Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Казаннан Руслан Ханнанов үтерелгән.

Ул 1986 елда Казанда туган. 2022 елның июлендә үзе теләп "Алга" батальонына кушылган. Шул батальонның гранат ату взводы командиры булган.

10 июньдә Бахмут тирәсендә үтерелгән. Русланның хатыны, өч баласы калган. Кичә аны Казандагы Арча зиратында күмделәр.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 494 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥4👍2🕊2
Көзен Казан Кирмәненең Спас манарасын экскурсияләр өчен ачачаклар.

Спас манарасы туристларга ачылгач та, “Ягымлы Мехелен чыңы" ("Малиновый звон") проекты эшли башлаячак. Кичләрен кыңгырау чыңы яңгыратылганда манараның соңгы ярусы кура җиләге төсендә яктыртылачак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤3🔥1
“Вагнер” компьютер уеннары уйнаучы русияләрне Украинадагы сугышка җыя башлаган: дроннар белән идарә итү өчен.

Аларның гаскәрдә хезмәт иткән булуы мөһим түгел. 21-35 яшьлек ирләрне эзлиләр, алар компьютерны яхшы куллана белергә, физик әзерлектә булырга тиеш.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡5🤯2
🛫🇹🇷 Кичә Казаннан Истанбулның Сабиһа Гёкчән һава аланына туры рейслар ачылды.

Аларны Төркиянең Pegasus һава ширкәте башкара. Хәзер тарихта беренче тапкыр Татарстан башкаласыннан Истанбулның ике һава аланына да очарга мөмкин: шәһәрнең Азия өлешендә урнашкан Сабиһа Гёкчән аэропортына Pegasus оча, ә Европа ягында төзелгән Яңа аэропортка гадәттәгечә Төрек һава юллары, "Red wings" һәм "Победа" рейслар башкара.

Истанбул — Казан өчен чит илләрдән иң популяр юнәлешләрнең берсе. Казан-Истанбул рейсы көн саен гына түгел, атнаның кайбер көннәрендә көненә өчәр тапкыр башкарыла. Бер якка очу бәясе 8900 сумнан башлана.

Чагыштыру өчен: Уфадан Истанбулга — атнасына нибары 4 кенә рейс.

Ни өчен Казаннан Истанбулга күбрәк очалар дип уйлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍10❤4
🇪🇪👭👬 Эстониядә 1 гыйнвардан бер җенесле никахлар рөхсәт ителәчәк. Канунга үзгәрешләрне илнең парламенты кабул итте.

Шулай итеп, Эстония элекке Советлар берлеге республикалары арасыннан бер җенесле никахларны легальләштергән беренче ил булачак.

Бер җенесле парларга шулай ук бер-берсенең баласын да уллыкка алу рөхсәт ителә.

Хәзерге вакытта бер җенесле никахлар дөньяның 34 илендә канунилаштырылган: Андорра, Аргентина, Австралия, Австрия, АКШ, Бельгия, Бразилия, Британия, Германия, Дания, Исландия, Ирландия, Канада, Испания, Колумбия, Коста-Рика, Көньяк Африка, Люксембург, Мальта, Мексика, Нидерланд, Норвегия, Португалия, Словения, Тайвань, Уругвай, Финляндия, Франция, Чили, Швеция, Швейцария, Эквадор һәм Яңа Зеландиядә.

Эстония бу исемлектә 35нче дәүләт булачак.

@azatliqradiosi
👎11👍7❤4🤮4😱1💩1🌚1
Искәндәр Шәфигуллин Төньяк Американың иң биек тавына Татарстан байрагын мендереп куйган.

Татарстанда туып үскән Искәндәр Шәфигуллин АКШның Аляска штатындагы Денали тавына менгән һәм шунда Татарстан байрагын куйган.

Денали (элекке атамасы — Мак-Кинли) — Төньяк Америкада иң биек тау. Биеклеге — 6190 метр.

Шәфигуллин сүзләренчә, Татарстан байрагын бу тау башына алып менгән кеше булмагандыр әле.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤18🔥2
Аннексияләнгән Кырымда кырымтатарлар гаиләсенә тентү белән ФСБ хезмәткәрләре килгән.

Абыйлы-энеле Джафер һәм Алим Алюстаевларны Акмәчеттәге (Симферополь) ФСБ бүлекчәсенә алып киткәннәр. Тентү сәбәпләре билгеле түгел.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
👎4🤬3👍1
Дума сугышта катнашучы хөкем ителгәннәрне җинаять җаваплылыгыннан азат итү турында канун кабул итте

Кеше Украинага каршы сугышта катнашса, аның зур булмаган һәм уртача авырлыкта җинаятьләре гафу ителәчәк. Бу хакта канунны Русия думасы кабул итте.

Узган ел җәеннән бирле башта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте, соңыннан Русия саклану министрлыгы тоткыннарны сугышка җибәрә башлады.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍3🤬2🤡1
Татарстан хөкүмәте "дошманга һөҗүм итегез" дип, "Алга" һәм "Тимер" хәрбиләренә дроннар тапшырган

Дроннарны Татарстан премьер-министры ярдәмчеләренең берсе тапшырган, аның исеме аталмый.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Ирләрне бу хәрби төркемнәргә зур акчалар белән кызыктырып җәлеп иттеләр.

Азатлык хисабына күрә, бүгенгә сугышта Татарстаннан кимендә 493 кеше һәлак булган. Саннар чынында зуррак, хакимият югалтулар санын яшерә.

Тулырак 👉
монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤬5🤡3👎1
🛫 Казанда җитештерелүче Ту-214 очкычының кыскартылганрак һәм очу ераклыгы арттырылган төрен ясарга мөмкиннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎3🤔2
Кичә безнең сәхифәдә сугышка кире китәргә теләмәгән "Алга" батальоны ихтыяриеның үзенә кул салуы турында язма чыкты.

Аны укырга өлгермәсәгез, төп фикерләрне рәсемнәр рәвешендә тәкъдим итәбез.
👍4🔥2😢2
Радий Хәбиров Башкортстан белән Татарстан арасындагы көндәшлекне "дусларча ярышу" дип атаган

Шулай да ул моны "сәламәт көндәшлек" дип искәрткән һәм "кемнеке начаррак" дип ачыклау өчен эшләнми, тагын да яхшырак эшләргә, алга барырга рухландыра дигән.

2019 елда Хәбиров Уфа мэрына яңа ел бизәлешен "моннан 520 километр ераклыкта урнашкан бер зур, матур, безгә якын шәһәрнең мэры 5-10 гыйнвар тирәсендә кычкырып еларлык булсын" итеп башкарырга өндәде.
🤮10👍4🤡1