Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, дуслар. Бүген 12 июнь, дүшәмбе. Русиядә халык ял итә. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔸Украина Русия контролендәге Днепрның сул як ярыннан 112 кешене чыгара алган. Су баскан җирләрдән кешеләрне эвакуацияләү турында Херсон өлкә хакимияте башлыгы Александр Прокудин сөйләде. Аның әйтүенчә, басып алынган җирләрдән чыгарылган кешеләрнең 54 хатын-кыз, җидесе бала. Көймәләрнең берсен Русия хәрбиләре утка тоткан, өч кеше һәлак булган, 23 кеше яраланган.

🔸Русия армиясе Запорожье өлкәсендә Украина кораллы көчләренең һөҗүмен туктату өчен дамбаны шартлаткан. Бу хакта Таврида юнәлешендәге саклану көчләренең уртак координация үзәге спикеры Валерий Шершень әйтте. Дамба Запорожье өлкәсенең Пологовский районының Новодаровка авылы янында урнашкан. Шартлау елга ярындагы торак пунктларны су басуга китергән. Шершень фикеренчә, бу Украина кораллы көчләренең һөҗүм барышына тәэсир итмәячәк.

🔸Бүген Башкортстан Уфа көнен бәйрәм итә. Бәйрәмгә әзерлек максатыннан, кичә кайбер үзәк урамнар транспорт йөреше өчен ябык булды. Башкортстан медиалары Русия президенты Владимир Путинның Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Русия көне белән котлавы турында яза, шул ук вакытта шәһәр көне искә алынмый.

Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥4👍3❤1
Херсон өлкәсенә төнлә булган һөҗүмдә өч кеше һәлак булган.

Русия хәрбиләре узган тәүлектә 26 тапкыр һөҗүм иткән. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Александр Прокудин хәбәр итте. Барлыгы 12 кеше яраланган.

@azatliqradiosi
😢5🤬1
Быел гыйнвардан апрельгә кадәр Башкортстанда 5,4 мең никах теркәлгән.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4% кимрәк. Шул ук вакытта, Идел буе төбәкләре арасында иң күп гаилә коручылар Башкортстанда. Икенче урында Татарстан килә. Анда 5,2 мең никах теркәлгән. Бу хакта РБК яза.

Шул ук вакытта, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аерылышучылар саны Башкортстанда 1,6% ка арткан. Барлыгы 5,3 мең гаилә таркалган. Татарстанда 4,8 мең гаилә аерылышкан.

Никахларның кимүе нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?

@azatliqradiosi
🤔1
Херсон өлкәсенең Русия билгеләгән баскын хакимиятләре Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң, су басудан зур зыян күргән Голая Пристань шәһәрен карантинга япкан.

Бу хакта "Медуза"га һәм "Агентство"га су баскан районнарга ярдәм күрсәтергә тырышучы волонтёрлар хәбәр иткән.

Волонтёрлар әйтүенчә, шәһәр керү өчен дә, чыгу өчен дә ябылган. Шул сәбәпле, анда калган кешеләргә һуманитар ярдәм тапшырып булмый.

Җирле халык сөйләвенчә, 10 июньдә су баскан шәһәр буйлап хәрбиләр йөргән, алар мегафоннар аша 11 июньдә Голая Пристаньның карантинга ябылачагын кисәткән. "Медуза" әңгәмәдәше бу мәгълүматны раслаган. Волонтерлар әлеге чара үлүчеләр күп булуы белән бәйле, дип шикләнә.

Русия хакимиятләре Днепрның Русия контролендәге сул як ярында рәсми рәвештә сигез кешенең үлүен хәбәр итте.

@azatliqradiosi
🔥3🤬1
Җомга көнне югалган 53 яшьлек кырымтатар активисты Эльдар Менситов кичә кич «Железнодорожный” полиция бүлегендә табылган.

Аны кыйнаган булулары ихтимал. Бу хакта Менситов белән очрашкан адвокат Сафие Шабановага сылтама белән “Кырым теләктәшлеге” хәбәр итә.

