Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️ЧВК "Вагнер" башлыгы Пригожин белән Русия саклану министрлыгы арасында низаг көчәя бара

Җомга кичендә Пригожин Русия саклану министрлыгын "Вагнер"га ракетлар белән һөҗүм итүдә гаепләде. Ул корбаннарның күп булуын белдерде, үч алачагын вәгъдә итте. Пригожин "гаделлекне торыгызырга" җыенуын белдерде һәм "аңа каршылык күрсәтмәскә" чакырды.

Русия саклану министрлыгы "Вагнер"га һөҗүм ясаганын кире какты.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Пригожин сүзләреннән соң хәрби фетнә оештыру турында җинаять эше ачылган.
🔥11😁5🤔1
Ростовтан менә шундый фотолар тарала

Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия әзерлек хәленә китертелгән, чик үтү урыннарына өстәмә хәрбиләр китертелгән, дип яза җирле 161.ru басмасы.

Би-би-си һәм "Досье" үзәге Мәскәүдә дә барлык ФСБ хезмәткәрләрен эш урыннарына чакырталар дип хәбәр итә. "Дон" юлында да блокпостлар куела, ди Би-би-си чыганагы.

Ә Казанда, Уфада вазгыять нинди? Безгә языгыз әле.
🔥11🤔2👍1🤩1
Русиянең Федерал иминлек хезмәте (ФСБ) махсус белдерүендә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинны ачыктан-ачык кораллы фетнә оештыруда гаепләп чыкты һәм "Вагнер" сугышчыларын Пригожин әмерләренә буйсынмаска, аны тоткарлап Русия хакимиятенә тапшырырга өндәде.
🤔5🤡5🤩2🔥1
"Вагнер" сугышчыларын фетнәгә кушылмаска өндәп Русиянең югары дәрәҗәле хәрбиләре дә чыгыш ясый башлады. Гаскәр генералы Сергей Суровикин аларны коралларын куеп, бар проблемнарны Путин җитәкчелегендә хәл итәргә чакыра, Баш күзләү идарәсе башлыгының урынбасары генерал-лейтенант Владимир Алексеев исә "хәзер илебез бик авыр хәлдә" дип, "Вагнер"чыларны Көнбатыш файдасына эшләүдән кисәтә.

‼ P.S. Өстәл һәм диварларына карасаң, ике генерал да бер бүлмәдә утыра кебек.

#фетнә
🤡20🤔1🤩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 24 июнь, шимбәгә каршы төндә булган хәлләр турында кыскача язып китик:

🔺"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожинның саклану министрлыгы һәм Баш штабка карата белдерүләреннән соң Дондагы Ростовта бөтен көчләр әзерлек хәленә китерелде, ялларда булачак бөтен чаралар кичектерелде, төбәк губернаторы кешеләргә өйләреннән чыкмаска кушып мөрәҗәгать итте.

🔺Шул арада Пригожин әгәр сугышчыларга саклану министры Сергей Шойгу һәм Бша штаб җитәкчесе Валерий Герасимовны бирмәсәләр, "Вагнер" Дондагы Ростовны томалап, Мәскәүгә китәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, Ростовның бөтен хәрби объектлары, шул исәптән һава аланы "Вагнер" контролендә. Бу хәбәрне Азатлык бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔺Воронеж өлкәсе хакимиятләре дә төбәктә бөтен чараларны кичектереп тора. Шулай ук М-14 "Дон" трассасында хәрби техника хәрәкәт итә, ул юлдан йөрми торырга киңәш бирелә.

🔺Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә террорчылыккы каршы чаралар уздырыла дип белдерде. Юлларда өстәмә тикшерү кертелә. Кайбер зур чаралар кичектерелергә мөмкин. Бүген Мәскәүдә чыгарылыш кичәләре узарга тиеш.

🔺Петербурда "Вагнер үзәгенә" тентү белән килгәннәр. Бина янында ОМОН, Росгвардия автобуслары тора.

🔺Владимир Путин якын арада белдерү белән чыгачак диде аның сүзчесе Дмитрий Песков.

🔺Татарстан белән Башкортстан башлыклары әлегә бер сүз дәшми. Казанда бүген Сабан туе узачак.
👍4❤1
Мәскәүдә тетторчылыкка каршы чаралар тәртибе кертелү сәбәпле бөтен киңкүләм чаралар кичектерелгән. "Шәһәр хезмәтләре тулысынча эшли, шәһәр эчендә йөрүдә кыенлыклар юк", диде мэр Сергей Собянин.

