Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Башта йортыбызны сүттеләр, аннары бакчабызны да корыттылар". Кырымдагы татарларның яшәешеннән бер тарих.

68 яшьлек Рустем Усеинов Кырымның Судакның Капсихор (Морское) авылында яши. Яши иде чынында. 2021 елда аның йортын хакиимят сүткән. Йорты булган урынга Рустем әфәнде кайткан, ул анда вагон китереп куйган. Шунда яшәргә җыенган, әмма хакимиятләр вагонны алыгыз дигән таләп куйган. Моннан тыш тагын бер бәла - быел аның бакчасын да корытканнар. Йорты сүтелгән урында ул 115 инҗир, башка җимеш агачлары утыртып, еллар буе карап үстергән, умырталар тотып бал чыгарган. Бүген боларның берсе дә калмаган.

💬 Мин җәй көннәрендә инҗир җимеше сатып, шуны пенсиямә кушып яшәргә тырыша идем. Быел хастаханәдән чыкканнан соң бакчама килсәм, 100дән артык инҗир агачыннан тик берсе исән калган. Кыш көне, мин булмаганда, бәлки салкын тигәндер дип уйласам, күршеләрдә инҗир ямь-яшел утыра. Димәк, мин хастаханәдә ятканда дошманнар инҗир агачларын да агулап, ниндидер зыянлы нәрсә сибеп киткән дигән фикергә килдем.

Дошман йортларыбызны сүткәннән соң, инде бакчаларыбызны да корыта, — ди ул.

Әлеге вакытта ул үзе китереп куйган вагонда яши. Суы да, электр уты да юк.

💬 Телефонымны машинаның аккумуляторыннан тутырам. Суны үзем белән китерәм. Мине хакимият кешеләре килеп читтән күзәтеп торганнарын да күргән идем.Бер көнне вагон өстендә язу калдыргаганнар иде, вагонны алыгыз, алмасагыз, без аны үзебез алабыз, чыгымнарны сез түләячәксез, дигәннәрвагон өстендә моны алыгыз, алмасагыз, без аны үзебез алабыз, чыгымнарны сез түләячәксез, дигәннәр — дип сөйли Рустем әфәнде.

Кырымтатарының үз җире, хокуклары өчен көрәше хакында безнең мәкаләдән укыгыз.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
😢8🤬3❤1🕊1
Башкортстанда “колумбайн” агымын пропагандалаган өчен 11 сыйныфта укучы кыз тоткарланган

2023 елда махсус хезмәт вәкилләре Стәрлетамакта яшәүче 17 яшьлек Каринага игътибар иткән. Апрель аенда тикшерүчеләр аңа тентү белән килеп, шәхси көндәлекләрен һәм техникаларын тартып алган. Экспертиза уздырганнан соң, укучының колумбайнерлар эшчәнлеген хуплавы һәм аларның тарафдары булуы ачыкланган.

Тулырак 👉 монда. Ачылмаса 👉 көзге сылтамадан файдаланыгыз.
🤬2❤1
Мәскәүнең Замоскворецки район мәхкәмәсе җырчы Земфираның Русиянең Юстиция министрлыгына шикаятен кире какты. Җырчы аны "ят агент" дип тануны канунсыз дип гариза язган иде. Мәхкәмә карарны үз көчендә калдырды.

Бу кара исемлеккә Земфира 2023 елның февралендә кертелде. Юстиция министрлыгы аны Украинага ачыктан-ачык теләктәшлек белдерде, Русиягә дус булмаган илләрдә концертлар оештырды, сугашка каршы шигарләр әйтте, чит ил чыганаклардан акча алды дип белдерде.