Менситовның югалуы турында шимбә көнне аның хатыны хәбәр итте. Ул ире белән җомга көндез телефоннан сөйләшә, кич Менситов өенә кайтмый. Аның машинасын Акмәчеттә базар янында табалар. Ир кеше базардан азык-төлек алып өенә кайтырга чыкканда, аның машинасын ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, Менситовны үз транспортына күчереп утырталар. Активист машинасын базар янына илтеп куялар.

2021 елны ФСБ Нариман Джелял һәм бертуган Ахметовлар эшенә бәйле Менситов өендә тентү уздырган иде.

@azatliqradiosi
🤬5👍1
⚡️Италиянең элекке премьер-министры Сильвио Берлускони вафат.

Аңа 86 яшь иде.

Бу хакта Corriere della Sera хәбәр итә.

@azatliqradiosi
🔥3🫡1
Русиянең бәйсез массакүләм мәгълүмат чаралары бүген - Русия көнендә сәяси тоткыннар, шулай ук Украинадагы сугышка каршы булган барлык русияләргә теләктәшлек белдерү марафоны үткәрә.

Төрле журналистлар үзләренең YouTube каналларында трансляцияләнәчәк уртак эфирда берләште. Марафон көне буе - иртәнге 9дан кичке 10га кадәр барачак. Марафон вакытында сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен акча җыелачак.

“Хакимиятләр Русия халкының барысы да Украинага һөҗүмне яклый дип ышандырырга тырыша. Ләкин без моның алай түгел икәнен беләбез”, ди акцияне оештыручылар.

Эфирны “Дождь” телеканалы журналистлары ачты. Трансляциянең беренче ярты сәгатендә ике миллион сумнан артык акча җыелды.

Акциядә Медиазона, Медуза, The Insider, Холод, "Важные истории", һәм Русиянең башка бәйсез медиалары, шулай ук "Популярная политика" һәм "Ходорковский LIVE" каналлары катнаша.

@azatliqradiosi
❤1👍1
Татарстанда Конституция шурасы төзелә.

Бу — узган ел Мәскәү басымы белән бетерелгән Татарстан Конституция мәхкәмәсе урынына булдырылучы дәүләт оешмасы. Депутатлар узган атнада канун өлгесен хуплады. Татарстанның элекке юстиция министры, юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов фикеренчә, шура мәхкәмәне алыштыра алмаса да, республикага мондый оешма кирәк. Шул ук вакытта ул шураның кыюлык күрсәтүенә, анда Татарстан Конституциясен яклаучылар килүенә шикләнеп карый. Азатлык юрист белән яңа төзелүче оешма хакында сөйләште.

💬 Беренчедән, мәхкәмәнең карары үз көченә кергәннән соң ул үтәлергә тиеш иде. Конституция шурасының карарлары бары киңәш бирү рәвешендә булачак. Теләсәң үтисең, теләмәсәң — юк.

Мәхкәмә бетерелгәннән соң кемдер кануннарга бәя бирергә тиеш. Әмма анда кемнең эшләве мөһим. Минемчә, шурада юридик яхшы белемле кешеләр дөрес итеп эшләсәләр, аларның карарлары да дөрес чыгарыла диярләр. Әлегә болай дип әйтеп булмый, чөнки анда кем булачагы билгеле түгел.

Конституция шурасына канунны кире кагу өчен кыюлык җитүе кирәк. Дәүләт шурасы юристлары хупласа, Конституция шурасы аңа ничек каршы килер? Хәзер депутатлар кануннарны нигездә федераль кануннарга тәңгәлләштереп утыра. Әгәр дә канун өлгесе хокукый мәсьәләләр комитеты аша керде икән, шура "бу дөрес түгел, кертмәгез" дип әйтә алмый бит", ди Корманов.

👉Азатлык сәхифәсендә
👉Көзге сайтта

@azatliqradiosi
🤯3🔥2🤡2👍1
Чечняның "Әхмәт" отряды беренче булып Русия саклану министрлыгы белән "ихтыяри" хәрби төркемнәрнең хезмәтен оештыру турында контракт имзалаган.

