Башкортстан район башлыклары да Путинны хуплауга кереште. Бүздәк районында Яшьләр көне дә уздырылмаячак.
Бүздәк районы башлыгы Илнур Игдиев республика башлыгы Радий Хәбировның Путинга теләктәшлек белдерү видеосына Вконтактедагы үзенең сәхифәсенә репорст ясады һәм "Русия президенытның теләсә нинди карарын республика төгәл һәм каты үтәячәк" дип язды.
Шулай ук районда 25 июньгә планлаштырылган Яшьләр көне бәйрәме дә уздырылмаячак.
Башкортстанда әлегә мондый карар күренмәде.

💩5
Рәфис Кашапов тирәсендәге татар активистлары Пригожин фетнәсенә өметләр баглый
Бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы Русиядәге фетнәдә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинны яклап чыкты. Бүген тараткан белдерүдә алар "Русиядә барысы да көткән гыйсьян башланды, без Пригожинның Мәскәү кирмәненә явын яклыйбыз", диелә. Төркем фикеренчә, Путин гаскәре күпләп вагнерларга бирелә, аларга тугрылыгын хәзер ФСБ һәм дәүләт хезмәтләре дә белдерә башлау да бик мөмкин.
Пригожинның җиңүе Русиядәге сугыш җинаятчеләрен халыкара мәхкәмәгә тартуга, Путинны атом кораллары контроленнән мәхрүм итүгә, Русиядә яшәгән әсир милләтләрнең азатлыгына китерә ала дигән өмет белдерелә татар активистлары өндәмәсендә.
Рәфис Кашапов һәм тагын берничә активист имзалаган белдерү Русия оппозициясе җитәкчеләреннән берсе, төрмәдә утырып чыккан олигарх Михаил Ходорковскийның элегрәк бәян ителгән карашларына аваздаш. Ул да бүгенге каршылыкта Пригожинны яклавын әйтте. Аның фикеренчә, Вагнер башлыгы бандит һәм хәрби җинятче булса да, аның фетнәсе Русиядә Путиннән котылу өчен кабатланмас мөмкинлек ача. "Бәлки иртәгә без Пригожинның үзенә каршы корал белән чыгарбыз, әмма бүген без аңа каршы торучыларны туктатып ярдәм итәргә тиеш" дип яза Ходорковский.
Бераз иртәрәк исә Татарстанның Мәскәү контролендәге президенты Рөстәм Миңнеханов Путинны яклап чыгыш ясады, ул "әлеге авыр вакытта без аның (Путин - ред.) тирәсендә берләшергә, Русия һәм аның күпмилләтле халкына куркыныч тудырган кешеләргә каршы бергә торырга тиешбез", диде. Соңрак нәкъ шундый ук эчтәлекле белдерүләрне башка төбәк җитәкчеләре дә ясый башлады.
#фетнә

🤮12👍7🍌3🤔2❤1🗿1
Липецки өлкәсеннән "военкор" Андрей Руденко шундый фото чыгарды. Шулай ук Чаплыгин шәһәреннән экскаваторның юлны җимерү видеосы да таралды.
Элегрәк "Вагнер" колоннасы Липецки өлкәсе Красное авылыннан узды. Аннан Мәскәүгә 400ләп километр. Өлкә губернаторы "вагнерчы"лар техникасының төбәк буйлап узуын раслаган иде.

Telegram
Репортёр Руденко V🇷🇺
Так выглядит дорога ведущая на Москву в Липецкой области.
@rtrdonetsk
@rtrdonetsk
🤣8🤡4🔥1🤷1
📌Мәскәүдә 26 июньдә ял булачак дип белдерде мэр Сергей Собянин.
Бу көнне хакимият оешмалары, саклану сәнәгате комплексы, шәһәр хезмәтләре эшләячәк. Кешеләргә шәһәр буйлап йөрмәскә тырышырга киңәш итте. Юллар ябык булырга мөмкин диде.

