Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бөгрүделик авылы зиратында борыңгы кабер ташлары арасында Себердән Төркиягә күченгән халыкны алып килгән Төхфәтулла улы Хаҗи Мәхмәт (1864 - 1942) кабер ташы да бар. Анда татарча мондый сүзләр язылган:

Мин уйлаймын егетләр
Бу Себердә тормаска
(Яңа канун)
Невей секуннан соң
Муеныбызны бөкмәскә.

Бөгрүделик авылыннан башка фотоларны безнең
галереяда карый аласыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Бөгрүделик авылыннан тулы репортажны
монда укый аласыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤1
Русияләрнең кредит карталарында 225 миллиард сум бурыч җыелган

Бу карталар аша бирелгән барлык акчаның 12 процентын тәшкил итә. "Скоринг Бюро" кредит тарихлары бюросына сылтама белән "Коммерсантъ" язуынча, моңарчы тарихта русияләрнең кредит карталарында бу кадәр бурыч җыелуы күзәтелмәгән.

Хәзерге вакытта барлык карталарның 6 процентында бурычлар вакытында түләнмәгән – узган елның октябреннән бу иң зур күрсәткеч. Әмма банклар кредит карталары бирүне дәвам итә һәм бу арта гына бара. Быел аена шундый ысул белән уртача ике миллион сум бирелгән, былтыр бу 1,8 миллион сум булган, 2021 елда исә 1,4 миллион сум. Уртача 90 мең сум бирәләр диелә.

Күптән түгел кредит бурычларының иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча бер ел эчендә Татарстанда 12,4 процентка арткан. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4😢1
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Европа берлегенең санкцияләр исемлегенә кертелгән.

Май аенда гына алар АКШ Финанс министрлыгының чикләүләр исемлегенә кертелгән иде.

Элегрәк Европа берлеге Казан вертолет заводына, Ак Барс холдингына, Ак Барс көймә төзү ширкәтенә, КамАЗ, "Элекон" заводларына һәм башка ширкәтләргә каршы чикләүләр керткән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍9🤷‍♂1🔥1🤯1🤩1
Азатлык хисабына күрә, Путин башлаган сугышның 485 көнендә Татарстаннан кимендә 505 кеше һәлак булган.

Башкортстаннан үлүчеләр тагы да күбрәк— кимендә 808 кеше.

Әлеге саннар зуррак та була ала. Хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 23 июнь, сугышның 485нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢1
Казаннарга Камал театры бинасының нинди булачагын күрсәттеләр

Әлеге сурәтләрне Wowhaus архитектура бюросының баш архитекторы Олег Шапиро тәкъдим итте.

"Татар-информ" язуынча, яңа бина шушы өлгеләр нигезендә төзеләчәк.

Ошыймы сезгә? Фикерегезне әйтегез әле!

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎2🔥2👍1🤔1🥴1
"Фәннәр академиясе филләр йоклый торган урынга әйләнде"

Бүген Татарстан фәннәр академиясенә яңа әгъзалар сайладылар. Олпат галимнәр арасына хакимияткә якын кешеләр дә кереп утырды.

Мисал өчен, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Юл иминлеге" оешмасы мөдире Рифкат Миңнеханов.

Сентябрьдә шуларның берсе Татарстан фәннәр академиясе президенты булып сайланырга мөмкин.

Хакимият түрәсен академия башлыгы итү — дөресме?

Бу хакта белгечләр ни уйлый — Азатлык язмасында укыгыз.
Бу хакта үзегез ни уйлыйсыз — комментарда языгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4👎3🤣2🔥1
Бүген — җомга, димәк, "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә — яңа сүз!

Һәдәф
— бу сүзне ишеткәнегез бар идеме әле? 😉

Аны кайсы очракларда һәм ничек итеп куллану мисалларын бу атнада Азатлыкта чыккан язмада таба аласыз.

Сүз уңаеннан, "Микулай" фильмы турындагы хәбәр астында "крауфандинг" сүзе тирәсендә бәхәс бара. Аңа да күз салыгыз әле. 😊

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
🔥5❤1👍1
Русия басып алган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә Казаннан 9нчы һуманитар йөк җибәрелгән

Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Йөкнең авырлыгы 96 тонна, шуның 40 тоннасы — 500 метр озытлыкта торбалар. Аларны шәһәрдә су килүне җайга салуда, күперләр һәм юллар төзегәндә кулланачаклар диелә.

Йөкне озатканда Казан мэры Илсур Метшин "һуманитар ярдәм җыя башлаганнан бирле казаннар Лисичанскига инде мең тоннадан артык йөк җибәрде, хәзер Рубежноега да җибәрәбез", дигән.

❓Русия гаскәре тарафыннан җимерелгән украин шәһәрләрен Татарстан хисабына төзекләндерүне хуплыйсызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5👎2🤡1
Дәүләт сере турындагы маддә нигезендә 22 җинаять эше ачылган — "Медиазона"

"Дәүләт серен саклау таләпләрен бозу" турындагы маддә нигезендә ФСБ кимендә 22 җинаять эше ачкан.

Бу маддә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр илдән китә башлагач барлыкка килгән иде.

"Медиазона" ачыклаганча, нигездә бу эшләрне Абхазиядә булып кайткан русияләргә ачканнар, алтысына гаепләү карары чыгарылган.

Гаепләнүчеләрнең берсе — Түбән Новгородта яшәүче программист. Мобилизация башлангач Казакъстанга киткән. Элек "Росатом"га кергән зур атом үзәгендә инженер булып эшләгән, эшеннән өч ел элек киткән булган.

