп укый аласыз.

👆Шулай ук махсус карточкалар да әзерләдек.

@azatliqradiosi
🔥13👍3❤2
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр җитәкчесе Рәшит Мостафин вафат.

Татарстанның халык артистына 77 яшь иде.

Татар теле мәктәпләрдән куылган вакытта мәшһүр музыкант Азатлыкка татар коллективларында да татарча мохит югалу ихтималы бар дип борчылуын сөйләгән иде.

'Балаларга тигез караш бетте. Берсенә татар телен укымаска да ярый, берсенә ярамый. Шундый заманны үттек бит инде: рус балалары өйләренә кайтып китәләр иде, ә без татарларны төрлечә мыскыл итеп җиденче итеп куелган татарча факультатив дәрескә калдыралар иде. Яңадан шуңа кайтабызмы?

Ансамбльдә татар мохитен сакларга тырышабыз. Бер тапкыр безгә шәп тавышлы егетләр килде. Матур җырлыйлар, тотарга да кабул итәргә инде менә. Ноталар тоттырдык та, әйдәгез әле, татарча да җырлап карагыз, дибез. Юк, без русча гына җырлаячакбыз, татарча җырларга башка кешеләрне алырсыз, ди болар. Бездә алай була алмый. Татар ансамблендә татар телен хөрмәт итмәгән кеше эшләми генә", диде.

@azatliqradiosi
😢18❤2
Тагын бер үлем.

Татар иҗтимагый үзәген мәхкәмәдә яклаган юрист Алексей Златкин вафат. Аңа 43 яшь булган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢22👍1
“Вагнер” хәрби хосусый ширкәте Сергей Шойгу белән бернинди килешү имзаламаячак.

Бу хакта ширкәт җитәкчесе Евгений Пригожин әйтте. 10 июньдә Русия саклану министры Шойгу барлык ихтыярилар отрядларын "комплекслы ярдәм оештыруга һәм максатларга ирешү өчен бердәм карашлар булдыру"га 1 июльгә кадәр Саклану министрлыгы белән килешү имзалатуны күздә тоткан фәрманга кул куйган иде.

Пригожин сүзләренчә, “Вагнер” ширкәте болай да бар эшләрен Русия кораллы көчләре командирлары белән килештерә һәм югары нәтиҗәле структура булып тора.

"Кызганычка каршы, күпчелек хәрби бүлекләрдә андый эффективлык юк, һәм нәкъ шул сәбәпле Шойгу хәрби хәрәкәтләр белән тиешлечә идарә итә алмый.

Бу карардан соң нәрсә булырга мөмкин - безгә корал һәм сугыш кирәк-яраклары бирелмәячәк – ярый карарбыз, башларына төшкәч корал һәм сугыш кирәк-яраклары тотып "ярдәм" итү үтенече белән үзләре киләчәк”, диде Пригожин.

@azatliqradiosi
😁5✍1
Библиянең башкорт теленә тәрҗемәсе дөнья күргән

19 июньдә Урыс православ чиркәве аны Уфада тәкъдим итәчәк.

Элегрәк христианнарның изге китаплары татар һәм аның себер диалектына, башка халыкларның теленә тәрҗемә ителгән иде.

Урыс булмаганнарны чукындыру эше элек-электән үк эзлекле рәвештә башкарылып килә һәм моңа зур күләмдә акчалар тотыла.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👎11😁4🤔1🤬1🥱1
Аннексияләнгән Кырымда тимер юлда шартлау булган.

Бу хакта Русия медиалары һәм телеграм каналлары хәбәр итә.

Baza язуынча, йөк ташучы поездның йөртүчесе шартлаткычны күреп тиз генә машинаны туктатырга тырышкан. Шартлау нәтиҗәсендә, тимер юл һәм поездга зыян килгән. "Осторожно, новости” язуынча, берничә кешегә урында ярдәм күрсәтелгән, хастаханәгә беркем озатылмаган. Башка чыганаклардан күренгәнчә, тимер юлның ике хезмәткәре җәрәхәтләнгән.

Шартлау Кырымның Киров өлкәсендә, ярымутрауның көнчыгышында була. Поездлар хәрәкәте туктатылган.

@azatliqradiosi
🔥5🤔1