Азатлыкка 70 подкасты 4нче эпизод
Азатлыкка 70: татар телен өйрәтүче "Әйдә! Online" проекты
Азатлыкка 70 подкастының чираттагы чыгарылышы "Әйдә! Online" татар телен өйрәтүче проект турында. Аңа нигез салучыларның берсе, татар теле дәреслекләре авторы Рашат Якупов белән татар телен өйрәнү ысуллары, телгә ихтыяҗ артуы, тел өйрәтүдәге проблемнар турында сөйләштек.
Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.
#татарчаподкаст

👍12❤4
Хәерле җомга иртәсе, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 июнь, хәзерге вакытка булган кыскача хәбәрләрне барлыйк:
🔸Курски өлкәсендәге Красников авылында төнлә тукыма фабрикасында мамык цехы янган. Baza язуынча, якындагы элемтә баганасына дрон һөҗүм иткән, ул баганага бәрелеп, цехка килеп төшкән.
🔸Кривой Рогта 13 июньдә булган ракет һөҗүме корбаннары саны 13кә җиткән дип хәбәр итте шәһәр саклану шурасы башлыгы Александр Вилкул.
🔸Испания Украинага 20 БТР, 4 Leopard танкы һәм 2 кыр һоспитале тапшырачак.
🔸Грозныйдагы мәхкәмәдә прокурор чечен оппозиционерлары Абубакар Ибрагим һәм Байсангур Янгулбаевның әниләре Зарема Мусаевага 5,5 ел колония хөкеме сораган.
🔸Бүген Петербург икътисад форумында Русия президенты Владимир Путинның чыгышы көтелә. Ул килгән көнне форумда мобиль интернет эшләмәячәк. Русия журналистлары язуынча, оештыручылар Путин чыгышы вакытында дроннар төшәр дип курка.
Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

👍2❤1
Путин ЛГБТ-кешеләрне өйрәнү өчен психиатрия институты төзергә куша
Бу - Русиядә мәҗбүри конверсион терапияне кулланышка кертмәкче булулары турында сөйли, гетеросексуаль булмаган кешеләрне янәсе "дәваларга" булыша торган төрле психологик һәм физик тәҗрибәләр үткәрүне күз уңында тота. БМОда мондый алымнарны газаплауларга тиңлиләр.
👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🤮4😁2🤬2🤡2👍1🤔1
Татар ясалма интеллектын булдыру өчен ниләр кирәк?
"Ачык университет" татар телендә ясалма интеллект турында лекторий үткәрде. Чарада популяр нейрочелтәрләренең әлегә татарча нигә начар сөйләшүе һәм ясалма интеллектның кешелеккә нинди куркыныч тудыруы аңлатылды. Лекторийда яңгыраган 5 кызыклы факт тәкъдим итәбез.
Шулай ук ясалма интеллектның көндәлек тормышта бүген үк кулланып була торган продуктлары исемлеге дә бар.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Татар ясалма интеллектын булдыру өчен ниләр кирәк?
Ясалма интеллект турында лекторийда яңгыраган 5 кызыклы факт
👍7❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүчеләр халык җыены оештырырга тели. Хәзерге вакытта Хәйбулла районының Подольски авылы янында шахта төзелеп килә. Подольскида яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.…
Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүчеләргә халык җыены оештырырга рөхсәт бирмәгәннәр
Җыенны 1 июльдә үткәрергә теләгәннәр иде. Хәзерге вакытта Хәйбулла районының Подольски авылы янында шахта төзелеп килә. Авылда яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.
👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмса, монда басыгыз.

🤬4
Силуанов: өч ел эчендә федераль бюджет чыгымнары 1,5 тапкырга арткан һәм 29 трлн сумга җиткән
Русия финанс министры әйтүенчә, салымнарны яки бюджет дефицитын арттырып чыгымнарны тагын да үстерү инде мөмкин эш түгел.
"Күбрәк чыгымнар телибез икән, акчаларның каян килүен дә аңларга кирәк. Акча күктән төшми. Яки без дефицитны һәм билгеле инфляция белән төп процентларны арттырачакбыз – моның өчен халык һәм эшмәкәрләр түләячәк. Яисә салымнарны арттырачакбыз", дигән ул.
Силуанов фикеренчә, иң дөресе - кайбер ниятләнгән чыгымнарны кичектереп торырга кирәк. "Бу иң авыры, әмма иң дөресе", дигән ул.
👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🤡2
📌 Бездә яңа рубрика: “Азатлык сүзлеге”
Азатлык беренче көннәреннән үк татар теленең чисталыгы, матурлыгы, табигыйлыгы өчен җан атып эшли. Радиода беркайчан да Советлар чоры татар матбугаты кулланган “предприятие”, “суд”, “ведомство”, “больница” сүзләре яңгырамады. Алай гына да түгел, күп сүзләрнең татарчалары тора-бара киң кулланылышка да кереп китте.
Тел үсә, байый, яңа сүзләр дә өстәлеп тора. Урыс теле йогынтысы көчле, кайчак калька тәрҗемәләр дә китеп бара. Шуңа күрә редакциядә сүзләрнең дөрес тәрҗемәсе, язылышы турында даими фикер алышулар була.
Шушы бәхәсләрдән “Азатлык сүзлеге” туды. 70 ел дәверендә Азатлык кадерләп саклап килгән, киң кулланылышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр ул. Аларны без һәр җомга саен биреп барырбыз. Беренче сүз - “мәхкәмә”.
Азатлыкта гына очраган сүзләрне беләсезме?