Икенчесе — Мәскәүнең Соловьев исемендәге фәнни-гамәли психоневрологик үзәгендә эшләгән хатын-кыз. Ул Абхазиягә дәвалану өчен барган булган. Аңа Русиягә кайтып өч ай узгач эш ачканнар.

Бу маддә нигезендә 200-500 мең сум штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

@azatliqradiosi
👍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сабантуй бәйрәме урынына – сугышны хуплау? 👀 Башкортстанның Кыйгы районы Сабантуенда Русиянең Украинага каршы сугышына багышланган махсус мәйданчык оештырганнар. Сабантуйга килүчеләргә солдат боткасы ашатканнар, окопта кулланыла торган шәмнәр ясатканнар,…
Якутиядә "Ысыах"ны сугышка багышлап уздырмакчылар — халык каршы, алып баручы катнашудан баш тарта

Якутски мэры Евгений Григорьев "Ысыах Туймаады - 2023" быел "махсус хәрби операциядә катнашучыларга" багышланачак дигән иде. Якутиянең танылган алып баручысы Лиза Газизова бу бәйрәмдә катнашудан һәм аны алып барудан баш тартты. Моны җирле халык та хупламаган диелә.

Русиянең Украинага һөҗүмен хуплауда татар-башкортның милли бәйрәме — сабантуйлары да читтә кала алмады. Башкортстаннан мондый мисаллар шактый булды.

Бу хакта тулырак монда укыгыз.
❤4👍1🥰1🤬1
❗️ЧВК "Вагнер" башлыгы Пригожин белән Русия саклану министрлыгы арасында низаг көчәя бара

Җомга кичендә Пригожин Русия саклану министрлыгын "Вагнер"га ракетлар белән һөҗүм итүдә гаепләде. Ул корбаннарның күп булуын белдерде, үч алачагын вәгъдә итте. Пригожин "гаделлекне торыгызырга" җыенуын белдерде һәм "аңа каршылык күрсәтмәскә" чакырды.

Русия саклану министрлыгы "Вагнер"га һөҗүм ясаганын кире какты.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Пригожин сүзләреннән соң хәрби фетнә оештыру турында җинаять эше ачылган.
🔥11😁5🤔1
Ростовтан менә шундый фотолар тарала

Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия әзерлек хәленә китертелгән, чик үтү урыннарына өстәмә хәрбиләр китертелгән, дип яза җирле 161.ru басмасы.

Би-би-си һәм "Досье" үзәге Мәскәүдә дә барлык ФСБ хезмәткәрләрен эш урыннарына чакырталар дип хәбәр итә. "Дон" юлында да блокпостлар куела, ди Би-би-си чыганагы.

Ә Казанда, Уфада вазгыять нинди? Безгә языгыз әле.
🔥11🤔2👍1🤩1
Русиянең Федерал иминлек хезмәте (ФСБ) махсус белдерүендә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинны ачыктан-ачык кораллы фетнә оештыруда гаепләп чыкты һәм "Вагнер" сугышчыларын Пригожин әмерләренә буйсынмаска, аны тоткарлап Русия хакимиятенә тапшырырга өндәде.
🤔5🤡5🤩2🔥1
"Вагнер" сугышчыларын фетнәгә кушылмаска өндәп Русиянең югары дәрәҗәле хәрбиләре дә чыгыш ясый башлады. Гаскәр генералы Сергей Суровикин аларны коралларын куеп, бар проблемнарны Путин җитәкчелегендә хәл итәргә чакыра, Баш күзләү идарәсе башлыгының урынбасары генерал-лейтенант Владимир Алексеев исә "хәзер илебез бик авыр хәлдә" дип, "Вагнер"чыларны Көнбатыш файдасына эшләүдән кисәтә.

‼ P.S. Өстәл һәм диварларына карасаң, ике генерал да бер бүлмәдә утыра кебек.

#фетнә
🤡20🤔1🤩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 24 июнь, шимбәгә каршы төндә булган хәлләр турында кыскача язып китик:

🔺"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожинның саклану министрлыгы һәм Баш штабка карата белдерүләреннән соң Дондагы Ростовта бөтен көчләр әзерлек хәленә китерелде, ялларда булачак бөтен чаралар кичектерелде, төбәк губернаторы кешеләргә өйләреннән чыкмаска кушып мөрәҗәгать итте.

🔺Шул арада Пригожин әгәр сугышчыларга саклану министры Сергей Шойгу һәм Бша штаб җитәкчесе Валерий Герасимовны бирмәсәләр, "Вагнер" Дондагы Ростовны томалап, Мәскәүгә китәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, Ростовның бөтен хәрби объектлары, шул исәптән һава аланы "Вагнер" контролендә. Бу хәбәрне Азатлык бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔺Воронеж өлкәсе хакимиятләре дә төбәктә бөтен чараларны кичектереп тора. Шулай ук М-14 "Дон" трассасында хәрби техника хәрәкәт итә, ул юлдан йөрми торырга киңәш бирелә.

🔺Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә террорчылыккы каршы чаралар уздырыла дип белдерде. Юлларда өстәмә тикшерү кертелә. Кайбер зур чаралар кичектерелергә мөмкин. Бүген Мәскәүдә чыгарылыш кичәләре узарга тиеш.

🔺Петербурда "Вагнер үзәгенә" тентү белән килгәннәр. Бина янында ОМОН, Росгвардия автобуслары тора.

🔺Владимир Путин якын арада белдерү белән чыгачак диде аның сүзчесе Дмитрий Песков.

🔺Татарстан белән Башкортстан башлыклары әлегә бер сүз дәшми. Казанда бүген Сабан туе узачак.
👍4❤1