Русия Юстиция министрлыгы "ят агент"лар исемлеген 2012 елда булдыра башлады. Әлеге вакытта бу исемлектә 450 кеше һәм оешма исәпләнә.
🤬1🕊1
Бүген Лилия Чанышеваның мәхкәмәсе булды, аңа хөкем карары чыгарылды. Бу мәхкәмәдә Лилия, ире Алмаз Гатин, адвокаты ниләр әйтте - кыскача безнең рәсемнәрдә.
😢3🕊1
Депутат Адам Делимханов белән ни булган?
Төрле
версияләр:

🗣 Русия саклану министрлыгының "Звезда" каналы Делимхановның яралануын хәбәр итте. Журналистларга бу хакта ЛДПР фиркасенең матбугат хезмәтендә җиткерүләре әйтелде. Соңрак хәбәрнең тексты төзәтелде, анда яралану турындагы мәгълүматны беркем расламавы әйтелә.

🗣 Украина кораллы көчләрендә хезмәт итүче сәясәт белгече Кирилл Сазонов Делимхановның Запорожье өлкәсе Приморск шәһәрендә, Украинаның махсус операцияләр көчләре катнашында үтерелүен белдерде.

🗣 Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Telegram-каналында Делимханов белән элемтәгә чыга алмавын язды.

🗣 Русия думасы рәисе Вячеслав Володин Делимханов белән телефоннан сөйләшкәнен, аның "исән-сау" булуын әйтте.

53 яшьлек Делимханов үзенең туганы Рамзан Кадыровның уң кулы булып санала. Ул Рамзан Кадыровның әтисе – Чечня мөфтие Әхмәт Кадыровның иминлек хезмәтендә эшләгән, ә аңа кадәр фетнәчел Чечен республикасы Ичкериянең бригада генералы Салман Радуевның машина йөртүчесе булган. Радуевны Русиядә террорчылык өчен хөкем иттеләр.

2014 елдан бирле җинаятьчелек белән элемтәләре өчен Делимханов АКШ чикләүләрендә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4🤡2🤔1
📍Украинадан басып алынган төбәкләр сентябрьдә сайлаулар үткәрергә тели

Аннексияләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, Херсон белән Запорожье өлкәләренең Русия билгеләгән җитәкчеләре быел 10 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә үзләрендә сайлаулар оештырырга тәкъдим итә.

Русия президенты Украинаның дүрт төбәген аннексияләве хакында былтыр сентябрьдә игълан итте, әмма аларның кайбер өлешләре генә Мәскәү контролендә. Киев һәм Көнбатыш илләре алдан ук аннексияне танымаулары турында белдергән иде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤡5😁2👍1
БМОның качаклар эше комиссары Филиппо Гранди белдергәнчә, дөньяда сугышлар һәм эзәрлекләүдән качучылар саны 110 миллионнан артты.

Икенче дөнья сугышыннан соң качаклар санының иң тиз артуы узган ел теркәлде.
😢6
❗️Путин Татарстанда һәм Башкортстанда пилотсыз очкычлар җитештерүгә ярдәм үзәкләре булдырырга кушты

Бу үзәкләр пилотсыз очкычлар проектлаштыру, сынап карау, җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Алар 2030 елга кадәр эшли башларга тиеш диелә.

▪️Көнбатыш медиа Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен яза. Иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә" диелә.

▪️Күптән түгел АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Татарстандагы Алабуга шәһәрендә Иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә борчу белдерде. Бу җитештерү Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында планлаштырыла, диде ул.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬5👍3
🇨🇳 Татарстанда Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башланды

Ул Тукай районында урнашачак, дип хәбәр итте "Алабуга" махсус икътисади зонасы. Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак диелә. Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

➖ Татарстан белән Кытай арасында үзара сәүдә активлаша бара. Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә.

➖ Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

➖ Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын тәнкыйтьләүдән баш тарта.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤮7👎3🔥2💩2❤1
Башкорт дәүләт филармониясе Денис Майдановның Минскидагы концерты өчен 4,8 миллион сум түләячәк

Бу хакта мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Килешүне җәмәгатьчелеккә чыгармаганнар, аның кем белән төзелгән булуы әйтелми.