Чечнядан Украинага каршы сугышырга ничә яллы сугышчы җибәрелүе билгеле түгел. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров яңа сугышчылар атна саен килеп тора ди, хокук яклаучылар исә республикада яшәүчеләрне сугышка мәҗбүри җибәргән очраклар турында да җиткерә.

10 июньдә Русия саклану министры Сергей Шойгу бөтен “ихтыяри” хәрби төркемнәргә дә 1 июльгә кадәр шундый килешүләр имзаларга боерды.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩2🤡1
Баймак районында яшәүчеләр җир мәсьәләләренә бәйле халык җыены уздыруны таләп итә, хакимиятләр рөхсәт бирмәгән.

“Авылда сәер хәлләр майтарыла – җирле халыкның пай җирләрен тартып алмакчы булалар", дип сөйли экоактивист Илдар Йомаголов. Сәйгәфәрдә яшәүчеләр җирләрне читтән килгән оешмаларга арендага бирмәкчеләр дип борчыла.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬1
❗️Башкортстан активисты Альберт Рәхмәтуллин Украинада сугыш барганда Уфада Русия көнен бәйрәм итүгә каршы чыкты

"Уфада зурлап Русия көне һәм Шәһәр көне үткәрергә булдылар — салютлар, килгән артистлар һәм башкалар белән. Һәм болар барысы да "махсус хәрби операция" барган вакытта" дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

"Уфа мэры Ратмир Мәүлиевнең Украинадагы сугышта һәлак булган егетләрне җирләүдән соң шунда ук җырларга һәм биергә китүе минем башыма сыймый" дип өстәгән ул.

▪️Бүген Уфада ике бәйрәм үтә – Русия көне һәм Шәһәр көне (Уфага нигез салынуга 449 ел уңаеннан). Бәйрәмдә Анастасия Ивлеева, ESMI һәм Милана Хәмитова чыгыш ясаячак, салют, флешмоб, концертлар булачак.

▪️Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 772 кеше һәлак булган. Бу сан зуррак була ала, хакимиятләр үлемнәр санын яшерә.

Ә сез ничек уйлыйсыз, күрше илгә каршы сугыш барганда, аннан көн саен табутлар кайтарылганда бәйрәм оештыру урынлымы?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤1🤡1
Узган шимбә Британия башкаласы Лондонда Сабан туе узды

Зурлап оешкан түгел, гади генә булса да, ул авыл җыены кебек җылы рухта һәм күңелле узды. Төрле уеннар, җыр-биюләр, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, хәтта көрәш тә булды.

Иң мөһиме — бу "өстән" кушып оештырылган чара түгел. Барысын да Лондонда яшәүче актив татарлар үзләре оештырды.

Кунаклар да күп иде. Лондон Сабан туена хәтта ерак Австралиядән килделәр. 

Барлык катнашучылар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкарды.

@azatliqradiosi
❤12👍1🔥1
Бу җәй Русия студент отрядлары Украинага һөҗүмдә җимерелгән Мариупольне төзекләндерәчәк диелә

Әлеге мәгълүматны бүген Русия вице-премьеры Татьяна Голикова җиткерде. Отрядларга 200 меңнән артык кеше кушылачак диелә.

▪️Русия хәрбиләре җимергән Мариупольдә төзелеш эшләрен Русия саклану министры Сергей Шойгуның урынбасары Тимур Ивановка якын булган "Олимпситистрой" алып бара.

▪️"Досье" үзәге, Тимур Иванов Мариупольне төзекләндерү эшләре өчен киткән чыгымнарны берничә тапкырга арттырып күрсәтеп, үз кесәсенә акча эшли, дигән тикшерү чыгарган иде.

@azatliqradiosi
🤡4
❗️Украинадагы сугышка каршы теләктәшлек марафоны бу сәгатькә 20 миллион сум акча җыйган. Марафон дәвам итә

Бүген, 12 июнь — Русия көнендә Русиянең бәйсез медиалары сәяси тоткыннарга һәм Украинадагы сугышка каршы чыгучы русияләргә теләктәшлек йөзеннән марафон уздыра.