😁7🥱5👍1🌚1
Ростов шәһәренә басып кергән "Вагнер" сугышчыларын халыкның бер өлеше хуплап каршы алган
Дондагы Ростовтан килгән фотолардан күренгәнчә, кайбер кешеләр урамга "Вагнер" байракларын күтәреп чыккан, кемдер вагнерчылар белән фотога төшә.
Күбрәк фотолар безнең галереяда.
@azatliqradiosi

👍8😁3🎉2🔥1🌚1
Русиядәге вакыйгаларга чит илләр реакциясе:
🔺Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русия хакимиятләрен яклап чыкты. Төркиянең үзендә дә 2016 елның җәендә хәрби фетнә омтылышы булган иде.
🔺Казакъстан президенты бүгенге вакыйгалар - Русиянең үз эше дигән. "Илдә тәртип тотуның төп шарты - конституция корылышы һәм кануннарның өстенлек итүе" дип китерә аның сүзләрен матбугат хезмәте.
🔺Иран хакимиятләре дә Русиядә хокук өстенлеген яклыйлар, андагы хәлләр Русиянең үз эше дип белдерде.
🔺Европа берлеге вазгыятьне күзәтеп бара һәм бу хәлләрне шулай ук Русиянең эчке эше дип саный.
🔺Британия саклану министрлыгы Пригожин белән бәйле хәлне Русия дәүләтенә соңгы вакытта килгән зур авырлыкларның берсе диде.
🔺Ак йортның иминлек шурасы вәкиле Адам Ходж Вашингтонда хәлләрне күзәтеп баралар, беректәшләр һәм партнерлар белән сөйләшүләр алып барачакбыз дигән.

👍3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Рәфис Кашапов тирәсендәге татар активистлары Пригожин фетнәсенә өметләр баглый Бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы Русиядәге фетнәдә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинны яклап чыкты. Бүген тараткан белдерүдә алар…
Рәфис Кашаповның Пригожин фетнәсен хуплавына кайбер милли активистлар каршы чыкты.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова шаукымга ияреп, теләсә кемне якларга ашыкмаска кирәк дип саный. "Татарга дәүләт алып бирү өчен бармый бит бу бәндә Мәскәүгә! Бер бандитны икенчесе белән алыштырудан татарга ни файда? Шаукымга ияреп, теләсә кемне якларга ашыкмаска кирәк. Йөзебезне дә, үзебезне дә югалтуыбыз бар…", дип язды ул.
Журналист, сәясәт белгече Ләйлә Латыйпова да шундыйрак фикердә. "Татарстанның бәйсез хөкүмәте" дип аталучылар (һәм күпчелек анти-Путин көчләр) бер нацикның һәм сугыш җинаятьчесенең икенче нацик һәм сугыш җинаятьчесенә каршы фетнәсен яклаудан котым алына. Әлеге криминаль чуалышларга "деколонизация" сүзен бәйләү - кринжның аерым бер төре, бу деколонизация көн тәртибенә һәм безнең көрәшкә зыян сала.
Сугыш җинаятьчеләренең барысы да бертөрле. Аларның берсе дә асаба халыкларның һәм башка бастырылган төркемнәрнең кечкенә генә хуплавына да лаек түгел", диде ул.
Бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы Русиядәге фетнәдә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинны яклап чыкты. Бүген тараткан белдерүдә алар "Русиядә барысы да көткән гыйсьян башланды, без Пригожинның Мәскәү кирмәненә явын яклыйбыз", диелә.

