Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген пәнҗешәмбе, 15 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, Русия Днепропетровский өлкәсенә ракетлар аткан, алар сәнәгать объектларына эләккән. Төнлә шартлаулар шулай ук Одесса өлкәсендә һәм Харьковта да ишетелгән. Русия бу һава һөҗүме турында берни белдермәде.

🔸Шул ук вакытта аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауга 9 дрон төште дип хәбәр итте. Бер дрон Курман районы Тиленчи авылын өстендә шартлаган, кайбер йортларның тәрәзәләре ватылган, зыян күрүче кешеләр юк диелә.

🔸Грециядә диңгездә батып үлгән мигрантлар истәлегенә өч көнлек матәм игълан ителде. Африка мөһаҗирләре утырган кораб Либиядән Италиягә йөзгәндә Ионик диңгездә батты. Анда 400дән 750гә кадәр кеше булырга мөмкин. 75 кеше үле килеш табылган, 140 кеше исән чыгарылган, калганнарының язмышы билгесез.

🔸Русия 15 июньдә БМОда "Төньяк агым" нефтүткәргечен шартлатуны тикшерү мәсьәләсен күтәрәчәк.

🔸Дондагы Ростовта кулга алынган 40 яшьлек активист Анатолий Березиков админстратив сак астында үлгән. Аны Русия хәрбиләренә әсирлеккә төшәргә ярдәм итүче "Яшәргә телим" проекты листовкаларын таратуда шикләнеп тоткаралаганнар иде. Активист полиция бүлегендә җәфалаулар турында белдерде.

Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Безгә җиткерер хәбәрләрегез булса, @azatliqradio аккаунтына языгыз, анонимлык гарантиялибез.
👍7❤1
Уфада татар һәм башкорт эстрадасы җырчылары Украинага басып кергән сугышчыларга акча җыячак

"Беҙ бергә" концертлары 20 һәм 21 июньдә үтәчәк. Чыгыш ясаучылар арасында Фидан Гафаров, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев бар.

Бу концертлар - былтыр уздырылганнарының дәвамы булып тора.

Русия хакимияте төрле юллар, ысуллар белән Украинага һөҗүмне аклау һәм хуплау чаралары оештыра, бу эшкә татар-башкорт сәнгатькәрләре дә тартып кертелә бара. Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡15🤬2😈2👍1💩1
23 июньнән Казанннан Оренбург өлкәсенең Тоз-Түбә (Соль-Илецк) шәһәренә автобус йөри башлый.

Бу хакта Татарстанның транспорт министры хәбәр итә.

Автобус Казанның "Көнчыгыш" вокзалыннан һәр җомга 19:00 сәгатьтә китә, шимбә иртәнге 8гә Тоз Түбәгә килеп җитә. Маршрут Чистай, Әлмәт һәм Оренбург аша уза.

2021 елда Азатлык Тозлы күлдәге туризм турында зур репортаж чыгарган иде. Анда барыр алдыннан бу мәкаләне карап чыгыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Тоз-Түбәгә барганыгыз бармы?
👍5❤2
Юстиция министрлыгы Екатеринбурдагы "Ельцин үзәген" "ят агент"лыкка тикшерә башлаган.

Бу хакта Русиянең дәүләт медиасы хәбәр итә.

"Ельцин үзәген" пропагандистлар һәм хакимият тарафлы сәнгать эшлеклеләре гел тәнкыйтьләп килә.

Май ахырында "Зов народа" хәрәкәте журналист Леонид Парфенов белән очрашу оештыру өчен үзәкне тикшерүне таләп иткән иде. Активистлар журналист Русиягә каршы эшли дип белдерә.

2022 елда режиссер Никита Михалков "Ельцин үзәген" "ят агент" дип танырга чакырды.
🤡4
Радий Хәбировтан мәктәпләрдә башкорт теле дәресләрен арттыруны сорыйлар

Уфада яшәүче Ульяна Байгузина Радий Хәбировка мәктәпләрдә туган телләрне аз укытуларына зарлана. Бу хактагы мөрәҗәгатен ул Башкортстан башлыгының социаль челтәрдәге сәхифәсендә калдырган.