Аның барышында сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә акча җыялар.

Чараның баннерларында Алексей Навальный, Лилия Чанышева, Азат Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарның фотолары бар.

Марафон көне буе барачак: Казан вакыты белән иртәнге тугыздан кичке унга кадәр.

Чараны "Дождь" телеканалы ачып җибәрде. Беренче ярты сәгатьтә үк 2 миллион сумнан артык акча тупланды, өч сәгатьтән ул 10 миллион сумнан ашты.

Чарада шулай ук Медиазона", "Медуза", The Insider, "Холод", "Важные истории", "Служба поддержки" кебек башка бәйсез басмалар һәм "Популярная политика", "Ходорковский LIVE" кебек каналлар катнаша.

@azatliqradiosi
👍5❤2🤡2
🇰🇬"Безне Киргизия дип атамагыз!" Кыргыз активистлары ил атамасын "Кыргызстан" дип дөресләүче кушымта ясаган

Кыргыз активистлары веб браузер өчен махсус кушымта ясаган. Аның ярдәмендә "Киргизия" сүзе автомат рәвештә "Кыргызстан" дип үзгәртелә. Шул рәвешле алар илнең Конституциядә күрсәтелгән дөрес исемен кулланышка кертергә тели.

Проект авторлары фикеренчә, "Киргизия" сүзендә совет чоры эзе бар. Икенчедән, ил Конституциясендә "Киргизия" дигән сүз юк, "Кыргыз республикасы" яки "Кыргызстан" гына бар. Илдә яшәүчеләр үзләре дә шулай аталуын тели, ди алар.

Русия медиасында кайчак Татария дип язу очраклары була. Сез моңа ничек карыйсыз?

@azatliqradiosi
👍13❤1🔥1🤡1
Немцов бүләге Украинадагы сугышка каршы чыккан биш сәяси тоткынга бирелде

▪️Барнуал журналисты һәм активисты Мария Пономаренко Мариуполь драма театрына Русия хәрбиләренең һөҗүме турында пост өчен 6 елга колониягә җибәрелгән.

▪️Комида яшәүче тарих укытучысы Никита Тушканов Киреч күперендә шартлау һәм Русия армиясенең җирләрен басып алуы турында постлары өчен 5,5 ел колониягә хөкем ителгән.

▪️Воронеж пенсионеры Михаил Симонов Русия очкычларының хатын-кызларны һәм балаларны бомбага тотуы турындагы постлар өчен 7 елга хөкем ителгән.

▪️Мәскәүдән 18 яшьлек Максим Лыпкань Азатлык радиосының урыс хезмәтенә биргән әңгәмәсе өчен гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнеп кулга алынган.

▪️Вологдадан ягучы (кочегар) Владимир Румянцевны сугышка каршы радио ясавы өчен 3 елга колониягә хөкем иткәннәр.

Шушы биш кеше "демократик хокуклар һәм ирекләрне яклаган өчен" ел саен бирелә торган Борис Немцов бүләге иясе булды, дип хәбәр итә "Медиазона".

@azatliqradiosi
❤8
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Узган шимбә Британия башкаласы Лондонда Сабан туе узды Зурлап оешкан түгел, гади генә булса да, ул авыл җыены кебек җылы рухта һәм күңелле узды. Төрле уеннар, җыр-биюләр, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, хәтта көрәш тә булды. Иң мөһиме — бу "өстән" кушып…
Британия башкаласы Лондонда узган Сабантуеннан берничә фото да тәкъдим итәбез

Милли бәйрәмне Лондондагы татар активистлары төркеме оештырган.

Гади генә, әмма авыл җыены кебек җылы рухта һәм күңелле узды ди алар.

Төрле уеннар, җыр-биюләр, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, хәтта көрәш тә булган.

@azatliqradiosi
👍21❤1