Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казан мэриясе шәһәр энциклопедиясен финанслаудан баш тарткан

Татар энциклопедиясе институты үз көче белән Казан шәһәре энциклопедиясен әзерли башлаган. Шәһәр мэриясе галимнәргә финанс ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Бу хакта институтның энциклопедистика үзәге җитәкчесе, тарихчы Рафаил Шәйдуллин бүген матбугат очрашуында белдерде.

"Без Казан идарәчеләренә мөрәҗәгать иткән идек. Әлегә ярдәм тапмадык. Безгә төрле сүзләр язып җибәрделәр: акчабыз юк, безгә кирәкми һәм башкалар", диде ул.

▪️Бу беренче генә очрак түгел. Узган ел "Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татарча бастыруга да акча таба алмаулары хакында хәбәр иттеләр.

👉Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3🤬2👍1
Татарстан депутаты Эдуард Шәрәфиев Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырды

Татарстан дәүләт шурасында ЛДПР депутаты Эдуард Шәрәфиев әйтүенчә, "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә " мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".

▪️Берничә көн элек хәрби хәбәрчеләр белән очрашуда Владимир Путин әлегә гомуми мобилизация кирәкми дип белдерде.

▪️Былтыр сентябрьдә "өлешчә" мобилизация игълан ителер алдыннан Путин сүзчесе Дмитрий Песков мобилизациянең кирәге юк дигән иде.

▪️"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин гомуми мобилизация кирәк дип берничә тапкыр әйтте.

▪️Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка былтыр киткән иде. Соңрак ул кайтты һәм фронтка кире китте.

Эдуард Шәрәфиев тәкъдимен хуплыйсызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬13🖕1
Украинадагы сугышта Башкортстаннан чираттагы үлем

Халиков Айназ
— 34 яшь, Гафури районы Йөзимән авылыннан. Украинадагы сугышка "Вагнер" төркеменә ялланып киткән. Бахмут тирәсендә һәлак булган.

Айназ — Путин сугышында үлгән 11нче гафурилы.

Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 790, Татарстаннан — кимендә 493 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр санын яшерә.

Бүген 16 июнь, сугышның 478нче көне

@azatliqradiosi
🎉2🤡2❤1👍1🤬1😢1🗿1
Украинадагы сугышта Русиянең 25,5 мең хәрбие һәлак булуы расланган. Башкортстан — иң күп кешесен югалткан төбәкләр арасында

16 июньгә Украинадагы сугышта Русиянең 25 528 хәрбие үлеме расланган. Шуларның 2 498е — мобилизациягә эләккәннәр. "Медиазона" белән ВВСның урыс хезмәте журналистлары югалтулар турында шундый мәгълүмат китерә.

Һәлак булучылар аеруча Башкортстан, Краснодар крае, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләре, Бурятия һәм Волгоград өлкәсеннән күп диелә.

Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 790, Татарстаннан — кимендә 493 кеше һәлак булган. Алар арасында кимендә 130 кеше — мобилизациягә эләккәннәр.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4🤯1
Хөрмәтле укучылар! Азатлык сайты Русиядә томаланган. Хәзергә Азатлыкның көзге адресын куллана аласыз.

Моннан тыш бу видеоларда без сезгә томалауны ничек урап үтәргә һәм интернетны ничек имин кулланырга мөмкин булганын аңлатырбыз.

Томалауны урап үтү юллары, шул исәптән VPN, Tor, көзге сайтлар, Азатлыкның "суган" адресы һәм Азатлык әсбабын йөкләү адреслары барысы да монда китерелгән.

Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
🔥3❤1
Русия Юстиция министрлыгы үзенең "кара исемлеген" яңартты. Яңа "ят агентлар":

▪️Виталий Манский
, режиссер, "Артдокфест" фестиваленә нигез салучы

▪️Юлия Парамонова, журналист, "Север.Реалии"

▪️Светлана Прокопьева, журналист

▪️Лев Шлосберг, сәясәтче, Псков өлкә җыелышының элекке депутаты

▪️Сергей Алексашенко, икътисадчы

▪️"Весьма" мәгълүмат порталы

▪️ "Ирекле Якутия" фонды

@azatliqradiosi
🤬2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 июнь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸"Мистер Сидр" исерткеч эчемлеге белән агуланучылар саны 106га җиткән, аларның 36сы үлгән. Үлүчеләр арасында бер бала да бар. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.