"Уфа районында инде берничә ел буе туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе кискен тора. Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә 0,5 сәгать бирелә, шул рәвешле балаларның ана телләрен өйрәнүгә хокуклары бозыла. Алда – яңа уку елы һәм без туган телне тулысынча укытуларын таләп итәбез. Без балаларыбызның үз телләрен өйрәнүен телибез! Мәсьәләгә ачыклык кертүегезне сорыйбыз!", дип язган ул.

Мондыйрак таләп белән моңа кадәр дә чыкканнар иде. Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥8👍2😢1
Русия хәрби блогерлары генерал гаебе белән зур югалтулар булуы турында хәбәр итте

Сугышны хуплаучы берничә Telegram-каналда чыккан мәгълүматка күрә, генерал килгәнен көтеп тезелеп басып торган чакта украин артиллерия утына эләгеп Русиянең дистәләгән солдаты үлгән.

Сүз элегрәк "Восток" гаскәрләр төркеме белән һәм Тын океан флотының 155нче диңгез пехотасы бригадасының яр буе гаскәрләре белән идарә иткән генерал-майор Сухраб Ахмедов турында барырга мөмкин.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😁2🤔1🎉1
Башкортстан батальоннары саны артканнан арта бара. Ни өчен китәләр?

Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.

Азатлык ихтыярилар белән сөйләште, сәясәт белгече фикерен дә белеште. Башкортстандагы батальоннарга эләгү җиңел, анда теләсә кемне алалар, исерткеч эчемлекләр белән мавыгуларын да тикшереп тормыйлар дип сөйләүчеләр булды.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда
🤷1
Русиядә пропагандачылар һәм җирле хакимиятләр сугышның төп символы булган Z тамгасыннан баш тарта

Русия гаскәрләре һөҗүмгә күчүдән туктаганнан соң, илдә сугышның төп символы булган Z тамгасы модадан чыгуы күзәтелә: пропагандачылар аны үз каналларының исемнәреннән, ә җирле хакимиятләр – йорт диварларыннан алып куя башлаган. Моңа "Можем объяснить" Telegram-каналы игътибар иткән.

🔻Канал язуынча, сугыш башланганнан соң "Роскосмос"ның элекке башлыгы Дмитрий Рогозин Telegram-ының исемен "РогоZин" дип үзгәрткән булган, әмма быел апрель аенда "Рогозин на фронте" дип үзгәрткән.

🔻Русия телевидениесендә чыгыш ясаучы һәм Незыгарь каналына язучы Беларус блогеры Алексей Дзермант та каналының исеменнән Z-ны алып куйган диелә.

🔻Башкортстанның Балакатай районы хакимият башлыгы Мәсхүт Минегалин сугыш башында социаль челтәрдәге фотосын Z хәрефе белән алмаштырган булган, соңрак аны алып куйган. Республиканың Зилаир районы хакимияте дә шулай ук эшләгән, дип искәртелә.

🔻Казанда татар театрлары да узган ел Z-тамгасы элгән иде, алар да әкрен генә юкка чыкты.

Шул ук вакытта Башкортстан сабантуйларында Z һәм V байракларда җилфердәде.

Азатлык сайтында бу хакта күбрәк язылган. Кереп укыгыз. Бу сылтама VPN-сыз да ачыла.
😁3❤2👍1
Су басудан соң Херсон өлкәсендә кимендә 28 кеше үлгән.

Су басканнан соң Украина сәламәтлек саклау министрлыгы инфекцияләр, аерым алганда холера таралырга мөмкин дип сагая.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢8
Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүчеләр халык җыены оештырырга тели.

Хәзерге вакытта Хәйбулла районының Подольски авылы янында шахта төзелеп килә. Подольскида яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍6❤1
Путин Украинага каршы башлаган сугышта Татарстанның Мамадыш районыннан Виктор Сафиуллин үтерелгән. Аңа 39 яшь булган.

Безнең хисапларга күрә, шушы сугышта Татарстаннан кимендә 492 ир һәлак булган инде. Бу сан күпкә зуррак та була ала, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢1🎉1
Бер елда Русиядә “ят агентлар” саны 188 кешегә арткан.