Бүген кич Горкький паркында Мәскәү чыгарылыш кичәсе узарга тиеш иде. Бүген шулай ук Русиядә Яшьләр көне уздырыла.
😁4✍1
Террорчылыкка каршы чаралар тәртибе кертелгәндә нинди чикләүләр була ала:

✔️Кешеләрнең документларын тикшерү. Әлеге тәртип кертелгән җиргә кергәндә һәм чыкканда кешеләрне тентергә ярый.

✔️Махсус хезмәтләр телефоннан сөйләшүләрне тыңлау һәм интернеттагы язышуларны уку хокукы ала.

✔️Хакимиятләр теләсә кемнең машинасын беренче ярдәм күрсәтер яки җинаятьчеләрне тоту өчен куллана ала. Соңрак хосусый милекне куллану өчен компенсация түләргә тиешләр.

✔️Кирәк чакта куәт хезмәтләре аерым урыннардан яки биналарданы кешеләрне куа, машиналарны күчерә алалар.

✔️Төбәк җирлегендә телефон элемтәсе, интернет сүндерелергә мөмкин.

✔️Кирәк булса, кешеләрне "имин районнарга" күчерә алалар.

✔️Махсус хезмәтләр вәкилләре "террорчылыкка каршы көрәш" максатыннан мәхкәмә карарысыз бөтен биналарга керә алалар.

✔️Исерткеч эчемлекләр, корал сатуны чикләргә мөмкиннәр.
✍1👍1
⚡️Путин телевизордан чыгыш ясый. "Ватандашлар сугышына юл куймабыз, халыкны һәм дәүләтчелегебезне саклаячакбыз", диебрәк сөйли. Хыянәт юлына басучылар, фетнә әзерләүчеләрне җәза көтә, ди. Пригожин гамәлләрен, аның исемен әйтми генә, "аркага пычак кадау" дип бәяли һәм 1917 елда Ленин эшчәнлеге белән чагыштыра. Бу эшкә җәлеп ителүчеләр тиз арада кире уйларга тиеш, дип белдерә Русия диктаторы.
💩10🤩4👍2🤡1
Путин терминологиясе нигезендә, Русиядә хәзер ике СВО (махсус хәрби операция) бара булып чыга, беренчесе Украинага каршы сугыш, әмма аны сугыш дияргә ярамый, һәм әле шуның эчендә икенчесе - Пригожинга каршы. Тик икенчесен КТО (террорга каршы операция) дип атыйлар. Путин үз чыгышында фетнә (урысча - смута) дигән сүзне дә куллана.

#хикмәтле_сүзләр
😁8✍1🍌1
Бүген Татарстанда төп тема - Казан Сабан туе буласы иде.
Алар шәһәрнең Тынычлык, Дәрвишләр бистәләрендә һәм Аккош күле буенда башланды.

Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта "Беренче буразна" дип аталган театральләштерелгән тамаша бара. Аны Камал театры режиссеры Айдар Җәббаров куя.

Шул арада Воронеж, Липецки, Тула, Тверь, Калининград өлкәләрендә киңкүләм чараларның кичектерелүе турында хәбәр ителде. Моңа кадәр Дондагы Ростов белән Мәскәүдәге чаралар да булмаячак диелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Пригожин белән бәйле хәлгә әле бер сүз дәшмәде. Аның Мирныйдагы Сабан туена килүе көтелә. Төньяк Осетия башлыгы, "Вагнер"да катнашкан сугышчыларын коралны ташларга, Пригожинга буйсынмаска өндәде.
❤6🤔2🍌1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Татарстанда төп тема - Казан Сабан туе буласы иде. Алар шәһәрнең Тынычлык, Дәрвишләр бистәләрендә һәм Аккош күле буенда башланды. Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта "Беренче буразна" дип аталган театральләштерелгән тамаша бара. Аны Камал театры режиссеры…
Рөстәм Миңнеханов та Путинга теләктәшлек белдерде

"Татарстан халкы безнең зур илебезне ныгытуга көн саен үз өлешен кертә. Без президентыбыз Владимир Владимирович Путинны хуплыйбыз!" диелгән Миңнеханов мөрәҗәгатендә. Аның төп өлеше урыс телендә язылган, шушы ике җөмләсе - татар телендә.

"Әлеге авыр вакытта без аның (Путин - ред.) янында берләшергә, Русия һәм аның күпмилләтле халкына куркыныч тудырган кешеләргә каршы бергә торырга тиешбез", ди Татарстан президенты.
🤮18👎15🤬5🤡2❤1👍1🍌1
Дондагы Ростовтан фотолар.