🔸16 июньгә Украинадагы сугышта подполковник дәрәҗәсеннән югарырак кимендә 251 хәрби офицер һәлак булган. Моны Би-би-синың урыс хезмәте һәм "Медиозона" исәпләп чыгарган. Журналистлар барлыгы 25 528 хәрбинең үлемен раслый алган.

🔸Энергетика министрлыгы Русиядә криптоакча майнингын легальләштерүне хуплаган. Майнерларга салым салырга өметләнәләр.

🔸АКШның дәүләт бурычы $32 триллионга җиткән диелә илнең финанслар министрлыгы мәгълүматында.

🔸Татарстанда биш пляжы һигиена таләпләренә җавап бирми. Алар арасында Лаештагы "Кама диңгезе" пляжы да бар. Роспотребнадзор анда су керү тыелу турында такталар эләргә кушкан.

🔸Бүген, 17 июнь көнне, Читада Байкал арты Сабан туе уза. Шулай ук милли бәйрәмне бүген Нью-Йоркта һәм Прагада да оештырачаклар. Иртәгә Канаданың Торонто шәһәрендә яшәүчеләр Сабан туена җыела.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.
👍5❤2🔥1
Мәскәүдә яшәүче урыс кызы мангаларны татарчага тәрҗемә итә

Мәскәүдә яшәүче 15 яшьлек урыс кызы Анастасия Журавлева мангаларны татарчага тәрҗемә итә. Манга — фентези жанрындагы традицион япон комикслары.

— Башта миңа Русиядә яшәүче кайсы да булса халыкның телен өйрәнү кызык иде, чөнки янәшәңдә яшәүче кешеләрнең телен белү яхшы идея булып тоелды һәм мин татар телен сайладым. Соңыннан ул миңа бик ошады, моның өстенә, татар телен белсәң, башка бик күп телләрне дә аңлыйсың, дип сөйләде Анастасия.

Әңгәмәне тулысынча Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍21🥰2
Русия мәгариф систымына хезмәт тәрбиясе кайтачак.

Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Аның сүзләренчә, хезмәт тәрбиясен кайтару турында канун өлгесе Думада карала.

Май ахырында бер төркем депутат Думага мәктәп укучыларына иҗтимагый файдалы эшләрдә катнашуны мәҗбүр итүче канун өлгесен керткән иде.

Чөгендер басулары эшкәрткәнегез искә төштеме? Мәктәп балаларына мондый эшләр файдалы дип уйлыйсызмы?
🤮8👍5👎1
Maxar ширкәте җимерелгән Кахов ГЭСының иярчен фотоларын чыгарды.

16 июньдә ясалган әлеге сурәтләрне "Схема" проекты бастырды.

Башка бер фотона "Нибулон" елга терминалы күренә. Ул элегрәк су астында калган иде, хәзер су киткән.

Кахов ГЭСы дамбасы 6 июньгә каршы җимерелде.
🔥2🤬1😢1
Сабантуйлары барганда биюләр турында искә төшереп алыйк әле.

Былтыр июньдә Казанда кеше җыеп "Ярмәк вагы" биюен өйрәткәннәр иде.

Русиядә туган телгә, мәгарифкә, милли үзаңга каршы урыслаштыру басымы көчәйгәндә, халык җыр-биюләренә кайта. Демократия чикләнеп, миллилекне иҗтимагый оешмалар аша саклап калу мөмкинлеге тарайганда, бу – иң табигый юл. Татар-башкортлар да читтә калмый.

Төрле халыкның диктатура чорындагы биюләре турында Азатлыкның видеосын тәкъдим итәбез.
🔥10👍2❤1
Казанда Яңа бистә зиратын төзекләндерүгә 5 млн сум акча бүленәчәк

Әлеге акчалар зират идарәсе бинасын һәм зиратның территориясен төзекләндерү өчен тотылачак. Бу эшләр киләсе өч ай дәвамында барачак һәм сентябрь азагында тәмамланачак диелә.

2016 елда Яңа бистә зиратында вандаллар йөзләп кабер ташын җимерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алуын әйтсә дә, хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгызз. 👉Ачылмса, монда басыгыз.
👍7❤2