👍21❤1🔥1
Өйдә Зөһрә, эштә – Зоя. "Исемне бозу проблемын сәнгать аша күрсәтәм"
Пермьдәге күргәзмәдә Чаллы рәссамы Зөлфия Илкәеваның татар исемнәрен бозу турындагы плакатлары урнаштырылган. "Исчезновение" (Юкка чыгу) күргәзмәсе Шәһәр мәдәният үзәгендә 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Азатлык шушы күргәзмә һәм кеше исемнәрен бозуның нәрсәгә китерүе турында рәссамның үзе белән сөйләште.
— Миңа оныкларының соңыннан гына әбиләренең исеме башка икәнен белү очраклары турында язганнары бар. Белмим, бәлки ничектер җәмгыятьтә җиңелрәк яшәр өчен, җайлашырга тырышудыр… Бу бит барыбер үзеңне ничектер иминрәк итү чарасы…
Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Өйдә Зөһрә, эштә — Зоя. "Исемне бозу проблемын сәнгать аша күрсәтәм"
Пермьдәге күргәзмәдә Чаллы рәссамы Зөлфия Илкәеваның татар исемнәрен бозу турындагы плакатлары урнаштырылган. "Исчезновение" (Юкка чыгу) күргәзмәсе Шәһәр мәдәният үзәгендә 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
🔥12❤4👍1
⚡️Пригожин гаскәрләрне кире борабыз һәм планга ярашлы, кире кыр лагерьларына кайтабыз дип белдерде.
Моңа кадәр Беларус лидеры матбугат хезмәте Александр Лукашенка Евгений Пригожин белән сөйләште дип белдерү чыгарды. Әлеге сөйләшү Путин килештерүе белән узган диелә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Лукашенка белән Пригожин "Русия җирлегендә канлы сугышка юл куймау" турында килешкән. Имеш, Пригожин Лукашенканың "вагнерчыларның" Русиядә хәрәкәтен туктату һәм киеренкелекне бетерүдә адымнар ясау" тәкъдимен кабул иткән.

🗿12🥴5👍3🦄3❤1😁1
Пригожинга карата ачылган җинаять эше туктатыла, ул Беларуска китә дип белдерде Кремль сүзчесе Дмитрий Песков.
🤣36😁2👍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче июнь, 487 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Пригожинның хәрби фетнәсе аркасында кертелгән чикләүләр М-4 "Дон" трассасында Тула һәм Мәскәү өлкәләрендә әле дә саклана, дип хәбәр итте "Автодор". Кичә кич оешма барлык чикләүләр дә алынган дигән иде.
🔹Воронеждагы нефтебазада чыккан янгынны 12 сәгать сүндергәннәр. Янгын кичә шартлаудан соң килеп чыккан иде. Нәкъ менә шушы вакытта (телеграм-каналлардагы хәбәрләргә күрә) Воронеж өлкәсендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт белән Русия армиясе арасында бәрелешләр барган.
🔹 АКШ күзләве әле атна башында ук Пригожин хәрби фетнә әзерли дип Конгрессны кисәткән булган, дип яза CNN. Пригожин фетнәгә корал җыеп әзерләнгән, шулай да, аның нинди максатка ирешергә теләвен аңлап җиткермәгәннәр, дип сөйләгән CNN чыганакларының берсе.
🔹 Волгоградта сәясәт белгече Михаил Серенко тоткарланган. Аны Пригожин фетнәсенә ярдәм итүдә шикләнергә мөмкиннәр. Серенко тәгаен нәрсәдә гаепләнә — бу әлегә билгеле түгел.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍8❤1🔥1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Илфак Галиуллин үтерелгән.
Аны бүген Мәчетле районы Яңа Мишәр авылында күмәләр.
Илфак мотоукчылар полкының укчылар бүлегендә өлкән атучы булган. Ул сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизацияләнгән булганмы — хәбәр ителми.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 809 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Башкортстан