"Ят агентлар белән бәйләнештәге затлар” исемлегенә декабрь аенда гына да 861 кешене керткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2👎1🤬1
Белгород өлкәсендә яшәүче хатын-кыз Русия хәрбиләреннән зарлана.

Аның әйтүенчә, хәрбиләр эвакуацияләнгән кешеләрнең өйләренә кереп, әйберләрен урлый, үзләре артыннан чүп калдыра.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁4❤1🤬1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Илдар Галәветдинов үтерелгән.

Аны 13 июньдә Белорет районы Каһарман авылында (фотода) күмделәр.

Илдар биш балалы гаиләдә туып үскән. Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып киткән. 2 апрельдә Бахмут тирәсендә үтерелгән.

Илдарга ничә яшь булганы хәбәр ителми.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 784 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍2🎉1🕊1
Азатлыкка 70 подкасты 4нче эпизод
Азатлыкка 70: татар телен өйрәтүче "Әйдә! Online" проекты

Азатлыкка 70 подкастының чираттагы чыгарылышы "Әйдә! Online" татар телен өйрәтүче проект турында. Аңа нигез салучыларның берсе, татар теле дәреслекләре авторы Рашат Якупов белән татар телен өйрәнү ысуллары, телгә ихтыяҗ артуы, тел өйрәтүдәге проблемнар турында сөйләштек.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст
👍12❤4
Хәерле җомга иртәсе, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 июнь, хәзерге вакытка булган кыскача хәбәрләрне барлыйк:

🔸Курски өлкәсендәге Красников авылында төнлә тукыма фабрикасында мамык цехы янган. Baza язуынча, якындагы элемтә баганасына дрон һөҗүм иткән, ул баганага бәрелеп, цехка килеп төшкән.

🔸Кривой Рогта 13 июньдә булган ракет һөҗүме корбаннары саны 13кә җиткән дип хәбәр итте шәһәр саклану шурасы башлыгы Александр Вилкул.

🔸Испания Украинага 20 БТР, 4 Leopard танкы һәм 2 кыр һоспитале тапшырачак.

🔸Грозныйдагы мәхкәмәдә прокурор чечен оппозиционерлары Абубакар Ибрагим һәм Байсангур Янгулбаевның әниләре Зарема Мусаевага 5,5 ел колония хөкеме сораган.

🔸Бүген Петербург икътисад форумында Русия президенты Владимир Путинның чыгышы көтелә. Ул килгән көнне форумда мобиль интернет эшләмәячәк. Русия журналистлары язуынча, оештыручылар Путин чыгышы вакытында дроннар төшәр дип курка.


Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.
👍2❤1
Путин ЛГБТ-кешеләрне өйрәнү өчен психиатрия институты төзергә куша

Бу - Русиядә мәҗбүри конверсион терапияне кулланышка кертмәкче булулары турында сөйли, гетеросексуаль булмаган кешеләрне янәсе "дәваларга" булыша торган төрле психологик һәм физик тәҗрибәләр үткәрүне күз уңында тота. БМОда мондый алымнарны газаплауларга тиңлиләр.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤮4😁2🤬2🤡2👍1🤔1
Татар ясалма интеллектын булдыру өчен ниләр кирәк?

"Ачык университет" татар телендә ясалма интеллект турында лекторий үткәрде. Чарада популяр нейрочелтәрләренең әлегә татарча нигә начар сөйләшүе һәм ясалма интеллектның кешелеккә нинди куркыныч тудыруы аңлатылды. Лекторийда яңгыраган 5 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

Шулай ук ясалма интеллектның көндәлек тормышта бүген үк кулланып була торган продуктлары исемлеге дә бар.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍7❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүчеләр халык җыены оештырырга тели. Хәзерге вакытта Хәйбулла районының Подольски авылы янында шахта төзелеп килә. Подольскида яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.…
Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүчеләргә халык җыены оештырырга рөхсәт бирмәгәннәр

Җыенны 1 июльдә үткәрергә теләгәннәр иде. Хәзерге вакытта Хәйбулла районының Подольски авылы янында шахта төзелеп килә. Авылда яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.

👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмса, монда басыгыз.
🤬4