Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украинада Русия югалтулары марттан бирле иң югары дәрәҗәгә җиткән

Бу хакта Британия саклану министрлыгының көндәлек хисабында әйтелә. Анда ике яктан да зур югалтулар булуы искә алына.

Хисапта әйтелгәнчә, иң зур бәрелешләр хәзер Запорожье өлкәсе, Донецки өлкәсенең көнбатышы һәм Бахмут тирәләрендә бара. Барлык бу районнарда Украина хәрби көчләре һөҗүм алып бара, алар кечкенә уңышларга ирешә алды.

Британия саклану министрлыгы исәбенә күрә, 2022 елның маеннан бирле Бахмутта 60 меңнән артык русияле үлгән яки яраланган.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.
👍7✍2
Ял кичендә гаиләгез белән татарча аудиоәкиятләр тыңлап алыгыз әле 🎧 Аларны Әйдә! Online тел өйрәнү проектыбыз әзерләде. Текстларны һәм башка әсәрләрне монда укый аласыз.

Кичләрегез тыныч узсын ❤️ Азатлык эшен иртәгә иртүк дәвам итәчәк.
❤7👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы июнь, 481 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Төнлә Русия Украинага ракетлар һәм камикадзе дроннар белән һөҗүм итте. Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, алар барысы да бәреп төшерелгән.

🔹 Русиянең Белгород өлкәсендә урнашкан Валуйки шәһәрендә атыш нәтиҗәсендә 7 кеше яраланган. Ул хакта өлкә башлыгы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Биш күпфатирлы йорт һәм дүрт шәхси хуҗалык зыян күргән, диелә. Валуйки шәһәре Украина чигеннән — 15 км ераклыкта.

🔹 Буада апалы-сеңелле ике кыз батып үлгән. Берсенә — 14, икенчесенә 12 яшь булган. 4-яшьлек энеләре аларның батканын ярда карап утырган — ул апалары суда чумып уйный дип уйлаган.

🔹 Татарстан халыкның кереме буенча Русия төбәкләре арасында — 11нче урында. Башкортстан исә — 39нчы урында. Яңа исемлекне "Новости" агентлыгы төзегән. Беренче унлыкта: Ямал-Ненец, Ненец автоном бүлгеләре, Мәскәү, Магадан өлкәсе, Чукотка, Петербур, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Мәскәү һәм Мурмански өлкәләре. Татарстан халкының 5%ы хәерче булып санала. Башкортстанда бу сан — 10%.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2❤1
Тукай районында агач йорт янган. Җиде кеше, шул исәптән дүрт бала үлгән.

Янкормалы агач йортта сигез кеше яшәгән, гаилә социаль яктан имин булмаган. Янгыннан балаларның әниләре генә чыгып котылган, диелә.

Татарстан тикшерү комитеты “саксызлык белән үтерү” турында җинаять эше ачкан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢11👍1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Арча районыннан Рөстәм Нигъмәтҗанов үтерелгән.

Аңа 45 яшь булган. Ул сугышка мобилизациягә эләгеп җибәрелгән. 10 июньдә үтерелгән. Сержант, взвод командиры булган.

17 июньдә аны Шушмабаш авылында күмделәр.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 493 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3🎉2🤡1🗿1
Украинаның Кахов буасы җимерелгәч су астында калган районнарына Русия БМО вәкилләрен кертми.

Элегрәк Мәскәү зарар килгән районнарга бары тик Русия аша кертергә әзер булуы турында белдергән иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6
Украина кораллы көчләре Русия оккупациясеннән 8 торак пунктын азат иткән.

Ул хакта Украина саклану министры урынбасары Анна Маляр хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы ике атнада украин гаскәре Бердянски һәм Мелитополь юнәлешләрендә 8 торак пунктын азат иткән. Азат ителгән җирләрнең гомуми мәйданы — 113 дүрткел км.

Маляр хәбәр иткәнчә, Бахмут юнәлешендә сугыш бераз тынган: Украина гаскәре монда берничә урында алга киткән, ә Русия ягы монда өстәмә көчләр күчерә икән.

Бу Британия саклану министрлыгы мәгълүматлары белән туры килә. Британнар соңгы 10 көндә Русия гаскәрләренең бер өлешен Днепрның көнчыгыш ярыннан башка юнәлешләргә, шул исәптән, Бахмутка күчерә башлаган дигән иде. Британ хәрбиләре фикеренчә, бу Кахов буасы җимерелгәч, Украинаның көньягында берничә районны су басу белән бәйле. Су басу аркасында Украина көчләренең Днепр аша контрһөҗүме улкадәр үк уңышлы була алмый — Русия ягы бу хәлдән файдаланып калырга тырыша, дип яза Reuters агентлыгы.

Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы РФ гаскәре Донецки өлкәсе Краматорски районы Новодонецкое бистәсе янында Украина кораллы көчләренең һөҗүменә уңышлы гына каршы тора дип белдерә.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 481нче көне.

@azatliqradiosi
👍9🥰2✍1🔥1
Башкортстанның Ярмәкәй районында урамдагы бәдрәфтә мәхкәмә приставының мәете табылган.

Илдар Гыйләҗев бүген мәхкәмә бинасыннан чыгып, урамдагы бәдрәфтә атылып үлгән дип фаразлана.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥4🤯1
Казан Сабантуена татар милли киемнәреннән килергә чакыралар.

Казан Сабантуе өч мәйданчыкта үтәчәк: “Аккош күле” урман паркында, Дәрвишләр бистәсендә, Тынычлык бистәсендә. 21 июньдә — Залесныйда һәм Дәрвишләр бистәсендә, 23 июньдә Казан үзәгендә бәйрәмгә бүләкләр җыячаклар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Хәзерге Сабан туйлары ошыймы? Бәйрәмгә чыгасызмы?

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍10❤6🔥2
⚡️ "Агора" хокук яклау төркеме Русиядә "теләнмәгән" оешма дип тамгаланды

Русия баш прокуратурасы "Агора" хокук яклау төркемен "теләнмәгән" оешма дип тамгалады. Юристлар берләшмәсе сәяси һәм хокук яклау процесслары белән шөгыльләнә, әмма 2016 елда ук Югары мәхкәмә тарафыннан юридик зат булудан туктады.

Юристлар илнең конституцион корылышы һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип белдерә Русия баш прокуратурасы.

"Үз эшчәнлегендә оешма Русия ватандашларының янәсе хокуклары һәм ирекләре кысылу фактларын яктыртуга һәм таратуга, Русиягә каршы булган оппозиционерларга, шул исәптән экстремист дип танылган оешма тарафдарларына юридик ярдәм күрсәтүгә басым ясый", диелә баш прокуратура хәбәрендә.


@azatliqradiosi
🤬12
Евгений Пригожин Русиягә сугыштан 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдерде

Пригожин әйтүенчә, сугыштан соң азат ителгән тоткыннарның 83е җинаять кылган.

Исегезгә төшерәбез: "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱4🤬3