👍19❤2🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📌 Бездә яңа рубрика: “Азатлык сүзлеге” Азатлык беренче көннәреннән үк татар теленең чисталыгы, матурлыгы, табигыйлыгы өчен җан атып эшли. Радиода беркайчан да Советлар чоры татар матбугаты кулланган “предприятие”, “суд”, “ведомство”, “больница” сүзләре яңгырамады.…
"Азатлык сүзлеге": мәхкәмә
Бу сүзне хәзер башка татар матбугат чаралары да куллана, татар зыялылары сөйләмендә дә ишетелә.
#азатлыксүзлеге

👍24❤2🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Илдә калсаң да, читкә чыгып китсәң дә - телеңне тый. Татарстан депутатлары кешеләрне авызлыклар өчен яңа ысул уйлап тапкан. Карагыз ни ди алар. Татарстан парламены депутатлары куәт оешмалары вәкилләренә яңа вәкаләтләр бирергә тәкъдим итә: алар чит илләрдә…
Татарстан чит илгә китүче русияләрне җәзага тарту турында канун өлгесен яңадан караячак
Моңа кадәр Татарстан дәүләт шурасы чит илләрдә яшәүче русияләрне "экстремизм, сүз ирегеннән явызларча файдалану һәм Русия гаскәрен дискредитацияләү" нигезендә җәзага тартырга тәкъдим иткән иде. Шулай ук Татарстан депутатлары әлеге маддәләр нигезендә җаваплылыкка тарту вакыты чикләрен дә ике елга кадәр озайтырга тәкъдим итте.
👉Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

Русия парламенты каршындагы канун чыгаручылар шурасы бу мәсьәләне актуаль дип саный, ләкин аерым урыннарын яңадан өйрәнергә куша. Шуннан соң ул Дәүләт думасына юлланырга мөмкин.
🤬4🖕2👍1
❗️Баймак активисты Илсур Ирназаровка канунсыз алтын чыгаруга каршы җыен оештыруы өчен штраф салганнар
Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе җирле активист Илсур Ирназаровка 10 мең сум күләмендә штраф салган.
Активистны 20 майда Темәс авылында уздырган чараның урынын, вакытын һәм формасын алмаштыру турында төгәл мәгълүмат бирмәүдә гаепләгәннәр.
▪️20 майда Баймак районы Темәс авылында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен узды. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.
Тулырак итеп 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

Баймак активистына канунсыз алтын чыгаруга каршы җыен оештыруы өчен штраф салганнар
Активистны 20 майда Темәстә уздырган чараның урынын һәм вакытын, шулай ук формасын алмаштыру турында төгәл мәгълүмат бирмәүдә гаеплиләр. Аңа 10 мең сум штраф салынган.
🤬5
⚡️Русия мәхкәмәсе кырымтатар активисты Ансар Османовны 20 елга ирегеннән мәхрүм итте
Дондагы Ростовта Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе "Кырым теләктәшлеге" активисты Ансар Османовны "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 20 елга ирегеннән мәхрүм итте.
"Йөзләрчә кешенең юкка чыгуы, хәбәрсез югалуы, йөзләрчә кулга алулар һәм уйдырма гаепләүләр белән чыгарылган хөкем карарлары, гаепсезләрне нахакка газаплау, ялган күрсәтмәләр бирүгә мәҗбүр итү, яшерен шаһитлар куллану – болар барысы да элек НКВДга булган әләкләр, мөселманнарны ерак лагерьларга һәм төрмәләргә сөрү, аталары исән булган килеш йөзләрчә баланың ятим калуы кебек үк вакыйгалар", дип белдергән активист мәхкәмә утырышында.
Османовка прокурор сораганнан ике елга күбрәк биргәннәр. Бу мондый җинаять эшләрендә чыгарылган хөкем карарлары арасында да иң зур мөддәт дип хәбәр итә Крым.Реалии. Моңа кадәр иң күбе 19 елга мәхрүм иткәннәр иде.
@aztliqradiosi