24 июнь иртәсендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алуын белдерде. Азатлык шәһәрдән кайбер фотоларны чыгара.

Вагнерчыларның Воронеж шәһәренә дә керүләре турында хәбәрләр бар, ләкин Азатлык бу мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

Күбрәк мәгълүмат сайтта.
❤8✍2👍2🍌1
Кемнәр алар "вагнерчылар"?

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә, Африка илләрендә кулланылды. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелде.

2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" исеме төркем командирларының берсе булган Дмитрий Уткин кушаматыннан килә.
👍2👏1🤔1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та Путинны яклап чыкты.

"Башкортстан һәрвакыт Русиянең таяныч төбәге булды һәм була, Башкортстан һәрвакыт Владимир Владимирович Путинга теләктәшлек күрсәтүче таяныч төбәк булды һәм була" диелгән Хәбиров мөрәҗәгатендә.

Ул шулай ук Башкортстанда җыелган ихтыярилар президентны якларга әзер дип белдерде.

Республикада Украинадагы сугышка җибәрү өчен дистәдән артык батальон һәм башка кораллы төркемнәр төзелде. Моннан тыш, июнь ахырына кадәр бер полк та җыелачак.
🤮13
Воронежда нефть саклагыч яна.

Медиа хәбәр итүенчә, янгын алдыннан шартлау булган.

Төбәк губернаторы янгын урынында 100 янгын сүндерүче, 30 берәмлек техника эшли дип белдерде.

Социаль челтәрләрдә таралган видеоларда боралак та күренә. Аның янгынга катышы бармы, аңлашылмый.

Би-би-си һәм Reuters "Вагнер" Воронеждагы хәрби объектларны кулга төшергән дип яза.
❤5🤩4😢1
Русиядәге фетнә турында фикерен Украина президенты Владимир Зеленский да белдерде

"Явызлык юлын сайлаган һәркем үз-үзен юкка чыгара. Кешеләрне кимсетеп, аларның йөзләрчә меңен сугышка ташлап – ахыргы чиктә Мәскәү өлкәсендә бикләнеп, үзе үк коралландырганнардан качып утыра. Үз булдыксызлыгын һәм хакимият ахмаклыгын Русия озак кына пропаганда белән каплап килде, тик хәзер инде хаос шул дәрәҗәгә җитте ки, аны бер генә ялган белән дә яшереп булмый. Русиянең көчсезлеге кычкырып тора", диелә Зеленскийның Facebook-тагы белдерүендә.

Украина 2022 елның 24 февраленнән бирле Русия агрессиясенә каршы тора. Сугыш Украинаның көнчыгыш өлкәләрендә бара, Русия көчләре башка украин шәһәрләрен дә көн саен диярлек туп һәм ракета утына тота. 2014 елда Путин Украина өлеше саналган Кырымны басып алган иде.

#фетнә
👍13❤5🔥1🗿1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан мөселманнарына Русиянең Украинадагы сугышында катнашуны рөхсәт итүче фәтвә чыкты 23 сентябрь кичендә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шулай ук Казан ислам университетының ислам хокукы өлкәсендә экспертлары…
Татарстан мөфтияте фетнәдә катнашудан тыелырга чакырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарате дә Русиядә барган вакыйгалар уңаеннан белдерү чыгарды һәм "Диния нәзарәте дин кардәшләрне Ватанга каршы оештырылган теге яки бу чуалышларда катнашудан тыелырга чакыра" дип язды.

Коръәннән "Фетнә үтерүдән начаррак" диелгән аять китерелә. "Раббыбыз бу сүзләрендә үтерүне акламый, ә гыйсъянның җимергеч нәтиҗәләргә һәм күпсанлы кеше үлеменә китерергә мөмкинлеге хакында кисәтә" диелә мөфтият хәбәрендә.

"Килеп чыккан вакыйгаларга бәяне бары тик компетентлы органнар гына бирә ала, гади халык һәм солдатлар өчен исә, төгәл һәм хак мәгълүматларга ия булмаган килеш, фетнәләрдә катнашмаулары һәм таркау мәлләрдән файдаланып аларны оештыручы гыйсъянчыларга иярмәүләре яхшырак булыр", дип тә өстәлә.

Элегрәк Татарстан мөфтияте мөселманнарга Русиянең Украинадагы сугышында катнашуны рөхсәт итүче фәтвә чыгарган иде. Мобилизация турындагы фәрманны үтәү исламга каршы килмәвен әйтте.
💩18👍2🤡2🍌2