📍Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң Кара диңгезнең тозлылыгы кимегән
Эколог Евгения Симонова сүзләренчә, бу – буа җимерелгәннән соң диңгезгә төче су эләккәнгә күрә булган.
Белгечләр суда тимернең нормадан тугыз тапкырга артуын теркәгән. Дулкыннар Одесса ярына чүп, үсемлекләр һәм пычракны чыгара, суда үле хайваннарны табалар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬3
Русия думасының элекке депутатлары өйләрендә Илья Пономарёв эше нигезендә тентүләр уза.
Тентүне тикшерү комитеты уздырган. Тентү уздырылган депутатларның Пономарёв белән ничек бәйле булуы хакында әйтелми.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сәлам, дуслар! Азатлык үз эшен дәвам итә, 13 июнь иртәсенә төп хәбәрләр: ▪️ Төнлә Русия Украинага ракетлар һәм дроннар белән һөҗүм итте. Кривой Рогта ракет торак йортка эләккән, 3 кеше һәлак, 25 кеше яраланган. Һөҗүмнәр турында Киев белән Харковтан да хәбәрләр…
Кривой Рог шәһәренә Русия ясаган һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны 11гә җиткән.
Ул хакта Днепропетровски өлкә хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте. Аның сүзләренчә, коткару операциясе инде тәмамланган, әмма җимереклекләрне чистарту эшләре дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: 13нче июньгә каршы төндә ракетлар берничә сивил объектка, шул исәптән биш катлы йортка эләккән.
Русиянең саклану министрлыгы төнге һөҗүм уңышлы булды диде. "Бүген төнлә Русиянең һава-космик көчләре Украина хәрби көчләре резервлары урнашкан урыннарга, шулай ук, корал келәтләренә һөҗүм итте. Максат куелган барлык объектлар да юк ителгән", диелә министрлыкның рәсми хәбәрендә.
Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 475нче көне.

🤬4😢1
2022 елда Русиядән доллар миллионеры булган 8,5 мең кеше киткән.
Шул ук вакытта Русиядән күбрәк — доллар миллионеры булган 15 мең кеше — күченеп китәргә тиеш булган дип фаразлаганнар. Әмма Русиягә каршы кертелгән чикләүләр байларга илдән күчеп китүне авырлаштырган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта Русиядән күбрәк — доллар миллионеры булган 15 мең кеше — күченеп китәргә тиеш булган дип фаразлаганнар. Әмма Русиягә каршы кертелгән чикләүләр байларга илдән күчеп китүне авырлаштырган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤷♂1
“Микулай” фильмы Русиянең 109 кинотеатрында күрсәтеләчәк.
Ул киң прокатка чыга. 15 июньдә — Мәскәүдә, 19 июньдә — Петербурда һәм 22 июньдә Казанда күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген фильмның баш режиссеры һәм продюсеры Илшат Рәхимбай белдерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Бу фильмга барасызмы?
#Татарстан

❤6👍2👎1🤔1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Казаннан Солтан Зарипов үтерелгән.
Социаль челтәрләрдә язылганча, аңа 23 яшь булган. Ул сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып киткән, диелә.
Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 472 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

😢4🤡4🤷♂1🕊1
Русия президенты "хәрби хәбәрчеләр" белән очрашты. Путин сүзләренең иң мөһим өлешен китерәбез:
✔️РФ президенты сүзләренчә, хәрби хезмәткә контракт төзегән кешеләр саны — 150 мең, ә ихтыярилар белән бергә — 156 мең.
✔️Белгород өлкәсендәге чикне ныгыта башлаганнар. Белгород өлкәсендә яшәүче гаиләләргә 8,3 млрд сум күләмендә ярдәм бүленәчәк.
✔️Русиядә хәрби хәл кертер өчен нигез юк. Шулай ук, Путин сүзләренчә, өстәмә мобилизация дә кирәкми.
✔️Шул ук вакытта Путин хәрби хезмәткә чакырылганнарның чит ил паспортларын вакытлыча алып тору турындагы канунны имзалады. Хәзер хәрби хезмәткә чакырылган кешеләр чит ил паспортларын Эчке эшләр министрлыгына тапшырырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез: Путинның мобилизация турындагы указы әле дә гамәлдә. Узган ел азагында исә Русия саклану министрлыгы 2023 елда 521 мең кеше белән контракт төзергә җыенганын белдергән иде. Путин бүген әйткән 156 мең кеше саклану министрлыгы игълан иткән саннан 3,5 тапкырга азрак булып чыга.
Путин сүзләренә ышанасызмы?

🤡3👍2
Акмәчет тикшерү изоляторында активист Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайган.
Шартларга килгәндә: камераларда иртәнге 6дан кичке 10га кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

Думага сугышта катнашучы хөкем ителгәннәрне азат итү турында канун өлгесе кертелде.
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җинаять җаваплылыгыннан азат итү “кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк”.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җинаять җаваплылыгыннан азат итү “кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк”.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍2👎1💩1
Зөһрә —> Зоя, Сания —> Соня, Нуретдин —> Николай, Рамил —> Рома...
Рәссам Зөлфия Илкәева татар исемнәренең бозылышын чагылдырган әсәрләр иҗат итә.
Хәзер аның эшләре белән Пермь шәһәрендәге күргәзмәдә танышырга мөмкин. Ул Шәһәр мәдәният үзәгендә 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу фотоларны Зөлфиянең Instagramдагы битеннән алдык.
Ошыймы? Таныш күренешме?