Русия мәхкәмәсе кырымтатар активисты Ансар Османовны 20 елга ирегеннән мәхрүм итте
Османовка прокурор сораганнан ике елга күбрәк биргәннәр, бу мондый җинаять эшләрендә чыга торган хөкем карарлары арасында да иң күп бирелгән җәза мөддәте. Моңа кадәр иң күбе 19 елга мәхрүм иткәннәр иде.
🤬8
Казан мэриясе шәһәр энциклопедиясен финанслаудан баш тарткан
Татар энциклопедиясе институты үз көче белән Казан шәһәре энциклопедиясен әзерли башлаган. Шәһәр мэриясе галимнәргә финанс ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Бу хакта институтның энциклопедистика үзәге җитәкчесе, тарихчы Рафаил Шәйдуллин бүген матбугат очрашуында белдерде.
"Без Казан идарәчеләренә мөрәҗәгать иткән идек. Әлегә ярдәм тапмадык. Безгә төрле сүзләр язып җибәрделәр: акчабыз юк, безгә кирәкми һәм башкалар", диде ул.
▪️Бу беренче генә очрак түгел. Узган ел "Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татарча бастыруга да акча таба алмаулары хакында хәбәр иттеләр.
👉Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан

Түрәләр хезмәтне язуның кирәген тапмаган, галимнәр финанс кыенлыкларга тап булган.
🤡3🤬2👍1
Татарстан депутаты Эдуард Шәрәфиев Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырды
Татарстан дәүләт шурасында ЛДПР депутаты Эдуард Шәрәфиев әйтүенчә, "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә " мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".
▪️Берничә көн элек хәрби хәбәрчеләр белән очрашуда Владимир Путин әлегә гомуми мобилизация кирәкми дип белдерде.
▪️Былтыр сентябрьдә "өлешчә" мобилизация игълан ителер алдыннан Путин сүзчесе Дмитрий Песков мобилизациянең кирәге юк дигән иде.
▪️"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин гомуми мобилизация кирәк дип берничә тапкыр әйтте.
▪️Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка былтыр киткән иде. Соңрак ул кайтты һәм фронтка кире китте.
Эдуард Шәрәфиев тәкъдимен хуплыйсызмы?

🤬13🖕1
Украинадагы сугышта Башкортстаннан чираттагы үлем
Халиков Айназ — 34 яшь, Гафури районы Йөзимән авылыннан. Украинадагы сугышка "Вагнер" төркеменә ялланып киткән. Бахмут тирәсендә һәлак булган.
Айназ — Путин сугышында үлгән 11нче гафурилы.
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 790, Татарстаннан — кимендә 493 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр санын яшерә.
Бүген 16 июнь, сугышның 478нче көне

🎉2🤡2❤1👍1🤬1😢1🗿1
Украинадагы сугышта Русиянең 25,5 мең хәрбие һәлак булуы расланган. Башкортстан — иң күп кешесен югалткан төбәкләр арасында
16 июньгә Украинадагы сугышта Русиянең 25 528 хәрбие үлеме расланган. Шуларның 2 498е — мобилизациягә эләккәннәр. "Медиазона" белән ВВСның урыс хезмәте журналистлары югалтулар турында шундый мәгълүмат китерә.
Һәлак булучылар аеруча Башкортстан, Краснодар крае, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләре, Бурятия һәм Волгоград өлкәсеннән күп диелә.
Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 790, Татарстаннан — кимендә 493 кеше һәлак булган. Алар арасында кимендә 130 кеше — мобилизациягә эләккәннәр.

Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 25,5 мең хәрбие һәлак булуын раслады. Башкортстан - иң күп югалткан төбәкләр арасында
Шуларның 2 498е – мобилизациягә эләккәннәр. Үлүчеләр арасында элеккечә, иң күбе тоткыннар, дип искәртелә. Һәлак булучылар аеруча Башкортстаннан, Краснодар краеннан, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләреннән, Бурятиядан һәм Волгоград өлкәсеннән күп диелә.
👍4🤯1
Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хөрмәтле укучылар! Азатлык сайты Русиядә томаланган. Хәзергә Азатлыкның көзге адресын куллана аласыз.
Моннан тыш бу видеоларда без сезгә томалауны ничек урап үтәргә һәм интернетны ничек имин кулланырга мөмкин булганын аңлатырбыз.
Томалауны урап үтү юллары, шул исәптән VPN, Tor, көзге сайтлар, Азатлыкның "суган" адресы һәм Азатлык әсбабын йөкләү адреслары барысы да монда китерелгән.
Бергә булыйк!

🔥3❤1