Денис Мәйданов – Русиянең Украинага һөҗүмен хуплаучыларның берсе.

Быел март аенда Украина мәхкәмәсе Русия думасының 20 депутатына 15әр ел төрмә җәзасы бирү, аларның милкен тартып алу турында читтән торып карар чыгарды. Алар арасында Денис Майданов та бар иде.

Филармония акчасын мондый концертка тоту дөрес дип саныйсызмы?
🤮10👍2🤬2❤1
"Үзебезнең" татар булу өчен нинди сүзләр кулланырга кирәк дип уйлыйсыз?

Әйдә! Online татар сөйләменә хас булган шундый кызыклы сүзләр һәм гыйбарәләрне туплап карады. Видеоны карап, үз тәкъдимнәрегезне дә языгыз 😉

https://youtu.be/w4MbbSQ1KnY
😁8👍5❤2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген пәнҗешәмбе, 15 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, Русия Днепропетровский өлкәсенә ракетлар аткан, алар сәнәгать объектларына эләккән. Төнлә шартлаулар шулай ук Одесса өлкәсендә һәм Харьковта да ишетелгән. Русия бу һава һөҗүме турында берни белдермәде.

🔸Шул ук вакытта аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауга 9 дрон төште дип хәбәр итте. Бер дрон Курман районы Тиленчи авылын өстендә шартлаган, кайбер йортларның тәрәзәләре ватылган, зыян күрүче кешеләр юк диелә.

🔸Грециядә диңгездә батып үлгән мигрантлар истәлегенә өч көнлек матәм игълан ителде. Африка мөһаҗирләре утырган кораб Либиядән Италиягә йөзгәндә Ионик диңгездә батты. Анда 400дән 750гә кадәр кеше булырга мөмкин. 75 кеше үле килеш табылган, 140 кеше исән чыгарылган, калганнарының язмышы билгесез.

🔸Русия 15 июньдә БМОда "Төньяк агым" нефтүткәргечен шартлатуны тикшерү мәсьәләсен күтәрәчәк.

🔸Дондагы Ростовта кулга алынган 40 яшьлек активист Анатолий Березиков админстратив сак астында үлгән. Аны Русия хәрбиләренә әсирлеккә төшәргә ярдәм итүче "Яшәргә телим" проекты листовкаларын таратуда шикләнеп тоткаралаганнар иде. Активист полиция бүлегендә җәфалаулар турында белдерде.

Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Безгә җиткерер хәбәрләрегез булса, @azatliqradio аккаунтына языгыз, анонимлык гарантиялибез.
👍7❤1
Уфада татар һәм башкорт эстрадасы җырчылары Украинага басып кергән сугышчыларга акча җыячак

"Беҙ бергә" концертлары 20 һәм 21 июньдә үтәчәк. Чыгыш ясаучылар арасында Фидан Гафаров, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев бар.

Бу концертлар - былтыр уздырылганнарының дәвамы булып тора.

Русия хакимияте төрле юллар, ысуллар белән Украинага һөҗүмне аклау һәм хуплау чаралары оештыра, бу эшкә татар-башкорт сәнгатькәрләре дә тартып кертелә бара. Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡15🤬2😈2👍1💩1
23 июньнән Казанннан Оренбург өлкәсенең Тоз-Түбә (Соль-Илецк) шәһәренә автобус йөри башлый.

Бу хакта Татарстанның транспорт министры хәбәр итә.

Автобус Казанның "Көнчыгыш" вокзалыннан һәр җомга 19:00 сәгатьтә китә, шимбә иртәнге 8гә Тоз Түбәгә килеп җитә. Маршрут Чистай, Әлмәт һәм Оренбург аша уза.

2021 елда Азатлык Тозлы күлдәге туризм турында зур репортаж чыгарган иде. Анда барыр алдыннан бу мәкаләне карап чыгыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Тоз-Түбәгә барганыгыз бармы?
👍5❤2