🎉5👍4😢2🕊2
Кичәге фетнә барышында "Вагнер"чылар Русиянең Ил-22М хәрби очкычын да бәреп төшергән.
Аны "һава команда пункты" дип тә тасвирлыйлар.
Беренче канал хәбәрчесе Ирина Куксенкова сүзләренчә, Ил-22М бортында 10 кеше булган: алар барысы да һәлак булган, күрәмсең. "Пригожиннан ни өчен бу очкычны бәреп төшердегез соң, ул бит һөҗүм итмәгән, дип сорагач, ул "[саклану министрлыгы] колоннасындагы тинтәк барысына да аткан" дип җавап биргән" ди Куксенкова. Шулай ук, аның сүзләренчә, Пригожин һәлак булган очучыларның туганнарына 50 млн сум компенсация түләргә риза. Бу хакта башка Telegram-каналлар да яза.
Пригожин үзе дә, Русиянең саклану министрлыгы да бу хәл турында дәшми.
РФ саклану министрлыгы фетнә оештырган "Вагнер"чылар белән булган бәрелешләрдәге югалтулар санын бөтенләй хәбәр итми. Шул ук вакытта Telegram-каналларда фетнәчеләр Русиянең 6 боралагын бәреп төшергән дип хәбәр ителгән иде. "Вагнер"чылар бәреп төшергән шушы 6 боралак һәм бер очкычта Русиянең 13тән алып 20гә кадәр хәрбие һәлак булган дияргә мөмкин.

👍10🤯3❤2🔥2🤩2🕊1
"Вагнер" төркеменең Русиядә хәрби фетнә чыгарырга омтылуы Татарстан белән Башкортстанда оешкан "милли" батальоннарга да игътибарны арттырды.
Хәрби фетнә барып чыкмады, ләкин Путинның алга таба "ихтыяри"ларны җәлеп итүче хосусый хәрби оешмага, "милли" батальоннарга карашы үзгәрде. Шушы батальоннарын нәрсә көтә?
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, фетнәдән соң Путин бу батальоннарга шикләнеп карый башлаячак.
💬 "Хәзерге вакытта Путин бернәрсәне дә контроль итә алмый. Русия саклану министрлыгы да берни эшли алмый. Иң җитди һәм нәтиҗәле булган батальоннар Пригожин кулында хәрәкәт итә, күрәсең. Милли батальоннар да әкренләп бетәргә мөмкин. Аларның бәлки өйләренә кайтуы да ихтимал."
💬 "Бу хәлләр Беренче дөнья сугышын хәтерләтә. 1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң Русия хәрбиләре арасында фетнә башланды, солдатлар үз командирларын кулга алып, аларны кыйнап, эшелоны-эшелоны белән өйләренә кайтып китте. Монда да шул ук хәл булуы ихтимал. Бүген милли батальоннар бар, иртәгә — юк", ди ул.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

"Вагнер" фетнәсеннән соң милли батальоннарны ни көтә?
"Вагнер"ның хәрби фетнә чыгару омтылышыннан соң Путин милли батальоннарны бетерәчәк дип саный белгечләр. Фетнә барып чыккан очракта, алар йә "Вагнер" ягына, йә хәтта милли республикаларны саклауга күчә алыр иде дигән фикер дә белдерделәр.
👍6🔥2😁1🤔1🍌1
Кичә фетнә оештырып караган "Вагнер"чылар Воронеж һәм Липецки өлкәләреннән китеп бара.
Ул хакта җирле хакимиятләр хәбәр итә. "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салган Евгений Пригожинның кайда икәне билгесез.
"Әхмәт" чечен батальонының командиры Апты Әләүтдинов "безнең хәрбиләр "махсус хәрби операция" зонасына кире кайта" дип белдерде. Исегезгә төшерәбез: "Әхмәт"не Ростов өлкәсенә "Вагнер"га каршы дип җибәргәннәр иде, әмма "Әхмәт"челәр анда килеп җиткәндә Пригожин белән килеп туган хәл инде чишелеш тә тапкан иде — "Әхмәт"ләрнең кирәге дә чыкмады.
Дондагы Ростов шәһәре мэры Алексей Логвиненко сүзләренчә, "Вагнер"чыларның авыр бронетехникасы шәһәрдә 10 мең дүрткел метр юлга зыян китергән. Шәһәр түрәсе юлларны ике көндә ремонтлап куярга вәгъдә итә.
РФ саклану министрлыгы "Вагнер" фетнәсе нәтиҗәсендә Русиянең ничә хәрбие үтерелгәнен әлегәчә хәбәр итми.

😁3✍2🥱1