❤16👍5🤡4💔3😁2🤔1
Русия Одессага төнлә аткан ракет аркасында өч кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган. Одессада корбаннар тагын да күбрәк була ала дип аңлата Украина ягы. Алар җимерекләр астында калырга мөмкин.
Русия ракеты сәүдә үзәгенең саклау бинасына эләккән. Русия ракетыннан бизнес үзәк, уку йорты, кафе, кибет, кешеләр яши торган йортка зыян салган.
Төнлә һава кисәтүләре Харьков, Запорожье өлкәләрендә булган.

🤬14
Азатлык кадерле укучыларыбызга хәерле иртә тели һәм эшен дәвам иттереп, бу сәгатькә кыска хәбәрләр тәкъдим итә.
🔸Кривой Рог шәһәренә һөҗүм итү аркасында һәлак булучылар саны 12 кешегә кадәр җитте.
🔸Украинаның Көнбатыш союзниклары Украина гаскәриләрен җәй көнне үк F-16 хәрби очкычларыннан ничек файдаланырга кирәклеген өйрәтә башлаячак Бу хакта Нидерландның саклану министры белдерде.
🔸Русия Төньяк Кореяга БМОның чикләүләренә карамастан нефть сата башлаган. Moscow Times язуынча, Мәскәү инде Төньяк Кореяга 67 мең мичкә нефтьне юллаган.
🔸Латвия Украинага Кахов ГЭСыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итәр өчен 430 мең евро бирәчәк.
🔸АКШның элеккеге президенты Дональд Трамп Майамида барган мәхкәмәдә үзен гаепле дип танымады.
🔸Язучы, драматург, Пулитцер премиясе иясе Кормак Маккарти вафат. Аңа 89 яшь булган, ул «Старикам тут не место» романы аша танылды, аның нигезендә төшерелгән кинофильм дүрт «Оскар» премиясенә лаек булды.
🔸Бүген Уфада активист, җәмәгать эшлеклесе Лилия Чанышеваның чираттагы мәхкәмәсе, аңа хөкем карарын чыгарырга мөмкиннәр.
Аны экстремистик оешма төзүдә гаеплиләр.
🔸Башкортстанның Стәрлетамак районында күпләп бал кортлары үлгән. Сәбәбе билгесез.
🔸Татарстанның Әлмәт шәһәрендә җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен махсус юлларны төзүгә 15 млн сум акча тотылачак.
Әлегә шулар. Бергә булыйк. Без сезгә мөһим хәбәрләрне тиз һәм төгәл итеп җиткерергә тырышабыз. Ә сез башкаларга безнең хакта сөйләгез. Имин көннәр, үзегезне саклагыз!

❤2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
📍Уфада Лилия Чанышеваны 7,5 елга хөкем иттеләр.
Аңа теләктәшлек күрсәтер өчен 40лап кеше килгән.
Ул килүчеләргәм мин сезне яратам диде:
- Үзегезгә ышаныгыз, яхшы якка үзгәрешләр булсын өчен тырышып эшләгез, хатлар языгыз.
Сез миңа бик кирәк, сез башка сәяси тоткыннарга кирәк, сез бу бәхетсез илгә кирәк.
Мин төшенкелеккә бирелмәячәкмен. Без бергә Русияне ирекле, тыныч һәм мәрхәмәтле ил буларак үзгәртә алачакбыз.
"Аспекты" видеосы

😢13🤬3🕊1
🔺 Лилия Чанышева хөкем карары чыгарылганнан соң болай дип тә әйтте:
«Барысы да бездән тора. Барыгызга да миңа теләктәшлек белдергәнгә рәхмәтлемен. Сезнең белән барлык авырлыклар да җиңелрәк кичерелә. Миңа сезнең хатлар, открыткаларыгыз да кадерле. Яратып укыйм, саклыйм, берсен дә ташламыйм. Мин рәхмәтлемен сезгә!»
Мәхкәмәгә килүчеләр: «Лилия, рәхмәт яусын, ярый әле бездә син бар!», дип җавап бирде.

❤11
📌 Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко хөкем карары хакында болай диде:
— Хөкем карары канунсыз, нигезсез. Ул сәяси карар. Иртәме, соңмы бу карар гамәлдән чыгарылачак, Лилия Чанышева реабилитацияләнәчәк. Мин моны тәҗрибәмә таянып, ышанып әйтәм.
Дуслар! Лилия Чанышевага хөкем карары турында сез ни уйлыйсыз?

👏2🕊1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин:
- Бу хөкем карарына йөрәгем сыкрый. Әмма мин хатынымның иреккә чыгуы өчен көрәшемне дәвам иттерәчәкмен. Без көрәшәчәкбез. Бу карарны шикаять итәчәкбез. Аппеляция, кассация мәхкәмәсен дә узачакбыз. Лилияне иреккә чыгарачакбыз.
Кичә Азатлыкта Алмаз Гатин белән зур әңгәмә чыкты. Укыгыз. Алмаз - гаилә тугрылылыгының иң җете үрнәкләрнең берсе. Ул хатыны өчен көрәшә, бернигә дә карамастан ул авырлыкларга бирешмәскә тырыша. Ачылмаса, менә бу сылтама бар.

❤16🙏2👍1